Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
ФСБ яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын керткән. Куәт оешмасы аларны "террорчы" дип танылган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр дип саный. ФСБның яңартылган исемлегендә "Азат Идел-Урал", "Татполит", "(Сөргендәге)…
❗️"Азатлык" татар яшьләре берлеге эшчәнлеген вакытлыча туктатып торуын белдерде
Русиядә "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы һәм оешманың 172 бүлекчәсе террорчы дип табылды. ФСБ "Азатлык" татар яшьләрен берлеген дә әлеге шушы оешманың бүлекчәсе дип саный. "Азатлык" оешмага катышы булуын кире кага, сивил активистларга басым булмасын өчен эшчәнлеген туктатып тора.
, диелә белдерүдә.
▪️Русиядә "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы һәм оешманың 172 бүлекчәсе террорчы дип табылды. Бу исемлектә Фәрит Зәкиев җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), АКШта яшәүче Иршат Хәбинең "Яңарыш Татар Халык Партиясе", Рәфис Кашаповның "Азат Идел-Урал", Руслан Айсинның "Татполит" оешмалары һәм "Азатлык" берлеге бар.
▪️Моңа кадәр "Татполит" хәрәкәте җитәкчесе Руслан Айсин да әлеге оешманың "Пострусиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган структураның "оешма бүлекчәсе" булуын кире какты.
👉Тулырак монда укыгыз.

"Хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга, канунсыз оешмаларны финансларга чакырган һәм башка канунга каршы килә торган эшчәнлеккә катышыбыз булуын катгый рәвештә кире кагабыз. Мондый гаепләүләргә бернинди нигез дә юк, бу оешмабызны кимсетүгә генә юнәлдерелгән. Безнең төп максат – татар халкының хокукларын, ирекләрен һәм канунлы мәнфәгатьләрен яклау"
, диелә белдерүдә.
▪️Русиядә "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумы һәм оешманың 172 бүлекчәсе террорчы дип табылды. Бу исемлектә Фәрит Зәкиев җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), АКШта яшәүче Иршат Хәбинең "Яңарыш Татар Халык Партиясе", Рәфис Кашаповның "Азат Идел-Урал", Руслан Айсинның "Татполит" оешмалары һәм "Азатлык" берлеге бар.
▪️Моңа кадәр "Татполит" хәрәкәте җитәкчесе Руслан Айсин да әлеге оешманың "Пострусиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган структураның "оешма бүлекчәсе" булуын кире какты.
👉Тулырак монда укыгыз.
🤬7💔3👍1😢1🌚1
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:
🔸 Анастасия Лотарева, журналист;
🔸Ксения Кирия, галимә;
🔸 Андрей Козенко, журналист.
🔸 "Идите лесом" проекты;
🔸Александа Прокопенко;
🔸Ирина Ромалийская, журналист;
🔸 А.Б. Рубин.
🔸 Анастасия Лотарева, журналист;
🔸Ксения Кирия, галимә;
🔸 Андрей Козенко, журналист.
🔸 "Идите лесом" проекты;
🔸Александа Прокопенко;
🔸Ирина Ромалийская, журналист;
🔸 А.Б. Рубин.
🔥2👍1
Казанда химия олимпиадасында катнашучы 12 бала ашханәдә агуланган
Бүген, 17 гыйнварда Казан янындагы Дәрвишләр бистәсендә 9-11 сыйныф укучылары арасында химия фәненнән олимпиада узган. Казандагы "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү үзәге ашханәсендә төшке аш ашаганнан соң, 15 бала үзен начар хис иткән. Аларның 12сен, агуланганга охшаган дип, Агафонов исемендәге инфекция хастаханәгә алып киткәннәр.
тарстан тикшерү комитеты иминлек таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү турында җинаять эше ачылуын хәбәр итте.
Тулырак 👉монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Казанда химия олимпиадасында катнашучы 12 бала ашханәдә агуланган
Балаларны хастаханәгә алып киткәннәр. Татарстан тикшерү комитеты иминлек таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү турында җинаять эше ачылуын хәбәр итте.
👍3🌚1
Кичә оппозиционер Илья Яшинның әти-әнисендә тентү үткән. Бу хакта Яшин үзе хәбәр итте.
Тентүдән соң оппозиционерның әнисе белән әтисен тикшерү бүлекчәсенә алып киткәннәр, анда төрле сораулар биргәннәр, улыгыз кайда дип тә сораганнар.
"Куәт оешмалары хезмәткәрләре мине Русиядән үзләре үк кая чыгарып җибәрүләре турында, әйтерсең лә, белми", ди Яшин.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi

🔥2😁2🙏1
2024 елда федераль бюджет Татарстан казнасына 88,9 млрд сум федераль ярдәм күчергән, дип хәбәр итә республика финанс министры. Бу — көтелгәннән 10 млрдка күбрәк.
Бу акчаларны төп өлеше субсидия булып санала диелә, шуңа да республика хакимияте аны максатчан гына куллана ала — үз ихтыяри белән бүлеп бирә алмый.
2024 елда Татарстанда барлыгы 1,5 трлн сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алыначагы әйтелде. Бу сумманың 67%ы — федераль бюджетка күчерелгән, калган 33%ы — республикага калган.
Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юллана. Бу — узган елдан 20 процентка күбрәк.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

👎12
Карачай-Чиркәстә тоткарланган Казан активисты Гүзәл Касыймова турында ниләр билгеле?
Карачай-Чиркәс Республикасында Казан активисты Гүзәл Касыймованы тоткарлаулары — Русия куәт оешмалары хезмәткәрләренең абруе шикле булган активист Светлана Лада-Руська каршы башлаган золымнары белән бәйле булырга мөмкин. Касыймовадан тыш, 2024 елның икенче яртысында хакимият басымына Лада-Русьның Самар өлкәсе белән Мари Илендә яшәүче тарафдарлары да дучар булды.
43 яшьлек Гүзәл Касыймованы Татарстанда активистлар даирәсендә яхшы беләләр. Ул үзен 10 елдан артык "халык журналистикасы һәм иҗтимагый эшчәнлек белән" шөгыльләнәм ди. Казан янында чүп яндыру ширкәте төзүгә каршы протестларны актив яктырткан иде.
2019-2020 елларда кайбер активистлар аның конспирология белән мавыгуына игътибар итә башлады. Касыймова 5G технологияләрен кулланышка кертүгә каршы чыкты, коронавируска каршы кертелгән чараларны да тәнкыйтьләде.
Кем ул Гүзәл Касыймова? Ни өчен Карачай-Чиркәскә барып эләккән? Хәзер ни өчен тикшерү изоляторына яблыган?
Бу хакта тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
👉VPNсыз ачылучы сылатама.
👉Төп сайт.

👍3🙏2🔥1
Марат Фәйзрахманов Татарстанның яңа финанс министры итеп билгеләнде
20 елдан артык Татарстанның финанс министры булып эшләгән Радик Гайзатуллин вазифасыннан китте. Аның урынына аның беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов билгеләнде. 60 яшьлек Гайзатуллинның кая китүе әйтелми.
Марат Фәйзрахманов Биектау районыннан. Финанс министрлыгына килгәнче Ак Барс Банкның Яшел үзән филиалы мөдире, Идел-Кама акционерлык банкы идарәсе рәисе һәм Татарстанның инвестиция-венчур фонды мөдире була.
Финанс министрының беренче урынбасары булып 2007 елдан бирле эшли иде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.

😱1🌭1🤣1
Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны арта бара.
Азатлык Радиосы раслый алган үлемнәр санының 8 меңнән артты. Бу – журналистлар таба алган мәгълүмат кына, чын саннар зуррак булырга мөмкин.
Бу хакта тәфсилле язманы безнең сәхифәдә укыгыз, кайбер мөһим урыннарын рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

🎉3🔥2👻2👍1👏1🌭1😭1
Татарча күктерәү сүзен кулланасызмы?
Мәсәлән, Куала-Лумпурда икътисади проектлар күп, күктерәү биналар төзелә.
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге

🔥5❤3🥰2
Бу атнада Азатлык Радиосында чыккан мәкаләләрне укый алмый калсагыз, менә алар (сылтамалар VPN-сыз ачыла:
👉"Бу — XIX гасырдагы урыслаштыру сәясәтенең яңарышы" Русиядә урыс булмаган телләргә яңа һөҗүм әзерләнә.
👉"Сугыш бетсә, ил эчендәге халыкларның Русия өчен яңа дошманга әверелү куркынычы бар". 2025 елга сәяси фаразлар
👉Баймак вакыйгаларына бер ел. "Халык куркытылды, әмма сындырылмады"
👉Мәскәүнең Украина сугышында Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр саны 8 меңнән артты
👉"Баймак исемлеге": 80ләп кеше зинданда. Кемнәр алар?

🔥3👍2
❗️Якшәмбе көнне АКШта TikTok эшләүдән туктады.
Кушымтаны ачканда мондый язу чыга: “Гафу итегез, хәзер TikTokны куллану мөмкин түгел. АКШта TikTokны тыю кануны үз көченә керде, һәм сез аны куллана алмыйсыз. Трамп бу мәсьәләне чишү өчен презилент вазифасына керешкәч эш башларга вәгъдә итте. Безнең белән калыгыз”.
TikTok канун гамәлгә кергәнче берничә сәгать алдан ук, ягъни шимбә киченнән үк эшләүдән туктады. Моннан тыш, Google Play һәм Apple Store сервислары TikTokны американнар өчен йөкләү мөмкинлеген дә бетерде.
Элегрәк АКШ Югары мәхкәмәсе TikTok ByteDance Кытай ширкәтеннән алынмаган очракта, аны тыю мөмкинлеген бирүче канунны гамәлдән чыгарудан баш тартты. Әлеге документ 19 гыйнварда, Доналд Трамп инаугурациясенә бер көн алдан үз көченә керә.
Трамп TikTokны “коткарачагын” вәгъдә итте. Мисал өчен АКШка сату турында килешү төзеп. 17 гыйнвар көнне Трамп Кытай башлыгы Си Цзиньпин белән сөйләште. Алар шулай ук TikTok турында да сүз алып барган, ләкин сөйләшүнең нечкәлекләре хәбәр ителмәде.
NBCга биргән әңгәмәсендә Трамп инаугурациядән соң мөгаен TikTokны тыю канунын 90 көнгә кичектерәчәген әйтте. Бу вакыт эчендә ширкәт юридик мәсьәләләрне чишеп, американнарга социаль челтәрдән файдалануны дәвам итү мөмкинлеге бирә ала.
TikTokның АКШта якынча 170 миллион кулланучысы бар.

👍8👏6🌭1
Татарстанда гаиләләр белән шәхсән эшләргә һәм күпфункцияле гаилә үзәкләре ачарга җыеналар.
Моны туучылар санын арттыру өчен эшлиләр.
"Өч елдан артык никахта торган парларда балалар тууын кичектерү сәбәпләрен анализларга һәм һәр гаилә белән шәхси юл картасы булдыру мөһим. Без соңгы бер елда өйләнешкән, ләкин бала табу карары кабул итмәгән ана һәм ата кешегә репродуктив сәламәтлек диспансеризациясе узарга тәкъдим итәбез", ди Татарстан хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова.
Күпфункцияле гаилә үзәкләре Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Баулыда ачылачак. Анда гаиләләргә ярдәм чаралары турында мәгълүмат алырга һәм шәхси проблемнарны хәл итү өчен ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булачак.
▪️Татарстанстат мәгълүматларына күрә, 2024 елның 9 аенда республикада 26 274 бала дөньяга килгән. Бу узган елдан 951 сабыйга азрак. Шул ук вакытта үлемнәр саны 33 938 кешегән җиткән. Табигый кимү 7 664 кешене тәшкил иткән.

🤣4❤3👍1😢1👻1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Израил белән ХӘМӘС утны туктату турында килешүгә кул куйган Бу хакта Катар премьер-министры Мөхәммәд әл-Тани матбугат очрашуында белдерде. Катар әлеге сөйләшүләрдә арадашчы иде. Килешүгә ирешүне Израил хакимияте һәм ХӘМӘС вәкилләре дә раслады. Утны туктату…
❗️ХӘМӘС төркеме арадашчылар аркылы Израилгә 19 гыйнварда азат ителергә тиешле тотыклар исемлеген тапшырган.
Бу хакта The Times of Israel хәбәр итә.
15 гыйнварда Израил белән ХӘМӘС утны туктату турында килешүгә кул куйды. Ул якшәмбе, 19 гыйнвар көнне Казан вакыты белән сәгать 9.30да гамәлгә керергә тиеш иде. Килешүдә Израил тотыкларын берничә этапта азат итү күздә тотыла. Әмма килешенгән вакытка ХӘМӘСнең азат ителергә тиешле тотыкларның Израилгә тулы исемлеген бирмәве әйтелде.
Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху ХӘМӘС төркеме азат ителергә тиешле тотыкларның тулы исемлеген бирмичә Израил саклану армиясенә (ЦАХАЛ) Газзәдә утны туктату тәртибен кертмәскә кушты.
ХӘМӘС вәкилләре исемлекне тулысынча бирү тоткарлыклары техник сәбәпләргә бәйле дип белдерде.
▪️ХӘМӘС контролендәге Газзәдә хәзерге хәрби гамәлләр 2023 елның 7 октябрендә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүм ясаганнан соң башланды. Ул вакытта якынча 1200 кеше һәлак булды, һәм 250 кеше тоткын итеп алынган иде. Аларның бер өлеше алмашу нәтиҗәсендә азат ителде.
▪️7 октябрь һөҗүменә җавап итеп, Израиль зур хәрби операция башлады. ХӘМӘС контролендәге Газзә Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына күрә, әлеге хәрби гамәлләр вакытында Газзәдә 45 меңнән артык кеше һәлак булган.

👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️ХӘМӘС төркеме арадашчылар аркылы Израилгә 19 гыйнварда азат ителергә тиешле тотыклар исемлеген тапшырган. Бу хакта The Times of Israel хәбәр итә. 15 гыйнварда Израил белән ХӘМӘС утны туктату турында килешүгә кул куйды. Ул якшәмбе, 19 гыйнвар көнне Казан…
⚡️Израил җирле вакыт белән сәгать 11:15тә (Казан вакыты 12:15) Газзә сызыгында утны туктату турында игълан итте.
Элегрәк АКШ белән Европа берлегендә террорчы дип табылган ХӘМӘС төркеме Израилгә бүген азат ителергә тиешле тотыклар исемнәрен тапшырды.
@azatliqradiosi
Элегрәк АКШ белән Европа берлегендә террорчы дип табылган ХӘМӘС төркеме Израилгә бүген азат ителергә тиешле тотыклар исемнәрен тапшырды.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Израил Газзә сызыгында утны туктату турында игълан итте
Бүген беренче тотыклар азат ителергә тиеш.
💯2👍1👎1😢1
Узган җомга көнне, 17 гыйнварда Сургут мәчетенә куәт оешмасы вәкилләре рейд уздырган.
URA.RU хәбәр итүенчә, ФСБ һәм Росгвардия хезмәткәрләренең максаты җомга намазына килгән канунсыз мигрантларны ачыклау булган.
"Мондый чаралар төрле җәмәгать урыннарында көн саен уздырыла" дигән басмага куәт оешмасы чыганагы.
Узган ел май аенда мәчеттә оештырылган рейдта бары бер генә канунсыз мигрантны тоткарлаган иделәр, дип яза Islamnews.
▪️2023 ел ахырында Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов сенаторлар каршында чыгыш ясап, мәчетләрдә куәт структураларының даими рейд ясап торуын туктатырга чакырган иде. Аныңча, мондый рейдлар Русиянең ислам дөньясы белән якынаюына комачаулый. Тикшерү вакытында төшерелгән видеолар социаль челтәрләр аша тарала һәм Якын Көнчыгыш медиаларында да күрсәтелә. Кайбер очракларда бу Русиянең дәүләт сәясәте буларак бәяләнә, диде ул.

🤬5😢2😡2🌚1🤪1
Казанда пилотсыз очкычлар җитештерү үзәген төзүгә дүрт һектарга якын җир бүлеп бирелә
Үзәкне Тэцевски урамында төзү ниятләнә.
▪️2023 елда Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында Русиянең Украинага һөҗүмендә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды.
▪️Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде.
▪️14 гыйнварда иртәсендә Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте, шуның нәтиҗәсендә, газ саклана торган мичкәгә ут капты.
Бу Татарстанга дроннарның җиденче тапкыр һөҗүм итүе булды.
Тулырак👉 монда укыгыз.

🤬5💩3🤮2🌚1😈1