"Баймак исемлеге": 80ләп кеше зинданда. Кемнәр алар?
Узган елның 17 гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты: ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде. Халыкта бик популяр булган Алсыновны якларга күпләп кеше җыелды, хөкем чыгарылганда Баймакта урамда 5 меңнән артык кеше Фаилгә азатлык таләп итте.
Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда берничә җинаять эше ачылды, аның нигезендә берничә дистә кеше тоткарланган. Кешеләргә РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде:
▪️Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру (212нче маддәнең 1нче өлеше);
▪️Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу (212нче маддәнең 2нче өлеше);
▪️Хакимият вәкилләренә карата көч куллану (318нче маддә)
Бу вакыйгалардан соң тоткарланган Рифат Даутовның үлеме турында хәбәр иттеләр, ә Дим Дәүләткилдинның туганнары аның кыйналуы турында белдерде.
Даутов 25 гыйнварда тоткарланды, ә 26 гыйнварда туганнарына аның мәетен тану кирәк дип хәбәр иттеләр. 6 февральдә ул җирләнде, аның белән хушлашу турында алдан хәбәр ителмәде.
Азатлык Радиосы "Баймак эше" фигурантларының яңартылган исемлеген китерә. Кешеләр шушы исемлеккә туганнарының хәбәре, төрле мәхкәмәләрдә чыккан мәгълүмат һәм ОВД-Инфо тапкан мәгълүмат нигезендә кертелә.
Баймак вакыйгаларына инде бер ел узуга карамастан, тоткарланучылар саны турында ачык мәгълүмат юк — мәхкәмәләр барышында әледән-әле яңа исемнәр ачыклана.
Шунысы мөһим: бу исемлектә — гап-гади кешеләр, күп балалы гаиләләрен туендыручы гади ир-атлар, хәтта хатын-кызлар да бар...
👉Моннан укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
"Баймак исемлеге": 80ләп кеше зинданда. Кемнәр алар?
Азатлык Радиосы башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп, кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзи. Аңа көн саен диярлек яңа исемнәр өстәлә.
💔4😢2❤1👍1🔥1
❗️Алексей Навальный адвокатларына "экстремистлар төркеменедә" катнашканнары өчен хөкем карарлары чыгарылды.
Вадим Кобзев — 5,5 ел колониягә, Алексей Липцер — 5 елга, Игорь Сергунин 3,5 елга хөкем ителде. Ул хакта "Медиазона" хәбәр итә.
Утырып чыкканнан соң аларның өчесенә дә 3 ел дәвамында адвокат булып эшләү тыелган булачак.
Адвокатлар Алексей Навальныйның төрмәдә чакта язылган хатларын аның тарафдарларына тапшырып торуда гаепләнде.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

🤬7😱3💔3🤯2❤1😢1
Татарстанда сугышка контрактчыларны җәлеп итәргә булышучыларга түләүне арттырганнар: хәзер 150 мең сум вәгъдә итәләр.
Татарстанда ирләрне Русия саклану министрлыгы белән контракт имзаларга үгетли алганнарга акчаны былтыр июль аенда түли башлаганнар иде. Башта 50 мең сум итеп билгеләнде, аннан соң аны озак та үтми 100 мең сум иттеләр.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

💩7🤮5👻2🌚1
Дүрт елга хөкем ителгән мөфти Фәһим Шәфиев вакытыннан алда иреккә чыккан.
Ул 2023 елның көзендә хәрәмләшүдә гаепле дип табылган иде.
2022 елның 24 февралендә исә, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Фәһим Шәфиев сугышны хуплап чыкты. Ул Русия президенты Владимир Путин карарын дөрес дип атады һәм "урыс дөньясына" башка халыкларның керүен, Украинада "неонацистлар" булуын белдерде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#татарлар

😡5💩3⚡2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
ФСБ яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын керткән. Куәт оешмасы аларны "террорчы" дип танылган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр дип саный. ФСБның яңартылган исемлегендә "Азат Идел-Урал", "Татполит", "(Сөргендәге)…
❗️"Азатлык" татар яшьләре берлеге эшчәнлеген вакытлыча туктатып торуын белдерде
Русиядә "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы һәм оешманың 172 бүлекчәсе террорчы дип табылды. ФСБ "Азатлык" татар яшьләрен берлеген дә әлеге шушы оешманың бүлекчәсе дип саный. "Азатлык" оешмага катышы булуын кире кага, сивил активистларга басым булмасын өчен эшчәнлеген туктатып тора.
, диелә белдерүдә.
▪️Русиядә "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы һәм оешманың 172 бүлекчәсе террорчы дип табылды. Бу исемлектә Фәрит Зәкиев җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), АКШта яшәүче Иршат Хәбинең "Яңарыш Татар Халык Партиясе", Рәфис Кашаповның "Азат Идел-Урал", Руслан Айсинның "Татполит" оешмалары һәм "Азатлык" берлеге бар.
▪️Моңа кадәр "Татполит" хәрәкәте җитәкчесе Руслан Айсин да әлеге оешманың "Пострусиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган структураның "оешма бүлекчәсе" булуын кире какты.
👉Тулырак монда укыгыз.

"Хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга, канунсыз оешмаларны финансларга чакырган һәм башка канунга каршы килә торган эшчәнлеккә катышыбыз булуын катгый рәвештә кире кагабыз. Мондый гаепләүләргә бернинди нигез дә юк, бу оешмабызны кимсетүгә генә юнәлдерелгән. Безнең төп максат – татар халкының хокукларын, ирекләрен һәм канунлы мәнфәгатьләрен яклау"
, диелә белдерүдә.
▪️Русиядә "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы һәм оешманың 172 бүлекчәсе террорчы дип табылды. Бу исемлектә Фәрит Зәкиев җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), АКШта яшәүче Иршат Хәбинең "Яңарыш Татар Халык Партиясе", Рәфис Кашаповның "Азат Идел-Урал", Руслан Айсинның "Татполит" оешмалары һәм "Азатлык" берлеге бар.
▪️Моңа кадәр "Татполит" хәрәкәте җитәкчесе Руслан Айсин да әлеге оешманың "Пострусиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган структураның "оешма бүлекчәсе" булуын кире какты.
👉Тулырак монда укыгыз.
🤬7💔3👍1😢1🌚1
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:
🔸 Анастасия Лотарева, журналист;
🔸Ксения Кирия, галимә;
🔸 Андрей Козенко, журналист.
🔸 "Идите лесом" проекты;
🔸Александа Прокопенко;
🔸Ирина Ромалийская, журналист;
🔸 А.Б. Рубин.
🔸 Анастасия Лотарева, журналист;
🔸Ксения Кирия, галимә;
🔸 Андрей Козенко, журналист.
🔸 "Идите лесом" проекты;
🔸Александа Прокопенко;
🔸Ирина Ромалийская, журналист;
🔸 А.Б. Рубин.
🔥2👍1
Казанда химия олимпиадасында катнашучы 12 бала ашханәдә агуланган
Бүген, 17 гыйнварда Казан янындагы Дәрвишләр бистәсендә 9-11 сыйныф укучылары арасында химия фәненнән олимпиада узган. Казандагы "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү үзәге ашханәсендә төшке аш ашаганнан соң, 15 бала үзен начар хис иткән. Аларның 12сен, агуланганга охшаган дип, Агафонов исемендәге инфекция хастаханәгә алып киткәннәр.
тарстан тикшерү комитеты иминлек таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү турында җинаять эше ачылуын хәбәр итте.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Балаларны хастаханәгә алып киткәннәр. Татарстан тикшерү комитеты иминлек таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү турында җинаять эше ачылуын хәбәр итте.
👍3🌚1
Кичә оппозиционер Илья Яшинның әти-әнисендә тентү үткән. Бу хакта Яшин үзе хәбәр итте.
Тентүдән соң оппозиционерның әнисе белән әтисен тикшерү бүлекчәсенә алып киткәннәр, анда төрле сораулар биргәннәр, улыгыз кайда дип тә сораганнар.
"Куәт оешмалары хезмәткәрләре мине Русиядән үзләре үк кая чыгарып җибәрүләре турында, әйтерсең лә, белми", ди Яшин.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Тентүдән соң оппозиционерның әнисе белән әтисен тикшерү бүлекчәсенә алып киткәннәр, анда төрле сораулар биргәннәр, улыгыз кайда дип тә сораганнар.
"Куәт оешмалары хезмәткәрләре мине Русиядән үзләре үк кая чыгарып җибәрүләре турында, әйтерсең лә, белми", ди Яшин.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🔥2😁2🙏1
2024 елда федераль бюджет Татарстан казнасына 88,9 млрд сум федераль ярдәм күчергән, дип хәбәр итә республика финанс министры. Бу — көтелгәннән 10 млрдка күбрәк.
Бу акчаларны төп өлеше субсидия булып санала диелә, шуңа да республика хакимияте аны максатчан гына куллана ала — үз ихтыяри белән бүлеп бирә алмый.
2024 елда Татарстанда барлыгы 1,5 трлн сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алыначагы әйтелде. Бу сумманың 67%ы — федераль бюджетка күчерелгән, калган 33%ы — республикага калган.
Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юллана. Бу — узган елдан 20 процентка күбрәк.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу акчаларны төп өлеше субсидия булып санала диелә, шуңа да республика хакимияте аны максатчан гына куллана ала — үз ихтыяри белән бүлеп бирә алмый.
2024 елда Татарстанда барлыгы 1,5 трлн сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алыначагы әйтелде. Бу сумманың 67%ы — федераль бюджетка күчерелгән, калган 33%ы — республикага калган.
Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юллана. Бу — узган елдан 20 процентка күбрәк.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👎12
Карачай-Чиркәстә тоткарланган Казан активисты Гүзәл Касыймова турында ниләр билгеле?
Карачай-Чиркәс Республикасында Казан активисты Гүзәл Касыймованы тоткарлаулары — Русия куәт оешмалары хезмәткәрләренең абруе шикле булган активист Светлана Лада-Руська каршы башлаган золымнары белән бәйле булырга мөмкин. Касыймовадан тыш, 2024 елның икенче яртысында хакимият басымына Лада-Русьның Самар өлкәсе белән Мари Илендә яшәүче тарафдарлары да дучар булды.
43 яшьлек Гүзәл Касыймованы Татарстанда активистлар даирәсендә яхшы беләләр. Ул үзен 10 елдан артык "халык журналистикасы һәм иҗтимагый эшчәнлек белән" шөгыльләнәм ди. Казан янында чүп яндыру ширкәте төзүгә каршы протестларны актив яктырткан иде.
2019-2020 елларда кайбер активистлар аның конспирология белән мавыгуына игътибар итә башлады. Касыймова 5G технологияләрен кулланышка кертүгә каршы чыкты, коронавируска каршы кертелгән чараларны да тәнкыйтьләде.
Кем ул Гүзәл Касыймова? Ни өчен Карачай-Чиркәскә барып эләккән? Хәзер ни өчен тикшерү изоляторына яблыган?
Бу хакта тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👉VPNсыз ачылучы сылатама.
👉Төп сайт.

👍3🙏2🔥1
Марат Фәйзрахманов Татарстанның яңа финанс министры итеп билгеләнде
20 елдан артык Татарстанның финанс министры булып эшләгән Радик Гайзатуллин вазифасыннан китте. Аның урынына аның беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов билгеләнде. 60 яшьлек Гайзатуллинның кая китүе әйтелми.
Марат Фәйзрахманов Биектау районыннан. Финанс министрлыгына килгәнче Ак Барс Банкның Яшел үзән филиалы мөдире, Идел-Кама акционерлык банкы идарәсе рәисе һәм Татарстанның инвестиция-венчур фонды мөдире була.
Финанс министрының беренче урынбасары булып 2007 елдан бирле эшли иде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.

😱1🌭1🤣1
Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны арта бара.
Азатлык Радиосы раслый алган үлемнәр санының 8 меңнән артты. Бу – журналистлар таба алган мәгълүмат кына, чын саннар зуррак булырга мөмкин.
Бу хакта тәфсилле язманы безнең сәхифәдә укыгыз, кайбер мөһим урыннарын рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

🎉3🔥2👻2👍1👏1🌭1😭1
Татарча күктерәү сүзен кулланасызмы?
Мәсәлән, Куала-Лумпурда икътисади проектлар күп, күктерәү биналар төзелә.
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге

🔥5❤3🥰2
Бу атнада Азатлык Радиосында чыккан мәкаләләрне укый алмый калсагыз, менә алар (сылтамалар VPN-сыз ачыла:
👉"Бу — XIX гасырдагы урыслаштыру сәясәтенең яңарышы" Русиядә урыс булмаган телләргә яңа һөҗүм әзерләнә.
👉"Сугыш бетсә, ил эчендәге халыкларның Русия өчен яңа дошманга әверелү куркынычы бар". 2025 елга сәяси фаразлар
👉Баймак вакыйгаларына бер ел. "Халык куркытылды, әмма сындырылмады"
👉Мәскәүнең Украина сугышында Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр саны 8 меңнән артты
👉"Баймак исемлеге": 80ләп кеше зинданда. Кемнәр алар?

🔥3👍2
❗️Якшәмбе көнне АКШта TikTok эшләүдән туктады.
Кушымтаны ачканда мондый язу чыга: “Гафу итегез, хәзер TikTokны куллану мөмкин түгел. АКШта TikTokны тыю кануны үз көченә керде, һәм сез аны куллана алмыйсыз. Трамп бу мәсьәләне чишү өчен презилент вазифасына керешкәч эш башларга вәгъдә итте. Безнең белән калыгыз”.
TikTok канун гамәлгә кергәнче берничә сәгать алдан ук, ягъни шимбә киченнән үк эшләүдән туктады. Моннан тыш, Google Play һәм Apple Store сервислары TikTokны американнар өчен йөкләү мөмкинлеген дә бетерде.
Элегрәк АКШ Югары мәхкәмәсе TikTok ByteDance Кытай ширкәтеннән алынмаган очракта, аны тыю мөмкинлеген бирүче канунны гамәлдән чыгарудан баш тартты. Әлеге документ 19 гыйнварда, Доналд Трамп инаугурациясенә бер көн алдан үз көченә керә.
Трамп TikTokны “коткарачагын” вәгъдә итте. Мисал өчен АКШка сату турында килешү төзеп. 17 гыйнвар көнне Трамп Кытай башлыгы Си Цзиньпин белән сөйләште. Алар шулай ук TikTok турында да сүз алып барган, ләкин сөйләшүнең нечкәлекләре хәбәр ителмәде.
NBCга биргән әңгәмәсендә Трамп инаугурациядән соң мөгаен TikTokны тыю канунын 90 көнгә кичектерәчәген әйтте. Бу вакыт эчендә ширкәт юридик мәсьәләләрне чишеп, американнарга социаль челтәрдән файдалануны дәвам итү мөмкинлеге бирә ала.
TikTokның АКШта якынча 170 миллион кулланучысы бар.

👍8👏6🌭1
Татарстанда гаиләләр белән шәхсән эшләргә һәм күпфункцияле гаилә үзәкләре ачарга җыеналар.
Моны туучылар санын арттыру өчен эшлиләр.
"Өч елдан артык никахта торган парларда балалар тууын кичектерү сәбәпләрен анализларга һәм һәр гаилә белән шәхси юл картасы булдыру мөһим. Без соңгы бер елда өйләнешкән, ләкин бала табу карары кабул итмәгән ана һәм ата кешегә репродуктив сәламәтлек диспансеризациясе узарга тәкъдим итәбез", ди Татарстан хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова.
Күпфункцияле гаилә үзәкләре Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Баулыда ачылачак. Анда гаиләләргә ярдәм чаралары турында мәгълүмат алырга һәм шәхси проблемнарны хәл итү өчен ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булачак.
▪️Татарстанстат мәгълүматларына күрә, 2024 елның 9 аенда республикада 26 274 бала дөньяга килгән. Бу узган елдан 951 сабыйга азрак. Шул ук вакытта үлемнәр саны 33 938 кешегән җиткән. Табигый кимү 7 664 кешене тәшкил иткән.

🤣4❤3👍1😢1👻1