❤2
Forwarded from Татарча видеолар😃👍🏼
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
18 яшьлек чагыгызга нинди киңәш бирер идегез?
Моннан 5 ел элек (2020 елда) 8 март алдыннан Азатлык Радиосы танылган татар хатын-кызларына шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.
Җырчы Римма Ибраһимова яшь Риммага шундый киңәш биргән булыр иде:
Биш ел элек чыккан видеоны яңадан карап китик! 💐
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar

"Гаиләңә күбрәк игътибар бир һәм тырышрак бул".
Биш ел элек чыккан видеоны яңадан карап китик! 💐
Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
👍3❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 10нчы март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Кичә Казанда һава температурасы +6,9 дәрәҗә тәшкил иткән. Бу — рекорд. Моңарчы мондый җылы һава торышы 2020 елның 9 мартында теркәлгән булган: ул вакытта температура +5,4 дәрәҗәгә җиткән.
🔹Румыниянең Үзәк сайлау комиссиясе оппозицион сәясәтче Кэлин Джеорджескуны президент сайлауларына намзәт итеп теркәүдән баш тарткан. Шуннан соң ил башкаласы Бухарестта протестлар булган.
🔹АКШ президенты Доналд Трамп Вашингтон Киев белән күзләү мәгълүматларын алмашуны туктаткан диярлек дип белдерде. Аның сүзләренчә, Украина тынычлыкка ирешергә теләвен җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтми.
🔹Канаданың Либераль фиркасе яңа лидеры итеп Марк Карнины сайлаган, ул элек илнең Үзәк банкын җитәкләгән иде. Карни премьер-министр вазифасындагы Джастин Трүдоны алмаштырачак, күпләр Трүдоны илне авыр хәлгә җиткерүдә гаепли.
🔹Валюталар курсы: $🇺🇸 = 89.09 сум; €🇪🇺 = 96.50 сум; ₺🇹🇷 = 2.43 сум. Кояш бату вакытлары: Казан — 17:37, Чаллы — 17:24, Уфа — 19:10, Самар — 18:33, Мәскәү — 18:23
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
👍1
ТАИФ (Татар-американ инвестицияләр һәм финанслары), General Motors, Ford, Armstrong, Minnesota Mining and Manufacturing Company, КАИ-Keysight лабораториясе һәм башкалар...
1990нчы еллар башында Татарстан, өлешчә мөстәкыйльлек яулап алганнан соң, тышкы элемтәләр кора башлады. Төп игътибар көнбатыш илләренә, аеруча дөньяның беренче икътисады — Америка Кушма Штатлары төбәлде.
Өч дистә ел эчендә АКШ республиканың төп инвесторына, алдынгы технологияләр бирүчегә әверелде, аның белән уртак ширкәтләр ясалды. Шулай да 2022 елгы Русия-Украина сугышы бу элемтәләрне юкка чыгару дәрәҗәсендә киметте.
Азатлык Радиосы татар-американ икътисады багланышлары тарихына күз салды. 👉Монда басыгыз да укыгыз.
Бактың исә, Казан белән Вашингтонны шактый күп әйбер берләштерә икән...
#Татарстан

👍8❤1🔥1
Иртәгә Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә Украина белән АКШ вәкилләре очрашыр дип көтелә.
Financial Times басмасы түрәләргә сылтама белән язуынча, сөйләшүләрдә Украина ягы АКШны күзләү белешмәләрен тапшыруны һәм хәрби ярдәм бирүне яңадан башларга күндерергә тырышачак. Моның өчен Киев Русиягә еракка очучы дроннар, ракетлар белән һөҗүмнәрен һәм Кара диңгездәге хәрби хәрәкәтләрне туктатуны тәкъдим итәргә әзер, диелә.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

❗️Казанның Вишневский урамында такси автобустан чыгып бара торган кешеләрне бәреп киткән.
11 кеше (шул исәптәп бер бала) яраланган дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы.
Каза урынында дүрт "ашыгыч ярдәм" машинасы тора, диелә.
#Татарстан
@azatliqradiosi
11 кеше (шул исәптәп бер бала) яраланган дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы.
Каза урынында дүрт "ашыгыч ярдәм" машинасы тора, диелә.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😱8🤬5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казанның Вишневский урамында такси автобустан чыгып бара торган кешеләрне бәреп киткән. 11 кеше (шул исәптәп бер бала) яраланган дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы. Каза урынында дүрт "ашыгыч ярдәм" машинасы тора, диелә. #Татарстан…
Казанда автобус тукталышына килеп бәрелгән такси йөртүчесе исерек булмаган.
Ул йокыга киткән, диелә. Евгений Крусевка 30 яшь. Бүген казага эләккән машинасы арендаланган булган.
Әлеге каза аркасында 11 кеше яраланган, хәзерге вакытта күбесе хастаханәдә, хәлләре уртача дип хәбәр ителә.

😱4😈2
2024 елда Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләрнең табигый кимүе, ягъни туучыларга караганда үлемнәрнең артуы көчәйгән.
Шул ук вакытта Татарстанда — Башкортстанга караганда — туучылар күбрәк. ☝🏻
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан #Татарстан

🇵🇸🇮🇱Израилнең энернетика министры Эли Коэн Газзә сызыгына электр энернияне бирүне туктатырга кушты.
Бу АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип саналган ХӘМӘС төркеменә басымны арттыру булып тора.
Хәзерге вакытта Газзә сызыгында әле 24 Израил тотыгы һәм 35 тотыкның мәете кала. “Тотыкларны кайтару өчен без барлык мөмкинлекләрне кулланачакбыз”, диде Коэн.
Җавап буларак ХӘМӘС Израилне “арзан һәм кабул итеп булмаслык шантажда” гаепләде.
Израил ХӘМӘСне утны туктату турындагы килешүенең беренче этабын апрель уртасына кадәр озайтуга ризалаштырмакчы була. Рәсми рәвештә килешү 1 мартта тәмамланды. Беренче этапта 44 Израил тотыгы, шул исәптән сигез мәет азат ителде. Израил исә үз төрмәләреннән ике меңгә якын фәләстинлене чыгарды.
Беренче этап киләчәк турында килешмичә тәмамланды. Нәтиҗәдә Израил АКШ махсус вәкиле Стив Уиткоффер тәкъдимен хуплады. Уиткофф планына күрә, солых килешүе Рамазан ае беткәнче (29 мартка) һәм Песах тәмамланганчы (12-19 апрельгә) кадәр дәвам итәргә тиеш иде.
Премьер-министр Биньямина Нетаньяху канцеляриясендә хәбәр итүләренчә, озайтканның беренче көнендә ХӘМӘС тотыкларның яртысын (исәннәр һәм үлгәннәрне) азат итәргә тиеш иде. Калганнарын утны тулысынча туктату турында килешкәннән соң азат итәчәкләр диелде.
ХӘМӘС кичекмәстән утны туктатуны, Израил хәрбиләрен Газәәдән тулысынча чыгаруны һәм барлык тоткыннарны азат итүне күздә тоткан килешүнең икенче өлешенә күчүне таләп итеп бу тәкъдимне кабул итмәде.
Элегрәк ХӘМӘСнең беренче этапны озайту тәкъдимен кире кагуыннан соң, Израил Газзә сызыгына тауарлар кертүне туктату турында игълан итте һәм Газзә сызыгын утка тотуны арттырды.

🤔3🤬3🥱2👍1
📍Оренбур мәхкәмәсе танылган татар дипломаты Кәрим Хәкимов яшәгән тарихи йортны торгызу өчен 137 млн сум түләттермәячәк.
Оренбур өлкәсе прокуратурасы 2024 елның җәендә тарихи йортны яңадан торгызуны таләп итте. Ул бинаның элекке хуҗасы Юрий Гулинскийдан 137 млн сум түләтүне сорады. Прокуратура фикеренчә, бина хуҗасы аны канунсыз төстә җимергән.
Оренбурның сәнәгать мәхкәмәсе прокуратураның бу таләбен кире каккан.
▪️2022 елда Оренбур шәһәрендә танылган татар дипломаты Кәрим Хәкимов яшәгән тарихи йорт сүтелде. Әлеге бина шәһәрдә иң матур йортлардан саналган, аны "Биш фәрештә йорты" дип атап йөрткәннәр.

🤬3
Русиядә төбәкләрнең Украинага һөҗүмдә (хакимиятләр аны "махсус хәрби операция дип атый - ред.) ни дәрәҗәдә катнашуының рейтингы төзелгән.
Тикшеренүне Мәскәүнең сәяси мәгълүмат үзәге үткәргән. Бу рейтингта Башкортстан — өченче, Татарстан — алтынчы урында тора.
Әлеге хисапны тәкъдим иткән вакытта үзәкнең баш мөдире Алексей Мухин "милли республикаларда киеренкелек үзәкләре" булдырмакчылар иде, диде. "Бигрәк тә Дагыстанда, Татарстанда, Башкортстанда бу шактый ачык күренде", диде ул.
Шулай ук Мухин Татарстан белән Башкорстанның Луһански "халык республикасы"нда үз логистика үзәкләрен булдырды, алар аша төбәкләрдән сугышта катнашучы хәрбиләрне тәэмин итеп торды, дип мактый.
Татарстан белән Башкортстанны контрактчыларга бер тапкыр түләнә торган акчаларны иң күп бирүче төбәкләр арасына керткәннәр.
Тикшеренүнең төбәк башлыкларының сугышка ни кадәр өлеш кертүен бәяләгән урыны да бар. Идел буе төбәкләре арасында анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка урын күп бирелгән.
▪️Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре бу һөҗүмне хуплап чыкты һәм беренче көннән ярдәм күрсәтеп килде. Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.
▪️Руслан Айсин фикеренчә, Мәскәү еш кына Рөстәм Миңнехановны курчак һәм корал итеп үз файдасына куллана. Моңа кадәр сәясәт белгече Аббас Галләмов халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны Мәскәү ялчысы, Мәскәү курчагы дип кабул итә дип Азатлыкка сөйләгән иде. "Халык башкорт үзаңын, мәдәниятен, башкортның сәяси иреклеген бетерү өчен Мәскәү сәясәтен алып бара дип уйлый", диде ул.

Украинага һөҗүм итүгә иң зур өлешен керткән Русия төбәкләре арасында Башкортстан — өченче, Татарстан — алтынчы урында
Тикшеренү авторлары төбәкләрнең мөмкинлекләренә карап аларның сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүен, хәрбиләрне мобилизацияләү, һуманитар ярдәм илтү кебек күрсәткечләрне исәпкә алган.