Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан Диния нәзарәте Украина сугышында катнашучы Русия хәрбиләренә күчмә мәчет алу өчен акча җыю турында игълан итте.

— Күчмә мәчет юлсыз маршрутларга җайлаштырылган УАЗ автомобилендә җиһазландырылачак дип ниятләнә. Автомобиль салонында намаз уку һәм рухи әңгәмәләр өчен уңайлы шартлар тудырылачак: идәннәргә келәм җәеләчәк, михраб куелачак, кечкенә генә китапханә булдырылачак, — диелә хәбәрдә.
Мөфтият акча биргән кешеләр "әҗер-савапка ирешәчәк" дип тә өстәгән.


▪️Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин соңгы вакытта зур делегация белән Русия баскынлыгындагы Украина җирләренә сәфәрен ешайтты.

▪️Былтыр ул Украинадагы сугышта катнашучы русиялеләр "шәһит була" диде. Ислам белгече, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу Русия хәрбиләре өчен бу сугыш — җинаять кылу дип җавап бирде.

▪️Сугыш башланганнан бирле Украина ягында мөселманнар кулына корал алып үз ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды.

@azatliqradiosi
🤮10🖕2❤1👍1😈1
Башкортстан прокуратурасы республиканың Югары мәхкәмәсенә башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның урыс телендә язылган "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабын "экстремистик материал" дип тануны сорап мөрәҗәгать иткән.

Башкортстан прокуратурасының административ дәгъва гаризасы (Азатлык радиосында аның күчерелмәсе бар) Югары мәхкәмәгә узган атнада җибәрелгән. Документта прокуратура китап текстына ясалган лингвистик тикшеренүгә сылтана. Бу тикшеренүне узган елның ноябрендә Уфа фән һәм технология университетының халыкара һәм интеграцион хокук кафедрасы доценты Розалия Йосыпова уздырган.

Тикшеренүдә әйтелгәнчә, Габбасов китабында "милләт ягыннан (башкортлар — үзебезнекеләр һәм урыслар — читләр); дини яктан (мөселманнар — үзебезнекеләр һәм мөселман булмаучылар — читләр); социаль яктан (башкорт халкы — үзебезнекеләр һәм Русия дәүләт хакимияте — читләр) дошманлык яки нәфрәт уяту билгеләре табылган.

Шулай ук Йосыпова китапта "Русия дәүләт хакимияте оешмаларын тискәре бәяләү билгеләре бар" дип тапкан.

"Автор Башкортстанда яшәүчеләрне Русия Федерациясеннән чыгарга, сәяси бәйсезлек алырга турыдан-туры чакыра", дип, прокуратура тикшеренүдән өземтә китерә

▪️Руслан Габбасовның "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабы 2024 елның гыйнварында чыкты.

@azatliqradiosi
😢3🤡2👍1🤬1
Русия аннексияләгән Кырымда "Кырым мөселманнары эше" нигезендә 117 кеше эзәрлекләнә, аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаеплиләр.

Бу оешма Русиядә тыелган, әмма күпчелек башка илләрдә рөхсәт ителгән. Әлеге белешмәләрне бүген, 27 гыйнварда Кырымтатар ресурс үзәге китерде.

Оешма белешмәләренә күрә, 117 кешенең 114е — кырымтатар. 82сен Русия төрмәләренә һәм колонияләренә япканнар, 28е — тикшерү изоляторында тотыла, икесе йорт сагында утыра, бишесен азат иткәннәр.

"Бу җинаять эшләрендә гаепләүләр "яшерен шаһитләргә" һәм Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белән хезмәттәшлек итүче "белгечләрнең" нәтиҗәләренә генә нигезләнә. Бердәнбер "дәлил" — тентү вакытында табылган тыелган әдәбият, ФСБ белешмәләре һәм хөкем ителүчеләрнең имештер дини һәм сәяси мәсьәләләр турында бәхәсләшкәне яздырылган аудиолар", дип җиткерә Кырымтатар ресурс үзәге.

Оешма Русиянең мондый сәясәте "башкача фикер йөртүгә, шулай ук баскынлыктагы Кырымда яшәүчеләрнең сәяси һәм дини карашларына каршы көрәшне күрсәтә", дип белдерәләр.

Шул ук вакытта Русия хакимиятенең "Хизб ут-Тәхрир эшләре" нигезендә эзәрлекләнүчеләргә золымнары артуы да искәртелә, аларны 19ар елга ирекләреннән мәхрүм итәләр, алар беренче елларын төрмәдә уздыра, диелә.

Моның белән бәйле рәвештә Кырымтатар ресурс үзәге "Хизб ут-Тәхрир эше"ндә гаепләнүчеләргә чыгарылган бөтен хөкем карарларын гамәлдән чыгаруны, башка сәяси тоткыннарны да кичекәстән азат итүне таләп итә. Шулай ук башка илләрдән аннексияләнгән Кырымда сәяси эзәрлекләүләрне туктату өчен Русиягә басымны көчәйтүне сорый.

@azatliqradiosi
😢6❤1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Дрон очып йөрде, бик түбән очты. Аның тавышын ачыктан-ачык ишеттек. Шартлаудан соң паника башланды, йөгердек, нишләргә белмәдек."

Бүген төнлә Русия гаскәре Украинаның Днипро шәһәренә һөҗүм итте. Өч торак йортка зыян килсә дә, бу юлы кешеләр арасында корбаннар юк.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 1069нчы көне.

@tatarchavideolar
😢10👍4🤬2💔1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар - шулар хакында кыскача.

🔸 Харьковта Русия һөҗүме аркасында агач эшкәртү бинасы белән газ торбасы янган. Аларга дроннар эләккән. Киев, Одесса, Кривой Рогта да шартлаулар ишетелә дип хәбәр итә Украина медиалары.

🔸 Русия хакимиятләре исә Брянски, Белгрод өлкәләрендә, аннексияләнгән Кырымда дроннар юк ителде дип хисап тотты.

🔸 Хәрби чакыру турындагы яңа канун әзер, ул хөкүмәт тарафыннан хупланган һәм Дәүләт думасына тапшырылган. Бу канун кабул ителсә, гаскәргә егетләрне алыр өчен аерым язгы һәм көзге чакырылышны көтәргә туры килмәячәк, хәрби комиссарият ел дәвамында бу эш белән шөгыльләнә алачак.

🔸 Русия хөкүмәте ят агентлар турында канунны кырыслатуны хуплаган. Хәзер штраф түләүдән тыш ят агент дип танылган кеше бер җирдә дә укыта алмаячак.

🔸Канада белән Британия Беларусиянең өч юридик оешмасына һәм алты кешегә карата чикләүләр керткән. Мәсәлән, чикләүләр исемлегенә Беларусиянең Үзәк сайлау комитеты башлыгы И. Карпенко, шулай ук Александр Лукашенканың хатыны эләккән.

🔸Сербия президенты Александр Вучич ашыгыч рәвештә хөкүмәтнең яңартылыу турында игълан итте. Кайбер министрлар эштән китәчәк. Сербиядә студентлар протестлар уздыра. Алар Нови Саде шәһәрендәге вокзал бинасының бер өлеше ишелеп төшү аркасында 15 кешенең һәлак булуын гадел тикшерүне таләп итә.

Менә шундый хәбәрләр. Атнагыз уңышлы булсын!

@azatliqradiosi
🔥1
Көн язмасы. “Русия федерализмга кайтырга тиеш"

Русиядә деколонизация, гасырлар дәвамында халыкларны изеп яшәү турында сөйләшүләр дәвам итә. Узган атнада танылган сәясәт белгече Екатерина Шульман Русиянең колониаль сәясәтенә каршы хәрәкәт турында үз фикерләрен белдерде. 

Сәясәт белгече Русиядә деколонизациянең файдасына шикләнеп карый, ләкин Татарстанның донор-төбәк буларак мәнфәгатьләрен яклый.

Шульман сүзләренчә, бүген Русиядә деколонизацияне маргиналь тема дип әйтү дөрес түгел, чөнки бу хакта сөйләшкән өчен җинаять җаваплылыгына тарталар. Шуңа да "полиция терроры басымы" вакытында Мәскәү хакимлеге астыннан китергә теләүчеләрнең җәмгыятьтә нинди урын биләвен әйтеп булмый.

Мәскәү антиколониаль темадан шүрли һәм аңа "җитди куркыныч тудыручы" мәсьәлә буларак карый дип саный Шульман. Ел башында ФСБның 172 оешманы, шул исәптән татар-башкорт милли хәрәкәтләрен "террорчы оешмалар" исемлегенә кертүе —  шуның бер мисалы

Шул ук вакытта сәясәт белгече деколонизацияне хупламавына киная ясады. Аерылып чыккан республикаларда тормыш дәрәҗәсе тагы да начараюы ихтимал ди ул.

— Халыкларның үзбилгеләнү хокукына хөрмәт белән карасак та, бу үзбилгеләнү еш кына тыныч юл белән үтми. Аның нәтиҗәләре кыска яки озак вакытлы кан коюлар белән тәмамлана. Ирекле территорияләрдә идарә итү сыйфаты һәм тормыш дәрәҗәсе элеккеге хәл белән чагыштырганда ниндидер дәрәҗәдә яхшыра дип әйтеп булмый, — ди Шульман.

Мисалга ул Югославиянең таркалуын китерә. Шул ук вакытта Чехословакия кебек уңай мисаллар да булуын әйтә. Аныңча, Советлар берлегенең таркалуын да төрлечә бәяләргә мөмкин. Мәсәлән, кайбер милли республикалардан урыс халкы китәргә мәҗбүр булди ди ул.

Ә Шульман нәрсә тәкъдим итә? Милли республикаларның киләчәгенничек күрә?

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

@azatliqradiosi
💩5🔥4👍2
Намаз укыганы өчен кырымтатары Ремзи Бекировны ШИЗОга утыртканнар

19 елга хөкем ителгән Хакасиянең Абакан шәһәрененең төрмәсендә утырган кырымтатарын биш тәүлеккә ШИЗОга япканнар. Сәбәбе - Бекиров намаз укыган. Бу хакта "Крымская солидарность" яза.

Хокук яклаучы Эдем Семедляев әйтүенчә, Бекировны ШИЗОга 20 гыйнвар утыртканнар. Бекировтан башка ШИЗОга тагын биш мөселманны утыртканнар. Алар барысы да иртәнге намазны укыган. Бу төрмә тәртипләрен бозу булып бәяләнгән.

Фотода Ремзи Бекиров


Нәрсә ул ШИЗО? Штраф изоляторы - кешене төм ялгыз тотуны күздә тота, ягъни тоткынга нәрсәдер тапшыру, аның белән күрешү, шалтырату тыела. Һавада йөрү көненә бер сәгать кенә рөхсәт ителә. Канунга күрә, тоткынны 15 көннән артык ШИЗОда тоту тыела, ләкин бу кагыйдә күп очракта үтәлми.

@azatliqradiosi
🤬15😢4😡1
Татарстан хакимиятләре мазут аккан Анапа ярларына ятим һәм инвалид балаларны ялга җибәрәчәк

Татарстан республикасы һәм Волгоград өлкәсе хакимиятләре яр буйларын әле дә зур күләмнәрдә аккан мазуттан чистарту эшләре бара торган Анапага "сәламәтләндерү ялына" ятимнәрне, инвалидлыгы булган балаларны, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны һәм сәләтле, социаль яктан актив балаларны җибәрмәкче була.

Ике төбәк моның өчен 179 миллион сум тоткан, дәүләт килүшеләрен исә Керич бугазында нефть эшләнмәләре төялгән ике танкер һәлакәткә юлыкканнан соң төзегәннәр. Мазут төялгән танкерлар батуы аркасында төбәктә зур экологик каза чыкты.

Татарстан хакимиятләре Анападагы "Витязево" ял базасы белән 29,2 млн сумлык кимендә биш контракт төзегән.

Моңа кадәр Русия экология министры Александр Козлов Анападагы мазут белән пычранган яр буйларын бары тик 2026 елның җәенә генә торгызып бетерәчәкләрен әйткән иде.

Тулырак укыйм дисәгез, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱8👍2👏1🙈1🤪1
Татарстан 2024 елда Украинага сугышка 12 мең кешене озаткан

2024 елда Татарстанда Русиянең Саклану министрлыгы белән 12 мең кеше килешү имзалаган. Бу хакта Казанның килешү белән хәрби хезмәткә җибәрү бүлеге җитәкчесе, хәрби Андрей Козлов "Татар-информ"га сөйләгән.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре Мәскәүнең бу адымын хөкем итеп чыкты.

Журналистлар ачыклаганча, өч елга якын дәвам иткән шушы сугышта Русия ягыннан 90 меңләп ир-ат һәлак булган. Иң күп үлүчеләр — ихтыярилар.

Башкортстан югалтулар ягыннан — Русия республикалары вә төбәкләре арасында беренче урында (кимендә 4356 үлем). Татарстан да калышмый — иң алдынгы урыннарның берсендә тора (кимендә 3919 үлем).

Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан һәлак булучыларны саный. Исемлеккә күз салыгыз.

@azatliqradiosi
😡6👏1🤯1🤬1
Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радио ширкәтенең (ВГТРК) хәрби хәбәрчесе Александр Сладков "Ваши новости" тапшыруында Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаган мәлләрдә Русия хәрбиләренең начар тәэмин ителүен тәнкыйтьләгән.

Русияләр аннан-моннан бирелгән хәрби киемнәр һәм иске каскалар киеп, Икенче дөнья сугышыннан калган өч сызыклы винтовкалар (Мосин винтовкалары) тотып сугышкан иде, дип сөйләгән ул.

Моңа "Осторожно Новости" Telegram-каналы игътибар иткән. Канал Сладковның сөйләгәннәреннән видео да чыгарды.

Пропагандачы әйтүенчә, Русия гаскәре Украинага әзерлексез килеш бәреп кергән. Сугышчыларга экипировканың бер өлешен генә бирәләр иде, ә калганын алар үз акчаларына сатып алды, ди ул. "Менә камуфляжның чалбары, ә бишмәтен үзең сатып алырсың", дип сөйли видеода Сладков.

Шулай ук ул Русия хәрбиләренә бирелгән аяк киемнәренең сыйфаты начар булганга күрә, украин хәрбиләренең мәетеннән аяк киемнәрен салдырып алырга туры килә иде ди.

Журналист Анна Долгарева Сладков сугыш башында Мосин винтовкаларын "хәрби антиквариат", ә тимер каскаларны ышанычлы дип мактаган иде ди.

Былтыр көз көне Сладков үзенә каршы "гаскәрне кимсетү" турында җинаять эше ачарга теләүләрен сөйләгән иде, дип искәртә "Осторожно Новости". Җинаять эшен ВГТРК баш мөдире белән президент хакимияте тыкшынгач кына ачмый калулары әйтелә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👎2👍1👏1
❗️Самардагы мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Минзия Әдъгамованы дүрт ел колониягә хөкем иткән

Мәхкәмә аңа җәзаны кичектереп торырга булган, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. Аннан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар диелә. Әдъгамова "Баймак эше"ндә йорт сагына утыртылган бердәнбер кеше иде.

▪️Җинаять эзәрлекләвенә кадәр Баймак районы мәхкәмәсе аңа былтыр 17 гыйнварда булган халык җыенында "полиция хезмәткәренә буйсынмаган" өчен 60 сәгать мәҗбүри эш бирде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢6🤬4💔3👍2
Русиянең ун галиме һәм медицина хезмәткәре хосусый клиникаларда абортлар ясауга каршы чыгып ачык хатлар имзалаган.

Элегрәк алар ясалма аталандыру (ЭКО) ясатуга да каршы чыккан иде, Русия сәламәтлек саклау министрлыгы ул чакта бу белдерүләрен кире какты, дип хәтерләтә Север.Реалии.

Шулай ук элегрәк Русия сәламәтлек саклау министрлыгы медицина күрсәткечләре булмаган килеш аборт ясатырга килгән хатын-кызларга психологик басымны арттырырга тәкъдим иткән иде. Министрлыкта УЗИ ясаган чакта хатын-кызларга яралгының рәсемен күрсәтергә, ә баланы барыбер төшертергә булганнарны йөклелеге өзелү куркынычы янаган хатыннар белән бер бүлмәгә яткырырга тәкъдим иттеләр.

▪️Русиядә аборт ясарга теләүче хатын-кызларны психологларга җибәрә башладылар. Мәсәлән 2023 ел ахырында Татарстанда Кризислы йөклелек республика үзәге ачылган иде, аларның районнарда филиаллары да бар. Биредә көмәнле хатын-кызлар белән акушер-гинекологлар һәм психологлар эшли, аларны аборт ясамаска үгетли.

@azatliqradiosi
👍2🤡2
Uzbekistan Airways Европага очканда Русия белән Беларус һава киңлекләрен урап үтә башлаган.

Дәүләт һава ширкәтенең очышлар маршрутын 20 гыйнвардан башлап үзгәрткәннәр, хәзер аның очкычлары Азәрбайҗан белән Төркия аша очачак.

Repost.uz ширкәттән бу хәл 25 декабрь көнне Казакъстанның Актау шәһәрендә Azerbaijan Airlines очкычы килеп төшүе белән бәйлеме дип сораган. "Юк, бу берникадәр саклык чаралары күрү һәм маршрутларны күпмедер оптимизацияләү", дип җавап биргәннәр Uzbekistan Airways матбугат хезмәтендә.

▪️Гыйнвар башында Үзбәкстанның Qanot Sharq ширкәте Мәскәү, Петербур һәм Түбән Новгородка кайбер очышларын туктатты. Һава ширкәтендә моны "эшчәнлектәге ихтыяҗлар аркасында" дип аңлаттылар.

@azatliqradiosi
👍5👏4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Путин 2022 елда: "Махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул иттем".

Путин 2025 елда: "Без АКШ белән тыныч сөйләшүләргә әзер."


Моннан якынча 3 ел элек Русия Украинага каршы сугыш башлады. Журналистлар ачыклаганча, шушы сугышта Русия ягыннан кимендә 90 меңләп ир-ат һәлак булган.

Хәзер президент Путин без сөйләшергә әзер дип белдерә...

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
💩7😡4👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 29 гыйнвар, чәршәмбе. Һәрвакыттагыча көнне кыска хәбәрләр белән таныштырудан башлыйбыз.

🔸Чәршәмбегә каршы төндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкын пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турында кисәтте. Беренче кисәтү Казан вакыты белән сәгать 00:34тә килде һәм 02:41дә бетерелде. Соңрак сәгать 03:30да тагын бер кисәтү булды. Анысы әле яңа гына бетерелде. Вакытлыча Казан һава аланы да ябылып торды, хәзер инде ул эшли.

🔸Узган төндә Русия күгендә 104 дрон юк ителгән. Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, дроннар Курски, Брянски, Смоленски, Тверь, Белгород, Түбән Новгород, Калуга, Ростов һәм Ленинград өлкәләренә һөҗүм иткән.

🔸Русия Украина өчен корал җитештерүче Rheinmetall алман ширкәте җитәкчесе Армин Паппергерны үтерергә теләгән. Бу хакта Европа парламенты утырышында НАТО баш сәркатибе урынбасары ярдәмчесе Джеймс Аппатурай әйткән. Politico һәм Reuters язуынча, АКШ һәм Германия күзләү хезмәте җинаятьне булдырмый калган.

🔸Петербурда мәхкәмә хәрби комиссариат бинасы янындагы машинага ут төрткәне өчен 76 яшьлек Галина Иванованы ун елга ирегеннән мәхрүм итте. 47news язуынча, Иванованы бу юлга мошенниклар этәргән. Аларның берсе үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган.

🔸Украина саклану министры кырымтатар Рустем Умеровка каршы җинаять эше ачканнар. Аны вәкаләтләреннән явызларча файдалануда тикшрәләр. Тикшерүне Украинаның коррупциягә каршы бюросы алып бара.

🔸2024 елны Русия хакимияте 417 меңнән артык сайтка керүне чикләгән. "Вёрстка" язуынча, иң күп сәхифне Федераль салым хезмәте томалаган, икенче урында Роскомнадзор.

Әлегә шулар. Бүген дә безнең белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍1
Украина Юстиция министрлыгы Татарстан икътисадының нигезен тәшкил тиүче "Татнефть" ширкәте активларын дәүләт файдасына хосусыйлаштырырга җыена.

Ширкәтнең милке 47,2 миллион доллар күләмендә бәяләнә, дип хәбәр итте юстиция министры урынбасары Ирина Богатик.

Сүз корпоратив хокуклар, ягулык станцияләре (АЗС), нефть базалары, транспорт чаралары һәм Харьков белән Полтава өлкәләрендәге җиһазлар турында бара.

Мондый карарга нигез булып "Татнефть" ширкәтенең "Русия сәяси җитәкчелеге контролендә торуы һәм агрессор илнең бюджетына зур керемнәр бирүе" санала диелгән.

▪️2022 елның августында Украина хөкүмәте Владимир Зеленскийның Русиянең Украинадагы мөлкәте һәм активларын конфискацияләү турындагы боерыгын килештергән иде.

▪️2022 ел ахырында Украина дәүләт тикшерү бюросы (ГБР) Татарстан ширкәте — "Татнефть"нең 115 күчемсез милкен кулга алу алуы турында белдерде. Бу — нефтебазалар, ягулык салу станцияләре, яшәү өчен каралмаган биналар, җир кишәрлекләре, 118 бензин ташу техникасы һәм машиналар.

@azatliqradiosi
🤬5👏3👍2👎2❤1🔥1
Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң дроннардан саклаучы челтәрләр һәм пилотсыз очкычларны сизүче җиһазлар сата башлаганнар

Бу тауарларның бәясе 300 сумнан 200 мең сумга кадәр җитә.

Шуларның берсе — Almaz —70 мең сум тора. Аның ике антеннасы бар, дроннарны 1,5 километр ераклыкта да сизә, сигез сәгатьләп эшли ала диелгән тасвирламасында. "Булат v4" детекторы 130 мең сумга тәкъдим ителә. Ул 15 сәгать эшли.

▪️Татарстанга беренче дрон һөҗүме узган ел 2 апрельдә ясалды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.

▪️Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде.

▪️Татарстанга быелгы иң беренче дрон һөҗүме исә 14 гыйнварда булды. Шуның нәтиҗәсендә Казанның сыекландырылган газ саклагычындагы газ мичкәсенә ут капты.
Ә 20 гыйнварда булган һөҗүмдә Казан һава аланында очышлар чикләнде. Русия саклану министрлыгы өч дронны бәреп төшерүләрен җиткерде. Telegram-каналлар һөҗүм авиация ширкәтенә ясалган булырга мөмкин, дип хәбәр итте.

▪️Казанда яшәүчеләр шәһәр хакимиятенең Telegram-каналында мэрия пилотсыз очкычлар һөҗүме турында вакытында кисәтмәде дип зарланды. Кешеләр дроннарны сәгать ярым-ике сәгать алданрак күреп алуларын, мэриянең соңарып хәбәр бирүен әйтте.

▪️Моңа кадәр Казанда яшәүчеләр яшеренү урыннарының нинди хәлдә булуына зарланды. Анда начар ис килә, кумаклар бар, пычрак диде. Казан мэры Илсур Метшин идарәче ширкәтләрне яшеренү урыннарын начар әзерләгән өчен тәнкыйтьләде.

@azatliqradiosi
👍2🔥1👏1
❗️Белгород өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә ике яшьлек бала һәм аның әнисе һәлак булды дип белдерде губернатор Вячеслав Гладков.

Аның сүзләренчә, украина дроны Разумное бистәсендә торак йортка эләккән. Нәтиҗәдә ике яшьлек бала белән ана һәлак булды, тагын бер бала һәм ата кеше яралану нәтиҗәсендә хастаханәгә салынды диде ул.

Шул ук вакытта Русия ракеты һөҗүме нәтиҗәсендә Украинаның Николаев шәһәрендә ике хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта Украина хакимиятләре белдерде.

Сугыш барганда Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

@azatliqradiosi
🤷‍♂3😱2✍1👍1
Башкортстанның эретеп ябыштыру-монтаж көллиятендә ике студентны тоткарлаганнар.

Бу хакта "НеМосква" басмасына билгеле булган. Басма чыганаклары аларны Русия байрагын яндырган өчен тоткарлауларын әйткән.

Беренчел белешмәләргә күрә, студентларны узган атнада билгесез кешеләр тулай торакларыннан алып киткән. Төнлә исә аларны тоткарлаганнар, студентлар янына әти-әниләрен дә, көллият вәкилләрен дә кертмәгәннәр.

"НеМосква" чыганагы хәбәр итүенчә, көллият мөдиренең тәрбия бирүдә урынбасарын мәгариф министрлыгына сөйләшергә чакырганнар.

Студентлар тоткарланганнан соң, көллият мөдире атналык линейкада чыгыш ясаган, студентларны ватанпәрвәрлеккә өндәгән, сугышта катнашучыларга ярдәм турында хәтерләткән һәм канунга каршы килерлек гамәлләр кылмаска, мәсәлән хәрби комиссариатларга ут төртмәскә чакырган.

Бер үк вакытта студентларга социаль челтәрләрдәге сәхифәләреннән аниме рәсемнәрен яки битлекләр кигән фотоларын сөртергә киңәш ителгән.

30 гыйнварда исә көллияттә чираттан тыш ата-аналар җыелышы үтәчәк диелә. Анда килү мәҗбүри. Җыелышта балаларның социаль челтәрләрен тикшерүнең әһәмиятле булуын, аларның тәртибенә игътибар итүнең мөһимлеге турында сөйләшәчәкләр диелә.

Бу хәл турында рәсми белдерүләр булмады.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤‍🔥4😡2
🚇Казан метросында йөрү бәясе 43 сум булачак

Казан метросында йөрү бәяләре арта. Банк картасы белән түләгәндә дә, кулакча белән түләсәң дә 43 сум булачак. Бу хакта РБК яза.

Хәзер метрода йөрү банк картасы яки транспорт картасы белән түләгәндә 38 сум, кулакча белән түләсәң 42 сум.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2👏1😁1