Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кичә Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) янындагы Ломоносов һәйкәленә сәяси тоткыннар Азат Мифтахов һәм Дмитрий Иванов исемнәрен язылган плакат элеп куйганнар.

Аны элүче активист «Вектор-медиа»га сөйләвенчә, бу МДУның 270 еллыгы уңаеннан эшләнгән. Мифтахов та, Иванов та әлеге уку йортында белем алды.

Тумышы белән Татарстаннан булган математик Азат Мифтахов инде икенче тапкыр төрмәдә утыра. Бу хакта Азатлык Радиосы тулырак 👉монда язды.

Дмитрий Иванов «Протестный МГУ» каналы авторы. Диплом яклау алдыннан тоткарланып, "армия турындагы фейклар" өчен 8,5 елга хөкем ителде.

📷«Вектор-медиа»

@azatliqradiosi
🔥6👍1
Татарстанда җылылык челтәрен яңартуга финанслар ике тапкырга күбрәк бүлеп бирелсә дә, алыштырылган челтәрләрнең күләме һаман да 2021 елгы күрсәткечләргә җитмәгән.

Ә 2022 һәм 2023 елларда җылылык торбаларын алыштыру 25%-ка ук төшкән булган.

— Төп сәбәбе — төзелеш материалларына бәянең кисәк артуы. Акчалар бүленгән иде, әмма бетон һәм тимер шул кадәр үсте, шуңа да безгә челтәрнең 2,6% өлешен генә (нормада ул 4% булырга тиеш) алыштырга туры килде, — ди "Татэнерго" оешмасы башлыгы Рәүзил Хаҗиев.


Татарстанда җылылык челтәренең таушалган 65%-ын 45%-ка азайтыр өчен ул 46,7 млрд сум кирәк диде һәм федераль үзәктән ярдәм итүне сорады.

▪️Шул ук вакытта Татарстан Мәскәүгә елына 1 трлн сумнан артык салым күчерә.

Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍3👏1💯1
Бүген Беларуста президент сайлавы үтә.

Сайлау кәгазьләрендә инде җиденче тапкыр рәттән сайланучы хәзерге президент Александр Лукашенка, Либераль-демократик фирка рәисе Сергей Гайдукевич, Коммунистлар фиркасе беренче сәркатибе Сергей Сыранков, Хезмәт һәм гаделлек республика партиясе башлыгы Александр Хижняк һәм элекке депутат, эшмәкәр Анна Канопацкая исемнәре бар. Соңгысы үзен бердәнбер "оппозицион намзәт" дип атый. Әмма бәйсез күзәтүчеләр башкалар кебек үк ул да "курчак намзәт" дип саный.

2020 елда президент сайлавы нәтиҗәләре хәрәмләшүләреннән соң башланган протестлар һәм анда катнашучыларга карата кулланылган репрессияләрдән соң Европа парлементы Беларустагы сайлауны танымый.

Илдән киткән беларуслар Европада митинглар, йөрешләр уздыра.

▪️70 яшьлек Александр Лукашенка ил белән 1994 елдан бирле идарә итә.

@azatliqradiosi
❤1🤮1
Моннан ике ел элек, 2023 елның 26 гыйнварында Дәүләт шурасы депутатлары Татарстан Конституциясенә шактый мөһим үзгәрешләр кертте.

Конституциядән "суверенитет" сүзе юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә үзгәртелде.

Депутатлар республиканың төп кануныннан дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын үз куллары белән алып атты.

Кайбер иң мөһим үзгәрешләрне ул вакытта аерым санап чыккан идек. Исегезгә төшереп узабыз.

@azatliqradiosi
😢8🤬7👏1
Атна вакыйгалары фотоларда

Күбрәк фотолар 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
😭1
Бүген, Беларус президентын сайлау көнендә беларус оппозициясе күп кенә илләрдә президент Александр Лукашенка режимына каршы чаралар уздыра.

Варшауда узган йөрештә татар активисты Нәфис Кашапов та катнашкан. Ул беларусларга теләктәшлек белдереп чыккан.

▪️Фотода Нәфис Кашапов Беларусның оппозиция лидеры Светлана Тихановская һәм Беларус оппозициясе лидерларыннан берсе Павел Латушко белән.

📷Бәйсез Татарстан хөкүмәте телеграм каналы.

@azatliqradiosi
❤12👍5🔥2🤮1
Хәерле иртә, дуслар! Яңа атна, яңа көнне башлыйбыз. Ниләр бар, ниләр юк - шулар хакында кыскача.

🔸 Беларусиядә Александр Лукашенка президент сайлауларында 86,82% тавыш белән җиңгән - Беларусиянең үзәк сайлау комитеты. Лукашенка җиденче тапкыр сайланды, ул хакимият белән 30 елдан артык идарә итә, аңа 70 яшь.

🔸 Русиянең биш төбәгендә 32 дрон бәреп төшерелгән - Русиянең саклану министрлыгы.

🔸 Украинаның Днепр шәһәрендә Русиянең дроны күпкатлы йортка эләккән, зарар күрүчеләр юк дип хәбәр итә Украина хакимиятләре.

🔸 Швеция прокуратурасы Балтыйк диңгезендә кабельне өзү диверсиясен тикшерә башлаган. Бу хәлгә бәйле көймә тоткарланган. Кемнең көймәсе ул - әйтелми. Кабель Швеция белән Латвияне тоташтырган.

🔸 Рэп җырчы Моргенштерн Русиядә эзләүгә игълан ителгән. Русия хакимияте фикеренчә, ул ят агент буларак канун бозган, шул сәбәпле аңа ике ел төрмә яный. Артистның адвокаты Моргенштерн чирли, тикшерүчеләр моны яхшы белә, ди.

🔸 Колумбия АКШтан депортацияләнгән кешеләр утырган хәрби очкычны кабул итмичә торган. Әмма АКШ Колумбиягә карата чикләүләр кертәбез дип куркыткан. Доналд Трамп Колумбиядән китерелгән тауарларга 25% пошлина кертеләчәк дип белдерде. Рәсми Богота АКШка рөхсәтсез кергән Колумбия кешеләрен кире кабул итәргә килеште.

🔸 Бүген Казанда Уфаның "Салават Юлаев" хоккей такымы Казанның "Ак барс" такымы белән уянаячак. Бу КХЛ уеннары кысаларындагы көрәш булачак.

🔸 Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы халык медицинасы белән дәвалаучыларны бер рәсми реестрга җыйган. Биредә үләннәр бәлән дәвалаучы, буыннарны утыртучы, йогатерапия белән шөгыльләнүче бар. Әлегә җиде белгеч. Болар - халык медицинасы белән шөгыльләнә ала дигән рөхсәт алучылар.

Менә шундый хәбәрләр. Атнагыз уңышлы булсын!

@azatliqradiosi
❤3👍1
Көн язмасы. Дроннар һөҗүме йогынтысы: Татарстанда туризм һәм авиаширкәтләр зыянны саный

Соңгы вакытта Татарстанда булган дроннар һөҗүме икътисадның аерым тармакларына йогынты ясый башлады. Беренче итеп зыянны авиа һәм туризм өлкәсендә эшләүчеләр тоя. Республикага рейс ясаучы авиаширкәтләрнең чыгымнары арткан, шул сәбәпле билет бәяләре үсүе ихтимал, ә Казанга килергә теләгән туристлар арасында кунакханәләрдә броньны бетерүчеләр ешайган. Бер яктан, Казанга бару кешеләрдә шом тудыра башлаган, икенче яктан, бу туристларны үз кесәсен кайгыртырга мәҗбүр итә. Дроннар һөҗүменнән соң Казан кыйммәтләнә һәм анда йөрү имин түгел.

 3-5 гыйнвар көннәрендә Казан кунакханәләренең уртача 88%-ка тулган. 6-8 гыйнварда исә кунакларының яртысын югалтканнар. Бу көннәрдә отельләр 48%-ка

"Дөресен әйткәндә, өметләр акланмады. Кызганычка, Яңа ел алдыннан булган вакыйгалар (дрон һөҗүмнәре) аркасында шактый күп броньнар кире алынды". Бу - Казан һәм Татарстан отельләре берләшмәсе президенты, "Островский" отеленең мөдире Инга Гадзаованың сүзләре.

Казан туристлар өчен кыйммәтле шәһәргә әверелә. Очкычта очу куркыныч булган вакытта поезд билетлары кыйммәтләнгән. Бу кышкы каникулларда Мәскәү-Казан поездында купе билеты 10-12 мең сумга  төшкән.

Былтыр Казанда 3-4 йолдызлы кунахканәдә куну өчен 9 меңгә якын сум кирәк (8746 сум) булган. Аның хакы бер елда 27%-ка үскән. Казаннан бары Мәскәү генә кыйммәтрәк шәһәр. Җәйге вакытта Сочи һәм Калининградта бәяләр зуррак була.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

@azatliqradiosi
👏5🎉1
Башкортстан экоактивисты Буранбай Әскәров Русия тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкинга ике мөрәҗәгать язган

Әскәров Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны тикшерергә сорый. Ул Навальныйның Уфадагы штабы 2021 елда тикшеренү уздыруын хәтерләтә. Хәбировның беренче хатыны Лариса Лукьянованың, хәзерге тормыш иптәше Каринэ Хәбированың һәм кызы Ританың Мәскәүдә барлыгы 330лап млн сумлык фатиры булуы әйтелә. Шул ук вакытта ул елны Хәбиров гаиләсенең рәсми керемнәре алты миллионлап сум булган.

"Шундый кыска вакыт эчендә чын керемнәрдән бу кадәр акчаны ничек җыеп өлгерергә мөмкин?" — дип сорый Бастрыкинга мөрәҗәгатендә Буранбай Әскәров.

Ул Хәбировның якыннарында чынлап та бу фатирларның булуы ачыкланса, канунда каралганча эш итүне сорый.

Шулай ук экоактивист 2019 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм "Урал тау-металлургия ширкәте" баш мөдире Андрей Козицын белән очрашуда Сибай шәһәренә 200 млн сум вәгъдә ителгән иде дип хәтерләтә. Ул акча кайда ди ул.

Кем ул Буранбай Әскәров һәм тагын нинди дәгъвәләре бар?

👉 Монда басыгыз.

#башкорстан

@azatliqradiosi
👍10🤡1
Дүрт елда Башкортстанда антидепрессантлар сатуның күләме 2,6 тапкырга арткан

Башкортстанда 2024 елда 265 млн сумлык антидепрессант сатылган. Бу 2020 ел белән чагыштырганда 2,6 тапкырга күбрәк, ул вакытта 103 млн сумлык сатылган булган.

Былтыр Башкортстанда мондый даруларның бер кабы уртача 609 сум тирәсе торган. 2023 ел белән чагыштырганда бу 12 процентка кыйбатрак. 2020 ел белән чагшытырганда исә 31,6 процентка.

Бу хакта тулырак 👉 монда бар.

#башкорстан

@azatliqradiosi
🎃3🎉2
Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков һөнәри һәм югары уку йортларына "дөрес булмаган" яшьләрне укырга алуны тыярга тәкъдим итә.

Бу — хәрбиләргә каршы җинаятьләр кылган һәм "махсус хәрби операцияне" (Русия хакимиятләре Украинага һөҗүмне шулай дип атый - ред.) "дөрес бәяләмәүче" балаларга кагыла. Бу хакта ул өлкә хөкүмәте киңәшмәсендә әйткән.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🖕3😈1
Татарстан Диния нәзарәте Украина сугышында катнашучы Русия хәрбиләренә күчмә мәчет алу өчен акча җыю турында игълан итте.

— Күчмә мәчет юлсыз маршрутларга җайлаштырылган УАЗ автомобилендә җиһазландырылачак дип ниятләнә. Автомобиль салонында намаз уку һәм рухи әңгәмәләр өчен уңайлы шартлар тудырылачак: идәннәргә келәм җәеләчәк, михраб куелачак, кечкенә генә китапханә булдырылачак, — диелә хәбәрдә.
Мөфтият акча биргән кешеләр "әҗер-савапка ирешәчәк" дип тә өстәгән.


▪️Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин соңгы вакытта зур делегация белән Русия баскынлыгындагы Украина җирләренә сәфәрен ешайтты.

▪️Былтыр ул Украинадагы сугышта катнашучы русиялеләр "шәһит була" диде. Ислам белгече, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу Русия хәрбиләре өчен бу сугыш — җинаять кылу дип җавап бирде.

▪️Сугыш башланганнан бирле Украина ягында мөселманнар кулына корал алып үз ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды.

@azatliqradiosi
🤮10🖕2❤1👍1😈1
Башкортстан прокуратурасы республиканың Югары мәхкәмәсенә башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның урыс телендә язылган "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабын "экстремистик материал" дип тануны сорап мөрәҗәгать иткән.

Башкортстан прокуратурасының административ дәгъва гаризасы (Азатлык радиосында аның күчерелмәсе бар) Югары мәхкәмәгә узган атнада җибәрелгән. Документта прокуратура китап текстына ясалган лингвистик тикшеренүгә сылтана. Бу тикшеренүне узган елның ноябрендә Уфа фән һәм технология университетының халыкара һәм интеграцион хокук кафедрасы доценты Розалия Йосыпова уздырган.

Тикшеренүдә әйтелгәнчә, Габбасов китабында "милләт ягыннан (башкортлар — үзебезнекеләр һәм урыслар — читләр); дини яктан (мөселманнар — үзебезнекеләр һәм мөселман булмаучылар — читләр); социаль яктан (башкорт халкы — үзебезнекеләр һәм Русия дәүләт хакимияте — читләр) дошманлык яки нәфрәт уяту билгеләре табылган.

Шулай ук Йосыпова китапта "Русия дәүләт хакимияте оешмаларын тискәре бәяләү билгеләре бар" дип тапкан.

"Автор Башкортстанда яшәүчеләрне Русия Федерациясеннән чыгарга, сәяси бәйсезлек алырга турыдан-туры чакыра", дип, прокуратура тикшеренүдән өземтә китерә

▪️Руслан Габбасовның "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабы 2024 елның гыйнварында чыкты.

@azatliqradiosi
😢3🤡2👍1🤬1
Русия аннексияләгән Кырымда "Кырым мөселманнары эше" нигезендә 117 кеше эзәрлекләнә, аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаеплиләр.

Бу оешма Русиядә тыелган, әмма күпчелек башка илләрдә рөхсәт ителгән. Әлеге белешмәләрне бүген, 27 гыйнварда Кырымтатар ресурс үзәге китерде.

Оешма белешмәләренә күрә, 117 кешенең 114е — кырымтатар. 82сен Русия төрмәләренә һәм колонияләренә япканнар, 28е — тикшерү изоляторында тотыла, икесе йорт сагында утыра, бишесен азат иткәннәр.

"Бу җинаять эшләрендә гаепләүләр "яшерен шаһитләргә" һәм Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белән хезмәттәшлек итүче "белгечләрнең" нәтиҗәләренә генә нигезләнә. Бердәнбер "дәлил" — тентү вакытында табылган тыелган әдәбият, ФСБ белешмәләре һәм хөкем ителүчеләрнең имештер дини һәм сәяси мәсьәләләр турында бәхәсләшкәне яздырылган аудиолар", дип җиткерә Кырымтатар ресурс үзәге.

Оешма Русиянең мондый сәясәте "башкача фикер йөртүгә, шулай ук баскынлыктагы Кырымда яшәүчеләрнең сәяси һәм дини карашларына каршы көрәшне күрсәтә", дип белдерәләр.

Шул ук вакытта Русия хакимиятенең "Хизб ут-Тәхрир эшләре" нигезендә эзәрлекләнүчеләргә золымнары артуы да искәртелә, аларны 19ар елга ирекләреннән мәхрүм итәләр, алар беренче елларын төрмәдә уздыра, диелә.

Моның белән бәйле рәвештә Кырымтатар ресурс үзәге "Хизб ут-Тәхрир эше"ндә гаепләнүчеләргә чыгарылган бөтен хөкем карарларын гамәлдән чыгаруны, башка сәяси тоткыннарны да кичекәстән азат итүне таләп итә. Шулай ук башка илләрдән аннексияләнгән Кырымда сәяси эзәрлекләүләрне туктату өчен Русиягә басымны көчәйтүне сорый.

@azatliqradiosi
😢6❤1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Дрон очып йөрде, бик түбән очты. Аның тавышын ачыктан-ачык ишеттек. Шартлаудан соң паника башланды, йөгердек, нишләргә белмәдек."

Бүген төнлә Русия гаскәре Украинаның Днипро шәһәренә һөҗүм итте. Өч торак йортка зыян килсә дә, бу юлы кешеләр арасында корбаннар юк.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 1069нчы көне.

@tatarchavideolar
😢10👍4🤬2💔1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар - шулар хакында кыскача.

🔸 Харьковта Русия һөҗүме аркасында агач эшкәртү бинасы белән газ торбасы янган. Аларга дроннар эләккән. Киев, Одесса, Кривой Рогта да шартлаулар ишетелә дип хәбәр итә Украина медиалары.

🔸 Русия хакимиятләре исә Брянски, Белгрод өлкәләрендә, аннексияләнгән Кырымда дроннар юк ителде дип хисап тотты.

🔸 Хәрби чакыру турындагы яңа канун әзер, ул хөкүмәт тарафыннан хупланган һәм Дәүләт думасына тапшырылган. Бу канун кабул ителсә, гаскәргә егетләрне алыр өчен аерым язгы һәм көзге чакырылышны көтәргә туры килмәячәк, хәрби комиссарият ел дәвамында бу эш белән шөгыльләнә алачак.

🔸 Русия хөкүмәте ят агентлар турында канунны кырыслатуны хуплаган. Хәзер штраф түләүдән тыш ят агент дип танылган кеше бер җирдә дә укыта алмаячак.

🔸Канада белән Британия Беларусиянең өч юридик оешмасына һәм алты кешегә карата чикләүләр керткән. Мәсәлән, чикләүләр исемлегенә Беларусиянең Үзәк сайлау комитеты башлыгы И. Карпенко, шулай ук Александр Лукашенканың хатыны эләккән.

🔸Сербия президенты Александр Вучич ашыгыч рәвештә хөкүмәтнең яңартылыу турында игълан итте. Кайбер министрлар эштән китәчәк. Сербиядә студентлар протестлар уздыра. Алар Нови Саде шәһәрендәге вокзал бинасының бер өлеше ишелеп төшү аркасында 15 кешенең һәлак булуын гадел тикшерүне таләп итә.

Менә шундый хәбәрләр. Атнагыз уңышлы булсын!

@azatliqradiosi
🔥1