Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия Украинага каршы башлаган сугыш 1064 көн дәвам итә. Әлмәт мәктәпләре һәм балалар бакчаларында һава кисәтүенә әзерлекләр узачак

Балаларны яшеренү урыннарына барырга, һава кисәтүе булганда нишләргә кирәгенә өйрәтәчәкләр.

14 гыйнварда Татарстанга пилотсыз очкычлар зур һөҗүм ясады. Бер ай эчендә бу шундый икенче һөҗүм булды. Шуның нәтиҗәсендә Казанның сыекландырылган газ саклагычындагы газ мичкәсенә ут капты.

Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.

Бу хакта 👉 монда укыгыз.

#Татарстан #сугыш
👍1🔥1💔1😭1
Русия рәсмиләре 2024 елда бәясе кыйбатланган тауарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат чыгарган.

Нинди азык-төлеккә бәя нык арткан?

Бәрәңге – 91,9%
Суган – 48,2%
Кәбестә – 44,7%
Сөләйман балыгы уылдыгы – 37,7%
Атланмай – 32,6%
Чөгендер – 32,1%
Кыяр – 28,5%


Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматынча, узган ел карабодайга һәм йомыркага бәя төшкән (6,4% һәм 11,2%). Бу рәсми саннар, алар чын вазгыятьтән аерылырга мөмкин.

@azatliqradiosi
😁3🔥2🤣1
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә республика мөселманнары диния нәзарәтенең дин әһелләре һуманитар ярдәм итү өчен Украинадагы сугышка барган.

Сәмигуллин сугыш барган урында базда төзелгән мәчет ачылышында да катнашкан. "Без сезне Аллаһка ышанып тапшырабыз! Ин шәә Аллаһ, сез явызлыкны җиңәрсез!", дигән мөфти сугышчыларга.

Мәчет мәйданы 18 дүрткел метр, аны "Нургали" дип атаганнар.

Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев Камил Сәмигуллинның Украинаның басып алынган җирләренә килүен шәригать һәм халыкара нормаларга да сыймый дип сөйләгән иде.

— Ул (Камил Сәмигуллин) монда баскын буларак килде. Ни өчен дисезме, чөнки ул хәрбиләр өчен дини лидер — имам-капеллан буларак чыгыш ясый. Аның Украинага килергә һәм баскын сугышчылар белән очрашырга, шулай ук вакытлыча басып алынган Донбасс җирләрендәге аларның төзелешенә бернинди өлеш кертмәгән мәчетләрдә булырга хакы юк.

Оккупантларны якларга килгән һәр дини рухани да Украина өчен оккупант һәм һөҗүм өчен һәдәф булып тора. Мөфтиме, имаммы — мин уйлап тормыйча аңа ут ача алам. Шәригать ягыннан мин хаклы булачакмын, чөнки бу — минем туган җирем, ватаным, минем монда гаиләм яши һәм мин аны сакларга тиеш. Татарстан мөфтиенең монда берние юк — җире дә, ватаны да, беркеме дә. Ул — Кремльнең җинаятьчел боерыгын үтәүче генә, — диде Исмәгыйлев.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮7💩5🔥2🤡1
Чаллыда 20 гыйнвар көнне татар милли хәрәкәте ветераны 73 яшьлек Зиннур Әһлиуллинга карата чираттагы мәхкәмә утырышы узган.

Бәйсез Татарстан хөкүмәте Telegram каналы язуынча, Әһлиуллин утырышның татарча узуын сорап мөрәҗәгать иткән, хөкемдар бу үтенечне канәгатьләндергән.

Ләкин утырышта аудио яздыру һәм видеога төшерү рөхсәт ителмәгән.

Киләсе утырыш 5 февральгә билгеләнгән.

Зиннур Әһлиуллинның нәрсәдә гаепләнүен 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🙏7🤬3👍1👎1🤝1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Апас районының Югары Ындырчы авылында төрмәдә утырып чыккан элекке тоткыннар һәм Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучылар өчен ресоциализация үзәге ачарга җыеналар. Моңа каршы петиция имзалау башланган. — Элеккеге тоткыннар белән бергә талаулар…
Апас районының Югары Ындырчы авылында төрмәдә утырып чыккан элекке тоткыннар һәм Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучылар өчен ресоциализация үзәге ачылмаячак.

21 гыйнварда узган халык җыенында авыл кешеләре хакимиятнең әлеге тәкъдименә каршы чыккан. Бу хакта Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин Telegram каналында язып чыкты.

▪️Узган атнада Апас районының Югары Ындырчы авылында элекке тоткыннар өчен ресоциализация үзәген ачуга каршы петиция оештырылды. Аны бүгенгә 1 225 кеше имзалаган. Үзәкне Ындырчы авылының балалар бакчасын ябып ачмакчы булганнар.

Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6🔥6
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 23нче гыйнвар. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә Русиянең Украинага ясаган һөҗүме аркасында Запорожьеда бер кеше һәлак булган, тагын 16 кеше яраланган.

🔹Лос Анжелес тирәсендә яңа урман янгыны башланып киткән, хәзерге вакытта 20 дүрткел километр җир яна. 50 мең кешегә эвакуацияләнергә кушканнар.

🔹Кичә кич АКШ президенты Доналд Трамп Сөгуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәд ибн Сәлман әл Сәуди белән телефоннан сөйләшкән. Шаһзадә киләсе дүрт елда Сөгуд Гарәбстаны АКШ белән сәүдәне 600 млрд долларга арттырырга вәгъдә биргән. АКШка кертеләсе инвестицияләр, бәлки, аннан да зуррак булачак, диелә.

🔹Сентябрьдә Казанга П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры гастрольләргә килергә җыена.

🔹АКШ блогеры Лекс Фридман Русиягә килеп президент Владимир Путин белән интервью эшләргә җыена. Узган елны Русия президенты белән интервьюны АКШ журналисты Такер Карлсон да эшләгән иде, ул Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Путин белән сөйләшә алган иң беренче Көнбатыш журналисты булды.

🔹Валюталар курсы: $ = 98.28 сум; € = 103.24 сум; ¥ = 13.54 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
👍2
Русия Федерациясе иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын кертте.

Куәт оешмасы аларны "террорчы" дип танылган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр дип саный.

Бу исемлеккә "Азат Идел-Урал", "Татполит", "(Сөргендәге) бәйсез Татарстан хөкүмәте", Татар иҗтимагый үзәге, "Иттифак" татар бәйсезлеге фиркасе, "Яңарыш Татар Халык Партиясе" һәм "Азатлык/Свобода" берләшмәсе кергән.

2024 елның 22 ноябрендә Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"н террорчы оешма дип таныды. Ул вакытта әлеге оешманың 172 бүлекчәсе террорчылар исемлегенә кертелүе хәбәр ителде. Алар арасында татар яки башкортка бәйле төркемнәр булуы турында куәт оешмалары хәбәр итмәгән иде. Исемлек 2025 ел башында гына чыгарылды.

Азатлык Радиосы әлеге исемлектә булган оешмаларны тикшерде. Язманы 👉 монда укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
🤬8🔥1
Русия мәктәпләрендә җыр дәресләрендә балаларга Shaman белән Олег Газманов җырларын өйрәтмәкчеләр.

Февраль уртасына патриотик җырлар җыентыгының беренчел варианты төзеләчәк, соңрак аны һөнәри белгечләргә фикер алышуга тапшырачаклар. Җәйгә кадәр фикер алышулар төгәлләнәчәк, ә 1 сентябрьдән балалар мәктәпләрдә патриотик җырлар өйрәнә башлар дип көтелә, шул исәптән Олег Газманов белән Шаман иҗатын да.

Русия укучылары өчен җырлар сайлаучы белгечләр шурасына кемнәр керүен Baza Telegram-каналы чыгарды. Анда Башкортстанның Владимир Путинга лояль опера җырчысы Илдар Абдразаков та кергән.  Илдар Абдразаковның Путин режимын һәм сугышны яклавы күп кенә халыкара мәдәни институтлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Дөньяның мәртәбәле театрлары аның белән элемтәләрне өзә башлады. Абдразаковны былтыр декабрьдә аннексияләнгән Акъяр (Севастополь) дәүләт опера һәм балет театрына җитәкче итеп билгеләгәннәр иде.

Исегезгә төшерәбез: моннан ике ел элек Казан мәктәбендә балаларны Shamanның "Я — русский" җырын тыңлаганда кулларын чөяргә мәҗбүр иткәннәр иде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮13😱4💩3
Лос Анжелес янында яңа янгын башланган, 30 мең кешене эвакуациялиләр.

Яңа янгын Кастаик күле янында чыккан: аны күлдән су алып, боралаклар ярдәмендә һавадан сүндерергә тырышалар. Төбәктә элеккечә коры, җилле һава торышы саклана, ул янгын белән көрәшүне кыенлаштыра.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😢3👍2🔥2💔1
Соңгы бер елда Татарстанның дәүләт бурычы 10,8%ка кимегән, ә менә Башкортстанныкы — 14,6%ка арткан.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
Татарстан эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов чит илдәге татар милли хәрәкәте активистларына җинаять эше ачылуы һәм аларның экстремистик оешмада торулары турында белдерде.

Бу хакта ул бүген министрлыкның еллык киңәшмәсендә әйтте. Утырышта катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов экстремизмга каршы көрәшне көчәйтергә чакырды.

"Бөтентатар иҗтимагый үзәге" экстремистик оешмасы лидерлары Зәкиев һәм Кашапов, тыелган һәм сепаратистик оешма "Яңарыш Татар Халык Партиясе"нә нигез салучы Хәбиев җинаять җаваплылыгына тартылды"

диде ул.

Миңнеханов протест белдерүчеләргә һәм экстремистларга карата эшне көчәйтергә чакырды.

"Махсус хәрби операциягә [Русия хакимияте Украинага каршы сугышны шулай дип атый] каршы булучы төрле протест төркемнәренең активлашуына юл куймаска кирәк. Шулай ук җәмгыятьне бүлү һәм какшату омтылышларын оператив рәвештә туктату мөһим"

диде ул.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
💩8🥴4👍1
Татарстанда контракт белән сугышка китүчеләргә түләүне ел башыннан бирле инде икенче тапкыр арттырганнар.

Шул ук вакытта Украинадагы сугышта Татарстаннан үлгән ир-егетләрнең саны да арта. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан республикадан сугышка киткән кимендә 3883 ирнең һәлак булуын ачыклады.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩3🤬2🌭2🤮1
Сугыш дәвам итә, милли республикалардан үлүчеләр саны арта бара...

Бүгенгә Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 3883 кешенең, Башкортстаннан кимендә 4302 кешенең үлү мәгълүматын таба алдык.

🔵Бу – ачык чыганаклардан җыелган исемнәр, чынлыкта үлүчеләрнең саны күпкә күбрәк булырга мөмкин. Хакимият югалтуларның чын санын яшерә.

Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).


#сугышта_үлүчеләр #Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬6👍1🤡1🌭1
Былтыр Татарстанда татарча белем һәм тәрбия бирүче тугыз мәктәпне япканнар.

2022 елда республикада 610 татар мәктәбе булса, 2023 елда — 600, ә 2024 елда — 591 татар мәктәбе калган.

@azatliqradiosi
🤬6👏1😨1
Reuters: Путинны Русия икътисадының хәле торган саен ныграк борчуга сала

Ике чыганак әйтүенчә, Русия элитасының бер өлеше сугышны сөйләшүләр ярдәмендә төгәлләүне хуплый башлаган.

Көнбатыш берничә тапкыр чикләүләр кертүгә карамастан нефть, газ һәм башка файдалы казылмалар экспорты белән тәэмин ителүче Русия икътисады соңгы ике елда үсештә булды, дип яза бу нисбәттән Reuters. Әмма соңгы берничә айда ил эчендәге икътисади активлык киеренке хәлгә килә бара. Моңа эшче көчләр җитмәве дә, инфляция белән көрәшү өчен төп процентның югары итеп билгеләнүе дә сәбәпче. Инфляция, үз чиратында, сугыш чыгымнары зур булганга күрә тиз үсә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👏1🤔1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Русия мәктәпләрендә җыр дәресләрендә балаларга Shaman белән Олег Газманов җырларын өйрәтмәкчеләр.

Февраль уртасына патриотик җырлар җыентыгының беренчел варианты төзеләчәк, соңрак аны һөнәри белгечләргә фикер алышуга тапшырачаклар. Җәйгә кадәр фикер алышулар төгәлләнәчәк, ә 1 сентябрьдән балалар мәктәпләрдә патриотик җырлар өйрәнә башлар дип көтелә, шул исәптән Олег Газманов белән Шаман иҗатын да.

Исегезгә төшерәбез: моннан ике ел элек Казан мәктәбендә балаларны Shamanның "Я — русский" җырын тыңлаганда кулларын чөяргә мәҗбүр иткәннәр иде. 2023 елда чыккан видеоны яңадан карап, искә төшереп китик.

#Татарстан

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
🤮13💩4🤬3
❗️Бүген Татарстанда янә дрон һөҗүме куркынычы гамәлдә.

Казан һәм Түбән Кама халыкара һава аланнары эшләрен вакытлыча туктатып торган: очкычлар кабул да ителми, Татарстаннан очып та китә алмый.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🎉3🔥2