Медиазона: Украина сугышында Татарстаннан мобилизацияләнгән кимендә 500ләп хәрби һәлак булган. Башкортстаннан - 583
Әлеге саннар ягыннан ике республика да Русиядә иң алдынгы урыннарда.
Өченче урында – Свердлау өлкәсе (кимендә 476), дүртенче урында – Бурятия (423) бара.
Соңгы арада хакимият тарафыннан һәлак булучыларның статусларын яшерү сәбәпле, алар арасында күпме мобилизацияләнүгә эләгүче турында мәгълүмат тулы түгел.
Кайбер чыганакларга караганда, Татарстанның барлыгы өч мең тирәсе кеше мобилизацияләнгән. Казаннан - 800, Чалыдан - 1200 кеше икәне тәгаен билгеле, рәсмиләр мәгълүматы.
Башкортстаннан күпме ирнең мобилизациягә эләгүе билгесез. "Мондый саннарны без бирмибез", диде Башкортстан хәрби комиссариатының матбугат хезмәте.
👉Тулырак монда укыгыз.

🤷♂3😢1🎉1
Эр-Риядта АКШ белән Русия сөйләшүләре узды
Бүген, 18 февральдә Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта АКШ белән Русиянең югары дәрәҗәле вәкилләре сөйләшү уздырды. Бу Русия 2022 елда Украинага бәреп кергәннән бирле шушындый беренче очрашу булды.
✔️Иң төп нәтиҗә: Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләрендә киеренкелекне бетерү өчен "консультацияләр механизмы" булдырырга килешкән. Беренче итеп Мәскәү һәм Вашингтонда илчелекләр эшчәнлеген торгызмакчылар.
✔️АКШ президенты Дональд Трамп белән Русия президенты Владимир Путинны очраштыруга әзерләнү турында да фикер алышканнар. Әмма бу очрашу киләсе атнада мөгаен булмас әле диелә.
✔️Шулай ук сугыш тәмамланганнан соң икътисади мөнәсәбәтләр һәм геосәяси мәнфәгатьләр турында да фикер алышканнар.
✔️Сугышны тәмамлау сөйләшүләрендә Европа Берлеге дә, Украинаның да катнашырга тиешлеге турында килешкәннәр.
Украина ягы бүгенге сөйләшүләрдә катнашмады. Элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский чакырсалар да бу очрашуга килмәс идем, диде.
👉Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.

Азатлык Радиосы
Эр-Риядта АКШ белән Русия сөйләшүләре узды
Сөйләшүләр 4,5 сәгать барды.
❤3👍3😢1
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Навальныйны искә алу чарасында видео төшергән Азат Шәеховны ун тәүлеккә сак астына алган
Аны "рөхсәтсез чара оештыруда" (Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе, 2 өлеше) гаепле дип тапканнар. Ул Навальныйның үлеменә бер ел тулу уңаеннан узган чарада тоткарланды. Шулай ук аңа "Вконтакте"да чыгарган бер посты өчен гаскәрне "кимсеткән" дип 45 мең сум җәза бирелде.
"Кызганыч, безнең илдә хәзер сәяси золымнар корбаннары мемориалына чәчәк салырга килгән кешене видеога төшергән өчен дә кулга ала алалар", дип белдерде ул.
16 февральдә Навальныйның үлүенә бер ел узу уңаеннан узган чараларда Башкортстан белән Татарстанда да берничә кеше тоткарланган иде. Уфада тоткарланучыларны беркетмә төземи генә кире җибәргәннәр. Ә Казанда тоткарланган өч кешегә мәхкәмәләр булачагы әйтелде. Тоткарланган тагын ике кешенең исемнәре - Андрей Тимонин белән Радик Хәмидуллин. Өчесен дә Казанның "Япеев" полиция бүлегенә алып киткән булганнар.
Тимонинга 20 мең сум штраф салганнар.

😢5👍1🤬1
7 февральдә Башкортстанда Русия империясе байрагын яндырган өчен ике яшүсмерне кулга алдылар. Куәт оешмалары аларны милләтчелектә, сепаратизмда һәм "чит ил йогынтысы"на бирелүдә гаепли.
Башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе без беркемгә дә байрак яндырырга кушмадык дип белдерде.
Бу хакта язманы безнең сайтта укыгыз. Төп тезисларны рәсемнәрдә әзерләдек.

😢2👍1🔥1
❗️Төнлә Татарстан һавасында дрон бәреп төшерелгән
Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. Казан һәм Бегиш һава аланнары очкычларны кабул итүдән вакытлыча туктаган иде, хәзер алар янә эшли башлады.
Дронны бәреп төшерү нәтиҗәсендә җимереклекләр яки корбаннар булуы хәбәр ителмәде.
Быел бу Татарстанга ясалган өченче дроннар һөҗүме булды. Татарстанга быелгы иң беренче дрон һөҗүме 14 гыйнварда ясалды.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

😢4❤1👍1
Төнлә дөньяда тагын нинди вакыйгалар булды? 19 февраль иртәсенә кыскача хәбәрләр:
🟠 АКШ президенты Доналд Трамп февраль азагына кадәр Путин белән очрашу мөмкин булуын белдерде. Очрашу Согуд Гарәбстанында узарга мөмкин.
🟠 Русия һөҗүме аркасында Одессада 14 мәктәп, 13 балалар бакчасы һәм 500дән артык йорт утсыз һәм җылысыз калган, ди шәһәр идарәсе. Кимендә бер кеше зыян күргән диелә. Киев һәм Днепропетровск өлкәсендә шартлаулар турында да хәбәр ителә.
🟠 Русиянең Сызрань нефть эшкәртү корылмасында дрон һөҗүменнән янгын чыккан. Самар башлыгы зыян күрүчеләр юк дип белдерде.
🟠 Башкортстан рәсмиләре уртача пенсия күләмен 22 624 сум дип атаганнар. Бүгенге көндә республикада 1,139 млн пенсионер яши диелә.
🟠 Европа Берлеге Украинага яңа хәрби ярдәм пакеты әзерли, аның бәясе ким дигәндә 6 миллиард евро тәшкил итәчәк – Politico. Ярдәм планы Русиянең Украинага һөҗүм итүнең өч еллыгына тәкъдим ителер, дип көтелә.
🟠 Казанда кайбер урамнарында җылылык челтәрен яңартырга җыеналар. Бу эшкә 117,8 млн сум бүленгән. Эшкә заказны "Татэнерго" урнаштырган.
Әлегә хәбәрләр шундый. Көн дәвамында безне укыгыз, хәбәрләребез турында таныш-белешләргә дә сөйләгез!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3❤1
Украинага каршы сугышкан үзбәк һәм кыргызларга ватаннарында йомшак хөкем карарлары чыга. Мәскәү басымы сизеләме?
Украинадагы сугышта катнашкан Кыргызстан һәм Үзбәкстан ватандашларына 10 ел төрмә янаса да, алар күп очракта җиңелрәк җәза ала. Моның сәбәпләре нәрсәдә? Мәскәү йогынтысы бармы?
Бу хакта безнең 👉 көн язмасында укыгыз.

Украинадагы сугышта катнашканнары өчен озак вакытка төрмә янаган Кыргызстан һәм Үзбәкстан ватандашлары ахыр чиктә гадәти тормышларына кире кайта. Югыйсә, Үзәк Азиядәге бу ике илнең дә кануннарында яллы сугышчыларга кырыс җәзалар каралган. Мәскәү ягыннан басым…
🤬2👍1🔥1💩1
Трамп Украинада сайлаулар үткәрү кирәк дип белдерде
Бу хакта АКШ президенты Согуд Гарәбстанында АКШ һәм Русия вәкилләре арасында узган сөйләшүләрдән соң әйтте. Ул Украинаның бу очрашуга чакырылмауга бәйле борчуларын кире каккан. "Украинаның Русия белән солых турында сөйләшүләр башлау өчен өч елы бар иде", дигән Трамп.
Президент шулай ук Украина хакимиятен сайлаулар үткәрергә чакырган. Аның сүзләренчә, хәзерге президент Владимир Зеленскийның рейтингы төшеп дүрт процентка гына калган. Мондый белешмәләр белән сораштырулар чыкмады, шуңа күрә АКШ президенты бу мәгълүматны каян алуы билгеле түгел.
Трамп сайлаулар уздыру фикере — Русиянең тәкъдиме түгел ди (әмма Мәскәү Зеленскийны имештер легитим түгел дип белдерә). Трамп моны үзенең һәм "башка илләрнең" фикере дип әйкән.
Элегрәк Зеленский сугыш вакытында сайлаулар уздыру ихтималын кире какты. Украинада президент сайлаулары былтыр үтәргә тиеш иде, әмма кануннар сугыш хәле кертелгән вакытта сайлаулар уздыруны тыя.
Трампның риторикасы аңа кадәр президент булган Байденныкыннан нык аерыла. Байден Украинага бәреп керүгә Русия җаваплы дип әйтеп һәм АКШ "ни кадәр кирәк булса, шул кадәр" Киевны хуплаячагын белдереп килде.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

😱7👍2💩2❤1🤡1💔1👨💻1
Күпмилләтлелек, татар телен һәм Алтын Урданы яклаганы өчен мөфти Дамир Мөхетдиновка тулы бер карагруһ төркеме басым башлады.
Бу хакта зур язмабыз чыкты, аны укырга тәкъдим итәбез. Вакытыгыз булмаса, кайбер фикерләрен рәсемнәргә җыйдык.
@azatliqradiosi
Бу хакта зур язмабыз чыкты, аны укырга тәкъдим итәбез. Вакытыгыз булмаса, кайбер фикерләрен рәсемнәргә җыйдык.
@azatliqradiosi
❤6👍4😱3
🤵♂️👰♀️ Казанда аерылышырга теләүче парлар берничә айлык чиратта тора
Шуңа күрә Казандагы парлар аерылышу өчен башка шәһәрләргә бара башлаган. Татарстан башкаласында бу эшләр озакка сузыла, аерылышу өчен хәзер өч айга кадәр көтәргә кирәк икән.
2022 елда Русиядә аерылучылар санының соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җитүе билгеле булды. Психологлар аерылышучылар саны артуга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.
2023 елда Татарстанда ЗАГС оешмалары 25 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта аерылышучылар саны 14,2 мең кеше булган. 1000 никахка 566 аерылышу туры килгән.
Бу хакта 👉 монда укыгыз.

👍2👏1😁1🤣1
Уфада Украинадагы сугыштан кайткан ир өч мәктәп укучысына һөҗүм иткән.
Сергей Кочетков сугышка төрмәдән киткән булган.
Кочетков исерек булган, фатирдан чыгып килүче өч кызны күреп алып, аларны кире куып керткән һәм ишекне эчтән бикләп куймакчы булган. Балалар таныш түгел ирне фатирдан куып чыгармакчы булгач, аларны чәчләреннән сөйри һәм кыйный башлаган, бер кыз баланың битенә йодрыгы белән суккан диелә.
Балаларның кычкырышкан тавышларына фатирларыннан күршеләр чыккан һәм Кочетковны куркыткан.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

🤬10👍1🙏1🤪1
Русия Думасы Z тамгалы милекне бозган өчен җәзаны кырыслатты.
Бу үзгәрешләр Җинаять кодексының 167нче маддәсе, 2нче өлешенә кертелгән: ул биш елга кадәр мәҗбүри эшләр бирү яки иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, соңгы вакытта мондый тамгалы машиналарны һәм биналарны зарарлау очраклары арткан. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу үзгәрешләр Җинаять кодексының 167нче маддәсе, 2нче өлешенә кертелгән: ул биш елга кадәр мәҗбүри эшләр бирү яки иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, соңгы вакытта мондый тамгалы машиналарны һәм биналарны зарарлау очраклары арткан. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬12🤮8
🇺🇦Украинага — тынычлык саклау максатларында — кайсы илләр үз хәрбиләрен җибәрергә мөмкин?
АКШ һәм Русия вәкилләре Украинадагы сугышны туктату буенча очрашулар үткәрде, шушыннан соң әлеге очрашуга чакырылмаган Европа илләре җитәкчеләре Украинага тынычлык саклау гаскәрләрен җибәрү мөмкинлеге турында сөйли башладылар. Шулай да, бу атна башында Парижда узган рәсми булмаган очрашуда Европа илләре башлыклары ниндидер уртак фикергә килә алмады.
Шулай да, Украинага халыкара гаскәрләрне җибәрү мөмкинлеге бармы? Төрле илләрнең позициясен карыйк:
➤ 🇺🇸АКШ. Доналд Трамп Украинага Европа хәрбиләрен җибәрүгә каршы түгел, ләкин шул ук вакытта ул "американ гаскәрләре ул илгә бармаячак" диде.
➤ 🇬🇧Британия Украинада һава патрульләре миссиясен булдырырга мөмкин.
➤ 🇸🇪Швеция: "бу гайре мөмкин".
➤ 🇳🇱Нидерланд. Парламентның Түбән пулаты Украинага тынычлык саклау гаскәрләрен җибәрү мөмкинлеген раслаучы резолюция кабул итте. Премьер-министр Дик Схоф исә атлыгып тормый: ул бу вариантны кире дә какмый, әмма Вашингтон гарантияләре булган очракта гына.
➤ 🇫🇷Франция. Эммануэль Макрон солыхка ирешелгәннән соң Украинага хәрбиләрне җибәрү мөмкин диде.
➤ 🇫🇮Финляндия. Саклану министрлыгы башлыгы Антти Һяккянен ул хакта сөйләшергә әле иртә, чөнки Финляндия фронтка якын ил булып тора дип белдерде.
➤ 🇱🇹Литва Украинага гаскәрләрне җибәрү мөмкинлеге турында әлегә уйламый.
➤ 🇩🇰Дания моны кире какмый, әмма "бу хакта сөйләшү әле иртә" ди.
➤ 🇳🇴Норвегия: "Норвегия хәрбиләрен анда җибәрү турында сөйләшү әлегә дөрес түгел".
➤ 🇨🇿Чехия: "хәзер бу мәсьәлә турында сөйләшергә кирәкми".
➤ 🇮🇹Италия: "гаскәр җибәрү — иң авыр һәм эффектив булмаган чара". FT чыганаклары хәбәр иткәнчә, илнең премьер-министры Дҗордҗа Мелони нәкъ шулай дигән.
➤ 🇵🇱Польша Украинага үз гаскәрләрен җибәрмәячәк: "Русия белән чиктәш бер генә ил дә бу адымга барырга тиеш түгел".
➤ 🇸🇰Словакия: "Украинага һуманитар ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк", ләкин бу илгә тынычлык саклау гаскәрләре җибәрелмәячәк.
➤ 🇧🇬Болгарстан: бу фикергә каршы.
➤ 🇪🇸Испания бу фикергә каршы.
➤ 🇨🇳Кытай: "без гипотетик сорауларга җавап бирмибез".

❤1✍1🤬1🤡1👨💻1