Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Сәнгать түгел, пропаганда"
Прокатка Алтын Урдага бәйле
тагын бер фильм чыкты

Бу атнада кинопрокатка режиссер Константин Бусловның "Усал шәһәр" ("Злой город") тарихи фильмы чыкты. Ул 1238 елда Козельски шәһәренең Батый хан гаскәренә каршы торуына багышланган. Сюжетка ярашлы, Батый шәһәрне җиде атна дәвамында ала алмый, бары тик ярдәм чакырып кына, җиңүгә ирешә. Шул хәлдән соң Батый Козельски атамасын онытырга һәм аны "усал шәһәр" дип атарга куша.

Кайбер экспертлар әлеге фильмны һәм гомумән, тарихи киноларны "сәнгать түгел, пропаганда" дип саный.

"Дзенда бер кеше комментар калдырган: "Мин урыс һәм православ буларак, залдан горурлык хисе белән чыктым". Менә бу куркыныч та инде - безнең тарихны фрагментларга бүләргә тырышу. Тарихның бердәм канвасы җимерлә. Урыслар һәм прасовлавлар өчен бер тарих, бурятлар һәм буддачылар өчен - бер, татар һәм мөселманнар өчен тагын бер тарих. Моның безне кая алып баруын чамалап була. Пафос һәм патриотизм универсальлрәк, илнең бөтен халыклары өчен тарих драмасы чагылган кино төшерү әйбәтрәк булмас идеме! Бу сорау түгел, раслау", дип язды тарихчы Искәндәр Измайлов үзенең Бизнес Онлайн өчен тарихи фильмнар турындагы уйлануларында.

"Теләсә нинди фильм - сәяси заказ", - дип саный Русия мөселманнары Диния назарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов. - Бездә Александр Невскийны халык Эйзенштейн күрсәткәнчә кабул итә. Невский әйтмәгән сүзләрне дә аңа тага. Бу бит кино, бөек корал".

Мөхетдинов тарихи фильмнарда дошман образын примитив, карикатур төстә бирәләр ди. Шуңа күрә Татарстан режиссерларына альтернатив версияләр төшерергә кирәк ди. Мәсәлән 1552 елда Казанны яклау, Кол Шәриф яки Сөембикә турында. "Сөембикә халык хәтерендә аерым урын алып тора, ә аңа хәтта һәйкәл дә куелмаган", ди Мөхетдинов.

Сәясәт белгече Алексей Чадаев исә Казан татарларының үзләрен Алтын Урдага кагылышы барлыгын исбатларга тырышулары гаҗәп дип саный. Болгар үзе дә монгол яуларыннан зыян күргән ди ул. Казан Болгарны яклау турында фильм төшерә алыр иде, Козельски турындагы фильмнан начаррак булмас иде ди.

Бу фильмны карадыгызмы әле?
💩11💯4👍3🤬2
Гаяз Исхакыйның "Остазбикә" әсәрен тыңлыйбыз.

Әйдә.Online проекты әлеге әсәрне укып, аудиосын әзерләде. Кичкә шуны тыңларга тәкъдим итәбез.

"Остазбикә" повесте баласы булмагач, үзенең иренә икенче хатын алып бирүче хатын турында сөйли. Монда гаилә темасы да, социаль һәм милләт проблемнары да күтәрелә.

Текст татар телен өйрәнүчеләр өчен яраклаштырылган.

➡ https://smarturl.click/4kl1G - VPN кирәкми
➡ https://www.azatliq.org/a/33290515.html - VPN кирәк.

Аудио 👇
🔥7❤4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 2 февраль, якшәмбе. Әлегә булган хәбәрләр мондый:

🔸Кичә кич Курски өлкәсе Суджа шәһәренең интернат-мәктәбе бинасына һөҗүмдә дүрт кеше һәлак булган, 84 кеше зыян күргән. Бу хакта Украина кораллы көчләре белдерде. Әлеге интернатта нигездә картлар, авырулар һәм хәрби чаралар нәтиҗәсендә тораксыз калган кешеләр яшәгән. Һөҗүмдә Украина ягы Русияне, Русия ягы Украинаны гаепли. Сугыш барганда Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

🔸Кичә Русия армиясенең Полтавага ракет һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны 12гә җитте. Алар арасында ике бала да бар дип белдердә Украина гадәттән тыш хәлләр хезмәте. Тагын 17 кеше җәрәхәтләр алган.

🔸Белгород өлкәсе Малиновка бистәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы Вячеслав Гладков белдерде.

🔸Мәскәүнең Домодедово һава аланы шәхси куллардан Росавиация карамагына күчте. Моны Баш прокуратура таләп итте, Мәскәү өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсе мөрәҗәгатьне канәгатьләндерде.

🔸Русия университетлары Украина сугышында катнашучыларның балаларына квоталарны 30%ка кадәр арттырачак. Бу хакта Русия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде. Моңа кадәр уку йортлары бюджет урыннарының 10% сугышта катнашучыларның балаларына бүлеп биргән иде.

Әлегә шулар. Ялларыгыз матур узсын!

@azatliqradiosi
🕊1
📍Русия мәктәпләренә Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дәресе кире кайтачак.

Аны тарих укытучылары бишенче-җиденче сыйныф балаларына укытачак. Бу хакта патриарх Кирилл әйтте, дип җиткерә ТАСС дәүләт агентлыгы.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов исә бу фәннең мәктәпләргә 2026 елның 1 сентябреннән кайтачагын җиткергән.

Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дәресен башта 2023 елдан башлап, бишенче-тугызынчы сыйныф балаларына укытмакчылар иде. Яңа фәнне укытуның максаты – укучыларда "шәхес тәрбияләү", аларны "Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләренә, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә һәм нормаларына тарту" диелде.

"Хәзер Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дигән тагын бер фән кертү хакында сүз бара. Кайбер төбәкләрдә бу инде сынау рәвешендә эшли дә. Әлеге фән фәнара, ягъни, бер өлеше тарих, бер өлеше география, бер өлеше әдәбият кебек дәресләрдә өйрәнеләчәк. Ул тугызынчы сыйныфка кадәр укытылыр дип көтелә. Аттестатта билгесе дә булачак. Православлар бу фәннән дә дәреслекләр, програмнар эшләп киләләр. Мөселманнардан әлегә селкенүче юк. Без әле бишенче классларга бирелгән мөмкинлекне дә тулысынча файдалана алмыйбыз. Ике-өч кенә түгел, дистәләгән адым артта калып барабыз

дигән иде берничә ел элек Азатлык Радиосына Русия ислам мәгарифе шурасы белгече ​Наил Җамалетдинов.

@azatliqradiosi
🤬5🤮4❤1💩1
💵Канада һәм Мексика АКШтан кертелгән тауарларга җыем (пошлина) ала башлаячак.

Бу Доналд Трамп гамәлләренә җавап булып тора. Трамп 1 февральдән Канада һәм Мексика тауарларына 25% күләмендә җыем кертте.

Канада премьер-министры Джастин Трюдо шулай ук АКШ тауарларына 25% җыем кертүен белдерде. Җыем алыначак импортның гомуми күләмен Трюдо 155 миллиард доллар дип бәяләде.

Мексика президенты Клаудия Шейнбаум да җавап чаралары турында белдерде. Ул илнең икътисад министрына “Мексика мәнфәгатьләрен яклау өчен тарифлы һәм тарифсыз чараларны үз эченә алган Б планын гамәлгә ашыру” күрсәтмәсе бирүен әйтте.

Кытай АКШ керткән җыемга җавап итеп, Дөнья сәүдә оешмасына шикаять бирергә ниятләвен белдерде. Шулай ук җавап чараларын әзерләвен әйтте.

▪️АКШ 1 февральдән Канада һәм Мексикадан кертелгән тауарларга 25% җыем (энергоресурслар өчен 10%), ә Кытай тауарларына 10% җыем кертте. Бу өч илдән кертелгән тауарлар АКШ импортының якынча 40%ын тәшкил итә. АКШ нефть эшкәртү сәнәгатенең 20-25%ы Канада нефте белән эшли. Гомумән, Канада экспортының 70%-тан артыгы АКШка туры килә. Яшелчә һәм җиләк-җимешнең якынча 64%-ы АКШ-ка Мексикадан керә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍5🤡2😭1
Атна вакыйгалары фотоларда

Күбрәк фотолар👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
🔥2
Приморье төбәге губернаторының урынбасары сугышта үлгән

Сергей Ефремовның һәлак булуы турында Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко хәбәр итте.

Губернатор сүзләренчә, Ефремов хәрби йөкләмә үтәп кайтып килгәндә үтерелгән. Машиналары Курски өлкәсендә минага эләккән. Ефремов белән бергә бер Русия офицеры да һәлак булган.

▪️Ефремов 2022 елда оешкан "Тигр" ихтыярилар бүлеге белән идарә итте. Сугыштан кайткач, узган елның февралендә аны губернатор урынбасары итеп билгеләделәр. Августта "Тигр" төркемнең Курски өлкәсенә китүе әйтелде. Төркемне кабат Ефремов җитәкләде.

@azatliqradiosi
🍾7🔥2👏1😢1
Тифлистә хакимияттәге "Грузин хыялы" фиркасенә каршы протест чарасы уза.

Чараны оештыручылар элекке митингларда тоткарланучыларны азат итүне һәм яңа парламент сайлаулары уздыруны таләп итәчәген әйтте.

Катнашучылар Tbilisi Mall сәүдә үзәге янында юлны япты.

"Эхо Кавказа" хәбәр итүенчә, чарада элекке шәһәр мэры Гиги Угулава һәм оппозиционерларның берсе Ника Мелиа тоткарланган.

Басма язуынча, куәт оешмасы вәкилләре чарада катнашучыларны тоткарлауда шактый рәхимсез кылана. Хәтта җәрәхәтләнүчеләр дә бар.

Азатлык Радиосының грузин хезмәте хәбәр итүенчә, ким дигәндә ун кеше тоткарланган.

▪️Оппозиция "Грузия хыялын" илне изоляцияләргә тырышуда һәм Кремль тарафлы сәясәт алып баруда гаепләп килә.

@azatliqradiosi
❤6👍2🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 3нче февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹
Бүген төнлә Казан һәм Түбән Камада урнашкан халыкара һава аланнары вакытлыча ябылып торырга мәҗбүр булды, хәзер инде алар гадәти тәртиптә эшли.

🔹Төнлә Русия төбәкләрендә 70 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип белдерә Русия түрәләре. РФ Саклану министрлыгы ышандырганча, Ростов өлкәсендә — 27 дрон, Волгоград өлкәсендә — 25, Әстерхан өлкәсендә — 7, Воронеж өлкәсендә —5, Белгород өлкәсендә — 4, Курски өлкәсендә 2 дрон бәреп төшерелгән.

🔹Волгоград өлкәсенә булган дрон һөҗүме аркасында нефть эшкәртү ширкәтендә янгын башланган.

🔹АКШ президенты Доналд Трамп Русия һәм Украина вәкилләре белән очрашулар һәм элемтәләр планлаштырыла дип белдерде. Аның сүзләренчә, шушы планлаштырылган очрашулар турында сөйләшүләр "гаять уңышлы" бара.

🔹Панама президенты Һосе Рауль Мулино АКШның Дәүләт департаменты башлыгы Марко Рубио белән булган сөйләшүдән соң Кытай белән хезмәттәшлек итү турында төзелгән меморандум эшчәнлеген дәвам иттермәячәкбез дип белдергән.

🔹Валюталар курсы: $ = 97.81 сум; € = 102.13 сум; ¥ = 13.26 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
🔥2👍1
Мәскәүдәге "Алые Паруса" торак комплексында шартлау булган.

Ул хакта Русия Telegram-каналлары яза. 5 кеше яраланган дип хәбәр итәләр.

Шартлау Мәскәү вакыты белән сәгать 9:45тә булган, диелә.

@azatliqradiosi
✈️Казан Русия өчен очкычлар ясау эшен җайлый алмады. Авиация өлкәсендәге белгечләр шундый бәя бирә.

Украина сугышы башланганнан соң Татарстан Русия өлешләреннән торган пассажирлар йөртүче Ту-214 очкычын күпләп җитештерә башлаячагын белдерде. Мәсәлән, 2025 елда ун очкыч ясалачагы әйтелгән иде. Соңрак ул 4, инде хәзер — бары 2 очкыч ясалачагын хәбәр итте.

Очкыч ясауны кичектерүнең төп сәбәбе — санкцияләр шартларында Русиянең чит ил технологияләренә мохтаҗ булуы. Русия детальләреннән торган очкыч та чит ил очкычларыннан шактый калышуына киная ясый белгечләр.

Казан авиация ширкәте 2025 елда дүрт Ту-214 очкычы урынына икене генә җитештерәчәк. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сүзләренчә, планлаштырганча эшләве авыр булып чыккан.

Киселгән канатлар. Ни өчен Казан Ту-214 очкычын җитештерүне кичектереп килә? 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4👏1🤔1
Былтыр Казанга килгән туристлар банк карталарыннан 31 миллиард сумга якын акча тоткан.

2024 елда Татарстан башкаласына барлыгы 4,5 млн турист килгән. Аларның 73,6 проценты — Русия төбәкләреннән. Чит ил туристлары ешрак Кытайдан, Һиндстаннан, Иран, Төркия һәм Беларустан килгән, дип ышандыра түрәләр.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👏3🙏1