Былтыр Татарстанда татарча белем һәм тәрбия бирүче тугыз мәктәпне япканнар.
2022 елда республикада 610 татар мәктәбе булса, 2023 елда — 600, ә 2024 елда — 591 татар мәктәбе калган.
@azatliqradiosi

🤬6👏1😨1
Reuters: Путинны Русия икътисадының хәле торган саен ныграк борчуга сала
Ике чыганак әйтүенчә, Русия элитасының бер өлеше сугышны сөйләшүләр ярдәмендә төгәлләүне хуплый башлаган.
Көнбатыш берничә тапкыр чикләүләр кертүгә карамастан нефть, газ һәм башка файдалы казылмалар экспорты белән тәэмин ителүче Русия икътисады соңгы ике елда үсештә булды, дип яза бу нисбәттән Reuters. Әмма соңгы берничә айда ил эчендәге икътисади активлык киеренке хәлгә килә бара. Моңа эшче көчләр җитмәве дә, инфляция белән көрәшү өчен төп процентның югары итеп билгеләнүе дә сәбәпче. Инфляция, үз чиратында, сугыш чыгымнары зур булганга күрә тиз үсә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
Reuters: Путинны Русия икътисадының хәле торган саен ныграк борчуга сала
Агентлык язмасында әйтелгәнчә, соңгы берничә айда ил эчендәге икътисади активлык киеренке хәлгә килә бара. Моңа эшче көчләр җитмәве дә, инфляция белән көрәшү өчен төп процентның югары итеп билгеләнүе дә сәбәпче.
👏1🤔1
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Русия мәктәпләрендә җыр дәресләрендә балаларга Shaman белән Олег Газманов җырларын өйрәтмәкчеләр.
Февраль уртасына патриотик җырлар җыентыгының беренчел варианты төзеләчәк, соңрак аны һөнәри белгечләргә фикер алышуга тапшырачаклар. Җәйгә кадәр фикер алышулар төгәлләнәчәк, ә 1 сентябрьдән балалар мәктәпләрдә патриотик җырлар өйрәнә башлар дип көтелә, шул исәптән Олег Газманов белән Шаман иҗатын да.
Исегезгә төшерәбез: моннан ике ел элек Казан мәктәбендә балаларны Shamanның "Я — русский" җырын тыңлаганда кулларын чөяргә мәҗбүр иткәннәр иде. 2023 елда чыккан видеоны яңадан карап, искә төшереп китик.
#Татарстан
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

🤮13💩4🤬3
❗️Бүген Татарстанда янә дрон һөҗүме куркынычы гамәлдә.
Казан һәм Түбән Кама халыкара һава аланнары эшләрен вакытлыча туктатып торган: очкычлар кабул да ителми, Татарстаннан очып та китә алмый.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Казан һәм Түбән Кама халыкара һава аланнары эшләрен вакытлыча туктатып торган: очкычлар кабул да ителми, Татарстаннан очып та китә алмый.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🎉3🔥2
Бүген төнлә Русия шәһәрләренә дроннар һөҗүме булган дип белдерә Русия ягы.
Саклану министрлыгы барлыгы 121 дрон бәреп төшерелгән ди. Рязань өлкәсенә булган һөҗүм аркасында нефть ширкәтендә янгын башланган. Сарытау өлкәсендәге Энгельс нефть эшкәртү оешмасына да һөҗүм итмәкче булганнар.
Төнлә Брянски өлкәсендә — 37 дрон, Рязань өлкәсендә — 20, Курски һәм Сарытау өлкәләрендә — 20шәр, Ростов өлкәсендә 7 дрон бәреп төшерелгән диелә.
Шулай ук, Мәскәү һәм Белгород өлкәләрендә — 6шар, Воронеж өлкәсендә — 3, Тула, Орёл һәм Липецки өлкәләрендә 2шәр дрон юк ителгән диелә.
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Дөньяның күпчелек илләре Мәскәүнең бу адымын хөкем итеп чыкты. Шуннан соң Украина да Русия территориясенә дроннар белән һөҗүмнәр оештыра башлады. Бүген — әлеге сугышның 1066нчы көне.

🔥3🎉2👻1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Бүген Татарстанда янә дрон һөҗүме куркынычы гамәлдә. Казан һәм Түбән Кама халыкара һава аланнары эшләрен вакытлыча туктатып торган: очкычлар кабул да ителми, Татарстаннан очып та китә алмый. #Татарстан @azatliqradiosi
❗️Уфадагы халыкара һава аланы да вакытлыча ябылып торырга мәҗбүр булган.
Башкортстанда да хәзерге вакытта дроннар һөҗүме куркынычы гамәлдә. Уфа аэропорты сәгать 13:00кә кадәр эшләмәячәк, диелә.
#Башкортстан

👏2
Ә Русия гаскәре дроннар белән Украинаның Киев өлкәсендәге торак йортларга һөҗүм иткән, нәтиҗәдә 2 кеше һәлак булган дип белдерә Украина ягы.
Бер кеше шәхси йортта һәлак булган, икенчесе 10-катлы торак йортка булган һөҗүм аркасында үтерелгән, диелә.
Фото: kyivoda/Telegram

🙏2❤1
Башкортстанның Хәйбулла районы Байгускар авылында яшәүче 59 яшьлек Өметбай Дәүләтбирдинны куәт оешмалары вәкилләре 2024 елның 5 февралендә, Зилаер районында яшәүче апасының өендә тоткарлый.
Улы әйтүенчә, Өметбай Дәүләтбирдинны куәт оешмалары хезмәткәрләре ике көн буе эзләгән, "аның туганнарына һәм танышларына килгәннәр, тентүләр үткәргәннәр". Улы әтисенең туберкулез белән авыруын да әйткән.
Шуңа карамастан 6 февральдә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе хөкемдары Андрей Лебедев Дәүләтбирдинны тикшерү изоляторына җибәрә.
ди Өметбайны белүчеләр.
Азатлык Радиосы Баймак эше нигезендә хөкем ителүче кешеләр турында язуын дәвам итә. Бүгенге язманы 👉 монда укыгыз.

"Аны иректә дүрт баласы һәм хатыны көтә, Өметбайдан башка гына хатыны хуҗалыкны алып бара алмаячак"
ди Өметбайны белүчеләр.
Азатлык Радиосы Баймак эше нигезендә хөкем ителүче кешеләр турында язуын дәвам итә. Бүгенге язманы 👉 монда укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢7🤬4👍3❤1
Узган ел Башкортстанда хәмердән агуланып 150 кеше үлгән.
Иң күп үлемнәр Уфада теркәлгән: 40 кеше хәмер белән агуланып үлгән. Стәрлетамакта — 11, Нефтекамада — биш, Туймазыда — биш, Мәләүездә — дүрт кеше.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Иң күп үлемнәр Уфада теркәлгән: 40 кеше хәмер белән агуланып үлгән. Стәрлетамакта — 11, Нефтекамада — биш, Туймазыда — биш, Мәләүездә — дүрт кеше.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤔2🍾2😁1🤯1🎉1
Трамп президент Кеннедины үтерү белән бәйле документларны фаш итәргә кушты.
Бу хактагы карарын ул кичә имзалаган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хактагы карарын ул кичә имзалаган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🔥5👍2
Тикшерү комитеты җитәкчесе Раил Садриев турында: “Ул җәзадан кача алмаячак”.
Куәт оешмасы резонанс тудырган эшләргә аерым тукталды.
Бүген Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе башлыгы Валерий Липский еллык киңәшмәдә кулга алынган җитәкчеләр турында хисап тотты. Аның сүзләренчә, 2024 елда республикада ришвәтчелеккә бәйле 890 җинаять ачыкланган. Бу — 2023 елдан 8%ка күбрәк.
Ул резонанс тудырган эшләргә аерым тукталды. Аерым алганда, Татарстанның элекке мәгариф министры Энгель Фәттахов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны "күп миллионлы ришвәт алуда" гаепләде.
Буа драма театрының җитәкчесе Раил Садриев турында ул "системлы рәвештә акча үзләштерде" һәм "җәзадан кача алмаячак" диде.

🤬10👍2💩2😈2
Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 90 меңнән артык хәрбие һәлак булуын ачыклаган.
Иң күп үлүчеләр — ихтыярилар. Сугышта Русиянең 21 мең ихтыярие һәлак булган.
Башкортстан югалтулар ягыннан — Русия республикалары һәм төбәкләре арасында беренче урында.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан #Татарстан

👍1👏1😭1
Дроннар Уфаның нефть-газ ширкәтенә һөҗүм итмәкче булган
Бүген, 24 гыйнварда Уфаның Черниковка районында урнашкан сәнәгать зонасындагы нефть-газ ширкәтенә пилотсыз очкычлар һөҗүм итмәкче булган. Бу хакта РБК басмасына ашыгыч хезмәтләрдәге чыганаклары хәбәр иткән. Моңа рәсми аңлатма булмады.
Бүген Уфада ике мәртәбә һава аланын ябып тордылар. Башта Башкортстан вакыты белән иртәнге тугыздан 12:30 сәгатькә кадәр. Соңрак төштән соң икеләрдән башлап бишкә кадәр.
▪️Былтыр 9 майда "Газпром нефтехим Салават" оешмасына дрон һөҗүм итте. Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән, җәрәхәтләнүчеләр булмады диделәр.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍5🔥2
Люксембургның депутатлар пулаты Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуны хөкем итте
Люксембургның депутатлар пулаты Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуны хөкем итүче резолюция кабул итте.
Резолюциядә тарихи золымнар, аерым алганда 1944 елда булган сөргенлек, шулай ук хәзерге заманда барган кысрыклаулар, мәсәлән Мәҗлесне тыю, кырымтатар теле һәм мәдәниятен куллануны чикләү, киңкүләм кулга алулар һәм тентүләр яктыртылган.
Документ бу хокук бозуларны Русиянең кырымтатарларның тарихи һәм мәдәни үзбилгеләнүен юк итүдә системлы тырышлыкларының бер өлеше дип таный. Люксембург гаделлеккә һәм әлеге җинаятьләр өчен гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга чакыра.

👍7❤4
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Аякларым яралы. Күтем, аркам кыйпылчыклар белән тулган."
Русия гаскәренең 55115нче хәрби бүлек солдатлары видеомөрәҗәгать яздырган. Алар хәрби җитәкчелек сугышка яңа алынган ирләрне туры үлемгә җибәрә дип зарлана.
Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре Мәскәүнең бу адымын хөкем итеп чыкты.
Журналистлар ачыклаганча, өч елга якын дәвам иткән шушы сугышта Русия ягыннан 90 меңләп ир-ат һәлак булган. Иң күп үлүчеләр — ихтыярилар.
Башкортстан югалтулар ягыннан — Русия республикалары вә төбәкләре арасында беренче урында (кимендә 4302 үлем). Татарстан да калышмый — иң алдынгы урыннарның берсендә тора (кимендә 3883 үлем).

👍6🤬3😢3😈1😭1
Башкортстаннан 30 яшь укытучы Кыргызстан балаларын урыс телендә укытырга китә
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының югары курс студентлары Кыргызстанга балалар укытырга китә. Алар анда урыс телендә төрле предметлар укытачак. Бу эш «Русия укытучысы чит илдә» дигән проект кысаларында башкарыла, дип яза «Башинформ».
Яшь укытучыларның Кыргызстандагы эше педагогия практикасы булып саналачак, ә укуларын онлайн дәвам итәчәкләр.
Моңа кадәр Уфадан 12 укытучы киткән иде.
«Русия укытучысы чит илдә» проекты 28 дәүләттә эшли, чит илләрдә Русиядән 639 укытучы барлыгы 155 мең баланы укыта.
Укытучыларны җыю төрле уку йортлары сайтларында бара. Атнасына 36 сәгать укыту мөмкинлеге бирелә. Хезмәт хакы аена 105 мең сумнан башлана диелә.
Укытучыларны бөтен Русиядән, шул исәптән милли республикалардан да җыялар.
Русия хакимияте урыс телен пропагандалау белән соңгы елларда аеруча нык шөгыльләнә. Әлеге сәясәт ил эчендәге халыкларга да зур йогынты ясый.

🤮9👍2🤯1😡1