Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
АКШ президенты Доналд Трампның киңәшчеләре Русиягә карата чикләүләрне йомшарту планын әзерли

Бу хакта үз чыганакларына сылтама белән Bloomberg агентлыгы хәбәр итә. Чыганаклар әйтүенчә, сүз Русия нефте белән бәйле чикләүләр турында бара.

7 мартта Bloomberg Ак Йорт нефть бәясе мичкәсе 60 доллардан кыйбатрак булган очракта, Көнбатыш илләре ширкәтләренә аны ташуны һәм иминиятләштерүне тыючы чикләүне гамәлдән чыгару мәсьәләсен тикшерә дип хәбәр итте.

Bloomberg һәм Reuters чыганаклары белдерүенчә, чикләүләрне йомшарту шарты булып Русиянең Украина белән тынычлык килешүе төзүгә ризалашуы тора.

7 мартта Трамп Русия Украинага каршы сугыш алып барудан баш тартмаса һәм Киев белән сөйләшүләр алып барырга теләмәсә, Мәскәүгә карата киң күләмле санкцияләр кертү белән янады.

@azatliqradiosi
👎5🤬4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 11нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Бүген иртән Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүм итте: нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган, тагын 3 кеше яраланган дип хәбәр итә Русия хакимиятләре. Мәскәүнең халыкара һава аланнары эшләми тора. Татарстанда да бүген иртән дрон һөҗүме куркынычы турында кисәтүләр таралды.

🔹Мәскәүдә бүген иртән барлыгы 73 дрон юк ителгән дип хәбәр итте шәһәр мэры Сергей Собянин. Кайберәүләр бүгенге һөҗүмне Русия башкаласына булган иң зур дрон һөҗүме буларак тасвирлый.

🔹Русиянең саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген Мәскәү өлкәсендә – 91 дрон, Курски өлкәсендә – 126, Брянски өлкәсендә – 38, Белгород өлкәсендә – 25, Рязань ялкәсендә 22 дрон юк ителгән. Моннан кала, Калуга, Липецки, Орёл, Воронеж һәм Түбән Новгород өлкәләрендә дә дроннар бәреп төшерелгән.

🔹Бүген Согуд Гарәбстанында АКШ белән Украина арасында Украинадагы сугышны туктатуга багышланган сөйләшүләр узарга тиеш.

🔹АКШ президентының махсус илчесе Стив Уиткофф бу атнада Мәскәүгә Русия президенты Владимир Путин белән очрашыр өчен килергә тиеш. Журналистлар язуынча, Уиткофф РФ башкаласына 13 мартта очарга мөмкин.

🔹Валюталар курсы: $🇺🇸 = 87.63 сум; €🇪🇺 = 94.96 сум; ₺🇹🇷 = 2.40 сум. Кояш бату вакытлары: Казан — 17:39, Чаллы — 17:26, Уфа — 19:12, Самар — 18:35, Мәскәү — 18:25

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
❤1👍1
Бүген Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә булган дрон һөҗүмнәре күренешләре.

Мәскәү мэры Сергей Собянин бүгенге һөҗүмне Русия башкаласына булган иң зур дрон һөҗүме буларак тасвирлады.

Исегезегә төшерәбез: шушы һөҗүмнәр аркасында бер кешенең һәлак булганы, тагын 10га якын кешенең яраланганы хәбәр ителде.

@azatliqradiosi
🎉4🔥2❤‍🔥1👏1
🛬Казан халыкара һава аланы бүген Мәскәүдә утыра алмаган очкычларны үзендә кабул итте.

Татарстан башкаласында Баку, Ош, Куляб, Ереван, Новокузнецки, Иркутски, Омски шәһәрләреннән Русия башкаласына очучы очкычлар утырды. Мәскәүгә дроннар һөҗүме аркасында шәһәрнең һава аланнары эшләүдән туктап торырга мәҗбүр булды.

#Татарстан

@azatliqradiosi
Бүген Русия өлкәләренә булган дрон һөҗүмнәре турында билгеле булган мәгълүматны бер урында җыйдык.

👉Керегез, укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5🎉2🍓1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Русия өлкәләренә булган дрон һөҗүмнәре турында билгеле булган мәгълүматны бер урында җыйдык. 👉Керегез, укыгыз. @azatliqradiosi
Бүген Мәскәү өлкәсенә булган дрон һөҗүме аркасында яраланган ир хастаханәдә вафат булган.

Шулай итеп, Русия өлкәләренә оештырылган бүгенге дрон һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны икегә җиткән.

Күпләр бүгенге һөҗүмне Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле иң зурысы дип тасвирлый: Русиянең төрле өлкәләренә бүген иртән җәмгысе 340лап дрон җибәрелгән.

@azatliqradiosi
🎉3🤩3🔥1👏1🎃1
Татарстанда Ураза гаетенең төп бәйрәм намазы Мәрҗани мәчетендә үтәчәк. ☝🏻

Ул 30 мартта узачак.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍11🥴1
Татарстанның дәүләт бурычы 12,7 млрд сумга кимегән.

Хәзер республиканың 100 млрд сумга якын бурычы бар, аның төп өлешен Мәскәүдән алынган кредитлар тәшкил итә. ☝🏻

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬4🤩1
Согуд Гарәбстанында Украина һәм АКШ сөйләшүләре бара

"Украин мәнфәгатьләрен яклау, сугышны ничек тәмамлауны ачык күрү, американ партнерларыбыз белән нәтиҗәле эшләячәкбез", дип язды Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермак очрашу алдыннан.

"Без Украина позициясен аңларга һәм аның никадәр чигенергә әзерлеген белергә тиеш. Чөнки ике як та чигенүләргә бармаса, сез бу утны һәм сугышны туктатуга ирешә алмаячаксыз", дип белдерде АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио.

Financial Times язуынча, Украина вәкилләре Җиддәдәге очрашуда Русия белән атышларны өлешчә туктатып торуны тәкъдим итәчәк. Бу дроннар һәм ракетлар куллану һәм Кара диңгездә хәрби операцияләргә кагыла. Украина ягы Вашингтон күзләү мәгълүматын алмашуны һәм хәрби ярдәмне туктату карарын гамәлдән чыгарыр дип өметләнә.

Bloomberg чыганаклары мәгълүматына караганда, бу атнадаТрампның Якын Көнчыгыштагы вәкиле Стив Уиткофф Русиядә Владимир Путин белән очрашырга җыена. Русия һәм АКШның рәсми вәкилләре бу очрашу турында белдермәде.

Тулырак монда укыгыз.
👍4❤1🙏1
Башкортстанда активист Буранбай Аскаровка мобилизация турында "фейк тарату" өчен штраф салганнар

Башкортстанның Хәйбулла районындагы мәхкәмә активист Буранбай Аскаровка "дөрес булмаган иҗтимагый мөһим мәгълүмат тарату" өчен 15 мең сум административ штраф салган. Бу хакта "Аспекты" хәбәр итә.

Полиция мәгълүматына караганда, Аскаров, имеш, Русиядә мобилизация уздыру турында ялган хәбәр чыгарган.

Куәт оешмаларына якын "Оперсводки РБ" Телеграм каналы язуынча, активист Русия саклану министрлыгының 300 мең кешене мобилизацияләү турындагы фейк фәрманын тараткан.

Аскаров бу хәлләрне "Баймак эше" фигурантларын яклап, активлык күрсәткән өчен эзәрлекләү дип саный.

Русия хакимиятләре Украинада алып барган сугышы өчен "өлешчә" мобилизацияне 2022 елның сентябрендә игълан итте. Аны гамәлдән чыгару фәрманы әле дә имзаланмаган.
👍1😡1
Русия солдаты мәхкәмәдә украин әсирләрен җәзалап үтерү турында сөйләде

Запорожьеда украин әсирен атып үтерүдә гаеләнүче Русия хәрбиен хөкем итәләр. Бу — Украина мәхкәмәcендә беренче шундый эш. Һәм беренче тапкыр мондый хәрби җинаять эшен караганда гаепләнүче шәхсән үзе мәхкәмәдә катнаша.

Тикшерү мәгълүматына караганда, Русия хәрбие Дмитрий Курашов 2024 елның 6 февралендә әсирлеккә төшкән украин хәрбие Виталий Годнюкны атып үтергән. Курашовка каршы мәхкәмәдә аның бүлекчәсендә сугышкан хәрбиләр сөйли. Аларның барысы да — "Шторм-V" отрядыннан.

"Мин моны эшләмәдем. Моны башка кеше эшләде, ул юк инде... Ул автоматтан ике чират атып үтерелгән, берсе үпкәсенә тигән, икенчесе — бронежилетына, бронежилетын ачкан. Мин атсам, башының сул ягы чыгып очар иде. Мин башка атам, мин гәүдәгә атмыйм", — дип сөйли Дмитрий Курашов.


Ни өчен русияләр үз кешесенә каршы сөйли? Курашов гаебен таныймы? Ул үз өстенә нинди үтерүне ала?

👉 Мәкаләне тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.
😈5❤2👍2💩2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген иртән Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүм итте.

Шушы һөҗүмнәр аркасында 3 кеше һәлак булган, тагын дистәләгән кеше яраланган.

Мәскәү мэры Сергей Собянин бүгенге һөҗүмне иң зур дрон һөҗүме буларак тасвирлады.

Исегезгә төшерәбез: 2022 елның февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады, шуннан соң Украина гаскәре дә Русия территориясенә дроннар белән һөҗүмнәр оештыра башлады.

Видео ошаса, лайк куй
👍
@tatarchavideolar
👍5👏2😁2❤1🍓1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Согуд Гарәбстанында Украина һәм АКШ сөйләшүләре бара "Украин мәнфәгатьләрен яклау, сугышны ничек тәмамлауны ачык күрү, американ партнерларыбыз белән нәтиҗәле эшләячәкбез", дип язды Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермак очрашу алдыннан. "Без Украина…
Украина АКШның сугышны 30 көнгә туктатып тору тәкъдиме белән килешкән.

Киев бу адымга барырга әзер, әмма бер шарт белән: Русия дә сугышны туктатып торырга ризалык бирергә тиеш. Ул хакта Украина президенты Офисы тараткан матбугат релизында язылган. 30 көнлек вакытның кайчан булачагын Русия белән Украина килешеп хәл итә ала, диелә.

АКШның Дәүләт сәркатибе Марко Рубио бүген Согуд Гарәбстанында Украина делегациясе белән булган сөйләшүне уңай бәяләгән. Аның сүзләренчә, хәзер тынычлыкка ирешү сөйләшүләрендәге "туп" "Русия ягында". Рубио болай дигән:

"Украина уңай адым ясады. Русия дә болай эшләр дип өметләнәбез".


@azatliqradiosi
🤔5😁2❤1🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украина АКШның сугышны 30 көнгә туктатып тору тәкъдиме белән килешкән. Киев бу адымга барырга әзер, әмма бер шарт белән: Русия дә сугышны туктатып торырга ризалык бирергә тиеш. Ул хакта Украина президенты Офисы тараткан матбугат релизында язылган. 30 көнлек…
❗️АКШ президенты Доналд Трамп Зеленскийны яңадан Ак йортка чакырырга әзермен дип белдерде.

Ул хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә.

Трамп шулай ук Русиянең Украина белән сугышны туктатып торуга ризалашачагына өмет итүен дә әйтте. Аның сүзләренчә, АКШ ягы шушы көннәрдә сугышны туктату мәсьәләсендә русияләр белән тагын бер тапкыр очрашырга тиеш.

@azatliqradiosi
🤔3💩2✍1👍1