Камал театрынының яңа бинасын ачу тантанасы 20 гыйнварга билгеләнгән
Бу хакта "Бизнес Online" яза. Тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русиянең мәдәният министры Ольга Любимова, Русиянең төзелеш министры Ирек Фәйзуллин катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, узган елны кисәк кенә Камал театрының җитәкчелеге алмашынды. Башыннан ахырына кадәр яңа бинаның төзелешен контроль итүче мөдир Илфир Якупов вазифасыннан алынды. Яңа бинада ул мөдирнең беренче урынбасары булачак, аны Илгиз Зәйниев алмаштырды.
Зәйниев "Әкият" курчак театрында да, Камалда да җитәкчелек итәчәк.
Татарстан, 1 адресы буенча урнашкан Камал театры бинасының язмышы әлегәчә хәл ителмәде.

🥴2🌚2
Яңа ел алдыннан дөнья күргән Русия президенты Владимир Путинның күрсәтмәләрендә урыс теленең өстенлеге турында сүз бара.
Милли телләргә бәйле нинди үзгәрешләр көтелә? Бу хакта безнең язмада җентекләп аңлаттык.
Рәсемнәрдә исә яңа күрсәтмәләргә белгечләр реакциясен күрә аласыз ☝️

🤬6
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Казанга да, Әлмәткә дә дроннар һөҗүм итте.
Бүген иртән Татарстанда булган хәлләрне бер видеога җыйдык. Түрәләр бер кеше дә зыян күрмәгән дип белдерә.
#Татарстан
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

👍5🔥5🎉2
❗️Русиядә Интернет авырлык белән генә эшли.
Сайтлар озак ачыла яки бөтенләй ачылмый, мессенджерлар эшләми. Шулай ук телефон операторлары эшендә дә хилафлыклар сизелә.
Сездә ни хәлләр?

💯7
Илсур Ихсанов Татарстанның Башкортстандагы яңа даими вәкиле итеп билгеләнде
Бу хактагы карарны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Аны өч елга билгеләүләре әйтелә. Сүз "Юристъ" хокукый агентлыгы" оешмасы мөдире Илсур Ихсанов турында бара, дип фаразлый "Бизнес Online"
Татарстанның Башкортстандагы элекке даими вәкиле Йосып Якубов әлеге вазифадан үз теләге белән китүен хәбәр иткән иде. Аны Миңнехановның карары белән вазифасыннан былтыр 1 ноябрьдә азат иттеләр. Бу вазифада ул 2020 елдан бирле эшләде, ул эшләгән чор Русиякүләм җанисәпкә туры килде: ул чакта төрле бәхәсләр туды, ике республика арасында мөнәсәббәтләр киеренкеләшкән чаклар да булды.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

👍2🤔1
Русия саклану министрлыгы бинасында ФСБ хезмәткәрен үтергәннәр
Мәскәү үзәгендә Федараль иминлек хезмәтенең (ФСБ) контркүзләү департаменты хезмәткәре Владимир Фещенконы атып үтергәннәр, дип хәбәр итә үз чыганагына сылтама белән РБК.
Медиа язуынча, аны саксызлык аркасында үтергәннәр дип фаразлана, ядрә ирнең башына эләккән. "Бу атыш ике ир арасында чыккан низаг сәбәпле булырга мөмкин", дип белдергән басма чыганагы.
Шикләнелүче тоткарланган. Үтерү турында җинаять эше ачылган.
Тулырак 👉монда укыгыз.

👏5❤1🎉1
Русия Банкы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри тууга 200 ел уңаеннан ике сумлык тәңкә чыгарачак
Ике сумлык, 925 билгеле көмеш тәңкә 33 миллиметр диаметрлы булачак.
Өч мең данәдә бу тәңкәләр сатуга 15 гыйнварда чыгарга тиеш.
Былтыр августта Казанда Каюм Насыйри яшәгән агач йортны төзекләндерәчәкләре хәбәр ителгән иде. Париж Коммунасы урамындагы бу йортта хәзер аның музее урнашкан.
Хәзерге вакытта аның диварлары каза хәлендә дип бәяләнә.
Тулырак монда укыгыз.

👍8🥴8🤣4
Сәлам, кадерле укучыларыбыз! 15 гыйнвар, чәршәмбе иртәсендә дөньяда ниләр бар?
🔵 Украинаның күп өлкәсендә һава кисәтүе яңгырый. Русия Украинага күпсанлы ракет һөҗүмен оештыра, дип яза BBC.
🔵 Тамбов өлкәсендә төнлә дроннар спирт корылмасына һөҗүм итте. Зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр турында мәгълүмат юк.
🔵 Көньяк Корея президенты Юн Сок Ёль дәүләт түнтәрелеше әзерләү эше нигезендә кулга алынган. Сәясәтче тикшерүчеләргә буйсынуын белдергән. Декабрь башында президент илдә хәрби хәл кертү омтылышы ясаган иде.
🔵 Әрмәнстан белән АКШ стратегик хезмәттәшлек турында килешү төзеде. АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен Ереванга сәфәре вакытында белдергәнчә, бу икътисад, куркынычсызлык һәм саклану өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлекне киңәйтүгә нигез салачак.
🔵 ВК социаль челтәре Русиядә аудитория ягыннан беренче тапкыр YouTube-ны узган – Mediascope. Декабрьдә ВКның айлык аудиториясе 92 миллион кулланучыга җиткән, ә YouTube-ның – 90 миллион булган. Декабрьдә YouTube Русиядә томаланган диярлек.
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз, бергә булыйк!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍6❤1⚡1
❗️Азатлык Радиосы Башкортстан һәм Татарстаннан Украина сугышында кимендә 8 мең һәлак булучыны раслый алды
15 гыйнварга Татарстаннан — кимендә 3814, ә Башкортстаннан кимендә 4195 хәрби үлеме турында мәгълүмат табылды.
Хакимият үлүчеләр санын яшерә. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Бу хакта тулырак 👉 монда укыгыз.
#сугышта_үлүчеләр

🎉3🤯2👻2🌭1
"Баймак эше"ндә гаепләнүче Руслан Гыйззәтуллинның тикшерү изоляторында күзе начаррак күрә башлаган
Гыйззәтуллин Уфаның 1нче тикшерү изоляторында утыра. Әмма мәхкәмәсе Ижауда үтәчәк. Киләсе утырыш 21 гыйнварга билгеләнгән.
"Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
Бу хакта 👉 Азатлык хәбәрендә укый аласыз.
#Башкортстан #Баймак_эше
— Күзе начарайган. Апрель аенда +1ле күзлек җибәргән булганнар, хәзер исә ул +3ле күзлек сораган, — дип сөйли туганнары.
Гыйззәтуллин Уфаның 1нче тикшерү изоляторында утыра. Әмма мәхкәмәсе Ижауда үтәчәк. Киләсе утырыш 21 гыйнварга билгеләнгән.
"Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
Бу хакта 👉 Азатлык хәбәрендә укый аласыз.
#Башкортстан #Баймак_эше
Азатлык Радиосы
"Баймак эше"ндә гаепләнүче Руслан Гыйззәтуллинның тикшерү изоляторында күзе начаррак күрә башлаган
Руслан Гыйззәтуллин Уфаның 1нче тикшерү изоляторында утыра. Әмма мәхкәмәсе Ижауда үтәчәк. Киләсе утырыш 21 гыйнварга билгеләнгән. 11 гыйнварга булган мәгълүматларга күрә, аны әле Уфадан Ижауга алып китмәгәннәр.
💔4😡3😢2👍1👏1
КФУның элекке ректоры Илшат Гафуровка каршы сөйләгән шаһит сүзләреннән баш тарткан
Куәт оешмалары вәкилләре Юрий Еременкога мөрәҗәгать иткән, Гафуровка каршы сөйләсә, катарактага операция ясарга сүз биргән, дигән шаһит. Операцияне ясамаганнар. Гафуров адвокаты Еременкодан кабат сорау алуны сораган, әмма хөкемдар моннан баш тарткан.
Илшат Гафуровны Алабугада мэр булып торган чагында шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарладылар.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

👍1😁1🤡1
❗️Энгел Фәттахов тикшерү изоляторындагы шартлар аның сәламәтлеген какшата дип зарлана
Чаллы шәһәр мәхкәмәсе элекке вице-премьер Энгел Фәттәховның чикләү чарасын озайткан. Ул 21 мартка кадәр тикшерү изоляторында калачак.
Элекке министр чикләү чарасын йомшартуны сораган булган.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
Фото: "БИЗНЕС Online"

— Мин тикшерү изоляторында сигез ай утырам, мондагы шартлар сәламәтлегемне какшата. Мин инде 63 яшемдә, чикләү чарасын үзгәртүне сорыйм, — дигән ул.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
Фото: "БИЗНЕС Online"
😢13💔2👍1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Азатлык Радиосы Башкортстан һәм Татарстаннан Украина сугышында кимендә 8 мең һәлак булучыны раслый алды 15 гыйнварга Татарстаннан — кимендә 3814, ә Башкортстаннан кимендә 4195 хәрби үлеме турында мәгълүмат табылды. Хакимият үлүчеләр санын яшерә. Чын саннар…
Путин күрсәтмәсе белән Украинага каршы башланган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 8009 кеше һәлак булган.
15 гыйнварга Татарстаннан — кимендә 3814, ә Башкортстаннан кимендә 4195 хәрби үлеме турында мәгълүмат табылды.
Иң күп үлүчеләр — нинди шәһәр-районнардан? Нинди яшьтәге хәрбиләр иң күп үлә? Һәлак булган иң яшь һәм иң карт хәрбиләр — кемнәр?
Бу хакта 👉 Азатлык әзерләгән хисапта укыгыз. VPN булса, 👉 моннан керә аласыз.
#сугышта_үлүчеләр #Башкортстан #Татарстан

Мәскәүнең Украина сугышында Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр саны 8 меңнән артты
Азатлык Радиосы җыйган исемлектә ике республикадан һәлак булулары расланганнар саны шушы көннәрдә 8 меңнән артты. Бу — ачык чыганакларда табылган исемнәр генә, чынлыкта үлүчеләр санының тагын да зуррак булуы бик мөмкин.
🎉2🌭1
Узган елның гыйнварыннан октябренә кадәр чорда Татарстанда туучылар саны өч процентка кимегән.
Бу вазгыятьтә республиканың кайбер шәһәрләрендә күп функцияле гаилә үзәкләре ачылачак.
"Районнарда гаиләләр белән аерым эш алып барырга, кимендә өч ел бергә яшәгән парларның ни өчен бала табуны кичектерүе сәбәпләрен анализларга кирәк", дип белдергән Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.
@azatliqradiosi

Татарстан хезмәт министрлыгы быел туучылар санын арттыру өчен район-шәһәрләрдә гаиләләр белән эшләячәкләрен әйтте
"Районнарда гаиләләр белән аерым эш алып барырга, кимендә өч ел бергә яшәгән парларның ни өчен бала табуны кичектерүе сәбәпләрен анализларга кирәк", дип белдергән Татарстан хезмәт министры.
🎉3👻2👍1🎃1
2025 елда Башкортстанда чәчү эшләре 25 процентка кыйбатланып, 30 млрд сумга җитәргә мөмкин
"Хәзерге вакытта аны финанслау өчен чыганаклар эзләү бара. Республикада 2025 елда игеннәр 2 млн 806 мең һектар мәйданга чәчеләчәк, шуларның 2 млн 204 мең һектары — сабан ашлыклары", диде республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов.
Иң тиз кыйммәтләнгән нәрсә – ягулык, диелә.
Бу хакта 👉 монда укый аласыз.
#Башкортстан

👏2🤡1
⚡️Русиянең 21 төбәгендә 3,8 миллион кешенең интернет тизлеге кимегән.
Моның сәбәбе – Татарстандагы магистраль кабелгә зыян килү – Роскомнадзор.

🤔5