Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 24нче февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Германиядә Бундестагка узган сайлауларда ХДС/ХСС консерватив блогы җиңеп чыккан. Нәтиҗәләр шундый: ХДС/ХСС блогы — 28,5% (208 урын), "Германия өчен Альтернатива" — 20,7% (151 урын), Социал-демократик фирка — 16,5% (121 урын), "Яшелләр" — 11,7% (85 урын), Сул фирка — 8,7% (64 урын).

🔹Франция президенты Эмманюэль Макрон АКШка буласы сәфәре алдыннан Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен, Европа шурасы рәисе Антониу Кошта, Германия канцлеры Олаф Шольц, Британия премьер-министры Кир Стармер, Төркия президенты Рәҗәб Тайип Эрдоган һәм Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан белән телефоннан сөйләшкән. "Без Украина өчен гадел, тотрыклы солых телибез" ди Макрон.

🔹Татарстан халкы республикадагы вакыт зонасын 1-2 сәгатькә күчерүне сорый. Мондый үтенечләр президент Рөстәм Миңнехановның Telegram-каналында калдырыла. Кешеләр Мәскәү вакыты Татарстандагы кояшның чын, табигый хәрәкәтенә туры килми дип яза. Бу бигрәк тә язын һәм җәен сизелә ди алар.

🔹Валюталар курсы: $ = 88.52 сум; € = 93.10 сум; ¥ = 12.21 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
👍2
24.02.2022 — Русия Украинага бәреп керде.
1.03.2022 — Сугышта Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллинның һәлак булуы хәбәр ителде. Ул Татарстаннан шушы сугышта үтерелгән беренче кеше булды.
21.09.2022 — Русиядә мобилизация игълан ителде.
29.01.2024 — Сугышта һәлак булган Татарстан ирләренең саны (кимендә) 1 меңнән артып китте.
2.04.2024 — Татарстанга беренче тапкыр дроннар һөҗүм итте
16.05.2024 — Сугышта һәлак булган Башкортстан ирләренең саны (кимендә) 2 меңнән артып китте.
15.09.2024 — Украинадагы сугышта һәлак булган ирләр саны белән Русия төбәкләре арасында беренче һәм икенче урынга Башкортстан белән Татарстан чыкты.
12.02.2025 — Сугышта һәлак булган Татарстан ирләренең саны (кимендә) 4 меңнән артып китте.

@azatliqradiosi
😡11😢6
Франциянең Марсель шәһәрендә Русия илчелеге янында шартлау булган.

Ул хакта BFM TV һәм Valeurs Actuelles хәбәр итә. Вакыйга урынында хәзерге вакытта 30лап янгын сүндерүче һәм полиция вәкилләре эшли.

Русия консулы Станислав Оранский сүзләренчә, шартлау консуллыкның эчендә үк булган. Яраланган кешеләр турында әлегә бернинди мәгълүмат та юк.

@azatliqradiosi
👍2🎉1
Австралия "Алабуга" махсус икътисади зонасына һәм Казан дары ширкәтенә чикләүләр кертте.

Шулай ук Австралия чикләүләренә "Алабуга" махсус икътисади зонасы баш мөдире Тимур Шаһивәлиев, Русия төзелеш министры урынбасары Валерий Леонов та кергән. Леонов Казанда туган, 2010 елда Татарстан дәүләт төзелеш күзәтүе инспекциясенең җитәкче урынбасары булды.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥5👍2👏1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Бу сугыш бер атна дәвам итәчәк." "Зур сугыш булмаячак."

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп керде. Шул ук көнне Азатлык Радиосы Казан халкы арасында сугышка бәйле сораштыру үткәрде. Моннан төп-төгәл 3 ел элек Татарстан башкаласында төшерелгән видеоны бүген яңадан карап китик, 3 ел элек яңгыраган җавапларны тагын бер кат тыңлыйк.

Видео ошаса, лайк куй
👍
@tatarchavideolar
👍6😢3
2024 ел ахырына Украинадагы сугышта Русия гаскәре кимендә 165 мең кешесен югалткан.

Әлеге саннарны журналистлар ачык чыганаклардан: җирле хакимиятләр, мәктәпләр җиткергән хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдә чыккан некрологлардан һәм зиратларда төшерелгән фотолардан җыя. Исәпләүләрне төгәл башкару өчен мирас эшләре реестры да кулланыла, анда мирас белән бәйле ачылган эшләр турында белешмәләр бар.

Өч ел элек башланган шушы сугышта Татарстаннан — кимендә 4186, ә Башкортстаннан кимендә 4666 кеше һәлак булган.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан #сугыш

@azatliqradiosi
🎉2👍1👏1🌭1
❗️Татарстанның ике ширкәте һәм "Ак Барс банк" Европа берлеге чикләүләренә эләккән

Бүген, 24 февральдә Европа берлеге Русиягә каршы 16нчы чикләүләр җыелмасы кертте. Чикләүләр исемлегендә 48 кеше һәм 35 оешма бар. Исемлеккә Татарстанның "Алабуга Машинери" һәм Чаллыдагы "Астейс" ширкәте дә кергән.

"Алабуга Машинери" сәнәгать җиһазлары, шул исәптән җилләткеч- һава суыргыч җайланмалары һәм суыту җиһазлары (чиллерлар) җитештерә. Ширкәтнең төп хуҗасы — "Алабуга" махсус икътисади зонасы. "Бизнес Online" басмасы "Контур.Фокус" сервисы белешмәләренә таянып язуынча, 2022 елда "Алабуга Машинери"ның кереме 33 мең сум булган. Бер ел эчендә аның зыянга эшләве 3,2 млн сумны тәшкил иткән.

Чаллының "Астейс" ширкәте махсус техника җитештерә. Ул шулай ук Русиядәге шасси җитештерүче иң зур ширкәтләрнең берсе булып тора. "Контур.Фокус" белешмәләренчә, 2021 елда ширкәт 1,2 млрд сум керем алган, чиста кереме 53 млн сумлап булган.

Европа берлегенең 16 нчы чикләүләр җыелмасында Русиянең 13 банкына SWIFT-ны куллануны тыю да бар. Бу банклар арасына "Ак Барс банк" та кергән.

@azatliqradiosi
👍6👎2🔥1🎉1🤮1
🔹Быел Татарстанда юллар төзелеше һәм төзекләндерүгә чыгымнар ике тапкырга кимегән

Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне берьюлы төзекләндереп булмаячак, чөнки Татарстан Украина сугышы өчен эшли диде. Аннан мәктәп, балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү оешмаларын төзекләндерүне сораганнар иде.

▪️Русиянең Украинага каршы сугышын алып бару өчен Татарстан сугышчылар җибәреп һәм икътисади яктан ярдәм итә. Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен республика төзекләндерә.

▪️Татарстанда контракт белән сугышка китүчеләргә түләүне ел башыннан бирле инде икенче тапкыр арттырды. 2,8 млн сумның төп өлешен республика үз хисабыннан түли.

▪️Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. 2025 елда республика бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Хакимият дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттырды. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметте.

@azatliqradiosi
🤬5👍1
Сугышның 3 елы – кайбер куркыныч саннар

Бу канлы низаг Украина һәм Русия халыкларына ничек тәэсир иткән? Мөһим демографик саннарга күз салыйк.

@azatliqradiosi
😢6👍1
Уфада Русиянең Украинага һөҗүменең өч еллыгына бәйле шигар тотып чарага чыккан Аида Нуриева тоткарланган.

ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, аны шәһәрнең 9нчы санлы полиция бүлегенә алып киткәннәр.

@azatliqradiosi
👍4💔4🍌2🤮1🙏1
22 февральдә АКШның Флорида штаты татарлары быелның беренче Сабан туен уздырды

Бәйрәмгә Американың төрле штатларыннан татарлар, башкортлар килде. Барлыгы 400ләп кеше булды.

Оештыручалар әйтүенчә, ел саен Флорида Сабантуенда балаларга концерт куярга, чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә.

— Балалар сәхнәдә беренче адымнарын ясыйлар, алар Сабантуйга махсус әзерләнә, татарча җырлар, шигырьләр өйрәнә. Быел, мәсәлән, Мәдинә Гыйлфанова белән Рөстәм Шәмсетдиновның балалары Арслан белән Биктимер җырлап халыкның мәхәббәтен яулады. Без аларны киләчәктә сәхнә йолдызлары буларак күрәбез. Искиткеч милли чыгышлар бүләк иттеләр безгә. Башкортча биюне дә карадык, — диде алар Азатлыкка.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍4👎1🥴1
Көн язмасы: Сугышның өч елы: Иң зур зыян — асаба халыкларга, үлүчеләр саны Башкортстан һәм Татарстанда иң югары

2022 елның 24 февраль иртәсе. Киев вакыты белән иртәнге сәгать 5 тирәсендә Русия гаскәре күршедәге бәйсез илгә — Украинага — ракет һөҗүме башлый, берничә тарафтан гаскәр белән аның җирләренә басып керә. Русия башлыгы Владимир Путин шушы ачыктан-ачык агрессияне аклап ашыгыч мөрәҗәгать белән чыга, әмма анда сугышны сугыш дип түгел, ә "махсус хәрби операция" дип атый, аның төп максатлары итеп Украинаны "демилитаризацияләү" (коралсызландыру) һәм "денацификацияләү"не белдерә.

Бу вакыйгага инде төгәл 3 ел узуга карамастан, ул иртәдә башланган сугыш әле һаман да дәвам итә. Путин карары белән башланган канлы низаг йөзләрчә миллион кеше тормышына тәэсир итә һәм әле дә итеп тора. 2022 елда 40 миллионлы дип исәпләнгән Украина халкының шактый өлеше сугыштан качып китәргә мәҗбүр була, калганы исә өч ел дәвамында көн саен диярлек шартлау һәм һава һөҗүме кисәтүләренә уяна. Низагның ике ягыннан да йөзләрчә мең кеше һәлак була, яралана. Сугыш белән риза булмаган һәм туп ите булырга теләмәгән йөзләрчә мең кеше Русиянең үзеннән дә башка илләргә күчеп китә. Сугышка каршы чыгыш ясаган һәм Путинга ризасызлык белдергән дистәләрчә мең кешегә каршы җинаять эшләре ачыла, алар төрмәләргә утыртыла.

Сугышның иң аянычлы нәтиҗәсе, әлбәттә — һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр, ятим калган балалар, ракет яки дрон һөҗүмендә бер мизгелдә иң якын кешеләрен югалткан гаиләләр. Әмма тулаем нәтиҗә моның белән генә чикләнми: 3 ел эчендә Украина һәм Русиянең демографиясе, икътисады, экологиясе, инфраструктурасы, социаль өлкәсе һәм башка бихисап тармаклары коточкыч зур зыян күрә. Азатлык Радиосы боларның барысын да даими аңлатып бара.

Бүген исә Азатлык Радиосы Мәскәүнең шушы сугышны башлау өчен кулланган "дәлилләрен" искә төшерә һәм бүгенге көнгә билгеле булган югалту саннарын барлый.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😢4👍2🔥1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Шушы 3 елда мин сугыштан туйдым. Бүтән аны төшерәсем килми." "Сугыш — ул коточкыч. Ул яман шеш кебек тарала."

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп керде. 3 ел дәвам иткән сугыш фронтның алгы сызыгында эшләүче Азатлык Радиосы журналистларына ничек тәэсир итте? Сугыш аларны, аларның эчке халәтләрен ни рәвешле үзгәртте?

Бу видеобыз — шул хакта.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
😢4👍2