Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔹Быел Татарстанда юллар төзелеше һәм төзекләндерүгә чыгымнар ике тапкырга кимегән

Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне берьюлы төзекләндереп булмаячак, чөнки Татарстан Украина сугышы өчен эшли диде. Аннан мәктәп, балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү оешмаларын төзекләндерүне сораганнар иде.

▪️Русиянең Украинага каршы сугышын алып бару өчен Татарстан сугышчылар җибәреп һәм икътисади яктан ярдәм итә. Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен республика төзекләндерә.

▪️Татарстанда контракт белән сугышка китүчеләргә түләүне ел башыннан бирле инде икенче тапкыр арттырды. 2,8 млн сумның төп өлешен республика үз хисабыннан түли.

▪️Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. 2025 елда республика бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. Хакимият дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттырды. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметте.

@azatliqradiosi
🤬5👍1
Сугышның 3 елы – кайбер куркыныч саннар

Бу канлы низаг Украина һәм Русия халыкларына ничек тәэсир иткән? Мөһим демографик саннарга күз салыйк.

@azatliqradiosi
😢6👍1
Уфада Русиянең Украинага һөҗүменең өч еллыгына бәйле шигар тотып чарага чыккан Аида Нуриева тоткарланган.

ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, аны шәһәрнең 9нчы санлы полиция бүлегенә алып киткәннәр.

@azatliqradiosi
👍4💔4🍌2🤮1🙏1
22 февральдә АКШның Флорида штаты татарлары быелның беренче Сабан туен уздырды

Бәйрәмгә Американың төрле штатларыннан татарлар, башкортлар килде. Барлыгы 400ләп кеше булды.

Оештыручалар әйтүенчә, ел саен Флорида Сабантуенда балаларга концерт куярга, чыгыш ясарга мөмкинлек бирелә.

— Балалар сәхнәдә беренче адымнарын ясыйлар, алар Сабантуйга махсус әзерләнә, татарча җырлар, шигырьләр өйрәнә. Быел, мәсәлән, Мәдинә Гыйлфанова белән Рөстәм Шәмсетдиновның балалары Арслан белән Биктимер җырлап халыкның мәхәббәтен яулады. Без аларны киләчәктә сәхнә йолдызлары буларак күрәбез. Искиткеч милли чыгышлар бүләк иттеләр безгә. Башкортча биюне дә карадык, — диде алар Азатлыкка.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍4👎1🥴1
Көн язмасы: Сугышның өч елы: Иң зур зыян — асаба халыкларга, үлүчеләр саны Башкортстан һәм Татарстанда иң югары

2022 елның 24 февраль иртәсе. Киев вакыты белән иртәнге сәгать 5 тирәсендә Русия гаскәре күршедәге бәйсез илгә — Украинага — ракет һөҗүме башлый, берничә тарафтан гаскәр белән аның җирләренә басып керә. Русия башлыгы Владимир Путин шушы ачыктан-ачык агрессияне аклап ашыгыч мөрәҗәгать белән чыга, әмма анда сугышны сугыш дип түгел, ә "махсус хәрби операция" дип атый, аның төп максатлары итеп Украинаны "демилитаризацияләү" (коралсызландыру) һәм "денацификацияләү"не белдерә.

Бу вакыйгага инде төгәл 3 ел узуга карамастан, ул иртәдә башланган сугыш әле һаман да дәвам итә. Путин карары белән башланган канлы низаг йөзләрчә миллион кеше тормышына тәэсир итә һәм әле дә итеп тора. 2022 елда 40 миллионлы дип исәпләнгән Украина халкының шактый өлеше сугыштан качып китәргә мәҗбүр була, калганы исә өч ел дәвамында көн саен диярлек шартлау һәм һава һөҗүме кисәтүләренә уяна. Низагның ике ягыннан да йөзләрчә мең кеше һәлак була, яралана. Сугыш белән риза булмаган һәм туп ите булырга теләмәгән йөзләрчә мең кеше Русиянең үзеннән дә башка илләргә күчеп китә. Сугышка каршы чыгыш ясаган һәм Путинга ризасызлык белдергән дистәләрчә мең кешегә каршы җинаять эшләре ачыла, алар төрмәләргә утыртыла.

Сугышның иң аянычлы нәтиҗәсе, әлбәттә — һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр, ятим калган балалар, ракет яки дрон һөҗүмендә бер мизгелдә иң якын кешеләрен югалткан гаиләләр. Әмма тулаем нәтиҗә моның белән генә чикләнми: 3 ел эчендә Украина һәм Русиянең демографиясе, икътисады, экологиясе, инфраструктурасы, социаль өлкәсе һәм башка бихисап тармаклары коточкыч зур зыян күрә. Азатлык Радиосы боларның барысын да даими аңлатып бара.

Бүген исә Азатлык Радиосы Мәскәүнең шушы сугышны башлау өчен кулланган "дәлилләрен" искә төшерә һәм бүгенге көнгә билгеле булган югалту саннарын барлый.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😢4👍2🔥1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Шушы 3 елда мин сугыштан туйдым. Бүтән аны төшерәсем килми." "Сугыш — ул коточкыч. Ул яман шеш кебек тарала."

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп керде. 3 ел дәвам иткән сугыш фронтның алгы сызыгында эшләүче Азатлык Радиосы журналистларына ничек тәэсир итте? Сугыш аларны, аларның эчке халәтләрен ни рәвешле үзгәртте?

Бу видеобыз — шул хакта.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
😢4👍2
Азат милләтләр лигасы активистлары һәм тарафдарлары Русиянең Украинага каршы баскын сугышының өч еллыгына бәйле пикетлар һәм чаралар уздырган.

Лиганың Телеграм каналы хәбәр итүенчә, активистлар Польша, Литва, Германия, Франция, Финляндия, Төркия, АКШ һәм башка илләрдә "Русские оккупанты, вон из Украины" ("Урыс баскынчылары, Украинадан олагыгыз") дигән шигарләр күтәреп чыккан.

@azatliqradiosi
👍6❤3👎1🔥1🙏1🤡1💯1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар, ниләр юк - шул хакта кыскыча.

🔸Владимир Путин АКШ белән сирәк металл табышлары юнәлешендә хезмәттәшлек алып барырга ризалыгын белдерде. Ул Русиядә һәм Украинада басып алынган җирләрдә җир казылмаларын табу проектлары уртак була ала, диде. Моннан тыш Путин Мәскәү дә, Вашингтон да берьюлы кораллануны ике тапкырга киметергә килешә ала дигән фикерне әйтте.

🔸 БМОның иминлек шурасы Украинага кагылышлы резолюциянең өлгесен кабул итте. Текстта Русия агрессиясен тәнкыйтьләү юк, бары тик тынычлыкка өндәү генә бар. Бу өлге АКШка тәкъдим ителә.

🔸 Доналд Трамп белән Эмануэл Макрон Украинадагы солыхка берничә атна эчендә ирешеп була дип саный. Ике президент та бер фикерне аерым чыгышларында белдерде. Европа Украинага иминлек гарантияләрен тәэмин итәргә әзер диелде Парижда, Вашингтон ягы исә Мәскәү тынычлык гаскәрләренә каршы булмавы турында әйтте.

🔸 Бүген төнлә дроннар Брянски өлкәсенә очкан. 16 дрон бәреп төшерелгән дип хисап бирде Русиянең саклану министрлыгы. Корбаннар юк.

🔸 Мәскәү астындагы Балашиха шәһәрендә биш кеше кулга алынган, алар террор актын әзерләүдә гаепләнәләр. Тикшерүчеләр версиянә караганда, алар, имеш, хәрби техниканы яндырырга ниятләгән.

🔸 Литва Русия белән берләштергән электр чыбыкларны сүтә башлаган. Барлык электр җиһазлар Украинага тапшырылачак.

🔸 Татарстанда һава торышы -10 градуска кадәр төшәчәк.

🔸 Бүген Уфа һава аланында Уфа-Мәскәү, Уфа-Питербур, Уфа-Калиниград маршрутлары белән оча торган очкычлар вакытында очып китә алмаган. Сәбәбе - начар һава торышы.

Әлегә шулар. Безне укыгыз, башкаларга да сөйләгез.

@azatliqradiosi
🔥2🕊1
Көн язмасы. Башкортларга туган телдә язарга тыялар

"Баймак эше"ндә гаепләнеп, Оренбур өлкәсендәге тикшерү изоляторында тотылучыларның кайберләренә туган телләрендә — башкортча хат язышуны тыйганнар. Адвокатлар һәм хокук яклаучылар тикшерү изоляторы җитәкчелегенең бу гамәлләре тоткыннарның хокукларын боза ди.

— "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр — нигездә авылларда яшәгән башкортлар. Гадәти тормышта алар үзләренең туган телләрендә, башкортча сөйләшергә күнеккән. Хәзерге вакытта аларның күпчелеге күрше төбәкләрдәге, әйтик, Оренбур өлкәсендәге тикшерү изоляторларында утыра. Конституцияне, тикшерү изоляторларының эшчәнлеген көйләүче кануннарны бозып, СИЗО җитәкчелегенең Баймак тоткыннарына туганнары белән ана телләрендә хат алышуны тыюы турында мәгълүматлар килә.

Кешеләрне туган телләрендә аралашу хокукыннан мәхрүм итү — вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану.

Бу - журналист Руслан Вәлиев сүзләре.

"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрне яклаучы кайбер адвокатлар да мондый очраклар билгеле дип белдерде.

Ничек итеп тыела башкорт теле?

▪️ Ижаудагы бер конвойчы башкорт телендә язылган язуны якланучысына тапшырудан баш тарткан, "урысча язылган булырга тиеш", дип белдергән.

▪️Самарда утыручы да бер тотык туганнары белән урысча язышырга мәҗбүр, чөнки Самар өлкәсендәге тикшерү изоляторы башкорт теле тәрҗемәчесен бик озак эзләргә мөмкин. Ә хатларны кеше көтә.

▪️Оренбур белән Ижауга күчергән чакта аларга туган телләрендә хат яза алмаганнар, чөнки башкортча язылган хатлар цензураны үтмәгән.

▪️ "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрне хуплау өчен ачылган Telegram-чатларда тоткыннарның башкорт телендә хат язуына күп санлы мисаллар бар. Шул ук вакытта бер гаепләнүче — Зәки Ильясов Уфаның 1нче тикшерү изоляторыннан язган беренче хатында ук кызларын "миңа урысча гына язарга ярый", дип кисәткән.

Бу хакта хокук яклаучылар, адвокатлар ни ди?

— Анда бит алар — ФСИНдагылар кануннарны әллә ни укып тормый, аннан соң алар тәрҗемәсен сорарга, туры килердәй тәрҗемәчене эзләргә иренә дә.

— Цензор хатны ача да, аның яки бөтен килеш яки кайбер сүзләренең урысча түгеллеген күрә. Иң яхшы очракта ул аның бу өлешләрен буяп куячак. Бөтенләй хатны тоткынга тапшырмаска яки тоткынның мондый хатын уздырмаска да мөмкин.

Мәкаләне тулысы белән укырга тәкъдим итәбез.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

@azatliqradiosi
🤬10👍1
Башкортстанда Рязан нефть эшкәртү ширкәте турында белешмәләр җыюда шикләнеп 17 яшьлек егетне тоткарлаганнар

Ул украин күзләве күрсәтмәсен үтәп, Рязан нефть эшкәртү ширкәте турында белешмәләр җыюда шикләнелә. Бу хакта куәт оешмалары вәкилләренә сылтама белән "Новости" агентлыгы хәбәр итә. Аны "террорчылык һәм дәүләткә хыянәт белән бәйле маддәләрдә" шикләнәләр.

Аның әтисе мобилизациягә эләгеп, сугышка киткән. Ничек тотканнар егетне, ул нишләгән?

Аның тарихы кыскача 👉 монда язылды.

@azatliqradiosi

#Башкортстан
😱4👍3🤡1