🇩🇪Германиянең көнбатышындагы Манһейм шәһәрендә билгесез кеше шәһәр үзәгендә машинада кешеләр өстенә менгән.
Bild хәбәр итүенчә, ике кеше һәлак булган. Ким дигәндә 25 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Полиция машина йөртүчене тоткарлаган, әмма аның кем булуы әлегә әйтелми.
@azatliqradiosi

😨4
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Рамазан ае башлану уңаеннан түрәләргә мөрәҗәгать итте.
Бүген Уфада узган хөкүмәт киңәшмәсендә ул аларны ураза тотарга чакырды.
дип белдерде ул.
Шул ук вакытта Хәбиров ураза тотачагын ачык әйтмәде.
2018 елда Радий Хәбиров федераль каналга үзенең мөселман булуын, ләкин өч баласының да православие булуын сөйләде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Бүген Уфада узган хөкүмәт киңәшмәсендә ул аларны ураза тотарга чакырды.
"Изге Рамазан ае башланды. Бу — ураза һәм тырышып дога кылу вакыты, шуңа күрә мин барыгызны да моңа кушылуын телим. Һәркем мөмкинлеге булганча… Мин үземә дә кайбер чикләүләр кертергә булдым. Начар уйлар килмәсен өчен. Шуңа күрә барыбызга да тырышырга кирәк"
дип белдерде ул.
Шул ук вакытта Хәбиров ураза тотачагын ачык әйтмәде.
2018 елда Радий Хәбиров федераль каналга үзенең мөселман булуын, ләкин өч баласының да православие булуын сөйләде.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡10🤪3👍1🤔1🥴1
📔Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләрендә сугышка каршы чыгучы русияләрнең исемлеге бар.
Әлеге мәгълүмат Татарстанда гаскәрне кабат "кимсетү"дә һәм Яшел Үзәндәге хәрби комиссариатны яндырмакчы булуда гаепләп хөкем ителгән Андрей Богдановның мәхкәмә утырышлары барган вакытта ачыкланган. Бу хакта Idel.Реалии җиткерә.
Журналистлар Татарстан Югары мәхкәмәсенең апелляция карарын өйрәнгән. Анда "махсус хәрби операция" башлангач, пикетлар белән МХОга каршы чыккан, интернетта МХОга каршы төрле язмалар чыгарган затларның базасы" турында телгә алынган. ("Украинада барган сугышны Русия хакимиятләре "махсус хәрби операция дип атый - ред.).
Ахыр чиктә 4,5 елга колония хөкем ителгән Богданов та шушы исемлектә булган. 2022 елда ул берничә тапкыр сугышка каршы пикетлар белән чыккан һәм аңа ике тапкыр гаскәрне "кимсетү" маддәсе нигезендә штраф сукканнар. Богданов социаль челтәрләрдә Русия хакимиятләрен дә тәнкыйтьләгән. Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре ирне Украинадагы сугышка каршы чыгучы русияләр исемлегендәге белешмәләр ярдәмендә тоткарлавын таныган диярлек.

🤬7
🖥Геймерларны башкорт йолалары һәм мифологиясе белән таныштырырга тиешле “Урал йөрәге” уены чыгачак.
Уен авторлары бизәлеш өчен башкорт халык көйләрен, биюләрен һәм дастаннарын кулланган.
"Урал йөрәге" уены "пиксель-арт" стилендә эшләнгән. Сюжет мәшһүр Урал батыр маҗараларына нигезләнгән, баш каһарманбикә башкорт халкы мифлары һәм легендалары буйлап сәяхәт итәчәк. Бу хакта журналистларга уен мөдире Святослав Пегов сөйләгән.
Уенчыларга махсус биремнәр үтәргә, квестлар узарга һәм уен барышында катлаулы карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Шулай ук диюләр һәм явыз рухлар белән орышырга да туры киләчәк. Уен азагының төрле версияләрен күрер өчен «Урал йөрәге»н берничә тапкыр узарга кирәк булачак.
Җитештерүчеләр сөйләвенчә, уенның бер мөһим өлеше булып музыка торачак, ул каһарманнарның да, әйләнә-тирә дөнья торышын да чагылдырачак. Уенның музыкаль темасы заманча эшкәртелгән башкорт көйләренә нигезләнгән.
Уендагы һәр локация башкорт халкы өчен мөһим бер урынны гәүдәләндерә, дип хәбәр итә авторлар.
Уен 2026 елда чыгачак.

❤8👍3🤡3👎1🥰1
Хәерле иртә, дуслар! Иртән, гадәттәгечә, дөньяда ниләр бар, ниләр юк - шулар хакында кыскача.
🔸 АКШ президенты Доналд Трамп Украинага дигән бөтен хәрби ярдәмне туктаткан. Бу хәтта моңа кадәр инде бирелергә тиеш ярдәмгә дә кагыла. Кайбер кораллар юлда, мәсәлән. Мондый хәл Украина солыхка әзер булуына кадәр дәвам итәчәк дип яза Bloomberg, ә алар Ак йорттагы үз чыганакларына таяна.
🔸 Русия Украинага Европаның тынычлык гаскәрләрен китертүгә каршы чыга. Бу хакта Венадагы халыкара оешмаларында Русия вәкиле белдергән. Аның фикеренчә, бу низагта Европаның үз мәнфәгатьләре бар. Британия белән Франция Украинага кимендә 30 меңлек гаскәр җибәрергә ниятли.
🔸 Ростов өлкәсенә дроннар белән һөҗүм ителгән, нефть торбасында янгын чыккан. Корбаннар турында хәбәр ителми.
🔸 Одессада Русиянең һөҗүме аркасында дүрт кеше яраланган. Шәһәрнең кайбер җирләрендә электр ут өзелгән. Сумы шәһәрендә Русия дроны балалар медицина учреждениесенә эләккән, корбаннар юк диелә.
🔸 АКШның дәүләт департаменты белән финанс министрлыгы Русиянең аерым эшмәкәрләр белән ширкәтләрдән чикләүләрне алу турында тәкъдим әзерли.
🔸 Рим папасы Франциск чирли, ул Ватиканда үпкәләрне җилләтү аппаратына тоташтырылган. Понтификка - 88 яшь, ике атна элек аңа пневмония диагнозы куелды.
🔸 Казанда Туфан Миңнуллиның танылган "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасына кино төшерелгән. Ул - тулы метражлы кино, фильм Туфан Миңнуллиның 90 еллыгына багышлана.
🔸 Уруссу белән Октябрьский шәһәрләрен тоташтырган Ык елгасы өстендәге күперне тәртипкә китерү 2026 елда тәмамланачак.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

🔥2
Көн язмасы. Берлиндагы маршта Татарстан байрагы белән кем чыкты?
1 март Берлинда Русия оппозициясенең берләшкән маршы узды. Мөһаҗирлектәге оппозиция лидерлары Юлия Навальная, Илья Яшин һәм Владимир Кара-Мурза оештырган маршта оппозициянең үлгән-үтерелгән лидерлары — Борис Немцов һәм Алексей Навальный да искә алынды. Марш фотоларында алгы рәтләрдә Татарстан байрагы да күренде.
Без Татарстан туграсы төшкән байракны тотып маршка чыккан кешене эзләп таптык. Ул Уфада яшәгәндә Навальный штабы әгъзасы булган, хәзерге вакытта Һолландиядә сәяси сыену алган активист Айдар Исмәгыйлев булып чыкты. Айдар Азатлык Радиосының берничә соравына җавап бирде.
Ни өчен ул Татарстан байрагы белән чыккан? Айдар болай дип аңлатты.
— Татар байрагы Юлия Навальная митингында катнашучы һәр икенче кешедә елмаю уятты. Кешеләр аны җылы, ниндидер үзенчәлекле яхшы хис белән кабул итте. Кемдер борылып: "Татарстан супергуд!" дип кычкырды, ә башкалар: "Син татармы? Оһо, көнләшәм!" диде. Бу сүзләрдә һәм карашларда чын кызыксыну, теләктәшлек һәм хөрмәт кенә иде.
Әлбәттә, теләсә нинди массакүләм чарада кебек үк, маргиналь кешеләр дә табылды — берничә яшь урыс нацисты һәм шул исәптән Светов тарафдарлары (сугышка каршы митингка Русия байрагы белән чыгарга өндәгән Михаил Светов — ред.). Ләкин аларга берәү дә игътибар итмәде, чөнки чараның максаты — сугышка каршы чыгыш ясау, Путинга һәм сугышка каршы протест белдерү иде.
Мин чарада Татарстанны танытырга тырыштым һәм сугышка каршы митингта татарларны танытуым белән горурланам.
Без бар, без яшибез, һәм без Илья Яшин, Юлия Навальная, Владимир Кара-Мурза һәм "Ирекле Русия" фонды кебек адекват, сәламәт сәяси көчләр белән эшләргә әзер. Татарстан — бу каршылыкның аерылгысыз бер өлеше, һәм мин моны митингта җиткерә алуыма шат.
Мин — Уфа татары, әмма бу ике республика — минем тиңдәшлегемнең, минем тарихымның мөһим өлеше.
Кайда гына булсам да, мин тарихны күзәтеп кенә калмыйм, мин аның бер өлеше булырга тырышам, — диде ул.
Башка темаларга да Айдарның фикерләрен укырга тәкъдим итәбез.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Азатлык Радиосы
Берлиндагы митингка Татарстан байрагы белән чыккан Айдар Исмәгыйлев: "Кемдер борылып: "Татарстан супергуд!" дип кычкырды"
1 март Берлинда Русия оппозициясенең берләшкән маршы узды. Мөһаҗирлектәге оппозиция лидерлары Юлия Навальная, Илья Яшин һәм Владимир Кара-Мурза оештырган маршта оппозициянең үлгән-үтерелгән лидерлары — Борис Немцов һәм Алексей Навальный да искә алынды. Марш…
❤14
АКШ президенты Доналд Трамп Украинага ярдәмне туктатып торырга фәрман биргән
New York Times газеты белешмәләренчә, бер миллиардлап доллар күләмендә кораллар бирү һәм аларны җитештерүгә заказлар туктатыла. Шулай ук Украина махсус ярдәм програмы кысаларында бирелүче йөзләгән миллион доллардан мәхрүм калачак.
Хәзер ни булачак? 👉 Укырга.

👎8🤬6👍4😡3
Бу мәкаләне күрдегезме?
Русия Дәүләт думасында урыс телен "чит телләрдән яклау" турындагы федераль канун өлгесен икенче укылышта карарга җыеналар. Ул хәзерге рәвештә кабул ителсә, чит телләргә генә түгел, милли республикаларның дәүләт телләре — татар, башкорт, саха һәм башка телләргә каршы көрәш башланачак, ә урыс теленең йогынтысын арттырачак.
Азатлык Радиосы канун өлгесенә күзәтү ясады.

🤬24👍1
Татарстанда сугышта катнашып кайтучылардан түрәләр әзерләячәкләр. Бу програмга инде 900ләп гариза килгән
Сайланып алучылар КФУның Югары мәктәбендә укыячак."Теория аз булачак, аудиторияләрдә күп вакыт үткәрмәячәкбез", дигән програм җитәкчеләренең берсе. Аның әйтүенчә, програмда катнашучылар төрле урыннарга күп йөриячәк, хезмәткәрләр белән ничек эшләүне, эшне оештыруны өйрәнәчәк.
Нинди програм бу? Кемнәр укый?
👉 Монда басыгыз.
@azatliqradiosi
#Татарстан

Татарстанда сугышта катнашып кайтучылардан түрәләр әзерләү програмына 900ләп гариза килгән
Сайланып алучылар КФУның Югары мәктәбендә укыячак."Теория аз булачак, аудиторияләрдә күп вакыт үткәрмәячәкбез", дигән програм җитәкчеләренең берсе.
🤮10💩3👍2🤡2🖕1
Русиянең 17 төбәге ике баскычлы җирле үзидарәне саклап калырга тели
Ике дәрәҗәле систем Татарстанда, Башкортстанда, Кабардино-Балкариядә, Карачай-Чиркәстә, Адыгейда, Алтайда, Калмыкстанда, Мордовиядә, Якутиядә, Чечняда, Воронеж, Липецки, Ростов, Сарытау, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләрендә, шулай ук Ненец автоном бүлгесендә калачак.
Калган төбәкләрдә авыл шураларыннан өлешчә (25 төбәктә) яки тулысынча (26 төбәктә) баш тартырга ниятлиләр. 20 төбәктә исә инде баш тартканнар да.
Февраль уртасында Русия думасы комитеты Татарстанның җирле үзидарә реформасы өлгесенә төзәтмәләрен исәпкә алган иде. 26 февральдә Дума җирле үзидарә турындагы канунның яңа өлгесен икенче укылышта кабул итте.
Төзәтмәләргә ярашлы, җирле үзидарәләрне үзгәртеп, аны бер баскычлы системга әйләндерү-әйләндермәүне төбәкләргә үзләренә хәл итеп бетерү хокукы биреләчәк. Баштарак канун өлгесе бу үзгәрешләрне бөтен ил буйлап барлык төбәкләрдә дә кертүне күз уңында тота иде.

👍8
Татарстанның мәктәп укучыларын экстремизмга тикшерү тәкъдиме федераль үзәктә хуплау тапмаган
Русия парламенты комиссиясе бу тәкъдимне башка юллар белән, әйтик тәрбия бирүне көчәйтеп тормышка ашыруны карарга кушкан. Шулай ук үсмерләр белән яшьләр арасында радикальләшүгә каршы профилактика узлырырга, аны уздырган чакта юристлар, психологлар, укытучылар, медиклар фикерләрен исәпкә алырга киңәш иткән.
Федерация шурасының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова сүзләренчә мондый тестлар уздыру "Русия кануннарына туры килми".
Татарстан Дәүләт шурасы мәктәп укучыларын һәм уку йортларындагы студентларны экстремизмга тикшерүне былтыр декабрьдә тәкъдим иткән иде.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍5😁2
Казанда Яшь тамашачы театрын яңартуга 726,4 миллион сум бирелә
Островски урамында урнашкан бина XIX гасыр ахыры—XX гасыр башында төзелгән.
Акча Татарстан бюджетыннан бүленә, төзекләндерү эшләре быел 1 декабрьгә кадәр бетәргә тиеш.
Шәрык клубы бинасы - республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Ул Казан купецлары клубы булган. 1917 елгы инкыйлабтан соң монда Татар мәдәнияте йорты ачылган, анда күргәзмәләр һәм татар театр труппасының спектакльләре үткән.
Бу бинада шагыйрь Габдулла Тукай үзенең "Печән базары яки Яңа Кисекбаш" сатирик әсәрен беренче тапкыр укыган.
1928 елда биредә Максим Горький чыгыш ясаган.
1920-1924 елларда татар актеры, режиссеры һәм театр эшлеклесе Мөхтәр Мутин шушы йортта яшәгән.
1926-1927 елларда Оренбур, Ташкент һәм Уфа шәһәрләрендә татар труппалары оештырган режиссер, беренче татар актерларының берсе Нури Сакаев яшәгән һәм вафат булган.
Бу бинада үткәрелгән концертларда мәшһүр композитор Салих Сәйдәшев катнашкан.
1940 елдан бирле бинада Яшь тамашачылар театры эшли.

👍2
Әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Мансур Вәли-Барҗылы вафат
Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. Аның белән хушлашу иртәгә, 5 мартта, 12 сәгатьтә Казан шәһәре 12нче клиник хастаханәсенең бәхилләшү залында була.
Мансур Вәли-Барҗылы 1948 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Барҗы авылында колхозчы гаиләсендә туа.
1968 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга килә. Студент елларында яшьләрне иҗади эшкә туплау, стена газетасы, «Яңаваз» исемле әдәби берләшмә оештыру эшләрендә башлап йөрүчеләрнең берсе була.
1981 елдан башлап «Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеген җитәкли.
Мансур Вәли-Брҗылының татар әдәбитяында тәнкыйтьнең көчсезлегенә карата үз фикере бар иде:
"

Әдәбият көчле булса, тәнкыйть тә көчле була. Хәзерге вакытта татар әдәбиятының әллә ни көчле чагы дип әйтмәс идем, чөнки тормышның тотрыклыгы бетте бит.
Әдәбиятка игътибар бетте, кешенең китап укырга вакыты да юк. Әдәби тәнкыйтькә дә шартлар үзгәрде, ләкин тәнкыйть кирәк. Халык йокламасын, язучылар ялкынлы бер дәрт белән иҗат итсен өчен ул яңа көчләр өсти бит”.
😢11❤2
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен башлый, иртәнге хәбәрләр чыгарылышы:
🔵 Доналд Трамп АКШ Конгрессы алдында чыгышында Владимир Зеленскийдан килгән хат турында сөйләде, анда Украина җитәкчесе тынычлык турында сөйләшүләр башларга әзер булуын белдергән, ди ул. Әмма Трамп Америка хәрби ярдәменең туктатылуы турында фикер белдермәде.
🔵 Русия Одессадагы мөһим инфраструктура объектларына һөҗүм итте – җирле хакимият. Шәһәрнең бер өлеше утсыз, сусыз һәм җылылыксыз калган. Дрон һөҗүменнән бер кеше үлгән.
🔵 Дагыстанда террорчылыкка каршы операция режимы барышында дүрт кеше юк ителде, дип хәбәр итте Милли антитеррор комитеты.
🔵 Татарстанда бүген кар һәм буран көтелә. Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә.
🔵 Башкортстанда балалар арасында туберкулез белән авыручыларның артуы борчу тудыра, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның республика идарәсе. 2024 елда 17 яшькә кадәрге балалар арасында туберкулез белән авыручылар саны 48%ка арткан.
Азатлыкны көн дәвамында укыгыз! Хәбәрләрне таныш-белешләргә дә сөйләгез!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3😨3👍1🤗1
Русиядә яшәүчеләрнең 92,6%-ы үзен "россиян" дип саный икән
Бу хакта Милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов белдерде. Бу санны ул тикшеренү нәтиҗәләреннән әйткән.
Үзләрен төбәк белән бәйләүчеләр аеруча Татарстанда (89,7 процент), Башкортстанда (87,5 процент), Пенза өлкәсендә (86,8 процент) һәм Свердлау өлкәсендә (86,5 процент) күп булуы ачыкланган, ди ул.
Ә сез бу саннарга ышанасызмы? Белгечләрнең ниләр уйлавы турында 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

Русия түрәсе илдә үзләрен русияле дип санаучылар 92,6%ка кадәр артты, дип ышандыра
Сораштырылган русияләрнең 70ләп проценты үзен билгеле бер төбәккә бәйли. Үзләрен төбәк белән бәйләүчеләр аеруча Татарстанда (89,7 процент), Башкортстанда (87,5 процент), Пенза өлкәсендә (86,8 процент) һәм Свердлау өлкәсендә (86,5 процент) күп булуы ачыкланган.
🥴11👍2
❗️Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта үлүчеләр саны 9 меңнән артты — Азатлык хисабы.
Бүгенге көн саны шундый. Сүз Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан тапкан кешеләр турында гына бара, чын югалтулар саны зуррак булырга мөмкин.
Ике республика өчен 8 мең үлем 15 гыйнвар көнне теркәлгән иде. Моңарчы 7 мең үлем 3 декабрь теркәлүен исәпкә алсак, 1,5 айда ике республикадан кимендә мең кеше үлү нәтиҗәсен ясап була.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

😱3🎉2👍1🔥1😭1👻1