Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
КрымSOS: былтыр Кырымда алты кеше ФСБ тарафыннан урланып югалган

"Дүрт очракта ФСБ хезмәткәрләре корбаннарны тентүдән соң билгесез якка алып киткән, аларның туганнарына нинди хокукый статуста булуларын, кайда булуларын хәбәр итүдән баш тарткан", дип сөйләгән КрымSOS аналитигы Евгений Ярошенко.

Оешмада әйтүләренчә, Кырым аннексияләнгәннән алып бүгенге көнгә кадәр ярымутрауда урланып югалган 67 кеше турында билгеле. Иң соңгы корбан — Җанкөй районыннан Лера Җемилова булган. 2024 елның маенда, тентүдән соң, Русия куәт оешмалары вәкилләре аны 15 тәүлеккә кулга алган. Шуннан бирле Лераның кайдалыгы әле дә билгеле түгел.

БМОның Кеше хокукларын күзәтү миссиясе белешмәләренчә, аннексиядән бирле Кырымда 104 кеше урланып югалган, шулар арасында 21 кеше хәбәрсез югалган булып санала.

👉 Тулырак монда укыгыз.
🤬4👍2
Казанда Лолита концерты булмый

"Казан Экспо"да урыс эстрадасы җырчысы Лолитаның концерты булмаячак. Бу хакта күргәзмәләр комплексының сайтында язылган. Лолита биредә 21 мартта чыгыш ясарга тиеш иде.

"Хөрмәтле кунаклар, "Казан Экспо"да Лолита концерты булмаячак", диелә хәбәрдә, әмма сәбәпләре әйтелми.

Элегрәк "Урыс җәмгыяте" ("Русская община") оешмасы Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның кабул итү бүлмәсенә, шулай ук республиканың мәгариф һәм мәдәният министрлыкларына Лолита концертын үткәртмәүне сорап мөрәҗәгатьләр юллаган иде. Миңнехановның Telegram-каналында республикада яшәүчеләр дә Лолитаны Казанга кертмәүне сорап язды. Ул Русиягә каршы карашларда тора, шулай ук 2023 елда блогер Анастасия Ивлеева Мәскәүдә оештырган "шәрә кичә"дә катнашкан иде, диделәр.

▪️2022 елның җәендә "Фонтанка" басмасы Украинадагы сугышка каршы булганнары өчен Русиядә чыгышлары тыелган 30 музыкантның исемлеген чыгарган иде. Алар арасында ДДТ, "Каста", "Би-2" төркемнәре, җырчылар Земфира, Монеточка, Гречка, Манижа, Луна, Дора, рэперлар Oxxxymiron, Face, Моргенштерн, Лигалайз һәм башка башкаручылар бар.
👍4🤣2🤪2
❗️Русиянең юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа кешеләрне керткән.

Бу юлы исемлеккә өстәлгән кешеләр:

🔸журналист Василий Гатов;
🔸сәясәт белгече, Русия Тышкы күзләү хезмәтенең элекке хезмәткәре Сергей Жирнов;
🔸сәясәтче, Ленинград өлкәсенең элекке муниципаль депутаты Антон Климов;
🔸журналист, Грузия турындагы Telegram-канал авторы Николай Левшиц;
🔸сәясәт белгече, абхаз журналисты Инал Хашиг.

Шулай ук, "ят агентлар" исемлегеннән "Вольные люди" ҖЧҖ һәм "Викимедиа РУ" партнёрлыгы чыгарылды.

@azatliqradiosi
Соңгы өч елда Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүгә чыгымнар 67 процентка арткан.

Техниканы тәртиптә тотар өчен быел 6 млрд сум кирәк. ☝🏻

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤪1
Трамп Русия хәзерге вакытта Украинаны сугыш кырында "манчый" гына дип белдерде.

Шуңа күрә ул тынычлыкка ирешү максатларында Русиягә карата зур чикләүләр кертү мөмкинлеге турында уйлана башладым ди. Сүз банк чикләүләре һәм тарифлар турында бара. "Русия һәм Украина, соң булганчы сөйләшүләр өстәленә утырыгыз, рәхмәт!" дип язып чыкты АКШ президенты үзенең соцчелтәрендә.

Трампның шушы янауларыннан соң Русиянең кыйммәтле кәгазьләр базары аска тәгәри башлады: Мәскәү биржасының индексы 3235тән 3176,9га кадәр төште (–1,08%). Саклык банкы акцияләре 321,06 сумнан 313,06 сумга арзанайды (–0,67%).

@azatliqradiosi
🤡5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез?

Моннан 5 ел элек (2020 елда) 8 март алдыннан Азатлык Радиосы танылган татар хатын-кызларына шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.

"ТНВ-Планета" телеканалы алып баручысы Гөлназ Гыйниятова яшь Гөлназга шундый киңәш бирер иде:

"Кешеләргә үпкәләмә, ачу саклама, дөньяның матур сыйфатларын да күрә бел... Сәламәт яшә... Хыялыңа таба атла, ләкин кешеләрне рәнҗетмә, кеше булып кал".


Биш ел элек чыккан видеоны яңадан карап китик! 💐

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
🔥3👍2
"Хатын-кыз көчне үз кыйммәтенә ышанудан ала"

Европада яшәүче татар хатын-кызларының "Ханым" берлеге 2025 ел өчен яңа милли фотокалендарь чыгарды. Бу юлы аны "авторларны илһамландырган хатын-кызлар турындагы китап-альбом" дип тә атап булыр иде.

Унике биттә авторлар тормышларын яктырткан мөгаллимәләре, абыстайлары, дәү әниләре турында истәлекләре белән уртаклаша.

Мисал өчен, сентябрьдә журналист Алсу Кормашның тавышын ишетергә мөмкин — ул чәчәкләрен яңартучы яран гөлен үз белемнәрен оныкларына тапшыручы дәү әниләр белән чагыштыра, үзе өчен яранны иң татар гөле дип атый.

Кырлач (февраль) ае моделе, хәзерге вакытта Кыпрыста яшәп иҗат итүче җырчы Талия Хафиз календарь өчен әбисе белән интервью яздырган, аудиода Талиянең дәү әнисе сөйләгәннәрне ишетергә була.

Черешмә (июнь) аенда Төркиядә яшәүче язучы-журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура үзенең "Ике әни" хикәясен укый. Гомумән, календарьның һәр аен милли киемдәге модель генә түгел, илһамландыра торган шәхси тарихлар да бизи.

Хатын-кызның көче кыен вакытларда аеруча якты чагыла. Ул бу көчне үз-үзенә, гаиләсенә ышанудан, үзенең кыйммәтен аңлаудан ала. Ни өчен яшәгәнен һәм көрәшкәнен аңлаган хатын-кыз теләсә ниди сынауларны уза, егылганнан соң торып баса ала, дип сөйләде "Ханым" берләшмәсе җитәкчесе Гөлнур Даутова.

👉 Мәкаләне тулырак монда укыгыз. VPN-сыз ачыла. Эчендә бик күп фотолар да бар.
🥰8❤4
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез?

Моннан 5 ел элек (2020 елда) 8 март алдыннан Азатлык Радиосы танылган татар хатын-кызларына шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.

Ул вакытта Г.Кариев театры мөдире булып эшләгән Гүзәл Сәгыйтова (хәзер ул Казан мэрының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары) яшь Гүзәлгә шундый киңәш биргән булыр иде:

"Кыю һәм тәвәккәл бул".


Биш ел элек чыккан видеоны яңадан карап китик! 💐

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍9🔥3❤1
“Без — мөселман республикасы”. Татарстан президенты ярдәмчесе мигрантларның республикага күпләп килүнең сәбәбен атады

Татарстанга мигрантларның күпләп килүенең бер сәбәбе — аның "мөселман республикасы" булуында, дип белдерде бүген Татарстан президенты ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин.

Хәзерге вакытта Татарстанда 99 мең мигрант яши. Мигрантлар саны ягыннан республика Русиядә беренче бишлеккә кергән. Аларның 22 меңе вакытлыча яшәү рөхсәте алган. Республикага иң күбе Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстаннан киләләр. Аларның яртысы — хезмәт мигрантлары, 17%ы — студентлар. Мигрантларның күпчелеге төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Марат Галиев сүзләренчә, мигрантлар 30 апрельгә кадәр легальләшергә тиеш. Бүгенгә республикада яшәүче 99 мең чит ил ватандашының 220се генә бу процедураны узарга теләк белдергән. Легальләшү өчен аларга медицина тикшерүе узарга, урыс телен белү белешмәсе күрсәтергә, штраф һәм салымнарны түләргә һәм бармак эзләре калдырырга кирәк. Мигрантларның Эчке эшләр идарәсенә күпләп мөрәҗәгать итмәве "тел киртәсе"нә, ягъни урыс телен начар белүенә бәйле, дип аңлатты Галиев.

👉Тулырак монда укыгыз.
👍8❤2👎1🥰1
Бүген Азатлык сүзлегендә "урланып югалган" сүзтезмәсе.

Без аңа Азатлык Радиосы сайтында "Былтыр Кырымда алты кеше ФСБ тарафыннан урланып югалган" дигән хәбәрне язганда игътибар иттек. Урыс телендә аны "насильственное исчезновение" дип әйтәләр, Бу махсус термин. 30 августта Халыкара урланып югалу корбаннары көне билгеләп үтелә.

▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
🔥3
8 март – балкар халкының матәм көне. 1944 елда Совет берлеге җитәкчелеге балкар халкын "сатлыкҗан" дип гаепли һәм Үзәк Азия белән Казакъстанга сөрә.

Сөргенлеккә җибәрелүчеләрне ике сәгать эчендә алдан әзерләнеп куелган Студебеккер машиналарына төйиләр һәм "Нальчик" тимер юл станциясенә китерәләр. Сөргенлек җирләренә 14 эшелон белән 37 713 балкар җибәрелә. Аларның 52 проценты - балалар, 30 проценты - хатын-кызлар, 18 проценты- ирләр була. Моннан тыш "советка каршы элемент" дип 478 кеше кулга алына. НКВДның өч кешедән торган төркеме ату оештырган булырга да мөмкин.

Аңа кадәр Сталин режимы 1943 елның ноябрендә карачайларны, 1943 елның 28-29 декабрендә калмыкларны, 1944 елның 23 февралендә чеченнар һәм ингушларны депортацияли. Кырымтатарлар өчен матәм көне – 18 май.

Бу халыклар берничә көн эчендә җирсез, тораксыз, бернинди дә хокуксыз калды. Дистәләгән ел алар сөрелгән урыннарыннан беркая да чыга алмады, телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүдән мәхрүм булды. Депортациянең беренче елларында халыкларның өчтән бер өлешеннән артыгы авырулардан һәм ачлыктан үлде.
❤5👍4🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез?

Моннан 5 ел элек (2020 елда) 8 март алдыннан Азатлык Радиосы танылган татар хатын-кызларына шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.

"Акчарлак" нәшрият йорты мөдире Рүзилә Сафина яшь Рүзиләгә шундый киңәш биргән булыр иде:

"Ашыкма. Һәм әнигә күбрәк игътибар бир".


Биш ел элек чыккан видеоны яңадан карап китик! 💐

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
❤3
⚡️Казан һава аланы вакытлыча очкычларны кабул итми һәм җибәрми.
🕊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казан һава аланы вакытлыча очкычларны кабул итми һәм җибәрми.
❗️Росавиация хәбәр итүенчә, Казан һава аланы кабат эшли башлаган

Кертелгән чикләүләр алынган.

Һава аланы ябылып торган арада Казанга килүче ике очкыч запас аэродромга җибәрелгән.

Шулай ук бүген төнлә Әстерхан һәм Түбән Новгород һава аланнары да ябылып торган. Хәзер алар да эшли.

@azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез?

Моннан 5 ел элек (2020 елда) 8 март алдыннан Азатлык Радиосы танылган татар хатын-кызларына шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.

"Тәмле булсын" рестораннар челтәре мөдире Резидә Хөсәенова яшь Резидәгә шундый киңәш биргән булыр иде:

"Матур гына бер кызчык та алып кайт".


Биш ел элек чыккан видеоны яңадан карап китик! 💐

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
❤1
Сүриядә ниләр булып ята?

Сүрия Бәшәр Әсад хакимияте җимерелгәннән соң иң авыр канлы бәрешләр кичерә.

6 мартта яр буендагы Латакия вилаятендә Әсад яклы кешеләр һәм Сүриянең яңа хакимияте тарафдарлары — Әхмәд әш-Шәраа җитәкләгән көчләр арасында сугыш башланды.

Белгечләр әйтүенчә, бу сугышлар Шәраа өчен Әсадтан соң калган Сүриядә контрольне саклап калуның авырлыгын күрсәтә — бу исә Иран, Израиль һәм хәтта Ислам дәүләте экстремистларын сөендерә генә.

Бәрелешләр Төркиянең Иранны кисәтүеннән соң бер атнадан башланды. Әнкара әш-Шараа хакимиятен яклый. Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан Иранга мөрәҗәгать итеп, Сүриянең бүгенге хакимиятенә каршы булган көчләрне якларга тырышу хата булачак дип белдерде.

Хакимияткә килгәч, әш-Шараа Тәһрәнның көндәшләре Төркия, Согуд Гарәбстаны һәм шулай ук Көнбатыш илләре белән хезмәттәшлек итә башлады, ә Иранга битарафлык күрсәтте.

Иран прокси-төркемнәре белгече Филип Смайт Сүриядәге яңа бәрелешләрдә Тәһрәнның катышы сизелә дип саный.

Бәрелешләрдә тагын кемнең мәнфәгатьләре бар?

Бу хакта тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi #rfe_rl
😱4
Бүген Чабаксарда "Буревестиник комбинаты" ширкәте җирлегенә дрон төшкән.

Бу хакта Чуашстан башлыгы Олег Николаев үз Телеграм каналында язды.

Аның сүзләренчә, корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

"Нефть саклагычы корылмасы төзекләндерүдә. Барысы да контрольдә" дигән ул.

Моңа кадәр Чуашстанга дроннар төшкәне юк иде, бу беренче очрак. Чабаксар Украина чигеннән 970 чакрым ераклыкта урнашкан.

▪️Ачык чыганаклардагы мәгълүматларга караганда, "Буревестник комбинаты"нда нефть һәм нефть эшләнмәләре саклана.

▪️Дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле бүген төнлә Казан, Әстерхан, Түбән Новгородта һава аланнары ябылып торды.

@azatliqradiosi
🎉4🔥1🍾1
🌙19 елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар Ремзи Бекиров Хакасиянең Абакан шәһәрендәге 33нче санлы колониядә мөселманнарның хокуклары бозылуына зарланган.

Бу хакта "Кырым теләктәшлегенә" Бекиров янында булган адвокат хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, 33нче санлы колониядә Рамазан аенда мөселманнарга ураза тотарга мөмкинлек юк. Тоткыннарга кояш чыкканчы, ягъни сәхәргә һәм кояш баегач, ягъни ифтарга ризык бирелми.

Бекировның хатыны сөйләвенчә, Абаканда инде сәгать биштә таң ата, ә колониядә иртәнге аш ике-өч сәгать соңрак билгеләнгән.

Адвокат сүзләренчә, ифтарны Бекиров әлегә кичке аш вакытында башка тоткыннар белән ашханәдә ашый, әмма март азагына көннәр озыная һәм инде кояш баеганда, ягъни ифтарга кичке аш вакыты узган була.

"Хәзер ул иртән су гына эчә, ә кич сәгать җидедә ашый. Аннары ул кич белән ашау мөмкинлегеннән дә мәхрүм калачак" дигән адвокат.

Адвокат Бекиров һәм башка мөселманнарның колония кибетеннән алган үз ризыклары да булуын әйтә, әмма төрмә хезмәткәрләре аны алып куя һәм көндез генә бирә икән.

"Ул үзенең хокуклары бозылмавын, сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян салмыйча дини таләпләрне үтәү мөмкинлеге бирелүен тели. Бик ябыкты, тиздән бөтенләй ашаудан мәхрүм калырга мөмкин. Һәр очрашуда ул ябык күренә һәм иректә чакта төшкән фотолардагы кыяфәтенә охшамаган", ди адвокат.

▪️Журналист булып эшләгән сәяси тоткын Ремзи Бекиров 2022 елда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 19 елга хөкем ителде.

@azatliqradiosi
😢5💔5👍1
🇹🇷 Төркиянең башкаласы Әнкарада татар-башкортка бәйле истәлекле һәм тарихи урыннар күп.

Бу шәһәр белән татар мөһаҗирләренең тарихы бәйле.

Бу хакта тулы язманы безнең сайтта укыгыз.

Иң мөһим өлешләрен исә рәсемнәр рәвешендә, җайлы форматта тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
❤15👍8