Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Баймактагы протестларда катнашкан башкорт җырчысы Айгиз Ишмурзин 8,5 ел колониягә хөкем ителде.
Ул — Илнар Асылгужин һәм Рафил Үтәбаев кебек — үзенә каршы шаһәдәт бирүдән баш тартты; Асылгужин белән Үтәбаев та 8,5 елга иректән мәхрүм ителде.
Ә менә полициягә үзе теләп килгән Фәнгиз Шәрифгалиевка 5,5 ел бирделәр.
Узган елның гыйнварында булган хәлләрдән соң 80нән артык кеше тоткарланды, кайберәүләре инде хөкем ителде — ә күбесе әле мәхкәмә карарын көтә. Араларында хатын-кызлар да бар...
#Башкортстан
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

🤬11💔6
❗️Азәрбайҗан һава юллары Казанга очышларын туктатып торуын белдерде
Карар Татарстан башкаласының һава киңлеген еш ябылып торуына бәйле, бу очышлар иминлеген тәэмин итү максатыннан эшләнә, дип аңлатыла.
Казаннан Бакыга яки кире якка билетны инде сатып алган юлчыларга акчаны тулысынча кайтарырга яки билетны башка юнәлешкә күчерергә тәкъдим ителә.
8 гыйнвар иртәсендә Бакы–Казан очышының башкарылмаячагы билгеле булды. Моңа Казан һава аланында иртүк "Ковер" планы кертелүе сәбәпче иде. Татарстанда чикләүләр Сарытау өлкәсендә булган дроннар һөҗүме аркасында кертелде.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Азәрбайҗан һава юллары Казанга очышларын туктатып торуын игълан итте
Бу карар иминлекне тәэмин итү максатыннан кабул ителгән диелә.
😢7👍4❤1👏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 9нчы гыйнвар. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 АКШның Калифорния штатында урман янгыннары аркасында гадәттән тыш хәл кертелгән. Шушы янгыннар сәбәпле кимендә 5 кеше һәлак булган.
🔹Чадта "Боко Хәрәм" төркеме сугышчылары башкала Ндҗамәнада урнашкан президент сараена һөҗүм итмәкче булган, әмма куәт оешмалары аларны туктаткан. Шушы хәлләр аркасында 19 кеше (шул исәптән 18 һөҗүм итүче) һәлак булган.
🔹Кичә Русия Украинаның Запорожье өлкәсенә ясаган һөҗүм аркасында 13 кеше һәлак булган, 113 кеше яраланган дип белдерә Украина ягы. 59 кешене хастаханәләргә илткәннәр, аларның 10сы — авыр хәлдә, диелә.
🔹АКШның финанслар министрлыгы Маҗарстан хакимият аппараты башлыгы Антал Роганга каршы чикләүләр керткән. Роган Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан тирәсендә иң куәтле кешеләрнең берсе булып санала.
🔹Бүген Русиядә Яңа ел ялларыннан соң — беренче эш көне. Бу — 2025 елның беренче эш көне.
🔹Валюталар курсы: $ = 101.68 сум; € = 106.10 сум; ¥ = 13.43 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
🔥3👍1
Башкортстанда төбәкне өйрәнү музеен Украинадагы сугышта бәреп төшерелгән дроннар белән баеталар.
Кушнаренко районы башлыгы Марат Латыйпов Украинадагы сугышка һуманитар ярдәм илтергә барган. Фронттан буш кул белән кайтмаган: бәреп төшерелгән дроннар, граната аткычлар һәм сугыш кирәк-яраклары салына торган тартмалар җыйган һәм аны төбәкне өйрәнү музеена биргән.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

💩5🤮3🖕1
АКШның Украина белән бәйле махсус илчесе сугышны 100 көндә бетерү нияте булуын әйтте.
Шул ук вакытта Кит Келлог әйтүенчә, Трамп Русиягә юл куярга җыенмый.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Шул ук вакытта Кит Келлог әйтүенчә, Трамп Русиягә юл куярга җыенмый.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🥴2✍1
Көн язмасы: "Путин милли республикалардагы сепаратизмнан курка"
Яңа ел алдыннан Русия президенты Владимир Путин илдә экстремизмга каршы көрәшнең яңартылган Стратегиясен раслады. Документта моңа кадәр күрелмәгән, ләкин Татарстан һәм Башкортстан кебек милли республикаларга кагылышлы яңа үзгәрешләр бар. Бу — сепаратизм һәм "деколонизация" тарафдарларына каршы көрәшү. Белгечләр Путин режимы милли республикаларның мөстәкыйльлеккә юл алу ихтималын таный һәм көрәшне көчәйтә дип саный.
Стратегиядә сепаратизм төшенчәсе өч тапкыр искә алына. 2020 елгы документта ул бер урында гына бар. Сепаратизм — хакимият өчен эчке экстремизмның бер күренеше. Сүз Русиянең "аерым төбәкләре" турында бара. Төбәкнең тарихи һәм социаль-икътисади үзенчәлекләренә бәйле милләтара низаг нигезендә сепаратистик күренешләрне илһамландыру белән шөгыльләнү экстремизм дип санала. Хакимият бу "дәүләтнең таркалуы һәм Русия җәмгыятенең бердәмлеген бозуына" китерә ала ди саный. Рәсмиләр әлеге экстремистларның хакимияткә үтеп керүеннән дә курка.
Русиянең аерым төбәкләрендә мониторинглар үткәрелеп торачак. Бу "сепаратистик күренешләргә китерергә мөмкин" булган җирләрдә эшләнәчәк диелә.
Сәясәт белгече Руслан Айсин Русия хакимияте милли республикалардан һәм милли хәрәкәтләрдән куркуын күрсәтте дип саный.
— Беренчедән, Путин системы чыннан да сепаратистик идеяләрдән курка. Алар милли хәрәкәт һәм милли республикаларның төп реаль актив булуын тамырдан аңлый. Путин режимы зәгыйфьләнә башлагач, милли республикалар элитасы, милли актив әкренләп үзләренең сәяси таләпләрен курыкмыйча җиткерә башлаячак, — ди ул.
Айсин сүзләренчә, әгәр Путин үлсә, яки дилбегәне кулдан ычкындырса, ул милли республикаларны да югалтачагын аңлый. Соңгы елларда милли телләргә каршы көрәш, дәүләт дәрәҗәсендә урыслаштыру сәясәте шуның белән бәйле ди ул. Шуңа күрә дә татар, якут, чечен кебек зур милләтләргә каршы аерым механизмнар кулланыла.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

"Путин милли республикалардагы сепаратизмнан курка"
Ни өчен Русиянең экстремизмга каршы яңа Стратегиясендә сепаратизм һәм деколонизация тарафдарларына көрәш игълан ителгән?
👍5😁3🎉2🤡1😎1
Урыс православ миссионеры Николай Ильминскийны изгеләр исемлегенә кертү эше дәвам итә.
Бу хакта Казанда керәшен татарларының Тихвин чиркәве атакае Алексей Колчерин Ильминскийны искә алу вакытында белдерде. Миссионерны гадәттә 9 гыйнварда искә алалар.
диде ул.
Керәшен атакае Ильминскийны "изге" дип атады һәм аңа дога кылырга чакырды.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#татарлар #Татарстан

"Без якын киләчәктә чирек гасыр элек башланган эшне — Николай Ильминскийны изгеләр исемлегенә кертеп канунлаштыру өчен материаллар җыю эшен тәмамларбыз дип ышанабыз. Моны эшли алырбыз дип ышанабыз. Кеше көче белән генә түгел, Алла көче белә"
диде ул.
Керәшен атакае Ильминскийны "изге" дип атады һәм аңа дога кылырга чакырды.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#татарлар #Татарстан
@azatliqradiosi
🤮13💩7👎5
Әрмәнстан хөкүмәте Европа берлегенә керү башлангычы турындагы канун өлгесен хуплады
Утырышта илнең премьер-министры Никол Пашинян Әрмәнстанның Европа берлегенә керүе турындагы карарны бары тик халык арасында референдум үткәреп кенә кабул итәргә мөмкин дигән. Ә аңарчы Әрмәнстан белән Европа берлеге "юл харитасы" сызарга тиеш, дип саный Пашинян.
▪️2023 елның октябрендә Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян Европа парламентында чыгыш ясаганда Әрмәнстанда Европа берлегенә керү мөмкинлеге турында актив фикер алышулар бара, дигән иде.
▪️Бу белдерүдән соң берничә ай үткәч, Европа парламенты Европа комиссиясе белән Европа шурасына Ереванны Брүссел белән хезмәттәшлеген киңәйтү омтылышында хупларга чакырган махсус резолюция кабул итте.

👍2
🔹Русиянең 70нче мотоукчы полкы хәрбиләре җитәкчеләренең 40 яралы солдатны сугышка җибәрүләренә зарлана.
Видеода солдатлар яраларын — сынган аяк-кулларын, ядрәдән калган эзләрне күрсәтә. Кайбер ирләр култык таяклары белән генә йөри. Әмма хәрби җитәкчеләре солдатларны шушындый хәлдә дә һөҗүмгә бара ала дип саный
"Зинһар, безгә булышыгыз. Имгәнгән ирләр хәрби күрсәтмәләр үтәргә китә. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Ни майтарыла, бу нинди ахмаклык? Иртәгә 40 кеше китәчәк. Аларның нервлары өзелгән, эшләми. Мондый кеше мылтыгын ничек корачак? Нинди дә булса чара күрүегезне сорыйбыз", ди видеодагы хәрби.
▪️Былтыр сентябрьдә Азатлык Радиосы Башкортстан хәрбиенең һоспиталдә аягын кисүләре, әмма хәрби хезмәткә яраксыз дип тапмаулары турында язган иде.
Башкортстанның яраланган хәрбиләрен хәрби хезмәттән азат итүдән баш тартулары, яралы килеш тә "хезмәткә яраклы" дип табулары турында хәбәрләр аңарчы да булды.
▪️Азатлык Радиосы шулай ук Татарстанда ялга кайткан ихтыяриның сугышка кире китәсе килмичә үзенә кул салуы турында да язды. Альфред Галимовның туганы энесенең сугыштан яраланып кайтуы турында сөйләде – аның уң күзе бөтенләй диярлек күрмәс булган. Шулай да табиблар аны хәрби хезмәт өчен яраклы дип тапкан. Бүген-иртәгә фронтка китәсе егет бәдрәф ишеге тоткасына асылынып, үзенә кул салган иде.
▪️Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстаннан – кимендә 4108, Татарстаннан - 3758 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

Telegram
МОБИЛИЗАЦИЯ | Новости | Срочники
❗️Калек отправили на боевое задание
Военнослужащие 70 мотострелкового полка рассказали, что около сорока раненых получили приказ отправиться на боевое задание.
На видео, которое записано 7 января, бойцы показывают травмы, с которыми им предстоит идти в…

🤡3❤1😁1🤣1
Нетаньяһу Польшага килә калса, президент Дуда аны кулга алмауны сорый
Бу хакта Дуданың Польша премьер-министры Дональд Тускка язган хатына сылтама белән Bloomberg хәбәр итә.
27 гыйнварда Нетаньяһу Освенцим наци концлагерен азат итүгә 80 ел тулу уңаеннан үткәреләсе чараларга килергә мөмкин. Былтыр ноябрьдә Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу белән илнең элекке саклану министры Йоав Галантны кулга алу карары чыгарган иде.
Bloomberg язмасында әйтелгәнчә, Дуданың бу тәкъдиме Польша хөкүмәтен авыр хәлгә куярга мөмкин, чөнки Варшау Рим статутын имзалаганга күрә, Халыкара җинаять мәхкәмәсе карарларын да үтәргә бурычлы. Үзенең хатында Польша президентны Нетаньяһуны кулга алуны булдырмыйча, бер үк вакытта халыкара хокукка ихтирамны да саклап калырлык адекват формула уйлап табарга чакыра.
Израил премьер-министрының вәкиле Польшадагы чарага әлегә Нетаньяһуны чакырмадылар, дип белдергән.
Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Дуда Польшага килә калса Нетаньяһуны кулга алмауны сорый
Дуданың бу тәкъдиме Польша хөкүмәтен авыр хәлгә куярга мөмкин, чөнки Варшау Рим статутын имзалаганга күрә, Халыкара җинаять мәхкәмәсе карарларын да үтәргә бурычлы.
👍3
Украинаның Югары Радасы Русия империясенең 1763-1864 елларда Урыс-Кавказ сугышы вакытында чиркәс халкын геноцидка дучар итүен таныган.
Украин депутатлары империянең гамәлләрен хөкем итеп, чиркәсләрне күпләп юк итүнең һәм аларны тарихи ватаннарыннан мәҗбүриләп кууның корбаны булучыларга теләктәшлек белдергән. Шул рәвешле чиркәсләрнең "репатриациягә һәм үзбилгеләнүгә" хокуклары танылган.
Моңа кадәр Урыс-Кавказ сугышы вакытында чиркәсләр геноциды булуын раслаган бердәнбер ил – Грузия иде. Мондый документны анда 2011 елда кабул иттеләр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Украин депутатлары империянең гамәлләрен хөкем итеп, чиркәсләрне күпләп юк итүнең һәм аларны тарихи ватаннарыннан мәҗбүриләп кууның корбаны булучыларга теләктәшлек белдергән. Шул рәвешле чиркәсләрнең "репатриациягә һәм үзбилгеләнүгә" хокуклары танылган.
Моңа кадәр Урыс-Кавказ сугышы вакытында чиркәсләр геноциды булуын раслаган бердәнбер ил – Грузия иде. Мондый документны анда 2011 елда кабул иттеләр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Югары Рада Русия империясенең чиркәс халкын геноцидка дучар итүен таныды
Моңа кадәр Урыс-Кавказ сугышы вакытында чиркәсләр геноциды булуын раслаган бердәнбер ил – Грузия иде. Мондый документны анда 2011 елда кабул иттеләр.
👍7❤2💯1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 10 гыйнвар, җомга иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Херсон өлкәсендә Русия армиясе һөҗүме аркасында дүрт кеше һәлак булган, 10 кеше яраланган. Өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Александр Прокудин белдерүенчә, ике күп катлы һәм дүрт шәхси йортка зыян килгән.
🔸JPMorgan банкы Калифорниядәге урман янгыннарыннан килгән зыянны якынча 50 миллиард доллар дип бәяләде. Бу хакта Financial Times яза.
🔸Латвиянең Дәүләт иминлеге парламент комиссиясе Сейм президиумына миграция канунына үзгәрешләр кертү тәкъдимен тапшырды. Бу үзгәрешләргә күрә, Русия, Беларус һәм башка БДБ илләре ватандашлары Латвиягә кергәнче үз сәфәрләре турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак, дип яза Delfi. Бу ил иминлегенә янаучы кешеләрне ачыклау һәм шымчылык белән шөгыльләнүчеләрне булдырмау максатыннан эшләнә диелә. куела.
🔸Чечнядә, полиция бүлегендә кыйналганнан соң, 19 яшьлек егет үлгән дип хәбәр итә «Кавказ.Реалии». Егетнең тоткарлану сәбәпләре билгеле түгел.
🔸Урыс православ чиркәве 2024 елны дәүләттән үз проектларына 311 миллион сумлык грант алган. Бу элекке ел белән чагыштырганда 16%-ка күбрәк.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

🔥1
АКШта сайланган президент Дональд Трамп хәзерге вакытта Русия президенты Владимир Путин белән очрашуга әзерлек бара дип белдерде.
Очрашуның кайчан булачагын Трамп әйтмәде.
“Ул очрашырга тели. Без хәзер әзерләнәбез,” — диде Трамп журналистларның сорауларына җавап биреп.
Трамп Путинның очрашу теләге турында ачыктан-ачык белдерүен искә алды.
“Без бу сугышны туктатырга тиеш. Бу — канлы буталчык,” дип өстәде Трамп Флорида штатындагы Мар-а-Лаго резиденциясендә республикан губернаторлары белән очрашу алдыннан.
Кремль әлегә Трампның бу белдерүен шәрехләмәде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Очрашуның кайчан булачагын Трамп әйтмәде.
“Ул очрашырга тели. Без хәзер әзерләнәбез,” — диде Трамп журналистларның сорауларына җавап биреп.
Трамп Путинның очрашу теләге турында ачыктан-ачык белдерүен искә алды.
“Без бу сугышны туктатырга тиеш. Бу — канлы буталчык,” дип өстәде Трамп Флорида штатындагы Мар-а-Лаго резиденциясендә республикан губернаторлары белән очрашу алдыннан.
Кремль әлегә Трампның бу белдерүен шәрехләмәде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Трамп Путин белән очрашуга әзерлек баруын белдерде
Очрашуның кайчан булачагын Трамп әйтмәде.
👍3🥴2
Дрон һөҗүменнән соң Ростовның Кырым авылындагы җитештерү ширкәте җирлегендә янгын чыккан.
Бу хакта төбәк башлыгы Юрий Слюсарь хәбәр итте.
Слюсарь ширкәтнең исемен әйтми, әмма җирле матбугат чаралары һөҗүм «Пластфактор» ширкәтенә ясалган дип яза.
Шулай ук шәхси йорт һәм берничә машина янган, Куйбышев районы Крюков бистәсендәге мәктәпкә дә зыян килгән.

RusNews ⭕️
На заводе в Ростовской области начался пожар после атаки БПЛА
В селе Крым произошел пожар на территории производственного предприятия, сообщил глава региона Юрий Слюсарь.
По его словам, возгорание потушили к утру.
Слюсарь ее уточнил названия завода,…

🎉3🔥1
Европа берлеге Русия күгендә сивил очкычларга куркыныч янавын кисәтә
Европаның очышлар иминлеге агентлыгы (EASA) аерым белдерү белән чыкты.
Европа авиация идарәсе "Русиянең Украинага каршы сугышы дәвам иткәндә очышлар иминлеген мөмкин кадәр тәэмин итү өчен" шундый карар кабул ителүен белдерә. Бу Мәскәү, Петербур, Екатеринбур, Самар өстеннән очышларга кагыла.
EASA белгечләре "Азәрбайҗан һава юллары"ның Embraer E190 очкычы казасын мисалга китерә. Әлеге очкыч 25 декабрь көнне Бакыдан Грозныйга очыш башкарганда һәлакәткә юлыккан иде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Европаның очышлар иминлеге агентлыгы (EASA) аерым белдерү белән чыкты.
Европа авиация идарәсе "Русиянең Украинага каршы сугышы дәвам иткәндә очышлар иминлеген мөмкин кадәр тәэмин итү өчен" шундый карар кабул ителүен белдерә. Бу Мәскәү, Петербур, Екатеринбур, Самар өстеннән очышларга кагыла.
EASA белгечләре "Азәрбайҗан һава юллары"ның Embraer E190 очкычы казасын мисалга китерә. Әлеге очкыч 25 декабрь көнне Бакыдан Грозныйга очыш башкарганда һәлакәткә юлыккан иде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Европа берлеге Русия күгендә сивил очкычларга куркыныч янавын кисәтә
Европаның очышлар иминлеге агентлыгы Мәскәү, Петербур, Екатеринбур, Самар өстеннән очу очкычларга куркыныч тудыра ала дип белдерә.
💯2🎉1
🔥Лос-Анжелес янында янгыннарда ким дигәндә ун кеше һәлак булган, якынча 180 мең кеше эвакуацияләнгән, дистәләрчә мең йорт янган.
Янгын сүндерү хезмәте мәгълүматларынча, ике кеше Пасифик-Палисейдсның яр буендагы районында чыккан янгында һәлак булган, әлеге янгын инде Лос-Анжелес тарихында иң зур җимерелүләргә китергән.
Тагын биш кеше төньяк-көнчыгыштагы Пасадена шәһәр яны янгынында һәлак булган. Коры һәм җилле һава торышы аркасында ике янгынны да сүндерү авыр бара. Һолливуд калкулыкларындагы утны янгын авиациясе ярдәмендә сүндерә алганнар.
Җил сәбәпле өченче янгын Калабасас янында чыккан һәм тиз тарала. Соңгы мәгълүматларга күрә, янгыннарның гомуми мәйданы якынча 117 квадрат километрны тәшкил итә.
Пасифик-Палисейдс районында 5300дән артык бина янган, шулар арасында торак йортлар, җиде мәктәп, ике китапханә, биш чиркәү һәм бер синагога бар. Шулай ук 1920нче елларда төзелгән ике тарихи ранчо да юкка чыккан. Пасадена янында тагын биш меңгә якын бина янган.
“Барлык хатирәләребез, буыннан-буынга күчкән әйберләр – барысы да югалды”, дип сөйләде шәһәрдә яшәүче Роберт Лара.
Бүген, 10 гыйнварда, Лос-Анжелеста көчле төтен аркасында барлык мәктәпләр ябылган – дәресләр хәл яхшырганнан соң гына дәвам итәчәк. Кешеләр калдырып киткән йортларны саклар өчен шәһәргә Дәүләт гвардия гаскәрләре китерелгән, кичке алтыдан иртәнге алтыга кадәр комендант сәгате кертелгән. Мародерлыкта гаепләнеп егерме кеше кулга алынган.
Азатлык Радиосы янгын турында Лос-Анжелеста яшәүче татар-башкортлар белән дә сөйләште. Бу хакта мәкаләне тиздән безнең сәхифәдә укый алачаксыз.

😢5👍2🔥1💔1
Япония "Тимер Банк"ка һәм Казан дары ширкәтенә чикләүләр кертте
Гомумән Япония Русиянең 29 оешмасына һәм өч банкына чикләүләр керткән
Бу оешмаларның мөлкәтен туңдыру, аларга экспортны чикләү күз уңында тотыла.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Моңа кадәр "Тимер банк" белән Казан дары ширкәтенә башка кайбер илләр дә чикләүләр керткән иде.
🎉4❤1🔥1
Германия канцлеры Олаф Шольц Украинага 3 млрд евролык ярдәм җыелмасын туктатып калган.
Ул хакта Der Spiegel яза.
2025 елда Германия бюджетында Украинага дүрт млрд евро бүлеп бирү каралган, шулай ук Зур җиделек илләре бүлеп биргән 50 млрд доллар кредитны куллану мөмкинлеге дә бар, Шольц канцеляриясендә моны җитәрлек дип саныйлар, диелә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Ул хакта Der Spiegel яза.
2025 елда Германия бюджетында Украинага дүрт млрд евро бүлеп бирү каралган, шулай ук Зур җиделек илләре бүлеп биргән 50 млрд доллар кредитны куллану мөмкинлеге дә бар, Шольц канцеляриясендә моны җитәрлек дип саныйлар, диелә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬7👍4❤1🔥1
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Татарлар — бик тырыш, хезмәт сөючән һәм начар мәгънәдә артык тыңлаучан халык." Бу фикер белән килешәсезме?
7 гыйнварда Актаныш районы Яңа Әлем авылында Украинадагы сугышка китеп һәлак булган 43-яшьлек Алмаз Әслямовны күмделәр. Ул да, күп кенә башка татар ирләре кебек, сугышка үзе теләп киткән булган.
Ни өчен татар һәм башкорт ирләре Мәскәү башлаган шушы сугышка китә соң? Бу видеодан әлеге сорауга ике төрле җавапны ишетерсез.
#Татарстан

😭5👍3🎉1🤡1🌭1
🇹🇷✈️Turkish Airlines Истанбул-Казан очышларын төнге вакытка гына күчергән.
Рейслар саны үзгәрмәгән (моңарчы булган кебек атнасына 7 рейс калган), ә менә Казаннан Истанбулга очып китү вакыты үзгәргән. Элек кайбер рейслар иртәнге сәгать 7дә китә торган булса, моннан ары барлык җиде рейс та төнге сәгать 12ләр тирәседә китә торган булачак.
Төрек һава юллары үзгәрешләрнең сәбәбен аңлатмый, әмма исегезгә төшерәбез: соңгы 2 атнада Казан халыкара һава аланы 5 тапкыр ябылып торырга мәҗбүр булды, 21 декабрьдә исә Казанга дроннар һөҗүм итте.
Моңарчы Казанга очышларны Turkmenistan Airlines, Qazaq Air, Azerbaijan Airlines ширкәтләре туктаткан иде.
Истанбулга оча торган тагын бер ширкәт — Pegasus — Казанга очышларны 21 гыйнварда туктатачак. Белградка очучы Air Serbia дә очышларын кимендә март азагына кадәр туктатып торырга дип карар кылган. Pegasus исә Казаннан билетларны язга да, җәйгә дә сатмый башлаган.
Казаннан Истанбулга шулай ук очучы "Победа" эшләвен элеккечә дәвам итәчәк.