Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Чернобыль АЭСындагы саркофагка бүген төнлә дрон килеп бәрелгән.

Әлеге саркофаг Чернобыль атом станциясенең җимерелгән дүртенче энергоблогын саклар өчен төзелгән. Саркофагка бәрелгән дрон турында Украина президенты Владимир Зеленский хәбәр итте, дронны Русия җибәргән диде. МАГАТЭ бу инцидентны раслады.

Дрон килеп бәрелгәннән соң янгын башланган, аны берничә минутта сүндергәннәр. МАГАТЭ саркофагның эчендә дә, аның тирәсендә дә радиация "нормаль һәм тотрыклы" дәрәҗәдә кала бирә дип белдерә.

@azatliqradiosi
😱3🤬3👍1🤪1😡1
Татарстанда Ураза һәм Корбан гаетләренең көннәре билгеләнде.

Быел Ураза гаете — 30 мартта, ә Корбан гаете 6 июньдә бәйрәм ителәчәк.

30 март якшәмбегә туры килә, шуңа күрә бәйрәм уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак. Ә менә 6 июнь — җомга көн, ул көнне Татарстан халкы ял итәчәк.

Әлеге даталарны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов раслаган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3🥴2
Башкортстанда мәхкәмә приставлары бурычлы кешеләрдән йөзләп машина тартып алып сугышка җибәргән.

Шулай ук башкортстаннардан кесә телефоннары, көймәләр, мопед, бензин пычкылары тартып алып фронтка җибәргәннәр. Нигездә исерек килеш машина йөртеп кабат тотылган кешеләрнең яки зур бурычлары булганнарның милкен тартып алулары әйтелә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😡12👍2
Русия белән Украина һәлак булган хәрбиләрнең мәетләре белән алмашкан.

Ул хакта Русия ягы хәбәр итте.

Дума депутаты Шәмсәил Саралиев сүзләренчә, Русия — 45 мәетне, ә Украина 757 мәетне үзенә кайтарган.

Моңа кадәр соңгы шундый алмашу 24 гыйнварда булган иде. Ул вакытта да Русия ягы Украинага 757 украин хәрбиенең мәетен кайтарган, ә Украина Русиягә 49 мәетне тапшырган.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 1087нче көне.

@azatliqradiosi
😱1
Башкортстанда Хәбиров газ кертү белән мактана, Хәбибов сугышта катнашучылар гаиләләренә утын бирүне җиңеләйтергә куша

Башкортстан вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов Украинага каршы сугышучы хәрбиләрнең гаиләләренә утын сатып алуны җиңеләйтергә кушкан.

Урман хуҗалыгы министрлыгына агач сатып алуда ташламалар әзерләргә дә кушылган.

Нефть һәм газ табучы Башкортстанда йортларга газ кермәгәнме әллә?

Республика башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, Башкортстанда 1,5 млн кешегә газ кертелгән. Әмма ул язган пост астында "бездә газ юк", "безгә кайчан кертеләчәк" дип сораучылар да күп. Зианчура, Илеш, Мәчетле районнары, Салават шәһәре тирәсендә яшәүчеләр газ сорап язды.

Мәсәлән, Алмира Вәлиева Илеш районы авылларына кайчан газ кертәсез инде дип сорый: "Авыллар бушап калуы сезгә файдалырак дигән хис кала. Хакимиятнең бер генә сәбәбе – финанс мөмкинлек юк. Финанс мөмкинлек булсын өчен тырышыгыз!" дип язган ул.

Илеш районы хакимияте башлыгы урынбасары Тимур Рамазанов районда җиде авыл газсыз, ләкин аларга газ кертү өчен әлегә акча каралмаган дип белдерде.

👉Кемгә утын, кемгә газ дигәндәй, мәкаләне кереп укып чыгыгыз.
🤡3👍2👏1💯1
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:

🔸"Пепел" басмасының баш мөхәррире Никита Парменов

🔸социолог Лев Гудков;

🔸журналист Сергей Ауслендер;

🔸 публицист Алексей Кунгуров;

🔸элекке дипломат Борис Бондарев.
👍1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Стәрлетамакта чүплек корылмасы төзүгә каршы 30 меңгә якын имза җыелган. Чүплек эшкәртү корылмасында коммуналь калдыкларны яндырырга җыеналар ди активистлар. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. #Башкортстан @azatliqradiosi
Стәрлетамакта чүплек полигоны төзергә җыенучыларга җинаять эше ачылган.

Халык фикерен исәпкә алмаган өчен.

Эш болайрак тора ⬇️

Стәрлетамак шәһәрендә каты коммуналь калдыклар (ТКО) чүплегенең икенче чиратын төземәкчеләр иде. Ишембайдагы полигон ерак, анысы да тиздән тулачак дип аңлаттылар.

Халык моңа каршы чыкты, 27 мең имза җыеп, Русия президентына да мөрәҗәгать иттеләр.

Активистлар бу объектта чүп яндырылачак дип саный.

— Ул елына өстәмә 6 мең тонна зыянлы матдәләр бүлеп чыгарачак. Бу хакта проект документында язылган. Анда RDF-ягулыгы (калдыклардан җитештерелгән ягулык атамасы) җитешерергә дә уйлыйлар. Бу — вакланган чүп, пластик. Төбәк операторы үзе шулай дип әйтә. Бу ягулыкны цемент җитештерүчеләре янында ясарга һәм шунда яндырырга җыеналар, — дип аңлата экоактивист Вадим Искәндәров.


Җинаять эшен "вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану" нигезендә ачканнар.
👍2🤡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарлар ничек сөйләшә — 1 | Казан арты һәм Минзәлә яклары сөйләме

Татар теле — бик бай тел. Бу кыска видеода 2 сөйләмне тәкъдим итәбез. Видеоны тулысынча 👉 менә монда карагыз.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍12❤4😁2🥱1🥴1
Урыс милләтчеләре янә Дамир Мөхетдиновка каныга

Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдиновның “Татар-информ”га биргән әңгәмәсе уңаеннан урыс милләтчел Телеграм каналларда һәм басмаларда шау-шу купты. Диния нәзарәтен хәтта экстремистик дип танырга чакыручылар да булды.

Имеш, Мөхетдинов әлеге интервьюда “урысларның Русиягә нигез салуга катышы юк”, илне “Хәзәр каганаты һәм Алтын Урда төзегән”, дигән (чынлыкта алай димәгән).

Урыс милләтчеләре шулай ук Мөхетдинов кабинетында картинага да игътибар итә. Анда Алтын Урда һәм урыс гаскәрләренең Калка җирлегендәге бәрелеше сурәтләнә. “Урыс кнәзләре үлеп ята, урдачылар мәҗлес кора. Урдачча халыклар дуслыгы”, дип язды тарихчы Александр Дюков.

Царьград, Газета.ру басмалары да Диния нәзарәтен русофобиядә, “хакимиятнең, җәмгыятьнең, матбугат чараларының бөтен игътибары тышкы эшләргә юнәлтелгәндә” Русияне эчтән какшатуда гаепләде.

Әңгәмәнең татар телендә генә чыгуына да игътибар иткәннәр. “Мөфти тезислары татар телендә генә яңгырарга тиеш, урыс аудиториясенә чалынмаска тиеш дигәннәр, күрәсең”, дип яза “Царьград”.

“Татар-информ”да әңгәмә 11 февральдә чыкты. Урыс милләтчеләре бәйләнгән урын шушы:
Безнең дә милләтебез, руслар кебек, дәүләт төзи торган милләт. Бу дәүләтнең башында, аңа таш салган вакытта, аның асыл нигезен салган безнең милләтебез. Алтын Урда заманында, Хәзәр, Идел буе Болгар дәүләте вакытыннан шулай, шуңа күрә без горурланабыз”.

Күренүенчә, анда Русияне төзүдә “урысларның катнашмавы” турында берни юк.

Урыс милләтчеләренең Русия мөфтиләр шурасы һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәтенә каныгулары беренче тапкыр гына түгел. Былтыр көз Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән әлеге оешмаларны тыярга чакырып, Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән иде.

Бу хакта тулырак Азатлык Радиосында алдагы көннәрдә укый аласыз.
🔥7🤬3
Татар әлифбасын төзүчеләрнең язмышы турындагы фильмының трейлеры чыкты

"Бу фильм безнең әлифбаны кем төзүен, тамырларыбызның кайдан килүен аңлау өчен бик әһәмиятле" диде фильмның авторы, Татарстан кинематографчылар берлеге рәисе, режиссёр һәм продюсер Илдар Ягъфәров. Ул Бизнес Онлайнга сөйләгәнчә, фильмга хәзерге вакытта монтаж ясала, Русия һәм алман архивларыннан документлар эзләнә.

"Әлифба" авторларының язмышлары җиңел булмаган. Яңа өйләнешкән пар Вагыйзов белән Вәлитова 1937 елда Арчадагы педагогика училищесына татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Дүрт елдан Вагыйзов фронтка китә.

Өч ел әсирлектә була, ул утырган лагерьне американнар азат итә. АКШка китү мөмкинлеге булуга карамастан, СССРга, балалары һәм хатыны янына кайта һәм шунда ук 10 елга сөргенгә сөрелә.

Сөргеннән кайткач, 1960 елда Вагыйзов янә Арча педучилищесында татар теле укыта башлый һәм мәгариф министрлыгының яңа "Әлифба"га бәйге игълан итүен белеп ала. Хатыны Рәмзия Вәлитова белән биш ел буена дәреслек төзи һәм бәйгедә аларның әлифбасы җиңеп чыга. Шул вакыттан бирле дәреслекне 43 тапкыр нәшер итәләр, ул бер миллионнан артык нөсхәдә чыга.

👉Тулырак монда укыгыз.
👍8❤5
Яхталар, АКШта йортлар, миллионлаган долларлар... Санкцияләрдән качарга тырышкан Русия байларын эзләүче KleptoCapture төркеме таратылды

6 февральдә АКШның яңа баш прокуроры Пэм Бондиның Юстиция министрлыгы каршындагы KleptoCapture эшче төркемен таратканлыгы билгеле булды. Бу төркемнең төп максаты санкцияләрне читләтеп узучы Русия олигархларының активларын кулга алу һәм конфискацияләү иде. Төркем прокурорлар, Америка махсус хезмәтләре һәм башка ведомстволар хезмәткәрләреннән торды.

Бу төркем кемнәрнең активларын табарга өлгерүе турында сөйлибез.

🔸"Ренова" мөдирләр шурасы рәисе Виктор Вексельберг.
2022 елның апрелендә Испания хакимияте АКШ таләбе белән Вексельбергның 90 миллион долларлык Tango яхтасын кулга алды. 2023 елның февралендә Нью-Йорк прокуроры Вексельбергның гомуми бәясе якынча 75 миллион долларлык алты күчемсез милек объектын конфискацияләүне таләп итте.

🔸ВТБ башлыгы Андрей Костин
АКШ Юстиция министрлыгы мәгълүматларынча, Костин, санкцияләрне читләтеп, бәясе $135 миллионнан артык ике яхта һәм Колорадо штатындагы Аспен тау чаңгысы курортында йорт тоткан. Костин эше нигезендә АКШта ике кеше, шул исәптән "Открытие" банкының элеккеге хуҗасы Вадим Вольфсон тоткарланган.

🔸"Царьград" телеканалына нигез салучы һәм аның хуҗасы Константин Малофеев
2023 елның февралендә KleptoCapture тырышлыгы белән Америка банк хисабыннан Малофеевның $5,4 миллион акчасы конфискацияләнгән. АКШ хакимияте олигарх акчаларны үзенең партнеры аша чыгарырга тырышкан, дип раслаган. 2023 елның маенда АКШның баш прокуроры Малофеевтан конфискацияләнгән акчаларны Украинага ярдәмгә күчерергә рөхсәт итте. Мондый акча күчерүнең бу беренче очрагы иде.

🔸Беренче канал алып баручысы Дмитрий Саймс
Узган елның сентябрендә АКШ юстиция министрлыгы Вирджиния штатында яшәүче, Русиянең беренче каналында "Зур уен" ток-шоуын алып баручы Дмитрий Саймс һәм аның хатыны Анастасияне акча юуда гаепләде. Тикшерүчеләр раславынча, Саймс Беренче каналдан бер миллион доллардан артык хезмәт хакы, шулай ук шәхси шоферлы автомобиль, Мәскәүдәге фатирын тоту һәм ун кешедән торган хезмәткәрләр такымына түләү өчен акча алган.

Башкалар турында 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
👍4😱3🤣1
Каюм Насыйри турында тапшыру (1985)
Азатлык архивы
Каюм Насыйри тууына 200 ел тулу уңаеннан Азатлык Радиосы архивыннан Каюм Насыйри турында уникаль язма тыңлагыз!

1985 елда яңгыраган тапшыруда мәгърифәтче һәм әдип Каюм Насыйриның 160 еллыгы уңаеннан аның әдәп һәм әхлак турында фикерләре яңгырый.

Насыйриның бу хакта карашлары Ислам рухына һәм аның фәлсәфәсенә туры килә. Тарихның авыр көннәрендә бу әдәп-инсаф, әхлак кагыйдәләрен чын күңелдән үтәгәнгә күрә, "безнең халык үзен югалып китүдән саклап кала алган", дип сөйли Гариф Солтан.

#азатлыкархивы
#азатлыкка70

@azatliqradiosi
❤7🔥2👍1👎1
Милли активистлар ПАСЕдан Русияне — империя, ә милли республикаларны — колонияләр дип тануны сорый.

Хат астында "Ирекле халыклар төркеме"нә керүче һәм нигездә милли-азатлык хәрәкәтләренең вәкилләре булган 12 активист имза калдырган. Имза җыюлар дәвам итә.

Тулырак безнең хәбәрдә укый аласыз.
💯11👍4❤2🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарлар ничек сөйләшә — 2 | Мишәрләр һәм себерләр сөйләме

Татар теле — бик бай тел. Бу кыска видеода 3 сөйләмне тәкъдим итәбез. Видеоны тулысынча 👉 менә монда карагыз.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍22
Бер ел элек Русия төрмәсендә оппозицион сәясәтче Алексей Навальный үлде

Русия Тикшерү комитеты сәясәтченең үлеме "берничә авыру нәтиҗәсе"нә бәйле булуын белдерде. Навальный тарафдарлары аны төрмәдә үтергәннәрен әйтеп килә, хәтта аны үтерү әмерен Владимир Путин үзе биргән дип саный.

Төрле кешеләрдә сәясәтче эшчәнлегенә мөнәсәбәт төрле. Берәүләр аны ФБК һәм Навальный штаблары кебек көчле оппозиция системын булдырганы өчен мактый һәм ул Русия оппозициясе лидеры булган дип саный. Тәнкыйтьләүчеләр дә күп. Милли активистлар, мәсәлән, Навальныйның урыс маршларында катнашуын искә ала һәм аны урыс милләтчелегендә гаепли.

Сез ничек саныйсыз, хөрмәтле укучылар? Сезнең өчен Алексей Навальный – кем ул? Аның эшчәнлегенә, гамәлләренә ничек карыйсыз?
💔9👍3🤡2
📌 Бу атна Азатлык ниләр турында язды? Иң мөһим һәм кызык язмаларга күз салырга тәкъдим итәбез:

▪️"Кызларны фәнгә кызыксындырып үстерү җитми"

Татар галимәләре белән фән өлкәсендә тигезлек, көндәшлек, хатын-кызга мөнәсәбәт турында сөйләшү.

▪️Украинадагы сугышта Татарстаннан һәлак булучылар саны 4 меңнән артты

Русиянең Украинага каршы инде өч ел диярлек дәвам иткән сугышта Татарстаннан кимендә 4039 кеше һәлак булган.

▪️Украина һәм Хәбиров сугышы арасында калган Баймакта ничек көн күрәләр?

Баймакны бүген Башкортстанның "үги районы" дип атарга мөмкин. Азатлык күзәтү тәкъдим итә.

▪️Русия Чехия хакимиятеннән журналист Фәридә Корбангалиеваны тапшыруны таләп итә

Чехия полициясе Корбангалиевага шундый эчтәлекле хат тапшырган.

▪️Башкортстанда Русия империясе байрагын яндыру артында кемнәр тора ала

7 февральдә Башкортстанда Русия империясе байрагын яндырган өчен ике яшүсмерне кулга алдылар. Куәт оешмалары аларны милләтчелектә, сепаратизмда һәм "чит ил йогынтысы"на бирелүдә гаепли.

Безнең сайтта күп кызыклы язмалар, хәбәрләр, фото-видеолар чыга. Анда да керегез, укыгыз, фикерләр языгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
✍1👍1🕊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бер ел элек Русия төрмәсендә оппозицион сәясәтче Алексей Навальный үлде Русия Тикшерү комитеты сәясәтченең үлеме "берничә авыру нәтиҗәсе"нә бәйле булуын белдерде. Навальный тарафдарлары аны төрмәдә үтергәннәрен әйтеп килә, хәтта аны үтерү әмерен Владимир…
Русиядә һәм дөньяда Алексей Навальный истәлегенә чаралар үтә

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның үлүенә бер ел узу уңаеннан дөньяда һәм Русиянең төрле шәһәрләрендә аны искә алу чаралары уза. Алар арасында чиркәүдә дога кылулар, "Навальный" фильмын күрсәтүләр, сәясәтченең "Патриот" китабын укулар, сәяси тоткыннарга хатлар язу кичәләре һәм башка чаралар үтә.

Сәяси чикләүләр шартларында Русия шәһәрләрендә активистлар сәяси репрессия корбаннары һәйкәлләре янына чәчәкләр алып килә. Мәскәүнең Борисов зиратында Навальный җирләнгән кабер янына күпләп чәчәкләр алып киләләр, язулар калдыралар. Кабергә чәчәкләр кую өчен чират та барлыкка килде.

Уфада да репрессия корбаннары һәйкәленә чәчәк алып килүчеләр бар. Казанда полиция репрессия корбаннары һәйкәле янына беркемне дә китертми, дип яза Республикасы каналы. Кешеләр чәчәкләрне аннан ерак түгел эскәмиядә калдыралар, полиция чәчәкләрне шунда ук алып куя диелә.

ОВД-Инфо язуынча, Русия буйлап чәчәк алып килгән кимендә җиде кеше тоткарланган.

Фотолар:
1. Уфада сәяси репрессияләр һәйкәле. Либертариан фиркасе фотосы.
2. Мәскәүдә Навальный кабере яны.
❤2🥱2👍1