Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиянең ун галиме һәм медицина хезмәткәре хосусый клиникаларда абортлар ясауга каршы чыгып ачык хатлар имзалаган.

Элегрәк алар ясалма аталандыру (ЭКО) ясатуга да каршы чыккан иде, Русия сәламәтлек саклау министрлыгы ул чакта бу белдерүләрен кире какты, дип хәтерләтә Север.Реалии.

Шулай ук элегрәк Русия сәламәтлек саклау министрлыгы медицина күрсәткечләре булмаган килеш аборт ясатырга килгән хатын-кызларга психологик басымны арттырырга тәкъдим иткән иде. Министрлыкта УЗИ ясаган чакта хатын-кызларга яралгының рәсемен күрсәтергә, ә баланы барыбер төшертергә булганнарны йөклелеге өзелү куркынычы янаган хатыннар белән бер бүлмәгә яткырырга тәкъдим иттеләр.

▪️Русиядә аборт ясарга теләүче хатын-кызларны психологларга җибәрә башладылар. Мәсәлән 2023 ел ахырында Татарстанда Кризислы йөклелек республика үзәге ачылган иде, аларның районнарда филиаллары да бар. Биредә көмәнле хатын-кызлар белән акушер-гинекологлар һәм психологлар эшли, аларны аборт ясамаска үгетли.

@azatliqradiosi
👍2🤡2
Uzbekistan Airways Европага очканда Русия белән Беларус һава киңлекләрен урап үтә башлаган.

Дәүләт һава ширкәтенең очышлар маршрутын 20 гыйнвардан башлап үзгәрткәннәр, хәзер аның очкычлары Азәрбайҗан белән Төркия аша очачак.

Repost.uz ширкәттән бу хәл 25 декабрь көнне Казакъстанның Актау шәһәрендә Azerbaijan Airlines очкычы килеп төшүе белән бәйлеме дип сораган. "Юк, бу берникадәр саклык чаралары күрү һәм маршрутларны күпмедер оптимизацияләү", дип җавап биргәннәр Uzbekistan Airways матбугат хезмәтендә.

▪️Гыйнвар башында Үзбәкстанның Qanot Sharq ширкәте Мәскәү, Петербур һәм Түбән Новгородка кайбер очышларын туктатты. Һава ширкәтендә моны "эшчәнлектәге ихтыяҗлар аркасында" дип аңлаттылар.

@azatliqradiosi
👍5👏4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Путин 2022 елда: "Махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул иттем".

Путин 2025 елда: "Без АКШ белән тыныч сөйләшүләргә әзер."


Моннан якынча 3 ел элек Русия Украинага каршы сугыш башлады. Журналистлар ачыклаганча, шушы сугышта Русия ягыннан кимендә 90 меңләп ир-ат һәлак булган.

Хәзер президент Путин без сөйләшергә әзер дип белдерә...

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
💩7😡4👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 29 гыйнвар, чәршәмбе. Һәрвакыттагыча көнне кыска хәбәрләр белән таныштырудан башлыйбыз.

🔸Чәршәмбегә каршы төндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкын пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турында кисәтте. Беренче кисәтү Казан вакыты белән сәгать 00:34тә килде һәм 02:41дә бетерелде. Соңрак сәгать 03:30да тагын бер кисәтү булды. Анысы әле яңа гына бетерелде. Вакытлыча Казан һава аланы да ябылып торды, хәзер инде ул эшли.

🔸Узган төндә Русия күгендә 104 дрон юк ителгән. Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, дроннар Курски, Брянски, Смоленски, Тверь, Белгород, Түбән Новгород, Калуга, Ростов һәм Ленинград өлкәләренә һөҗүм иткән.

🔸Русия Украина өчен корал җитештерүче Rheinmetall алман ширкәте җитәкчесе Армин Паппергерны үтерергә теләгән. Бу хакта Европа парламенты утырышында НАТО баш сәркатибе урынбасары ярдәмчесе Джеймс Аппатурай әйткән. Politico һәм Reuters язуынча, АКШ һәм Германия күзләү хезмәте җинаятьне булдырмый калган.

🔸Петербурда мәхкәмә хәрби комиссариат бинасы янындагы машинага ут төрткәне өчен 76 яшьлек Галина Иванованы ун елга ирегеннән мәхрүм итте. 47news язуынча, Иванованы бу юлга мошенниклар этәргән. Аларның берсе үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган.

🔸Украина саклану министры кырымтатар Рустем Умеровка каршы җинаять эше ачканнар. Аны вәкаләтләреннән явызларча файдалануда тикшрәләр. Тикшерүне Украинаның коррупциягә каршы бюросы алып бара.

🔸2024 елны Русия хакимияте 417 меңнән артык сайтка керүне чикләгән. "Вёрстка" язуынча, иң күп сәхифне Федераль салым хезмәте томалаган, икенче урында Роскомнадзор.

Әлегә шулар. Бүген дә безнең белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍1
Украина Юстиция министрлыгы Татарстан икътисадының нигезен тәшкил тиүче "Татнефть" ширкәте активларын дәүләт файдасына хосусыйлаштырырга җыена.

Ширкәтнең милке 47,2 миллион доллар күләмендә бәяләнә, дип хәбәр итте юстиция министры урынбасары Ирина Богатик.

Сүз корпоратив хокуклар, ягулык станцияләре (АЗС), нефть базалары, транспорт чаралары һәм Харьков белән Полтава өлкәләрендәге җиһазлар турында бара.

Мондый карарга нигез булып "Татнефть" ширкәтенең "Русия сәяси җитәкчелеге контролендә торуы һәм агрессор илнең бюджетына зур керемнәр бирүе" санала диелгән.

▪️2022 елның августында Украина хөкүмәте Владимир Зеленскийның Русиянең Украинадагы мөлкәте һәм активларын конфискацияләү турындагы боерыгын килештергән иде.

▪️2022 ел ахырында Украина дәүләт тикшерү бюросы (ГБР) Татарстан ширкәте — "Татнефть"нең 115 күчемсез милкен кулга алу алуы турында белдерде. Бу — нефтебазалар, ягулык салу станцияләре, яшәү өчен каралмаган биналар, җир кишәрлекләре, 118 бензин ташу техникасы һәм машиналар.

@azatliqradiosi
🤬5👏3👍2👎2❤1🔥1
Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң дроннардан саклаучы челтәрләр һәм пилотсыз очкычларны сизүче җиһазлар сата башлаганнар

Бу тауарларның бәясе 300 сумнан 200 мең сумга кадәр җитә.

Шуларның берсе — Almaz —70 мең сум тора. Аның ике антеннасы бар, дроннарны 1,5 километр ераклыкта да сизә, сигез сәгатьләп эшли ала диелгән тасвирламасында. "Булат v4" детекторы 130 мең сумга тәкъдим ителә. Ул 15 сәгать эшли.

▪️Татарстанга беренче дрон һөҗүме узган ел 2 апрельдә ясалды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.

▪️Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде.

▪️Татарстанга быелгы иң беренче дрон һөҗүме исә 14 гыйнварда булды. Шуның нәтиҗәсендә Казанның сыекландырылган газ саклагычындагы газ мичкәсенә ут капты.
Ә 20 гыйнварда булган һөҗүмдә Казан һава аланында очышлар чикләнде. Русия саклану министрлыгы өч дронны бәреп төшерүләрен җиткерде. Telegram-каналлар һөҗүм авиация ширкәтенә ясалган булырга мөмкин, дип хәбәр итте.

▪️Казанда яшәүчеләр шәһәр хакимиятенең Telegram-каналында мэрия пилотсыз очкычлар һөҗүме турында вакытында кисәтмәде дип зарланды. Кешеләр дроннарны сәгать ярым-ике сәгать алданрак күреп алуларын, мэриянең соңарып хәбәр бирүен әйтте.

▪️Моңа кадәр Казанда яшәүчеләр яшеренү урыннарының нинди хәлдә булуына зарланды. Анда начар ис килә, кумаклар бар, пычрак диде. Казан мэры Илсур Метшин идарәче ширкәтләрне яшеренү урыннарын начар әзерләгән өчен тәнкыйтьләде.

@azatliqradiosi
👍2🔥1👏1
❗️Белгород өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә ике яшьлек бала һәм аның әнисе һәлак булды дип белдерде губернатор Вячеслав Гладков.

Аның сүзләренчә, украина дроны Разумное бистәсендә торак йортка эләккән. Нәтиҗәдә ике яшьлек бала белән ана һәлак булды, тагын бер бала һәм ата кеше яралану нәтиҗәсендә хастаханәгә салынды диде ул.

Шул ук вакытта Русия ракеты һөҗүме нәтиҗәсендә Украинаның Николаев шәһәрендә ике хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта Украина хакимиятләре белдерде.

Сугыш барганда Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

@azatliqradiosi
🤷‍♂3😱2✍1👍1
Башкортстанның эретеп ябыштыру-монтаж көллиятендә ике студентны тоткарлаганнар.

Бу хакта "НеМосква" басмасына билгеле булган. Басма чыганаклары аларны Русия байрагын яндырган өчен тоткарлауларын әйткән.

Беренчел белешмәләргә күрә, студентларны узган атнада билгесез кешеләр тулай торакларыннан алып киткән. Төнлә исә аларны тоткарлаганнар, студентлар янына әти-әниләрен дә, көллият вәкилләрен дә кертмәгәннәр.

"НеМосква" чыганагы хәбәр итүенчә, көллият мөдиренең тәрбия бирүдә урынбасарын мәгариф министрлыгына сөйләшергә чакырганнар.

Студентлар тоткарланганнан соң, көллият мөдире атналык линейкада чыгыш ясаган, студентларны ватанпәрвәрлеккә өндәгән, сугышта катнашучыларга ярдәм турында хәтерләткән һәм канунга каршы килерлек гамәлләр кылмаска, мәсәлән хәрби комиссариатларга ут төртмәскә чакырган.

Бер үк вакытта студентларга социаль челтәрләрдәге сәхифәләреннән аниме рәсемнәрен яки битлекләр кигән фотоларын сөртергә киңәш ителгән.

30 гыйнварда исә көллияттә чираттан тыш ата-аналар җыелышы үтәчәк диелә. Анда килү мәҗбүри. Җыелышта балаларның социаль челтәрләрен тикшерүнең әһәмиятле булуын, аларның тәртибенә игътибар итүнең мөһимлеге турында сөйләшәчәкләр диелә.

Бу хәл турында рәсми белдерүләр булмады.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤‍🔥4😡2
🚇Казан метросында йөрү бәясе 43 сум булачак

Казан метросында йөрү бәяләре арта. Банк картасы белән түләгәндә дә, кулакча белән түләсәң дә 43 сум булачак. Бу хакта РБК яза.

Хәзер метрода йөрү банк картасы яки транспорт картасы белән түләгәндә 38 сум, кулакча белән түләсәң 42 сум.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2👏1😁1
Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казанда һөҗүм иткән дроннарның видеосын элгән медиаларны тәнкыйтьләде.

Дроннарның очып килүен төшереп аны тарату — җавапсызлык. Бу дошманга ярдәм итү. Ул кешеләрнең гомерен, бөтен инфраструктурабызны куркыныч астына куя,

диде ул.

Аныңча, Татарстан медиалары халыкка "акланмаган курку" хисеннән саклау өчен мәгълүматны фильтр аша уздырырга кирәк. Медиа, Telegram-каналлар шом уятмаска тиеш дип саный ул. Сәфәров "дошманнар"ны "ялган мәгълүмат", "паника" таратып эш итүдә гаепләде.

▪️Соңгы вакытта Татарстанга дроннар һөҗүме көчәйде. Казанга иң зур зыян китергәне 21 декабрьдә булды. Өч күпкатлы торак йортта янгын чыкты, халыкның бер өлеше эвакуацияләнде. 14 гыйнварда яңа һөҗүм булды, һәм нәтиҗәдә Казанда газ мичкәсе янды. Бу "Казаноргсинтез" ширкәте янәшәсендә урнашкан газ саклагычы. Әлеге хәлләр халыкта шом уятты.

@azatliqradiosi
💩7😁3🤡2🤣1
⚠️ Көньяк Суданда очкыч килеп төшкән.

18 кеше һәлак булган дип хәбәр итә БМОның Miraya радиосы.

Очкычта барлыгы 21 кеше булган, 3 кеше хәзерге вакытта нык авыр хәлдә диелә. Очкыч нефть чыгара торган урыннан очкан булган дип хәбәр ителә.

@azatliqradiosi
😢5💔1
Татарстанда 2025 ел азагына кадәр кайбер өлкәләрдә эшкә чит ил ватандашларын алу тыелды.

Фәрманны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Мигрантларга:

🔹куркыныч йөкләр ташуны;
🔹таксида эшләүне;
🔹финанс хезмәтләре күрсәтүне;
🔹иминиятләштерү өлкәсендә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында эшләүне;
🔹финанс хезмәтләре һәм иминиятләштерү өлкәсендә ярдәмчел эшчәнлек алып баруны;
🔹хокук һәм бухгалтер хисабы өлкәсендә хезмәт куюны;
🔹ветеринариядә эшләүне;
🔹сак хезмәтендә булуны;
🔹комарлы уеннар, лотореялар оештыру һәм үткәрүне;
🔹компьютерлар, шәхси әйберләр һәм хуҗалык-көнкүреш әйберләре төзәтүне тыйдылар.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎6👍5🤬1
Уфада укытучылардан һәм балалар бакчаларында эшләүчеләрдән бер көнлек хезмәт хакларын "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм" проектына күчерүне сорыйлар.

"Махсус хәрби операция" дип Русия хакимиятләре Украинага ясала торган һөҗүмне атый.

"UFA1" чыганаклары сөйләвенчә, аларга бер көн эшләгән акчаларын күчерү өчен гаризалар таратылган. Акчаларны алучы дип Уфадагы Шәһәрлрне үстерү иҗтимагый фонды күрсәтелгән. Бу оешма аша әле 2022 елда ук түрәләр Украинага каршы сугышучы хәрбиләрнең кирәк-яракларына акча җибәргән иде, диелә.

Басма фикер сорап Уфа мэриясенә мөрәҗәгать иткән. Мэриядә әйтүләренчә, укытучылар акчаларны үзләре теләсә генә күчерә.

Алгы сафтагы егетләребезгә ярдәм итәргәме, әллә читтә калыргамы икәнен һәр кеше үзе хәл итә,

дигәннәр шәһәр хакимиятендә.

Укытучылар да рәсми рәвештә мәҗбүриләмәүләрен әйтә.

Мәктәп мөдире, әлбәттә, безне мәҗбүр итмәвен, мәҗбүр итәргә теләмәвен дә әйтте, әмма "анда [Украинадагы сугышта] кешеләр землянкаларда төннәр буе йокламыйча безне саклый. Вакыты җиткәч тормыш барысын да үз урынына куяр,
дип тә өстәде, дигән басма белән сөйләшкән мөгаллим.

Басма исәпләп чыгарганча, Уфада укытучыларның бер көнлек хезмәт хакы — ике мең сум, ә балалар бакчаларындагы тәрбиячеләрнеке — мең сумнан да кимрәк.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🖕4🤮2💩2👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казанның Кремль урамындагы Татарстан мәгариф министрлыгы бинасының фасады яна башлаган.

Янгынны инде сүндерергә тырышалар дип хәбәр итә Казан Telegram-каналлары.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥5😢2
Татарстан президенты Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүме турында сөйләгән чакта "иминлекне тәэмин итүдә республиканың эшлисе эшләре күп әле", дип белдерде.

Соңгы айларда дрон һөҗүмнәре Татарстанда арта бара. Бу уңайдан кисәтү соңгы мәртәбә бүген, 29 гыйнварга каршы төндә булды. Беренче кисәтү Казан вакыты белән сәгать 00:34тә килде һәм 2 сәгатьтән соң гына бетерелде. Соңрак сәгать 03:30да тагын бер кисәтү булды. Вакытлыча Казан һава аланы да ябылып торды.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡7🔥1😁1
"Гадәти киемнән кешеләр килде, нәрсә майтарылуын беркем аңламады. Буранбайны юка гына кофтадан килеш алып чыгып киттеләр, бишмәтен, башлыгын кияргә дә ирек бирмәделәр."

Удмуртия башкаласы Ижауда, Индустраиль районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешенең: Буранбай Әбушаһмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдиннең җинаять эшләре карала. Мәхкәмәнең эш кәгазьләренә ярашлы, аларны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану"да гаеплиләр.

Азатлык Радиосы алар турында тәфсилләбрәк сөйли. 👉 Монда кереп укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬7❤1👍1💔1
Татарча видеолар😃👍🏼
Бүген Казанга да, Әлмәткә дә дроннар һөҗүм итте. Бүген иртән Татарстанда булган хәлләрне бер видеога җыйдык. Түрәләр бер кеше дә зыян күрмәгән дип белдерә. #Татарстан Видео ошаса, лайк куй 👍 @tatarchavideolar
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
14 гыйнварда Казандагы газ саклау станциясендә Украина җибәргән дрон 3 газ резервуарын юк иткән. Тагын 2 резервуарда янгын эзләре бар.

Азат Европа Радиосы 22 гыйнварда төшерелгән Казан базасы фотосын чыгарган. Әлеге фото Казанга Украина дроннары һөҗүм иткәннән соң 8 көн узгач иярченнәр ярдәмендә ясалган.

Фотода 14 гыйнварда булган һөҗүм аркасында сыекландырылган газ сакланучы 3 резервуарның тулысынча юк ителгәне, тагын 2 резервуарга янгын аркасында зыян килгәне күренә.

14 гыйнварда булган һөҗүмнәр турында Азатлык Радиосы видео да эшләгән иде, аны монда карагыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👏4🔥2❤1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кичә кич АКШ башкаласы Вашингтонда American Airlines өчен рейс башкарган PSA Airlines ширкәтенең Bombardier CRJ700 очкычы һавада Sikorsky H-60 хәрби боралагы белән бәрелешкән.

Очкычта — 64 кеше, боралакта 3 кеше булган диелә. Һәлакәттән соң якындагы Потомак елгасыннан 18 мәет табылган. Исән калучылар әлегә юк дип хәбәр ителә.

Бу — 2009 елдан бирле АКШта юлчылар һәлак булган беренче очкыч казасы.

@azatliqradiosi
😢7💔1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Төнлә Русия җибәргән "шахед" Украинаның Сумы шәһәрендәге күпкатлы йортка эләккән. Нәтиҗәдә 2 кеше һәлак булган.

Тагын 9 кеше, шул исәптән бер бала, яраланган, дип хәбәр итә Украинаның дәүләт коткару хезмәте. 118 кеше эвакуацияләнгән. Йортта коткару эшләре әле дә дәвам итә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 1072нче көне.

@azatliqradiosi
😢7🤬1💔1