❗️Казанда Борис Немцов истәлегенә чәчәкләр салган дүрт кешене тоткарлаганнар.
“Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге телеграм каналы хәбәр итүенчә, активистлар Зөлфия Ситдыйкова, Севастьян Солтанов, Софья Федорова һәм Рөстәм Кадыйров Ленин бакчасындагы сәяси репрессия корбаннары һәйкәленә килеп ун ел элек үтерелгән Немцовны искә алган. Шуннан алар машинага утырып киткәннәр һәм алар артыннан полиция машинасы ияргән. Соңрак активистларны тоткарлаганнар.
@azatliqradiosi

🦄5👍2🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 28нче февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹АКШның финанслар министрлыгы Украина белән файдалы казылмаларга кагылышлы килешүне имзаларга җыенуын раслады. Вашингтон әлеге килешүдән 20 млрд доллар керем алырга ниятли.
🔹Мәскәүнең "Шереметьево" халыкара һава аланы эшен бер сәгатькә туктатып торырга мәҗбүр булды. Росавиация моның сәбәбе итеп очышларның иминлеген саклауны атый.
🔹Биткойнның бәһасе һаман төшә. 10 ноябрьдән бирле беренче тапкыр ул 80 мең долларга кадәр арзанайды. Хәзер аның бәясе янәдән үсә башлаган инде.
🔹Татарстанда 1941-2025 елларда яшәгән төрле халыкларның "каһарманнарына" багышланган тарихи-патриотик проект булдырырга җыеналар. Ул хакта Татарстан халыклары Ассамблеясенең шура җитәкчесе Ренат Вәлиуллин хәбәр итте.
🔹Валюталар курсы: $ = 87.70 сум; € = 91.12 сум; ¥ = 12.04 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
Русия Дәүләт думасында урыс телен "чит телләрдән яклау" турындагы федераль канун өлгесен икенче укылышта карарга җыеналар.
Ул хәзерге рәвештә кабул ителсә, чит телләргә генә түгел, милли республикаларның дәүләт телләре — татар, башкорт, саха һәм башка телләргә каршы көрәш башланачак, ә урыс теленең йогынтысын арттырачак. Азатлык Радиосы канун өлгесенә күзәтү ясады.
Татар теленә куркыныч яныймы соң?
2023 елда әзерләнгән канун өлгесе ел ярым вакыт узуга карамастан бернинди үзгәрешләр дә кичермәгән булып чыкты. Аның тексты һаман да шул ук.
Документта урыс теленең әһәмияте һәм урыны күрсәтелгән. Ул "Русиянең күпмилләтле халкының тарихи аңын берләштерүче ролен үти" дип әйтелгән. Шул рәвешле җәмәгать урыннарында урыс теленең йогынтысын көчәйтү мөһимлеге искәртелгән.
Бу документта республикаларның дәүләт телләре һәм Русия асаба халыкларының телләре турында нәрсә әйтелә һәм аларга нинди урын бирелә?
❗️ Торак комплексы һәм башка коммерция объектларының атамалары татарча язу тыелырга мөмкин. Канун өлгесе нигезендә, күпфатирлы йортларның, торак комплексларының һәм башка төзелеш объектларының исемнәре бары тик урыс телендә булырга тиеш, диелә.
Мәсәлән, Казандагы "Салават күпере" кебек татар исемле торак комплекслары исемнәрен урыс теленә тәрҗемә итәргә мәҗбүр ителәчәкме, юкмы — әлегә тулысынча аңлашылмый. Шулай да Татарстан парламентының татар телен куллану нәкъ шушы өлкәдә чикләнергә мөмкин дип кисәтүе канун өлгесенә тәңгәл килә.
❗️ Рекламнар һәм җәмәгать урыннарындагы мәгълүматлар татар телен өстәмә рәвештә генә кулланып алачак.
Җәмәгать урыннарында — кибетләрдә, рестораннарда һәм башка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә мәгълүматлар урыс телендә язылырга тиеш. Татар теле өстәмә рәвештә генә, ягъни факультатив төстә кулланыла алачак. Әйтик, авылда да кибеттә татар телендә генә белешмә язып булмаячак.
❗️ Федераль, төбәк һәм җирле әһәмияткә ия объектларның исемнәре урыс телендә булырга тиеш.
Монда социаль, мәдәният, спорт корылмалары булырга мөмкин. Казанда "Батыр" кебек татар исемен йөртүче спорт сарайлары, мәдәни объектлар бар. Бу үзгәрешләр аларга йогынты ясармы — әлегә сораулар бар.
Ә менә татар телен кайда кулланып булачак? Канун өлгесендә республикаларның дәүләт телләрен төбәк медиаларында куллану рөхсәт ителгән.
Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз.
#татартеле

Урыс телен кемнән яклыйлар? Думадагы яңа канун өлгесе татар теле кулланылышын чикләргә мөмкин
Русия Дәүләт думасында урыс телен "чит телләрдән яклау" турындагы федераль канун өлгесен икенче укылышта карарга җыеналар. Ул хәзерге рәвештә кабул ителсә, чит телләргә генә түгел, милли республикаларның дәүләт телләре — татар, башкорт, саха һәм башка телләргә…
🤬19🤮4👍1💩1
⚡️🛫🇺🇸🇷🇺Русия АКШка ике ил арасында турыдан-туры очышларны торгызуны тәкъдим итте.
Ул хакта Истанбулда узган Русия-Америка сөйләшүләрендә сүз барган дип хәбәр итә РФ тышкы эшләр министрлыгы.
Хәзерге вакытта АКШ белән Русия арасында очышлар юк. Ике ил арасында очучы юлчылар гадәттә Төркия, Сербия, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре яки Катар аша йөрергә мәҗбүр.

👎6❤🔥2❤1
Бүген Рөстәм Миңнеханов XIII Татар авыллары эшкуарлары җыенында мәктәпләрдә татар телендә укыту оештыру мәсьәләсен күтәрде.
диде ул.
Аныңча, бүген авылларны саклап калыр өчен эшкуарлар, мәчетләр һәм мәктәпләр ярдәм итә.
диде ул.
Тел һәм диннең язмышы "бездән кала беркемгә дә кирәк түгел", дип өстәде Миңнеханов.
XIII Русия татар авыллары эшкуарлары җыены 26-28 февральдә уза. Татар эшкуарлары җитештергән тауарлар күрәзмәсендә хәләл ризык белән утлы кораллар да тәкъдим ителде.
Моңа кадәр Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада соңгы өч ел эчендә 19 татар мәктәбе ябылган диде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
"Әгәр дә без мәктәпләрдә үзебезнең телебездә укыту оештыра алмасак, әлбәттә без үзебезнең милләтебезне югалтабыз"
диде ул.
Аныңча, бүген авылларны саклап калыр өчен эшкуарлар, мәчетләр һәм мәктәпләр ярдәм итә.
"Әгәр эшкуар, хезмәт, эш урыны булмаса, авылның киләчәге юк. Әгәр дә авылларыбызда мәчет булмаса, без гореф-гадәтләребезне һәм динебезне ничек итеп саклап кала алабыз?"
диде ул.
Тел һәм диннең язмышы "бездән кала беркемгә дә кирәк түгел", дип өстәде Миңнеханов.
XIII Русия татар авыллары эшкуарлары җыены 26-28 февральдә уза. Татар эшкуарлары җитештергән тауарлар күрәзмәсендә хәләл ризык белән утлы кораллар да тәкъдим ителде.
Моңа кадәр Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада соңгы өч ел эчендә 19 татар мәктәбе ябылган диде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
❤7🤬4👍1
❗️2023 елда тукталган “Ана теле” онлайн мәктәбе быел яңадан эшли башларга мөмкин.
Хәзер системны яңарту бара, сынаулар үткәрелә, диелә.
Тагын бер яңалык: быел Татарстанда 9нчы сыйныф укучылары арасында туган телдән имтихан бирүчеләр саны 5 меңнән артып китәр дип көтелә. Былтыр аларның саны 4 мең булган. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
Хәзер системны яңарту бара, сынаулар үткәрелә, диелә.
Тагын бер яңалык: быел Татарстанда 9нчы сыйныф укучылары арасында туган телдән имтихан бирүчеләр саны 5 меңнән артып китәр дип көтелә. Былтыр аларның саны 4 мең булган. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
❤19🔥1
🇨🇳Кытайда ярты миллион уйгыр төрмәдә яки "тәрбия лагерьларында" тотыла.
Кытай хакимияте уйгырларны эзәрлекләү сәясәтен дәвам итә, дип белдерә АКШның Холокост мемориаль музее каршындагы Геноцидны кисәтү үзәге. Хисапта әйтелгәнчә, 2022–2024 елларда Кытай уйгырларга карата репрессив чараларны туктатмады, киресенчә, кайбер юнәлешләрдә аларны киңәйтте.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Кытай хакимияте уйгырларны эзәрлекләү сәясәтен дәвам итә, дип белдерә АКШның Холокост мемориаль музее каршындагы Геноцидны кисәтү үзәге. Хисапта әйтелгәнчә, 2022–2024 елларда Кытай уйгырларга карата репрессив чараларны туктатмады, киресенчә, кайбер юнәлешләрдә аларны киңәйтте.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
😱9🤬5😢3💔2😡1
"Баймак эше"ндә гаепләнеп, Оренбур өлкәсендәге тикшерү изоляторында тотылучыларның кайберләренә туган телләрендә — башкортча хат язышуны тыйганнар.
Адвокатлар һәм хокук яклаучылар тикшерү изоляторы җитәкчелегенең бу гамәлләре тоткыннарның хокукларын боза ди.
Язманы тулысынча безнең сайтта укыгыз, кайбер фикерләрне рәсемнәрдә дә тәкъдим итәбез.

🤬7👍2😢2
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Америка татарларга ничек булышкан?
Мәсәлән, моннан 100 ел элек Идел буенда котырган ачлыктан коткарган: ул вакытта американнар Татарстанга (һәм башка төбәкләргә) ризык һәм кирәк-яраклар җибәрә, ашханәләр ача, медицина ярдәмен күрсәтә.
Моннан 2 ел элек чыккан видеоны карагыз.
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

👍8😱3🔥1😐1
Зеленский Трамп белән әйткәләшкәннән соң Ак йорттан чыгып китте. Файдалы казылмалар килешүен имзалау турында хәбәр ителмәде.
Америка һәм Украина президентлары Дональд Трамп һәм Владимир Зеленский җомга көнне Ак йортта очрашты. Көтелгәнчә, сөйләшүләрдән соң табигый казылмалар турында килешү имзалау тантанасы узарга тиеш иде.
Башта сөйләшүләр тыныч кына барды.
Әгәр тынычлык килешүе төзелә алмаса, АКШ Украинага корал тапшыруны дәвам итәчәкме, дигән сорауга Трамп: "Әйе, без тагын корал җибәрәчәкбез. Күп җибәрергә туры килмәс, чөнки без барысын да тиз арада тәмамларга өметләнәбез", – диде.
Трамп шулай ук үзен "тынчлыкка ирешүче" буларак тарихка кереп калырга өметләнүен әйтте. Украина президенты исә Трампка "үтерүче белән компромисска бармаска" өндәде.
Бераздан очрашу бүлмәсендә киеренкелек барлыкка килде. Зеленский Украинаның утны туктатуга әзер булмавы турында белдерде һәм Вашингтоннан иминлек гарантияләре сорады. Һәм ике арада талаш чыкты.
"Макрон һәм Меркель янында Путин белән бер килешү төзедем инде. Нинди дипломатия турында сүз бара алсын", диде Украина президенты.
Трамп моңа җавап итеп Украинаның хәлләре "сугыш башланганнан бирле начар булды", АКШка "рәхмәтле булырга тиешсез", украин хакимиятләре Ак йортка Киев сугышны туктатырга телиме, юкмы икәнен "әйтә алмый", диде. Киевка "компромисска барырга туры киләчәк", әгәр Украин хакимияте килешүдән баш тартса, АКШ монда катнашмаячак дип тә өстәде Трамп.
Бераз тарткалашканнан соң, ике президент ябык ишекләр артында сөйләшә башлады, соңрак Владимир Зеленский Ак йорттан чыгып ук китте.
Дональд Трамп әлеге хәлдән соң Зеленский "Кушма Штатларга ихтирамсызлык күрсәтте", "тынычлыкка әзер булгач, кире килә ала" дип язды.

😢8👍2😁1🙏1🤣1😨1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Зеленский Трамп белән әйткәләшкәннән соң Ак йорттан чыгып китте. Файдалы казылмалар килешүен имзалау турында хәбәр ителмәде. Америка һәм Украина президентлары Дональд Трамп һәм Владимир Зеленский җомга көнне Ак йортта очрашты. Көтелгәнчә, сөйләшүләрдән соң…
Трамп белән Зеленскийның кичәге сөйләшүләргә карата фикерләре:
🔹Дональд Трамп Владимир Зеленский тынычлык телим дип әйтергә һәм Владимир Путинны халык каршында тәнкыйтьләүне туктатырга тиеш дип белдерде. Трамп фикеренчә, сугышны "хәзер үк туктатып була", әмма моның өчен Зеленскийның ризалыгы кирәк. АКШ ярдәмесез Украинаның җиңүгә шанслары юк, Русия белән сугышны дәвам иттерүнең мәгънәсез.
🔹Владимир Зеленский Fox News телеканалында интервьюда Трампны ихтирам итәм диде, әмма Ак йортта ниндидер "начар әйбер" эшәләдем дип санамый. Зеленский сүзләренчә, партнерлар арасында ачык диалог кирәк. Ул бәхәснең журналистлар каршында узуына кызганыч белдерде. Украина президенты, русияләрне дошманнар дип санаса да, тынычлык теләвен әйтте, әмма моның өчен иминлек гарантияләре кирәк диде. Интервью вакытында Зеленский гафу үтенмәде.
Әлеге вакытта Трамп Украина белән килешүне яңадан карарга җыенмый дип хәбәр итте Reuters Ак йорттагы чыганагына сылтанып.
Дональд Трамп ялларга Флоридадагы үзенең йортына кайтып китте.

👍2
"Үзләренең кол булганын күрсәтергә тырышалар". Ни өчен Таҗетдин Путинга "Болгар һәм Казан кенәзе" тасвирлаган калкан бүләк итте?
Атна башында, 24 февральдә, Мәскәү Кирмәнендә Русия президенты Владимир Путин Русиянең Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдинны кабул итте. Әлеге сөйләшүнең максаты әйтелмәде, әмма аны Рамазан ае алдыннан узган бер очрашу дип аңларга буладыр. Әлеге сөйләшүдә Русияне олылау, аның хәзерге сәясәтен хуплау турында сүз барды.
Әмма барыннан да бигрәк Тәлгать Таҗетдинның Путин алдында урыс-татарның тарихи мөнсәбәтләрен үзе аңлаганча җиткерүе булды. Ул аңа калкан бүләк итте.
— Бу Ватан сакчысы калканы Русиянең, Болгар патшалыгының һәм Русия патшалыгының нигезе турында сөйли. Русия императоры — беренче титул, икенче титул — Болгар кенәзе һәм Казан кенәзе. Шуңа күрә дә бөркет ике башлы, ул Болгар дәүләтенең дә гербы булган, ә Болгар үз вакытында Хәзәр дәүләтенең вассалы булып торган. Монда Илья Муромец, безнең каһарманнарыбыз һәм Муса Җәлил сурәтләнгән. Муса Җәлил мөселманнарның үз илләрен хур итмәсеннәр өчен тырышкан, — диде ул.
Висконсин университетының мәртәбәле профессоры, хәзерге вакытта Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге университеты профессоры, тарихчы Юлай Шамилоглы Таҗетдиннең тарихи аңлатмасы белән килешмәвен белдерде.
— Беренчедән, сүз калкандагы герб турында бара, — диде ул. — Аңлавынча, без болгарларның гербы нинди булганын белмибез. Аның турында төрле теорияләр бар. Икенчедән, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң Явыз Иван үзенә "Царь Казанский" титулын кушкан, соңрак "Князь Булгарский" титулын да өстәгән. Таҗетдинның калкан өстендә "Болгар кенәзен" беренче итеп кую дөрес түгел, чөнки "Казан патшасы" титулы алдарак торган. Аннары "Казан патшасы" ("Царь Казанский") урынына Таҗетдинның "Казан кенәзе" дип язуы дөрес түгел. Ул шулай итеп Казан ханлыгы ханының дәрәҗәсен төшергән була. Бу кимсетү өчен әйтелгәнме, юкмы — белмим.
Башка белгечләр ниләр уйлый бу хакта? 👉 Азатлык Радиосында укыгыз.

Тарихчы Юлай Шамилоглы Тәлгать Таҗетдин ясалма тарих уйлап чыгара, Казан ханының дәрәҗәсен төшерә һәм Русиягә буйсынганлыгын күрсәтә дип саный.
🤮12🤡6👍2🤬2
⚡️2025 елда Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләр билгеле булды
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә 10 намзәт билгеләнгән. Бу хакта Интертат хәбәр итә. Бүләккә түбәндәге намзәтләр дәгъва кыла:
Рафис Корбанов – "Рафис Корбан шигырьләре" балалар шигърияты җыентыгы өчен;
Раниф Шәрипов – "Җомга", "Бөртек-бөртек яктылык" китаплары өчен;
Мансур Гыйләҗев – "Словарь любви" пьсалар җыентыгы ("Бичура", "Баскетболист", "Игезәкләр" һ.б.) өчен;
"Казанга Тукай кайткан" спектакле иҗат төркеме – Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов;
"Иакинф" балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;
Чулпан Закирова – "Беренче мәхәббәт", "Чегән биюе", "Гарәп биюе", "Сабантуй", "Казан сөлгесе", "Чирмешән кичләре" хореографик композицияләре, "Зәңгәр шәл", "Казан хәзинәсе" музыкаль-хореографик спектакльләре өчен;
Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; "Тукай моңы" әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; "Рәхмәт сиңа", "Балачакны сагынып", "Рәшә чыңы" шигырь җыентыклары өчен;
Юрий Гвоздь – "Поэт на все времена", "Возвращение памяти", "Духовные родники Татарстана", "Краски памяти" фильмнары өчен;
Рөстәм Шәмсутов – "Балчыклы китап" ("Глиняная книга") керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен;
Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм "Сабантуй" фотоальбомы өчен.

2025 елда Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләр билгеле булды
Быел аңа 10 намзәт дәгъва кыла.
👍7🙈1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️2025 елда Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләр билгеле булды Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә 10 намзәт билгеләнгән. Бу хакта Интертат хәбәр итә. Бүләккә түбәндәге намзәтләр дәгъва кыла: Рафис Корбанов – "Рафис Корбан шигырьләре" балалар шигърияты…
Тукай бүләге турында
🔹Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган.
🔹2023 елдан һәр җиңүчегә 1 млн сум күләмендә премия бирелә.
🔹Нигезләмәгә күрә, премия өч кешегә бирелергә тиеш, лаеклар юк дип табылса, кимрәк тә булырга мөмкин. Әгәр Тукай бүләген бирү комиссиясе премиягә лаеклар күбрәк дип тапса, исемлек артырга да мөмкин.
🔹2022 елның октябрендә Татарстанда "ят агент"ларны Тукай бүләгенә дәгъва итү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Әгәр премиягә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип танылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак диелде.
🔹Былтыр Тукай бүләгенә шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, рәссам Кадыйм Җәмитов, Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова, урыс язучысы Борис Вайнер лаек дип табылды.

❤2
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍7❤3🔥1