Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️2023 елда тукталган “Ана теле” онлайн мәктәбе быел яңадан эшли башларга мөмкин.

Хәзер системны яңарту бара, сынаулар үткәрелә, диелә.

Тагын бер яңалык: быел Татарстанда 9нчы сыйныф укучылары арасында туган телдән имтихан бирүчеләр саны 5 меңнән артып китәр дип көтелә. Былтыр аларның саны 4 мең булган. ☝🏻

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
❤19🔥1
🇨🇳Кытайда ярты миллион уйгыр төрмәдә яки "тәрбия лагерьларында" тотыла.

Кытай хакимияте уйгырларны эзәрлекләү сәясәтен дәвам итә, дип белдерә АКШның Холокост мемориаль музее каршындагы Геноцидны кисәтү үзәге. Хисапта әйтелгәнчә, 2022–2024 елларда Кытай уйгырларга карата репрессив чараларны туктатмады, киресенчә, кайбер юнәлешләрдә аларны киңәйтте.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😱9🤬5😢3💔2😡1
"Баймак эше"ндә гаепләнеп, Оренбур өлкәсендәге тикшерү изоляторында тотылучыларның кайберләренә туган телләрендә — башкортча хат язышуны тыйганнар.

Адвокатлар һәм хокук яклаучылар тикшерү изоляторы җитәкчелегенең бу гамәлләре тоткыннарның хокукларын боза ди.

Язманы тулысынча безнең сайтта укыгыз, кайбер фикерләрне рәсемнәрдә дә тәкъдим итәбез.
🤬7👍2😢2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Америка татарларга ничек булышкан?

Мәсәлән, моннан 100 ел элек Идел буенда котырган ачлыктан коткарган: ул вакытта американнар Татарстанга (һәм башка төбәкләргә) ризык һәм кирәк-яраклар җибәрә, ашханәләр ача, медицина ярдәмен күрсәтә.

Моннан 2 ел элек чыккан видеоны карагыз.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍8😱3🔥1😐1
Зеленский Трамп белән әйткәләшкәннән соң Ак йорттан чыгып китте. Файдалы казылмалар килешүен имзалау турында хәбәр ителмәде.

Америка һәм Украина президентлары Дональд Трамп һәм Владимир Зеленский җомга көнне Ак йортта очрашты. Көтелгәнчә, сөйләшүләрдән соң табигый казылмалар турында килешү имзалау тантанасы узарга тиеш иде.

Башта сөйләшүләр тыныч кына барды.

Әгәр тынычлык килешүе төзелә алмаса, АКШ Украинага корал тапшыруны дәвам итәчәкме, дигән сорауга Трамп: "Әйе, без тагын корал җибәрәчәкбез. Күп җибәрергә туры килмәс, чөнки без барысын да тиз арада тәмамларга өметләнәбез", – диде.

Трамп шулай ук үзен "тынчлыкка ирешүче" буларак тарихка кереп калырга өметләнүен әйтте. Украина президенты исә Трампка "үтерүче белән компромисска бармаска" өндәде.

Бераздан очрашу бүлмәсендә киеренкелек барлыкка килде. Зеленский Украинаның утны туктатуга әзер булмавы турында белдерде һәм Вашингтоннан иминлек гарантияләре сорады. Һәм ике арада талаш чыкты.

"Макрон һәм Меркель янында Путин белән бер килешү төзедем инде. Нинди дипломатия турында сүз бара алсын", диде Украина президенты.

Трамп моңа җавап итеп Украинаның хәлләре "сугыш башланганнан бирле начар булды", АКШка "рәхмәтле булырга тиешсез", украин хакимиятләре Ак йортка Киев сугышны туктатырга телиме, юкмы икәнен "әйтә алмый", диде. Киевка "компромисска барырга туры киләчәк", әгәр Украин хакимияте килешүдән баш тартса, АКШ монда катнашмаячак дип тә өстәде Трамп.

Бераз тарткалашканнан соң, ике президент ябык ишекләр артында сөйләшә башлады, соңрак Владимир Зеленский Ак йорттан чыгып ук китте.

Дональд Трамп әлеге хәлдән соң Зеленский "Кушма Штатларга ихтирамсызлык күрсәтте", "тынычлыкка әзер булгач, кире килә ала" дип язды.
😢8👍2😁1🙏1🤣1😨1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Зеленский Трамп белән әйткәләшкәннән соң Ак йорттан чыгып китте. Файдалы казылмалар килешүен имзалау турында хәбәр ителмәде. Америка һәм Украина президентлары Дональд Трамп һәм Владимир Зеленский җомга көнне Ак йортта очрашты. Көтелгәнчә, сөйләшүләрдән соң…
Трамп белән Зеленскийның кичәге сөйләшүләргә карата фикерләре:

🔹Дональд Трамп
Владимир Зеленский тынычлык телим дип әйтергә һәм Владимир Путинны халык каршында тәнкыйтьләүне туктатырга тиеш дип белдерде. Трамп фикеренчә, сугышны "хәзер үк туктатып була", әмма моның өчен Зеленскийның ризалыгы кирәк. АКШ ярдәмесез Украинаның җиңүгә шанслары юк, Русия белән сугышны дәвам иттерүнең мәгънәсез.

🔹Владимир Зеленский Fox News телеканалында интервьюда Трампны ихтирам итәм диде, әмма Ак йортта ниндидер "начар әйбер" эшәләдем дип санамый. Зеленский сүзләренчә, партнерлар арасында ачык диалог кирәк. Ул бәхәснең журналистлар каршында узуына кызганыч белдерде. Украина президенты, русияләрне дошманнар дип санаса да, тынычлык теләвен әйтте, әмма моның өчен иминлек гарантияләре кирәк диде. Интервью вакытында Зеленский гафу үтенмәде.

Әлеге вакытта Трамп Украина белән килешүне яңадан карарга җыенмый дип хәбәр итте Reuters Ак йорттагы чыганагына сылтанып.

Дональд Трамп ялларга Флоридадагы үзенең йортына кайтып китте.
👍2
"Үзләренең кол булганын күрсәтергә тырышалар". Ни өчен Таҗетдин Путинга "Болгар һәм Казан кенәзе" тасвирлаган калкан бүләк итте?

Атна башында, 24 февральдә, Мәскәү Кирмәнендә Русия президенты Владимир Путин Русиянең Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдинны кабул итте. Әлеге сөйләшүнең максаты әйтелмәде, әмма аны Рамазан ае алдыннан узган бер очрашу дип аңларга буладыр. Әлеге сөйләшүдә Русияне олылау, аның хәзерге сәясәтен хуплау турында сүз барды.

Әмма барыннан да бигрәк Тәлгать Таҗетдинның Путин алдында урыс-татарның тарихи мөнсәбәтләрен үзе аңлаганча җиткерүе булды. Ул аңа калкан бүләк итте.

— Бу Ватан сакчысы калканы Русиянең, Болгар патшалыгының һәм Русия патшалыгының нигезе турында сөйли. Русия императоры — беренче титул, икенче титул — Болгар кенәзе һәм Казан кенәзе. Шуңа күрә дә бөркет ике башлы, ул Болгар дәүләтенең дә гербы булган, ә Болгар үз вакытында Хәзәр дәүләтенең вассалы булып торган. Монда Илья Муромец, безнең каһарманнарыбыз һәм Муса Җәлил сурәтләнгән. Муса Җәлил мөселманнарның үз илләрен хур итмәсеннәр өчен тырышкан, — диде ул.

Висконсин университетының мәртәбәле профессоры, хәзерге вакытта Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге университеты профессоры, тарихчы Юлай Шамилоглы Таҗетдиннең тарихи аңлатмасы белән килешмәвен белдерде.

— Беренчедән, сүз калкандагы герб турында бара, — диде ул. — Аңлавынча, без болгарларның гербы нинди булганын белмибез. Аның турында төрле теорияләр бар. Икенчедән, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң Явыз Иван үзенә "Царь Казанский" титулын кушкан, соңрак "Князь Булгарский" титулын да өстәгән. Таҗетдинның калкан өстендә "Болгар кенәзен" беренче итеп кую дөрес түгел, чөнки "Казан патшасы" титулы алдарак торган. Аннары "Казан патшасы" ("Царь Казанский") урынына Таҗетдинның "Казан кенәзе" дип язуы дөрес түгел. Ул шулай итеп Казан ханлыгы ханының дәрәҗәсен төшергән була. Бу кимсетү өчен әйтелгәнме, юкмы — белмим.

Башка белгечләр ниләр уйлый бу хакта? 👉 Азатлык Радиосында укыгыз.
🤮12🤡6👍2🤬2
⚡️2025 елда Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләр билгеле булды

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә 10 намзәт билгеләнгән. Бу хакта Интертат хәбәр итә. Бүләккә түбәндәге намзәтләр дәгъва кыла:

Рафис Корбанов – "Рафис Корбан шигырьләре" балалар шигърияты җыентыгы өчен;

Раниф Шәрипов – "Җомга", "Бөртек-бөртек яктылык" китаплары өчен;

Мансур Гыйләҗев – "Словарь любви" пьсалар җыентыгы ("Бичура", "Баскетболист", "Игезәкләр" һ.б.) өчен;

"Казанга Тукай кайткан" спектакле иҗат төркеме – Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов;

"Иакинф" балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;

Чулпан Закирова – "Беренче мәхәббәт", "Чегән биюе", "Гарәп биюе", "Сабантуй", "Казан сөлгесе", "Чирмешән кичләре" хореографик композицияләре, "Зәңгәр шәл", "Казан хәзинәсе" музыкаль-хореографик спектакльләре өчен;

Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; "Тукай моңы" әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; "Рәхмәт сиңа", "Балачакны сагынып", "Рәшә чыңы" шигырь җыентыклары өчен;

Юрий Гвоздь – "Поэт на все времена", "Возвращение памяти", "Духовные родники Татарстана", "Краски памяти" фильмнары өчен;

Рөстәм Шәмсутов – "Балчыклы китап" ("Глиняная книга") керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен;

Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм "Сабантуй" фотоальбомы өчен.
👍7🙈1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️2025 елда Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләр билгеле булды Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә 10 намзәт билгеләнгән. Бу хакта Интертат хәбәр итә. Бүләккә түбәндәге намзәтләр дәгъва кыла: Рафис Корбанов – "Рафис Корбан шигырьләре" балалар шигърияты…
Тукай бүләге турында

🔹Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган.

🔹2023 елдан һәр җиңүчегә 1 млн сум күләмендә премия бирелә.

🔹Нигезләмәгә күрә, премия өч кешегә бирелергә тиеш, лаеклар юк дип табылса, кимрәк тә булырга мөмкин. Әгәр Тукай бүләген бирү комиссиясе премиягә лаеклар күбрәк дип тапса, исемлек артырга да мөмкин.

🔹2022 елның октябрендә Татарстанда "ят агент"ларны Тукай бүләгенә дәгъва итү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Әгәр премиягә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип танылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак диелде.

🔹Былтыр Тукай бүләгенә шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, рәссам Кадыйм Җәмитов, Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова, урыс язучысы Борис Вайнер лаек дип табылды.
❤2
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍7❤3🔥1
Камал театрының яңа бинасында нинди премьералар көтелә?

Бүген, 1 мартта Камал театрының яңа бинасында беренче спектакль күрсәтеләчәк. Режиссер Айдар Җәббәровның «Казанга Тукай кайткан» спектакле ул. Хәтерләсәгез, Татарстан депутатлары бу тамашада Тукайдан көлгәннәр дип, Мәдәният министрлыгын тәнкыйтьләп тә чыккан иде.
Премьералар мондый:

🔹21-23 март – универсаль залда төрек режиссеры Мостафа Куртның "Сары елга" спектакле.

🔹31 март – көнчыгыш залда ГИТИСтан чыккан Данна Афаунованың "Мең дә бер төн" әкиятенә нигезләнгән тамашасы.

🔹Майда, Икенче дөнья сугышы тәмамлануның 80 еллыгына Фәрит Бикчәнтәевның "Әниләр улларын көтә" спекактле.

🔹Моннан тыш, театрның Данияр Соколов җитәкчелегендәге оркестры да төрле яңа проектлар тәкъдим итәчәк.

🔹«Апуш» балалар студиясе "Сарымсак" спектакле, "Елантау" этномюзиклы куярга җыена.

Башка чаралар:

🔹30 мартта театрда җырчы Эмин Агаларов концерты. Аңа иң арзан билет 6,5 мең сумнан башлана.

🔹Yummy Music лейблы Malsi Music, Gauga төркеме концертларын, “Ямьле музыка” шоукейс-фестиваль һәм Илһам Шакировка трибьют куярга планлаштыра.

🔹“Татаркино” “Театр+кино” киноклубы ачачак һәм татар режиссерлары фильмнарын күрсәтәчәк.

🔹9-22 июньдә XI Дөнья театр олимпиадасын һәм XVII “Нәүрүз” Халыкара театр фестивален кабул итәчәк.
👏4❤1👍1
Әзһәр Шакиров: "Татар балалары ана теленең рухын сизми"

24 февральдә Камал театрында театрның күренекле артисты, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе узды. 22 февральдә аңа 85 яшь тулды.

Мәшһүр артист белән элегрәк Азатлык Радиосында яздырган әңгәмәне тәкъдим итәбез. Шуннан бер өзек:

— Соңгы елларда дәүләтчелек идеясе, суверенлык, аның символларыннан курку, ул турыда артык сөйләмәүне сизәсезме? Бу нәрсәдән килә?

— Халык тынычланды. Безнең хакимият федераль үзәккә буйсынган һәм аның кануннарын үтәргә тиеш. Минем шикелле иләсрәк кеше дә, барыбер, үзәккә буйсына. Син бу илдә бәйләнгән, кулларың богаулы. Дәүләтең булмаса, гомер буе шулай булачак.

2020 елда, бөтенләй башка төрле сәяси вазгыять чорында язылган әлеге әңгәмәне укып чыгыгыз әле. VPN-сыз ачыла: https://smarturl.click/2qBEm
😢8🔥4❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 2 март, якшәмбе көн. Азатлык Радиосы үз эшен дәвам итә. Кыскача хәбәрләр мондый:

🔸Украина финанслар министры Сергей Марченко һәм Британия казна канцлеры Рэйчел Ривз Украинага 2,26 миллиард фунт стерлинг (якынча 3 миллиард доллар) бирү турында килешү имзалады. Кредит туңдырылган Русия милкеннән киләчәктә алыначак керемнәр хисабына хезмәтләндереләчәк һәм капланачак. Финанслау 30 елга бирелә. Җәлеп ителгән чаралар Украина саклану тармагына тотылачак.

🔸Израил АКШның ХӘМӘС белән солыхны озайту тәкъдимен хуплады. Солых килешүе 29 мартта тәмамланачак Рамазае ае һәм 19 апрельдә бетәчәк Песах вакытына озайтыла. ХӘМӘС әлегә бу планны кабул итмәде. Әлеге килешүнең вакыты 2 мартта чыга.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп инглиз телен федераль дәрәҗәдә рәсми тел дип тану фәрманын имзалады. Моңа кадәр бу статус бары тик аерым штатларда гына бирелгән иде. Яңа фәрман 2000 елда Бил Клинтон карарын гамәлдә чыгарды. Аның нигезендә федераль оешмалар инглиз телен белмәүчелрәгә тәрҗемә белән ярдәм итәргә тиеш иде. Хәзер оешмалар моны үзләре хәл итәчәк.

Әлегә шулар. Бүген дә безнең белән калыгыз. Ураза тотучыларга җиңеллек һәм сабырлык телибез!

@azatliqradiosi
👍2🔥1
✈️23 марттан "Аэрофлот" һава ширкәте Уфадан Кытайның Санья шәһәренә туры очышлар башлый.

Mkset язуынча, башта очышлар атнасына бер тапкыр - якшәмбе көнне башкарылачак, ә 3 апрельдән пәнҗешәмбе көнне дә оча башлаячак.

Уфа-Санья очышлары 296 кеше сыйдырышлы Airbus A330-300 очкычында башкарылачак.

▪️Санья Кытайның Хайнань утравында урнашкан. Ул курорт шәһәр.

@azatliqradiosi
👍3🤮3
Якшәмбе көнне АКШның Blue Ghost пилотсыз галәм җиһазы уңышлы рәвештә Ай өслегенә төште.

Ул Firefly Aerospace ширкәтенә карый. Бу тарихта Җир иярчене тикшеренүләрен уңышлы башлаган беренче хосусый галәм җиһазы. Моңа кадәр Ай белән бәйле миссияләрне дәүләт галәм агентлыклары гына башкарды.

CNN язуынча, элек хосусый ширкәтләр үз җиһазларын Айга җибәрергә омтылганнар, әмма ул барып чыкмаган.

Blue Ghost Ай экваторына якын Кризислар диңгезенең көнчыгыш өлешендә, Монс Латрей тавы районына төште. Ул инде Җиргә беренче фотоларны җибәрде. Аның миссиясе 14 көн дәвам итәчәк. Җиһаз фото һәм видеолар төшерәчәк, Ай җире үрнәкләрен җыячак һәм Ай климатын өйрәнәчәк.

Җиһаз эчендә NASA тарафыннан тәкъдим ителгән ун җайланма урнашкан.

Firefly ширкәте белдерүенчә, әлеге мәгълүматлар Айга пилотлы очышларны якынайтырга ярдәм итәчәк.

@azatliqradiosi
👍3⚡2🔥1