"Гадәти киемнән кешеләр килде, нәрсә майтарылуын беркем аңламады. Буранбайны юка гына кофтадан килеш алып чыгып киттеләр, бишмәтен, башлыгын кияргә дә ирек бирмәделәр."
Удмуртия башкаласы Ижауда, Индустраиль районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешенең: Буранбай Әбушаһмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдиннең җинаять эшләре карала. Мәхкәмәнең эш кәгазьләренә ярашлы, аларны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану"да гаеплиләр.
Азатлык Радиосы алар турында тәфсилләбрәк сөйли. 👉 Монда кереп укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

🤬7❤1👍1💔1
Татарча видеолар😃👍🏼
Бүген Казанга да, Әлмәткә дә дроннар һөҗүм итте. Бүген иртән Татарстанда булган хәлләрне бер видеога җыйдык. Түрәләр бер кеше дә зыян күрмәгән дип белдерә. #Татарстан Видео ошаса, лайк куй 👍 @tatarchavideolar
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
14 гыйнварда Казандагы газ саклау станциясендә Украина җибәргән дрон 3 газ резервуарын юк иткән. Тагын 2 резервуарда янгын эзләре бар.
Азат Европа Радиосы 22 гыйнварда төшерелгән Казан базасы фотосын чыгарган. Әлеге фото Казанга Украина дроннары һөҗүм иткәннән соң 8 көн узгач иярченнәр ярдәмендә ясалган.
Фотода 14 гыйнварда булган һөҗүм аркасында сыекландырылган газ сакланучы 3 резервуарның тулысынча юк ителгәне, тагын 2 резервуарга янгын аркасында зыян килгәне күренә.
14 гыйнварда булган һөҗүмнәр турында Азатлык Радиосы видео да эшләгән иде, аны монда карагыз.
#Татарстан

👏4🔥2❤1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кичә кич АКШ башкаласы Вашингтонда American Airlines өчен рейс башкарган PSA Airlines ширкәтенең Bombardier CRJ700 очкычы һавада Sikorsky H-60 хәрби боралагы белән бәрелешкән.
Очкычта — 64 кеше, боралакта 3 кеше булган диелә. Һәлакәттән соң якындагы Потомак елгасыннан 18 мәет табылган. Исән калучылар әлегә юк дип хәбәр ителә.
Бу — 2009 елдан бирле АКШта юлчылар һәлак булган беренче очкыч казасы.

😢7💔1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Төнлә Русия җибәргән "шахед" Украинаның Сумы шәһәрендәге күпкатлы йортка эләккән. Нәтиҗәдә 2 кеше һәлак булган.
Тагын 9 кеше, шул исәптән бер бала, яраланган, дип хәбәр итә Украинаның дәүләт коткару хезмәте. 118 кеше эвакуацияләнгән. Йортта коткару эшләре әле дә дәвам итә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 1072нче көне.

😢7🤬1💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төнлә Русия җибәргән "шахед" Украинаның Сумы шәһәрендәге күпкатлы йортка эләккән. Нәтиҗәдә 2 кеше һәлак булган. Тагын 9 кеше, шул исәптән бер бала, яраланган, дип хәбәр итә Украинаның дәүләт коткару хезмәте. 118 кеше эвакуацияләнгән. Йортта коткару эшләре…
Сумы шәһәрендә һәлак булган кешеләр саны 4кә җиткән.
Ул хакта Сумы өлкәсе хакимияте белдерде. 30 һәм 31 гыйнвар шәһәрдә матәм көннәре дип игълан ителгән.
@azatliqradiosi
Ул хакта Сумы өлкәсе хакимияте белдерде. 30 һәм 31 гыйнвар шәһәрдә матәм көннәре дип игълан ителгән.
@azatliqradiosi
😢3🤬2💔2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кичә кич АКШ башкаласы Вашингтонда American Airlines өчен рейс башкарган PSA Airlines ширкәтенең Bombardier CRJ700 очкычы һавада Sikorsky H-60 хәрби боралагы белән бәрелешкән. Очкычта — 64 кеше, боралакта 3 кеше булган диелә. Һәлакәттән соң якындагы Потомак…
АКШта һәлакәткә юлыккан очкычта фигуралы шуучылар Шишкова һәм Наумов та булган.
Ул хакта ТАСС чыганагы хәбәр итә. Евгения Шишкова белән Вадим Наумов — Русия җыелма такымы белән дөнья чемпионы булган спортчылар.
Бу очкыч һәлакәтеннән соң исән калган юлчылар юк дип хәбәр ителә.

🤯3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
АКШта һәлакәткә юлыккан очкычта фигуралы шуучылар Шишкова һәм Наумов та булган. Ул хакта ТАСС чыганагы хәбәр итә. Евгения Шишкова белән Вадим Наумов — Русия җыелма такымы белән дөнья чемпионы булган спортчылар. Бу очкыч һәлакәтеннән соң исән калган юлчылар…
АКШта һәлакәткә юлыккан очкычта совет фигурачысы Инна Волянская да булган.
Ул хакта "Матч ТВ" хәбәр итә.
Волянская Вирдҗиния штатының Ashburn Ice House такымында тренер булып эшләгән һәм АКШның фигуралы шуу буенча чемпионатыннан соң Вашингтонга өйгә кайта торган булган.
Исегезгә төшерәбез: кичә кич АКШ башкаласы Вашингтонда American Airlines очкычы хәрби боралак белән бәрелешкән: очкычта 64 кеше булган, берсе дә исән калмаган дип хәбәр ителә.

😱3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кичә кич АКШ башкаласы Вашингтонда American Airlines өчен рейс башкарган PSA Airlines ширкәтенең Bombardier CRJ700 очкычы һавада Sikorsky H-60 хәрби боралагы белән бәрелешкән. Очкычта — 64 кеше, боралакта 3 кеше булган диелә. Һәлакәттән соң якындагы Потомак…
Кичә Вашингтонда бәрелешкән очкыч белән боралак менә шушылар.
American Airlines ширкәтенең Bombardier CRJ700 очкычы һәм Sikorsky H-60 хәрби боралагы.
@azatliqradiosi
American Airlines ширкәтенең Bombardier CRJ700 очкычы һәм Sikorsky H-60 хәрби боралагы.
@azatliqradiosi
😢8👍2💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кичә Вашингтонда бәрелешкән очкыч белән боралак менә шушылар. American Airlines ширкәтенең Bombardier CRJ700 очкычы һәм Sikorsky H-60 хәрби боралагы. @azatliqradiosi
АКШның фигуралы шуу ассоциациясе Вашингтонда һәлакәткә юлыккан очкычта фигуристлар һәм тренерлар булганын раслады.
Әмма аларның шәхси мәгълүматларын, исемнәрен һәм очкычта күпме спортчы булганын тәгаен әйтмәде.
диелә Ассоциация тараткан белдерүдә.
@azatliqradiosi
Әмма аларның шәхси мәгълүматларын, исемнәрен һәм очкычта күпме спортчы булганын тәгаен әйтмәде.
"Бу кешеләр Канзас штатындагы Уичита шәһәрендә узган фигуралы шуу чемпионатына багышланган үсеш лагерыннан кайтып килә иде. Бу фаҗига безне тетрәтте."
диелә Ассоциация тараткан белдерүдә.
@azatliqradiosi
Коръәнне яндыру акциясен оештырган Сәлван Момикны Швециядә үле килеш тапканнар.
Аның мәете Стокһолмдагы күпкатлы йортларның берсендә табылган дип хәбәр итә SVT.
Бүген аңа расаара нәфрәт тудыру буенча ачылган җинаять эше уңаеннан карар игълан ителергә тиеш иде.
Полиция әлегә мәете табылган ир-атның шәхесен расламый, SVT тикшеренүгә Швециянең махсус хезмәтләре җәлеп ителгән дип яза.
Момик чыгышы белән — Гыйрактан. 2023 елда ул Швециядә Коръән яндыру акциясен оештырган иде.

👍7👎1🤯1🤣1
🇰🇵Казан студентларын Төньяк Кореягә укырга җибәрәчәкләр.
Фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне Казан федераль университеты (КФУ) һәм Төньяк Кореянең Политехник университеты имзалаган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне Казан федераль университеты (КФУ) һәм Төньяк Кореянең Политехник университеты имзалаган.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤣8🤮4👏1
Татарстанның Мамадыш районы туган балалар өчен акча түли башларга җыена.
Бу хакта муниципаль карарында әйтелә. Хәзерге вакытта ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.
Карар нигезендә, Мамадыш районында теркәлгән гаиләнең баласы туса — 10 мең сум, әгәр дә гаилә әгъзасы Украина сугышында катнашса — 20 мең сум түләнәчәк. Бу финанс ярдәм бер тапкыр гына биреләчәк.
Түләүнең мәҗбүри шарты — гаиләнең киләчәктә Мамадыш районында яшәве, диелә.
"Бу демографик хәлне яхшырту һәм халык саны кимүен җиңү өчен эшләнелә", диелә район хакимияте карарында.
Мамадыш районының бүгенге хәле турында Азатлык Радиосы язган иде. Бу Татарстанның авыл тормышы белән яшәүче районнар арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән алдынгы урыннарда тора. Безнең хисапка күрә, 75 егет һәлак булган.
Мамадыш җирлегендә халык саны елдан-ел кими.

😁4🤣2👻2🎃2🤡1
Уфада активист, журналист Ольга Комлеваның кабат мәхкәмә утырышлары башланган.
Мәхкәмә утырышында Комлеваны сак астында тоту вакытын 2025 елның 14 маена кадәр озайтканнар. Чираттагы утырыш 26 февральгә билгеләнгән.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Мәхкәмә утырышында Комлеваны сак астында тоту вакытын 2025 елның 14 маена кадәр озайтканнар. Чираттагы утырыш 26 февральгә билгеләнгән.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😡6
Татарстанның 1,2 мең авылында аракы кибете ачмакчылар.
Рәсмиләр моны ялган аракы белән көрәшер өчен эшлибез дип аңлата.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Рәсмиләр моны ялган аракы белән көрәшер өчен эшлибез дип аңлата.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
💩7😱2🤮2👏1🤯1
Башкортстан активисты Русия Думасыннан "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарланучыларга амнистия игълан итүен сорый
Буранбай Әскәров Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин исеменә мөрәҗәгать язган.
17 гыйнварда "Баймак эше" фигурантларының туганнары Мәскәүгә Думага барып, амнистия турында хатлар калдырган. Әскәров шул хатлардагы үтенечене канәгатьләндерүне сорый.
"Баймак эше"ндә 80ләп кеше гаепләнә, аларның кайберләренә хөкем карарлары чыкты.
Тулырак👉 Азатлык Радиосында укыгыз.

"Битараф булмаган якташларыбыз мәхкәмә янына бер генә максат белән чыкты — үзләрен ишетсеннәр өчен. Җирле хакимият аларны ишетсен, чиста су, һавага булган хокукларны якласын, җир байлыкларын талауны туктатсын дип теләде. Әмма җирле хакимият аларны фетнәчеләр һәм милләтчеләр итеп күрсәтә. Шуңа күрә бу җинаять эшен һәм халыкны бу хәлгә нәрсә китерүен өйрәнүне сорыйм", диелә мөрәҗәгатьтә.
17 гыйнварда "Баймак эше" фигурантларының туганнары Мәскәүгә Думага барып, амнистия турында хатлар калдырган. Әскәров шул хатлардагы үтенечене канәгатьләндерүне сорый.
"Баймак эше"ндә 80ләп кеше гаепләнә, аларның кайберләренә хөкем карарлары чыкты.
Тулырак👉 Азатлык Радиосында укыгыз.
👍4🤔2🙏2
2024 елда Татарстанда Украинага каршы сугышта катнашучы 331 мең хәрбигә һәм аларның гаиләләренә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм I, II, III төркем инвалидларга барлыгы 12,4 млрд сум акча түләнгән.
Әлеге мәгълүматны Татарстан социаль фонды җитәкчесе Эдуард Вафин әйтте.
Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 3919, Башкортстаннан — кимендә 4357 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
👉Тулырак монда укыгыз.

🤬4
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Башкортча сөйләшә торган урыс кешесен күргәнегез бармы?
Бар андыйлар да! Видеоны карагыз! 😀
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
Бар андыйлар да! Видеоны карагыз! 😀
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
❤20👍8🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 31нче гыйнвар. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Төнлә пилотсыз очкычлар Волгоград өлкәсендәге нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм ясаган дип белдерә Русия хакимиятләре; һөҗүм аркасында янгын башланган, диләр. Ә менә Воронеж өлкәсендә дрон һөҗүме аркасында бер кеше яраланган. Узган төнне Русиянең 7 төбәгендә 49 дрон юк ителгән дип ышандыра Русия ягы.
🔹Томскидан Адлерга баручы поездда бер ир-ат пычак белән юлчыларга һөҗүм иткән, ике кеше яраланган. Һөҗүм итүчене Новосибирски өлкәсендә кулга алганнар.
🔹Татарстан машина йөртүчеләренең агрессивлыгы буенча Русия төбәкләре арасында — өченче урында. Моны "Дром" автомобиль порталы уздырган тикшеренү ачыклаган. Беренче ике урында — Воронеж өлкәсе белән Саха Республикасы. Ә менә иң тыныч йөртүчеләр Түбән Новгород өлкәсе, Краснодар төбәге, Амур һәм Мәскәү өлкәләре һәм Башкортстанда яши, диелә.
🔹Валюталар курсы: $ = 98.01 сум; € = 102.78 сум; ¥ = 13.37 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
🔥1
"Намаз укыды — ШИЗО. Намазлык урынына сөлгене кулландымы? ШИЗО. Төрмә хезмәткәре белән исәнләшмәде яки башына башлык кимәде дип бәйләнеп тагын штраф изоляторына утырталар."
Шушы көннәрдә берничә кырымтатарны аерым камераларга ябып җәзалаганнар. Сәбәбе — аларның иртәнге намаз кылулары. Төрмә җитәкчелеге моны төрмә тәртипләрен бозу дип бәяләгән һәм мөселманнарны өстәмә җәзага тарттырган. Кырымтатарларны Русия төрмәләрендә ничек мыскыл итәләр? 👉 Шул хакта сөйлибез.

🤬21😢6👍2💔1