Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Буе — 173 см; балаларының исемнәре — Алинә, Лиана һәм Рөстәм; Путинны хуплый.
Җырчы Салават Фәтхетдиновка 65 яшь тулды. Шул уңайдан аның турыда берничә кызык(лы) факт җыйдык.
Боларны белә идегезме? Гомумән, Салават иҗаты ошыймы?
#татарлар
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

P.S. Әлеге видео бер ел элек, Салаватның 64нче туган көненә эшләнде.
#татарлар
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍14💩10🤔3
⚡️Казан, Бигеш һәм Сембер һава аланнары янә ябылып тора.
Казан, Бигеш һәм Сембер һава аланнары очкычларны кабул итми һәм очырмый, дип хәбәр итә Росавиация.
@azatliqradiosi

😁3
❗️Казан, Бигеш һәм Сембер һава аланнары кабат эшли башлаган
Бүген иртән кертелгән чикләүләр алынган.
Ябылып торган вакытта Казан һава аланына төшәргә тиешле ике очкыч Уфа аэродромына җибәрелгән.

😁2👍1
Шагыйрә Нәҗибә Сафина вафат
Ул соңгы вакытта авырды. Аны туган Уфа якларына, хәзерге Башкортстандагы Кисәк-Каен аылына алып кайтып җирлиячәкләр.
Бу хакта тулырак яздык. 👉Монда басыгыз.
@azatliqradiosi
#югалту

😢18🙏3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Шагыйрә Нәҗибә Сафина вафат Ул соңгы вакытта авырды. Аны туган Уфа якларына, хәзерге Башкортстандагы Кисәк-Каен аылына алып кайтып җирлиячәкләр. Бу хакта тулырак яздык. 👉Монда басыгыз. @azatliqradiosi #югалту
Гыйсъянчы шагыйрә Нәҗибә Сафина татар тормышында актив катнашты. 2017 елда милли телләргә һөҗүм башлангач, ул төрле җыелышларда актив булды, мөрәҗәгатьләр кабул итте, шагыйрь-язучыларны телне сакларга кирәк, бу эштә активрак катнашырга кирәк дип өндәде.
Нәҗибә ханым "милли мәгариф системының булмавы балаларны телсез итә", ничек тә булса мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калырга дип тырышты. Бу өлкәдә Русия президенты Владимир Путинның халыкларны урыслаштыру сәясәтен ачыктан-ачык тәнкыйтьләде.
Бу хакта ул Азатлык Радиосына биргән әңгәмәсендә дә әйткән иде.
"Матбугат күтәрәм хәлендә, университетта татар бүлеге бетерелде. Чагыштыру өчен: Татарстанда татар бүлеге юкка чыкты, Башкортстанда бар. Бу бит коточкыч әйбер. Моны юләр генә аңламаска мөмкин. Тишков "один язык, одна религия" дип чыгыш ясаганнан соң, аларның стратегиясе аңлашылды. Татарстанда исә моны аңламаганга салышып, хәзер генә татар стратегиясе төзергә тотындылар. Бу бит вакытны оту өчен генә эшләнә.
Без Русиядә яшибез, аларга буйсынабыз дип сөйлиләр икән, димәк, җитәкчеләр милләтне тулысы белән саткан булып чыгамы? Юкса милләт тирәгенә чабылган балтаны гына тартып алырга кирәк бит. Без исә милләт агачына ясалма яфраклар элү белән шөгыльләнәбез. "Без – милләт, кагылмагыз безгә!" диюдән кем тыя соң безне? Бу сорауга һәркем күңел хөрлеге дәрәҗәсеннән чыгып төрлечә җавап бирер", диде.
▪️Нәҗибә Сафина 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туган. Әтисе Әхмәтнур – авыл механизаторы, әнисе Нурикамал гади колхозчы. Сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне шул ук районның Карман авылы мәктәбендә ала.
▪️1967 елда Казанга килеп, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1972 елда укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны рәсми юллама белән Татарстанның Кама Тамагы районындагы Балтач авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Укытучы, редакция хезмәткәре булып эшли, авыр елларда заводта да тир түгәргә туры килә аңа.1990 елдан Нәҗибә апа Казанда яши.
▪️"Таң кошы", "Кан хәтере", "Өтерләр юк йөрәк тибешендә", "Мәсәл вә мәсьәлә", "Каеннар ник кара таплы" дигән китапларын милләт яратып укыды. Балалар өчен язылган "Кош теле", "Мәче фәлсәфәсе", "Аккош күле", "Камка һәм яфрак капка" исемле китаплары бар.

Азатлык Радиосы
Нәҗибә Сафина: "Милләт агачына ясалма яфраклар элүдән файда юк"
2 март гыйсъянчы шагыйрә Нәҗибә Сафинага 70 яшь тулды. Ул үзенең иҗат кичәсен Тукай клубында 22 март уздырачак. Шагыйрә туган көнен рәсми затлардан башка, шигырь яратучылар белән билгеләп үтәргә җыена.
😢22👍1
Көн язмасы: "Бу янгын җәһәннәмне хәтерләтә"
Лос-Анжелеста урманнар януы аркасында инде 11 кеше һәлак булган. Меңнәрчә корылма, өйләр янып көлгә әйләнгән. Кешеләр эвакуацияләнә. Мәктәп, бакчалар эшләми. Аларның күбесе шелтерларга әйләндерелгән: биредә кешеләргә ярдәм итү оештырылган, кем өйсез калган, аларны шунда урнаштыралар. Интернет белән проблемнар чыккалый, кайчак электр ут та сүнә ала.
Татар активисты Фәнис Фәхретдинов берничә төн йокламыйм, янгынны күзәтәм, кирәк булса, тиз генә чыгып китәргә кирәк булуын контрольдә тотам, ди. Аларның гаиләсе нәкъ зур хәрефләр белән "Һолливуд" дип язылган таулы урман астында яши. Аның януын фейк дип әйтте, әмма өстендә берничә боралак очып йөри, ди ул. Алар торган җирдә күкне кара төтен уратып алган, өстән кар кебек көл ява, әлегә суларга һава бар ди ул.
💬Дәүләт оешмалары бик шәп эшли. Эвакуация эше дә төгәл башкарыла. Полиция хезмәткәрләре өйләргә дә килә, кисәтүчән SMS-хәбәрләр дә җибәрәләр. Куркучылар да бар, мәсәлән, күршеләр чыгып китте, безнең дә әйберләр тупланган. Документлар, кирәк-яраклар — барысы да бер җиргә җыелган. Янгын туктамаса, җил тынмаса, безгә дә чыгып китәргә туры киләчәк", ди.
Ә менә җырчы Гөлназ Батталова гаиләсенең инде көтәргә, күзәтергә хәле калмаган — алар эвакуацияләнергә карар кылган.
💬Янгын төрле җирдә котыра, кайсыдыр безгә бик якын, кайсысыдыр ераграк. Өйдән барысы да күренеп тора. Беренче төнне күршебезнең ишеккә шакып "Янгын, котылыгыз тизрәк!" дип әйтүеннән уяндык. Ул шул ук төнне китте. Без калдык. Өебезгә килеп җитәме, юкмы дип күзәттек. Янгын чыккан көнне бик каты җил иде шул. Утны ялт итеп таратты да куйды.
1986 елдан бирле Лос-Анжелеста яшәүче Ирек Гали:
💬Күпме яшим, мондыйны күргән юк иде. Бу янгын чын җәһәннәмне хәтерләтә. Каза мондый масштабларда күзәтелмәде. Күпме кеше өйсез калды бит. Башка сыймаслык хәл. Кешеләр үзләре һәлак булды. Минем дуслар гомер иткән өйләрен югалтты. Берничә минутта юк булды. Икенче дустым да өенең янып беткәнен елап карап торды. Ярый үзләре исән калды! Кешеләрнең күпчелеге югалткан милекләрен кайтара алмаячак. Каза китергән чыгымнар коточкыч булачак".
Тулырак 👉монда укыгыз.

"Бу янгын җәһәннәмне хәтерләтә"
Калифорниядәге урман янгыннары эчендә калган татарларның бер өлеше эвакуацияләнә, бер өлеше теләсә нинди сценарийга әзербез ди.
❤3👍3🔥1😢1💔1
Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 332 җинаять кылынган.
Аеруча алкоһол эчеп җинаять кылучылар арткан.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Аеруча алкоһол эчеп җинаять кылучылар арткан.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казан, Бигеш һәм Сембер һава аланнары янә ябылып тора. Казан, Бигеш һәм Сембер һава аланнары очкычларны кабул итми һәм очырмый, дип хәбәр итә Росавиация. @azatliqradiosi
❗️Казан һава аланы янә ябылып тора.
Бу хакта Росавиация хәбәр итә.
Бүген Казан аэропорты инде икенче тапкыр очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Иртән дә бер ябылып торган иде.

Казан Кирмәне диварының бер өлеше төзекләндереләчәк — ул авария хәлендә.
Төзелеш конструкцияләренең техник торышы авария хәлендә дип табылган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Төзелеш конструкцияләренең техник торышы авария хәлендә дип табылган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍4🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казан һава аланы янә ябылып тора. Бу хакта Росавиация хәбәр итә. Бүген Казан аэропорты инде икенче тапкыр очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Иртән дә бер ябылып торган иде. @azatliqradiosi
❗️Казан халыкара һава аланыннан соң Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан Бигеш һава аланы да эшләми башлаган.
Әлеге һава аланы шулай ук бүген иртән ябылып торган иде.
@azatliqradiosi
Әлеге һава аланы шулай ук бүген иртән ябылып торган иде.
@azatliqradiosi
🎉2
❗️Татарстан Гадәттән тыш министрлыгы дроннар һөҗүме куркынычы турында хәбәр итә, дип яза Телеграм каналлар.
Хәбәрдә мөмкин булганча өйдән чыкмаска, тәрәзәләр янына бармаска әйтелгән.
@azatliqradiosi
Хәбәрдә мөмкин булганча өйдән чыкмаска, тәрәзәләр янына бармаска әйтелгән.
@azatliqradiosi
Telegram
Inkazan | Казань и Татарстан
МЧС оповещает татарстанцев об угрозе атаки беспилотников.
@inkazanischa
@inkazanischa
👏2🤬2👍1😁1💅1
⚡️Түбән Каманың нефть эшкәртү ширкәтеннән эшчеләрне эвакуацияли башлаганнар.
Бу хакта "Еду в Татарстан" телеграм каналы яза.
Шул ук канал элегрәк ТАНЕКО ширкәте янында кисәтү (тревога) сигналы эшли дип язды.
Узган елның апрель башында Түбән Камадагы ТАНЕКО ширкәтенең бер корылмасына дрон төшкән иде. Ул вакытта Алабуга белән Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүм итте.
Исегезгә төшерәбез: Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота. Сугыш өчен дроннар җитештергән Татарстанның үзенә дә һөҗүмнәр ясала башлады.

Еду в Татарстан
🎥🎥🎥 Эвакуация работников с нижнекамских НПЗ.
🙃Подписаться на канал
🙃Прислать новость
🙃Подписаться на канал
🙃Прислать новость
🎉2🤩2😡2❤1🔥1🤔1🤬1
ФСБ яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын керткән.
Куәт оешмасы аларны "террорчы" дип танылган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр дип саный.
ФСБның яңартылган исемлегендә "Азат Идел-Урал", "Татполит", "(Сөргендәге) бәйсез Татарстан хөкүмәте", Бөтен татар иҗтимагый үзәге, "Иттифак" татар бәйсезлеге фиркасе, "Яңарыш Татар Халык Партиясе", "Азатлык/Свобода" берләшмәсе бар. Шулай ук чит илләрдә яшәүче татар активистлары корган "Азат милләтләр лигасы" да бу исемлеккә эләккән.
Моннан тыш, ФСБ "террорчы" оешмалар рәтенә башкорт, бурят, кавказ халыклары һәм төбәк хәрәкәтләрен дә керткән.
"Татполит" хәрәкәте җитәкчесе Руслан Айсин әлеге оешманың "Пострусиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган структураның "оешма бүлекчәсе" булуын кире какты.
— "Татполит" хәрәкәте форумның бернинди бүлекчәсе дә түгел, чөнки ул мөстәкыйль берәмлек булып тора. Әмма Русия баш прокуратурасының түрәләренә фактлар кирәкми. Без Русия хакимиятләрен террорчы идеология йөртүчеләр дип саныйбыз. Ә үз халыкларына ирек яклаучыларны — гадел көрәшчеләр дип таныйбыз, — дип белдерде ул.

ФСБ җиде татар оешмасын террорчы оешмалар исемлегенә керткән
Бу исемлеккә “Татполит”, “Иттифак”, “Азатлык”, ТИҮ һәм башка оешмалар кергән.
❤6🔥4🤡4
❗️Казан һәм Бигеш һава аланнары кабат эшли башлаган
Кертелгән чикләүләр алынган.
Бүген һава аланнары көн дәвамында ике тапкыр вакытлыча ябылып торды.
@azatliqradiosi
Кертелгән чикләүләр алынган.
Бүген һава аланнары көн дәвамында ике тапкыр вакытлыча ябылып торды.
@azatliqradiosi
👍4😁2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 12 гыйнвар, якшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Кичә кич Уфа халыкара һава аланы ябылып торган. Бу "иминлек чаралары күрү" белән аңлатылган.
🔸Калифорниядәге янгын корбаннары саны 16га җиткән дип яза NBC News. Җирле полиция мәгълүматынча, кимендә 13 кеше хәбәрсез югалган. Узган төнне Лос-Анджелестан 153 меңләп кеше эвакуацияләнгән.
🔸Швейцария Украиналагы низагны көйләү өчен Русия президенты Владимир Путин һәм АКШның сайланган президенты Дональд Трампның очрашуын оештырырга әзерлеген белдерде. Шул ук вакытта ил хакимиятләре очрашуны оештыруны башлап йөрергә җыенмый.
🔸Көньяк Корея күзләү хезмәте украиннарның Курски өлкәсендә Төньяк Кореянең ике хәрбиен әсирлеккә алуын раслады. Моңа кадәр бу хакта украин чыганаклары хәбәр иткән иде.
🔸Көньяк Кореянең Муан һава аланында 29 декабрьдә һәлакәткә очраган "Боинг" очкычының кара тартмалары каза вакытын яздырмаган дип хәбәр итте илнең транспорт министрлыгы.

👍4🤯1
Советлар берлеге таркалуы һәм Ельцинның славян-мөселман дилеммасы
Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов моннан 33 ел элек СССРның таркалуы тирәсендәге вакыйгаларга күз сала, шул чакта тикшерелгән һәм илдәге мөселман халыкларына да бәйле хәлләрне тасвирлый.
"Шушы көннәрдә бик кызыклы һәм моңарчы сирәк кеше генә игътибар иткән бер мәгълүмәткә тап булырга туры килде - сүз ул чактагы Русия (РСФСР) башлыгы Борис Ельцинның АКШ президенты Дҗордҗ Буш белән булган сөйләшүе турында бара. Әлеге сөйләшү Белавежа килешүе алдыннан, аңа 10 көн кала, төгәлрәге 30 ноябрьдә телефон аша оештырылган булган, һәм анда Ельцин Горбачевның Русия, Украина, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Таҗикстаннан торачак яңа Суверен дәүләтләр берлеге оештыру идеясенә каршы чыккан.
Әмма ул вакытка Советлар берлегенең РСФСРдан кала икенче зур республикасы Украинада бәйсезлек игълан итү турында референдумга әзерлек бара, украин җитәкчесе Леонид Кравчукның бар белдерүләре Горбачев тәкъдименә каршы. Шуңа ишарә итеп Борис Ельцин американ президентына, Украинаның яңа берлеккә кушылмавы славян һәм мөселман халыклары арасындагы балансның драматик рәвештә үзгәрүенә китерә ала, без андагы 5 мөселман республикасы тавышына каршы 2 генә славян дәүләте, Русия һәм Беларуснең генә калуына юл куя алмыйбыз", дип белдерә. Үзенең Украина белән мөнәсәбәтләргә күпкә зуррак әһәмият бирүен аңлатып Борис Ельцин: "Урта Азия республикаларын без һаман ашатып кына торабыз, икенче яктан, (аннан янаган) ислам фундаментализмы турында да онытырга ярамый", дигән сүзләр әйтә", дип яза Мөхәммәтов.
Ельциннең шушы сүзләреннән нәрсә аңлашыла? Бу хакта тулырак Азатлык Радиосында укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз ачылучы сылтама.
👉Телеграм.

Telegraph
Советлар берлеге таркалуы һәм Ельцинның славян-мөселман дилеммасы
Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов моннан 33 ел элек СССРның таркалуы тирәсендәге вакыйгаларга күз сала, шул чакта тикшерелгән һәм илдәге мөселман халыкларына да бәйле хәлләрне тасвирлый.
🤬3👎1
Олы террор һәм язмышлар. Сталин татар дипломатын һәм аның уңышларын ничек юк иткән
Бүген Олы террор һәм язмышлар сәхифәсендә Кәрим Хәкимов белән таныштырабыз. Аның атып үтерелүенә 10 гыйнварда 87 ел булды.
Бер яктан караганда ул үзәкләштерелгән дәүләт тарафдары һәм Идел белән Уралдагы милли автономия проектын җимерүдә катнашкан кеше. Икенче яктан — Совет Русиясенең Якын Көнчыгыштагы вәкаләтле вәкиле, Совет берлеге белән Гарәп ярымутравы илләрен якынайтуда күп эш башкарган беренче юл салучы.
1924 елда Хәкимов СССРның Хиҗаз патшалыгындагы (Согуд Гарәбстаны) тулы хокуклы вәкиле итеп тәгаенләнә. Аннан соң 1929-1932 елларда Йәмәндә дә илче вазифаларын башкара һәм бер үк вакытта “Ближневосгосторг” оешмасы даими вәкиле дә була.
Кәрим Хәкимов байтак телләрдә иркен аралаша. Аеруча фарсы, төрек, гарәп, француз, итальян телләрен камил өйрәнә ул. ВКП(б) Үзәк комитеты тәкъдиме белән, Кәрим Хәкимов 1935 елда Кызыл профессура институтының дөнья хуҗалыгы һәм дөнья сәясәте бүлеген дә тәмамлый һәм тагын Согуд Гарәбстанына эшкә җибәрелә.
Ләкин шундый күренекле шәхесне дә сәяси золым шаукымы урап үтми. 1937 елда аны туган илгә чакыртып кайтаралар һәм бер ел чамасы үткәч, атып үтерәләр.
Габделгазиз Ибн Согуд патша вәкаләтле вәкилнең атып үтерелүе турында хәбәр алганнан соң, совет хакимиятеннән аңлатмалар таләп итә һәм яңа вәкаләтле вәкилне кабул итүдән баш тарта. Ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр Советлар берлеге таркалганга кадәр өзелә. Хәкимов үтерелеп, берникадәр вакыт узгач, 1938 елның язында, Согуд Гарәбстанында зур нефть ятмалары табыла...
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. Әлеге сылтама VPN-сыз ачыла.
Телеграмда гына да укып була. 👉 Монда басыгыз. Яки астагы 👇 "быстрый просмотр" ("Instant view") сылтамасын ачыгыз.

Cовет дипломаты Кәрим Хәкимов Русия пропагандачыларының һәм Русия тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең яраткан каһарманына әле күптән түгел генә әйләнде. Бер яктан караганда ул үзәкләштерелгән дәүләт тарафдары һәм Идел белән Уралдагы милли автономия проектын…
😢6👍3💔3❤1🫡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Гыйсъянчы шагыйрә Нәҗибә Сафина татар тормышында актив катнашты. 2017 елда милли телләргә һөҗүм башлангач, ул төрле җыелышларда актив булды, мөрәҗәгатьләр кабул итте, шагыйрь-язучыларны телне сакларга кирәк, бу эштә активрак катнашырга кирәк дип өндәде. …
Шагыйрә Нәҗибә Сафина туган ягы Яңавылда җирләнде
Бүген күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән хушлаштылар. Ул туган ягында - Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк Каен авылында җирләнде.
"Кызыл таң" газеты журналисты Гөлнара Гыйлемханова язуынча, шагыйрәне соңгы юлга озатырга Яңавыл районы мәдәният бүлеге, Янавыл татар оешмасы, Нефтекама милли мәдәни үзәге, Нефтекама " Инеш" әдәби берләшмәсе, Краснокама район газеты, дуслары, сыйныфташлары, каләмдәшләре, авылдашлары, туганнары, якыннары килгән. Халык бик күп иде ди ул.
Фотода Нәҗибә Сафинаның кызы Лилия. Шагыйрәнең васыяте белән ул җыелган халыкка шагыйрәнең соңгы бүләген - китапларын тараткан.
Нәҗибә Сафина кичә Казанда вафат булды. Аңа быел мартта 76 яшь тулыр иде.

😢12🙏2🔥1
Былтыр русияләр сугышка үзләренең дүрт меңнән артык коралын тапшырган.
Фронтка иң күп коралларны Мәскәү, Чиләбе, Ростов өлкәләреннән һәм Байкал аръягыннан җибәргәннәр диелә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Фронтка иң күп коралларны Мәскәү, Чиләбе, Ростов өлкәләреннән һәм Байкал аръягыннан җибәргәннәр диелә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Былтыр русияләр сугышка үзләренең дүрт меңнән артык коралын тапшырган
Фронтка иң күп коралларны Мәскәү, Чиләбе, Ростов өлкәләреннән һәм Байкал аръягыннан җибәргәннәр диелә.
🤡6❤1
❗️Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкын пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турында кисәтә.
#Татарстан
@azatliqradiosi
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥2🤔2🎉2