❗️Дональд Трамп, ант китереп, рәсми рәвештә АКШ президенты вазифасына кереште
Трамп — Америка Кушма Штатларының 47нче президенты.
Халыкка мөрәҗәгатен Трамп:"Американың алтын чоры хәзер башлана", дип башлады.
Трампка кадәр үз антын вице-президент Джей Ди Вэнс та китерде. Ул соңгы 70 елда бу вазифага сайланган иң яшь кеше булды, аңа 40 яшь.
Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.

👎4👍1🎉1🤡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
20 гыйнвар Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевкә 88 яшь тула
Берничә ел элек Азатлык Радиосы Шәймиевнең төп казанышларын һәм хаталарын барлаган иде. Тагын бер кат шул видеоны искә төшереп узабыз.
@azatliqradiosi

👎4👍3🔥2
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар - шулар хакында кыскача.
🔸 Бүген иртән Казан, Сембернең һава аланнары ябылып торды. Очкычлар ни кабул ителмәде, ни очып китмәде. Хәзер аэропортлар эшли.
🔸 Кичә АКШ президенты буларак эшли башлаган Доналд Трамп Русияне телгә алып, Украина белән килешү төземичә "Путин Русияне җимерә" дип белдерде. АКШның Ак йорты белдерүенчә, Украина килешергә әзер.
🔸 Смоленскидагы торак йортка дрон эләккән, янгын чыккан. Төбәк җитәкчелеге корбаннар юк дип ышандыра. Дрон эләккән йорт авиазаводка якын.
🔸 Русия гаскәрләре Харьков, Луһанск, Донецк өлкәләрендә бераз алга уза алган, дип яза DeepState проекты.
🔸 2024 елда Русиянең бюджет дефициты 3,49 трлн сумны тәшкил иткән. Бу - иң зур сан. The Moscow Times язуынча, ел азагында планлаштырылмаган 800 млрд сум акча тотылган.
🔸 Русиянең Юстиция министрлыгы чит ил кешеләренең милеген конфискацияләү процедурасын булдырган. Бу - Көнбатышның Русия Үзәк банкының активларын конфискацияләнергә мөмкинлегенә җавап.
🔸 Барнаулда бер егет тоткарланган, аны военкоматка ут төртүдә гаеплиләр.
🔸 Доналд Трамп Капитолиягә һөҗүм итүдә катнашкан 1,5 мең кешене ярлыкаган.
🔸 Башкортстанның Туймазы районында Махачкала - Уфа маршруты белән М5 юлы буйлап барган автобус янып беткән. Автобуста 12 кеше булган, алар чыгып өлгергән, корбаннар юк.
🔸 Татарстанда көндез -12 градуска кадәр суытачак.
Азатлык сезгә имин, уңышлы көн тели. Безнең белән булыгыз, бездә туган телдә оператив хәбәрләр.

👍3
Көн язмасы: "Авыллардан 5 мең кеше читкә барып эшли"
Мамадыш — Украина сугышында Татарстанның иң күп егете үлгән район. Ни өчен монда Украинадан күп мәетләр кайта? Ничек яши бу район?
Мамадыш районы Татарстанның авыл тормышы белән яшәүче районнар арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән алдынгы урыннарда тора. 40 мең кеше яшәгән җирлектә инде 75 егет һәлак ( бу - Азатлык Радиосының статистикасы, ачык чыганаклардан ачыкланган саннар, 👉 моннан карый аласыз). Мәсәлән, күрше Кукмара районында, халык саны 11 меңгә күбрәк булуга карамастан, үлемнәр саны азрак. Ник болай чыга?
Белгечләр Украина сугышында иң күп үлемнәр 2024 елга туры килде дип саный. 2024 ел башында Мамадыш районы башлыгы исә Украина сугышында 22 кеше үлүен әйткән булган. Ул вакытта районнан 300 ир-егет сугышка киткән дигән. 2024 елда вазгыять ничек — рәсми саннар юк. Сугышта иң күп үлемнәр (23 кеше) 35-44 яшь төркеменә карый.
45 яшьтән өлкәнрәкләр һәм 25-34 яшьлекләр арасында 15шәр үлем теркәлгән. Күпме хәрбинең мобилизациягә эләгеп, яки контракт төзеп үлүе турында мәгълүмат яшерелеп килә. Әлегә 75 үлемнең 6сы гына мобилизациягә эләккән егетләр булуын төгәл әйтеп була. Үлемнәрнең зур өлешен контрактчылар алып торуы ихтимал.
Кыскача әйткәндә, Мамадыш районының бүгенге хәле мондыйрак: авылларда эш юк, эшче көчләрнең чиреге читкә китеп эшли, авылларның өчтән бере юкка чыгарга тора, санкцияләр дә, сугыш пропагандасы үз эшен эшли.
Азатлык башка сәбәпләрне дә ачыклады. Алар да тәэсир итми калмый.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
#Татарстан

Азатлык Радиосы
"Авыллардан 5 мең кеше читкә барып эшли". Мамадышта — Татарстанның иң күп егете үлгән районнарның берсендә — ничек көн итәләр?
Районның бүгенге хәле: эшче көчләрнең чиреге читкә китеп эшли, авылларның өчтән бере юкка чыгу алдында тора, санкцияләр һәм сугыш пропагандасы.
👍1
Су анасы өчен 10 мең сум акча таләп итәләр
Исегездәме, Казанда эшләүче "Национальные игрушки" ширкәте Татарстанның "Әкият" курчак театрына дәгъва белдергән иде?
Театрдан әкият каһарманнары исемнәрен кулланган өчен 500 мең сум акча сорадылар. Сәбәбе - татар әкият каһарманнарына "Роспатент"тан патентның алынуы.
"Әкият" түләмибез, мәхкәмәләшәбез диде. "Национальные игрушки" ширкәте башлыгы Искәндәр Әсәнов канунны бозмыйбыз дип аңлатты.
Эш мәхкәмәгә кадәр җиткән. Ул Татарстанның Арбитраж мәхкәмәсенә каралачак дип яза "Татар-информ". "Национальные игрушки" театрдан Су анасы образын кулланганга 10 мең сум күләмдә компенсацияне түләүне сорый.
Моңа кадәр "Национальные игрушки" ширкәте "Казанские подарки" ширкәтен мәхкәмәгә бирде һәм җиңде. Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе Әсәновка 200 мең сумлык компенсация түләү һәм Шүрәле сыннарын юк итү турында хөкем карарын чыгарды.
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова "Национальные игрушки" ширкәте белән бернинди килешүләр булмаячак дигән иде. Юристлар "Әкият" курчак театры хокукларын якларга әзер диелде.
Әмма дәүләт булмаган оешмаларны кем яклар?
Азатлыкка сөйләгән белгечләр аерым мәхкәмәләрдә тарткалашып йөрү файдасыз, матди булмаган милек турында канунга үзгәрешләр кертергә кирәк дип сөйләде.
Бу хакта 👉 монда яздык.

🤬6🤯2👍1
🏗2024 елның икенче ярты елында Татарстанда торак сату 63%-ка төшкән.
Моннан тыш, былтыр ипотекалар 33 процентка кимегән.
Моңа ташламалы ипотека програмы тәмамлануы, процент ставкалары югары булуы сәбәпче.
Шул ук вакытта Татарстанның төзелеш тармагына эшчеләр җитми. Хәзер 13 меңнән артык кадрга кытлык бар. Аларның төп өлешен эшче көчләр тәшкил итә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

👍3❤1
Башкортстанның Кинҗәкәй авылында аракы сатуны тыярга тәкъдим итәләр
"Халык белән авылыбызда исерткеч эчемлекләрне бөтенләй тыярга булдык. Эчә торган ирләр бар. Гаиләләре җәфалана. Кемнәрдер хәтта өйләнми дә. Оят. Мондый хәл булуын теләмибез. Авыл үлә, милләт үлә".
Бу - Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәкәй авылының клуб мөдире Вәлимә Йомаголованың сүзләре. Ул авылда исерткеч эчемлекләрне биш ел сатмаска кирәк дип тәкъдим ясаган.
Рәсми белешмәләргә күрә, Кинҗәкәйдә 276 кеше яши, әмма авылдагылар үзләре йөзләп кенә кеше калуын әйтә.
Бу хакта тулырак укыйсызгыз киләме? 👉 Монда басыгыз.
Теләкләрен тормышка ашырырлармы бу авыл кешеләре? Ничек уйлыйсыз?
Хәмер сатмаучы авылларны беләсезме?
#башкорстан

👍8👏1
Татарстанда кунакханә хуҗалары туристлардан салым җыюга зарлана: "Ябылсак, җиңелрәк булачак"
Татарстанның Чистай районындагы кунакханә хуҗалары шәһәр хакимияте белән очрашкан. Алар туристлардан җыела торган яңа салым эшмәкәрлеккә авырлык китерә дип зарланган.
🔸2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанның кайбер районнарында кунакханәләр һәм отельләрдән турист салымы җыела башлады. Яңа салым кунакханәләрдә, хостелларда һәм башка яшәү урыннарында бер тәүлек яшәү бәясенең 1%-ын тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта салым 100 сумнан да ким булмаска тиеш.
👉Тулырак монда укыгыз.

"Кунакханәдә урын алу (бронь) сервисларына бүлмә бәясеннән 15 процент түлибез, туристлар салымы түләячәкбез. Нәрсә калачак? Ябылсак җиңелрәк булачак!" — ди Чистайның "Кама" кунакханәсе җитәкчесе Рузалия Мөкминова.
"Ноябрьдән майга кадәр керемебез бөтенләй юк. Нигездә җыеп куелган акчаларга яшибез: хезмәт хакы түлибез, коммуналь чыгымнарны, бөтен әйбер кыйбат, чыгымнар күп. Бу 100 сум — безнең кунакханәдәге иң арзанлы бүлмәнең алты проценты дигән сүз. Бу бик күп. Мосафирлар бөтенләй юк, мәсәлән бүген безнең 45 бүлмәнең икесендә генә кеше бар", дигән "Чистополь" кунакханәсенең баш мөдире Гөлкәй Мостафина.
🔸2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанның кайбер районнарында кунакханәләр һәм отельләрдән турист салымы җыела башлады. Яңа салым кунакханәләрдә, хостелларда һәм башка яшәү урыннарында бер тәүлек яшәү бәясенең 1%-ын тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта салым 100 сумнан да ким булмаска тиеш.
👉Тулырак монда укыгыз.
👍3👀2
Төркиядә тау чаңгысы курортында янгында кимендә 66 кеше һәлак булган
Янгын Төркиянең төньяк-көнбатышында урнашкан Карталкая тау чаңгысы курортында 12 катлы кунакханәдә чыккан. Бу хакта эчке эшләр министрлыгына сылтанып Hürriyet басмасы хәбәр итте.
Яраланучылар саны 50дән арткан.
Янгын иртәнге өчләр тирәсендә агач кунакханәнең ашханәсендә башланган. Бу вакытта бинада 237 кеше кунган.
Кимендә ике кеше тәрәздән сикереп үлгән. Кайбер кешеләр бүлмәләреннән җәймәләр белән төшәргә тырышкан.
Янгын сәбәпләре билгеле түгел. Кунахканә тау битендә урнашканлыктан, янгынны сүндерү дә катлаулы булган.
Мәхкәмә һәлакәт урынында матбугат чараларына эшләүне тыйган. Моны тикшерү өчен дәлилләр җыюны тәэмин итү кирәклеге белән аңлаталар.

😭4👍3😱3
Трамп: Путин тынычлыкка ирешергә тырышмавы белән "Русияне җимерә"
Трамп сүзләренчә, сугышта Русиянең бер миллион, Украинаның 700 мең хәрбие һәлак булган.
"Русиянең зур проблемнары булыр дип уйлыйм. Күп кеше бу сугышны бер атнадан бетәчәк дип уйлады. Бу сугышны бетерсә, аның өчен бик яхшы булыр иде, дип уйлыйм", — диде Трамп. Ул бу сүзләрен 20 гыйнварда булган инаугурациядән соң, Овал офиста журналистлар каршында чыгыш ясаганда әйтте.
Трамп Путин белән сөйләшүләргә әзерлек баруын әйтте.
"Путин белән бик яхшы аңлаша идек. Бу килешүне төзергә теләр дип өметләнәм", диде Трамп.
Аның әйтүенчә, Украина президенты Владимир Зеленский да низагка нокта кую өчен сөйләшүләр үткәрү яклы.
Сайлау алды кампаниясе барган чакта Дональд Трамп, президент итеп сайланча, 24 сәгатьтә сугышны бетерергә вәгъдә итте. Сайланганнан соң төгәл вакытларны телгә алмый гына якын арада Русия-Украина низагын җайга салуга ирешәчәген әйтте.
Дональд Трампны АКШ президенты вазифасына рәсми керешүе белән котлап, Владимир Путин сугышны җайга салу мәсьәләсендә Русия Американың яңа хакимияте белән диалогка әзер, диде.
Тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.

🥴2👍1
"Бер кешегә 40-50 мең сум кирәк". Казан туристлар өчен кыйммәтләнгән
Татарстан туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов еллык утырышта әйтүенчә, бүген Казанга өч көнлек туристик юлламасың бәясе уртача 40-50 мең сум тәшкил итә. Гаилә өчен чыгымнар 100 меңнән 200 мең сумга кадәр җитә.
Hotel Advisors мәгълүматынча, былтыр Казанда 3-4 йолдызлы кунахканәдә куну өчен 9 мең сум тирәсе кирәк булган. Бер елда бу бәя 27% арткан. Мәскәү генә кыйммәтрәк.
Бу кышкы каникулларда Мәскәү-Казан поездында купе билеты 10-12 мең сумга җиткән.
Кунакханәләр кыйбат булу сәбәпле, туристлар күбрәк фатирлар һәм апартаментларда кунарга тырыша.
Туристлар көненә уртача 3 мең сум тота.
Татарстанга ешайган дроннар һөҗүме, иминлек саклау сәбәбе белән һава аланнарын ябып тору туризмга никадәр йогынты ясавы турында Иванов бер сүз дә әйтмәде.
Тулырак 👉монда укыгыз.

👍1😁1🥱1
Башкортстанда активист Буранбай Әскәровка ун ай элек WhatsApp-та куйган статусы өчен беркетмә төзегәннәр
Полиция аңа беркетмәне "мәгълүмат ирегеннән явызларча файдаланган" өчен төзегән
"Бу спектакль мин Баймактагы канлы провокацияләр мәсьәләсе белән Мәскәүгә барыр алдыннан булды. Башкалага бу проблемнар белән бармавым әйбәтрәк булачагына ишарә итүләре", дип язган Әскәров социаль челтәрләрдә.
Былтыр яз көне экоактивист Буранбай Әскәров Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан Баймактагы провокаторларга җинаять эше ачуны сораган иде.
"Полиция хезмәткәрләре канун таләпләрен бозып киңкүләм тәртипсезлекләр чыгарды, аларның максаты — бик көчле эшчәнлек алып баруларының рәвешен китерү иде һәм алар кешеләрне ялгыштырды — мегафоннан 17 гыйнварда көндезге сәгать өчтә Алсыновка хөкем карары яңадан каралачак дип әйттеләр һәм халыкка таралышырга юл куймадылар", диде активист.
Тулырак 👉Азатлык Радиосында укыгыз.

❤1
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Кыр батыры булды, Сабантуй батыры булды."
Мамадыш районында Украинадагы сугышка китеп һәлак булган 64-яшьлек Раиф Насыйбуллинны җирләделәр. Ул да — күп кенә башка татарлар кебек — Мәскәү башлаган шушы сугышка үзе теләп киткән булган.
Сүз уңаеннан, Мамадыш районында әлеге сугышта үтерелгән ирләр саны — кимендә 75. Татарстанның авыл районнары арасында бу — иң зур күрсәткеч.
#Татарстан #татарлар
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

👍3👻3🤯2🎉2🤡1🌭1
Сәлам, кадерле укучыларыбыз! 22 гыйнвар, чәршәмбе иртәсендә дөньяда ниләр бар?
🟠 Украинаның Николаев шәһәрендә Русия дроннары һөҗүм иткәннән соң күпкатлы йортлар яна башлаган. Ике кеше яраланган, аларның хәле уртача авырлыкта.
🟠 Русия саклану министрлыгы төнлә сигез украин дронын юк итү турында хәбәр итте. Аларның алтысы Ростов өлкәсендә бәреп төшерелгән, тагын икесе — Курск һәм Воронеж өлкәләрендә. Зыян күрүчеләр юк.
🟠 Русия Украина белән солых турында сөйләшүләрдән баш тартса, АКШ икътисади чикләүләрне көчәйтергә мөмкин, дип белдерде Доналд Трамп. Элегрәк ул Путин белән якын арада очрашырга ниятләвен әйткән иде.
🟠 Төркиядә кунакханәдә чыккан янгында һәлак булучылар саны 76 кешегә җиткән. Төркиядә бүген матәм көне игълан ителгән.
🟠 Радий Хәбиров Русия басып алган Луһански өлкәсендә Башкортстан вәкиллеген ачу турында карар имзалаган. Вәкиллек Красный Луч шәһәрендә урнашачак.
🟠 Башкортстанда төнлә көчле кар бураны булган. Начар һава шартлары аркасында берничә юл ябылган, кайбер юлларда тыгыннар барлыкка килгән.
Көн дәвамында бергә булыйк, Азатлык белән калыгыз, безнең хәбәрләрне башкаларга да сөйләгез!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2
Трамп сугышны туктату сөйләшүләреннән баш тарту очрагында Русиягә яңа чикләүләр белән янады
АКШның яңа дәүләт сәркатибе Марко Рубио Русия-Украина сугышын бетерү — Трамп чорында АКШның "рәсми сәясәте" булачак, дип белдерде. Ак йортның яңа хакимияте бу низагны ике, өч, яки дүрт елдан соң яңадан башланырлык итеп түгел, озакка җитәрлек итеп бетерергә ниятли, ди ул.
Бу хакта күбрәк 👉 монда укыгыз.
#сугыш
— Без [Украина президенты Владимир] Зеленский белән сөйләшәбез, бик тиздән президент Путин белән сөйләшәчәкбез, — дигән Доналд Трамп.
АКШның яңа дәүләт сәркатибе Марко Рубио Русия-Украина сугышын бетерү — Трамп чорында АКШның "рәсми сәясәте" булачак, дип белдерде. Ак йортның яңа хакимияте бу низагны ике, өч, яки дүрт елдан соң яңадан башланырлык итеп түгел, озакка җитәрлек итеп бетерергә ниятли, ди ул.
Бу хакта күбрәк 👉 монда укыгыз.
#сугыш
👍6
❗️Татарстанда соңгы елда 9️⃣ татар мәктәбе ябылган
Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде. "Бөтен ябылган мәктәпләр дә кечкенә авылларда эшли иде, соңгы елларда аларда 10нан да азрак бала укыды, кайбер җирләрдә 3-4 кенә бала", дигән ул.
3 елда ничә татар мәктәбе ябылган һәм хәзер Татарстанда ничә татар мәктәбе калган?
Җавап рәсемдә ☝️һәм 👉 безнең хәбәрдә.
#Татарстан #татар_теле

😭20👎5🤬2
🇲🇳 Русия өчен Монголия — төньяк Евразиядәге демократия тәҗрибәсе
Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов моннан 4 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерә һәм хәтта элек Алтын Урда яулаган далада да демократик дәүләт төзергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килә.
👉 Безнең сайтта укыгыз.
#комментар
"Демократия Бөек Далада да була ала, һәм ул анда очраклы күренеш кенә түгел, тотрыклы да. Төньяк Евразия киңлекләрендә дә заманча, кануный милли дәүләт төзергә бик мөмкин. Путинга ияреп "Без үзгә бер дөнья, башкалардан, бигрәк тә Көнбатыш демократиясеннән аерылып торабыз" дигән ләчтит сатулар — дөреслеккә туры килми".
Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов моннан 4 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерә һәм хәтта элек Алтын Урда яулаган далада да демократик дәүләт төзергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килә.
👉 Безнең сайтта укыгыз.
#комментар
Азатлык Радиосы
Русия өчен Монголия — төньяк Евразиядәге демократия тәҗрибәсе
Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов моннан 4 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерә һәм хәтта элек Алтын Урда яулаган далада да демократик дәүләт төзергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килә.
🤔2💯1
Русия Украинага каршы башлаган сугыш 1064 көн дәвам итә. Әлмәт мәктәпләре һәм балалар бакчаларында һава кисәтүенә әзерлекләр узачак
Балаларны яшеренү урыннарына барырга, һава кисәтүе булганда нишләргә кирәгенә өйрәтәчәкләр.
14 гыйнварда Татарстанга пилотсыз очкычлар зур һөҗүм ясады. Бер ай эчендә бу шундый икенче һөҗүм булды. Шуның нәтиҗәсендә Казанның сыекландырылган газ саклагычындагы газ мичкәсенә ут капты.
Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
Бу хакта 👉 монда укыгыз.
#Татарстан #сугыш

👍1🔥1💔1😭1
Русия рәсмиләре 2024 елда бәясе кыйбатланган тауарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат чыгарган.
Нинди азык-төлеккә бәя нык арткан?
Бәрәңге – 91,9%
Суган – 48,2%
Кәбестә – 44,7%
Сөләйман балыгы уылдыгы – 37,7%
Атланмай – 32,6%
Чөгендер – 32,1%
Кыяр – 28,5%
Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматынча, узган ел карабодайга һәм йомыркага бәя төшкән (6,4% һәм 11,2%). Бу рәсми саннар, алар чын вазгыятьтән аерылырга мөмкин.

😁3🔥2🤣1