Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украина АКШның сугышны 30 көнгә туктатып тору тәкъдиме белән килешкән. Киев бу адымга барырга әзер, әмма бер шарт белән: Русия дә сугышны туктатып торырга ризалык бирергә тиеш. Ул хакта Украина президенты Офисы тараткан матбугат релизында язылган. 30 көнлек…
❗️АКШ президенты Доналд Трамп Зеленскийны яңадан Ак йортка чакырырга әзермен дип белдерде.
Ул хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә.
Трамп шулай ук Русиянең Украина белән сугышны туктатып торуга ризалашачагына өмет итүен дә әйтте. Аның сүзләренчә, АКШ ягы шушы көннәрдә сугышны туктату мәсьәләсендә русияләр белән тагын бер тапкыр очрашырга тиеш.
@azatliqradiosi

🤔3💩2✍1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️АКШ президенты Доналд Трамп Зеленскийны яңадан Ак йортка чакырырга әзермен дип белдерде. Ул хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә. Трамп шулай ук Русиянең Украина белән сугышны туктатып торуга ризалашачагына өмет итүен дә әйтте. Аның сүзләренчә, АКШ ягы шушы…
⚡️Трамп киләсе берничә көндә Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшә алырмын кебек дип белдерде.
АКШ президенты фикеренчә Русия-Украина сугышын киләсе берничә көндә туктатырга мөмкин булачак төсле.
Ул хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә.
Европа ягыннан Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен да Согуд Гарәбстанында узган сөйләшүләргә карата үз фикерен белдерде: Европа Берлеге Украинадагы сугышны туктатып торуны хуплый, диде фон дер Ляйен.

👍3🤔2❤1👎1🕊1
❤6
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 12нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹"Чаллы ТВ" телеканалында оператор булып эшләгән Алмаз Хаҗиев Украинадагы сугышта һәлак булган. Ул 1993 елдан бирле "Чаллы ТВ"да эшләгән, соңыннан КФУда журналистика факультетында укыткан. 2023 елның июлендә үз теләге белән Украинадагы сугышка киткән. Азатлык Радиосы хисапларына күрә, Татарстаннан шушы сугышта кимендә 4310 ир һәлак булган инде.
🔹Киев сугышны туктатырга әзер дип белдерде АКШ президенты Доналд Трамп. Аның сүзләренчә, Русия ягы белән сөйләшүләр алып бару — Украина ягы белән сөйләшүгә караганда — җиңелрәк булып чыкты.
🔹Русиянең Федерация шурасы рәисе урынбасары Константин Косачёв Русия-Украина сугышын туктату мәсьәләсе АКШ шартларында түгел, ә Русия шартларында хәл ителергә тиеш дип белдерде.
🔹Brent нефтенең бәясе спот-базарда соңгы дүрт елдагы иң түбән дәрәҗәгә җиткән: бер баррель өчен 70 доллар гына бирәләр. Сәбәбе — инвесторлар тарифлар сугышы аркасында дөнья икътисадының әкренәюен көтә, нефть чыгара торган илләр дә нефтьне күбрәк чыгарырга җыена.
🔹Валюталар курсы: $🇺🇸 = 85.62 сум; €🇪🇺 = 93.35 сум; ₺🇹🇷 = 2.34 сум. Кояш бату вакытлары: Казан — 17:41, Чаллы — 17:28, Уфа — 19:14, Самар — 18:37, Мәскәү — 18:27
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
👀3👍1🔥1🙏1
🇬🇪Грузиянең элекке президенты Михаил Саакашвилины акча туздырганы өчен 9 ел колониягә хөкем иткәннәр.
Ул хакта "Эхо Кавказа" медиасы хәбәр итә. Саакашвили аеруча зур күләмдә бюджет акчаларын туздыруда гаепле дип табылган.
Саакашвили инде төрмәдә: моңарчы аны банк хезмәткәре Сандро Гиргвлиани үтерүчеләрен ярлыкау һәм депутат Валери Гелашвилины кыйнау эшләре нигезендә 6 елга хөкем иткәннәр иде.
Саакашвили 2021 елның 1 октябреннән бирле сак астында. Ул үзе аңа карата ачылган җинаять эшләрен сәяси эзәрлекләү буларак бәяли. Яңа хөкем карарын исәпкә алып, Грузиянең элекке президенты иреккә 2030 елда чыгачак.

😢7👍3👎2🌚1🤣1
"Туп Русия ягында". Согуд Гарәбстанында АКШ һәм Украина сөйләшүләре ничек узды?
Тугыз сәгатькә сузылган сөйләшүләрдә Украина 30 көнгә атышларны туктатып торырга ризалашкан. Хәзер Русияне күндерергә кирәк.
Тулырак 👉монда укыгыз.
Фотода: Зеленский офисы башлыгы Андрей Ермак һәм АКШ Дәүләт секретаре Марко Рубио.

🙏3
Быел Казанда узачак Fasion Iftar чарасы түләүле булачак.
Билет бәясе — 2500 сум. Билетлар инде сатылып беткән. Быелгы чара 20 мартта Kazan Expo үзәгендә узачак.
Быелгы Fashion Iftarның рәсми төсе итеп әфлисун төсе сайланган. Авыз ачуга килгән туташлар һәм ханымнарның киеме 60%ка әфлисун төсендә булырга тиеш. Яулыктан килү шулай ук мәҗбүри.
Узган елгы Fashion Iftarда рәсми төс яшел иде: оештыручылар моны Рамазан аенда мөселманнарның бердәм булуы һәм Фәләстин халкына теләктәшлек символы дип аңлаткан иде.
Чараны оештыручы Җәннәт Минһаҗева белән интервьюны (2023 елгы) 👉монда укый аласыз.
#Татарстан

👍11👎4🥴3😁1💩1
Киров шәһәрендә Үзбәкстан ватандашына тулай-торакта намаз кылганы өчен штраф салганнар.
Кировның Октябрь районы мәхкәмәсе Нурилло Рәхмоналиевка тулай-торакта намаз кылганы өчен 30 мең сумлык штраф салган. Ир-ат "миссионерлык эшчәнлеген җәелдерүдә" гаепле дип табылган.
Рәхмоналиев мәхкәмәдә үзенең гаебен таныган, бүтән алай эшләмәячәген белдергән. Аның сүзләренчә, ул үзе — сөнни, 2024 елның сентябрь-декабрь айларында "даими рәвештә көненә ике-өч тапкыр тулай-торак бинасында намазлар үткәргән" булган.

🤬12😢4
Дәүләт гаепләве журналист Надежда Кеворковага «террорчылыкны аклау» эше нигезендә алты ел колония сорады.
«Медиазона» язуынча, моннан тыш гаепләү ягы журналистны 500 мең сумга штрафка тартуны һәм 2,5 елга интернетка материаллар кую хокукыннан мәхрүм итүне дә сораган.
Журналистны телеграм-каналында чыгарган ике посты өчен гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, аларның берсендә ул "Талибан" хәрәкәте эшчәнлеген аклый.
Икенче постында үзенең якын дусты, журналист Орхан Җамалның язган текстын чыгарган. Анда сүз Карабда-Балкарда мөселманнарга карата булган репрессияләр турында бара һәм куәт оешмалары тарафыннан үтерелгән Анзор Астемиров белән танышу турында искә алына.
Кеворкова бу постларны үзе чыгаруын раслады.
«Бу мәгълүматларны урнаштырганда, мин һич кенә дә әлеге вакыйгаларда катнашучыларның гамәлләрен хупламадым», диде Кеворкова.

😱6❤2😢1
Татарстанга Мьянмадан эшче мигрантлар китерә башлаганнар.
Моңа кадәр Русиягә бу илдән эшчеләр җәлеп итмәгәннәр, шуңа күрә Татарстан — Приморье һәм Амур өлкәләре белән беррәттән, әлеге ил ватандашларына эш биргән беренче төбәкләрнең берсе булачак.
Татарстанның хезмәт министрлыгында әйтүләренчә, хәзерге вакытта республиканың "Алабуга" махсус икътисади зонасында 21 бирма милләте вәкиле эшли. Барлыгы Мьянманың 39 ватандашын китертергә телиләр, шуңа тиздән Татарстанга тагын шундый 18 кеше килергә тиеш. Алар бирегә ничек килгән һәм нинди белгечлекләргә эшкә урнаштырылган икәнлеген министрлыкта ачыкламаганнар.
"Алабуга" махсус икътисади зонасында Вьетнамнан килгән 84 белгеч тә эшли. 2024 елдан бирле "Алабуга" Африка белән Пакыстаннан хатын-кызларны да эшкә җәлеп итә. "Русияләр 30-40 мең сумга эшләп йөрергә әзер түгел, ә өченче дөнья илләрендә хезмәт хакы әз, 200 доллар тирәсе генә", дип аңлаттылар моны "Алабуга"да.
▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Татарстанга Мьянмадан эшче мигрантлар китерә башлаганнар
Моны "түбән квалификацияле, аз хезмәт хакы түләнә торган" эшчеләргә ихтыяҗ нык зур булган өчен дип аңлаталар. Алар "Алабуга" махсус икътисади зонасында эшли.
🤬7🤮3😈2👍1
АКШ яңадан Украинага корал җибәрә башлаган.
Моннан кала АКШның күзләү башлыгы Тулси Габбард Украинага күзләү мәгълүматларын яңадан җибәрә башлауны раслады.
Украина хәрбиләре американ мәгълүматларын Русия территориясендәге объектларга һөҗүмдә куллана.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

🙏4🤡2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дәүләт гаепләве журналист Надежда Кеворковага «террорчылыкны аклау» эше нигезендә алты ел колония сорады. «Медиазона» язуынча, моннан тыш гаепләү ягы журналистны 500 мең сумга штрафка тартуны һәм 2,5 елга интернетка материаллар кую хокукыннан мәхрүм итүне…
⚡️Журналист Надежда Кеворкова «террорчылыкны аклау» эше нигезендә 600 мең сум штарфка тартылды – “Медиазона”.
Дәүләт гаепләве аңа алты ел колония сораган иде.
Кеворкова мәхкәмә залында ук азат ителде.
@azatliqradiosi
Дәүләт гаепләве аңа алты ел колония сораган иде.
Кеворкова мәхкәмә залында ук азат ителде.
@azatliqradiosi
🙏7🤬2😢1🏆1
Татарстанның монополиягә каршы көрәш хезмәте «Национальные игрушки» ширкәтен «Көндәшлекне яклау турында» федераль канунны бозган дип таныды.
Бу хакта Бизнес Онлайн яза.
Монополиягә каршы хезмәт билгеләвенчә, ширкәт Су анасы, Камыр батыр, Шүрәле тауар билгесе буларак теркәп, «билгеләрне куллануны тыю һәм компенсация түләтү юлы» белән мөлкәт файдасын алу максатын куйган. Бу исә намуссыз көндәшлек булып санала.
▪️Былтыр октябрь башында "Әкият" дәүләт курчак театры мөдире Илгиз Зәйниев театрдан Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр һәм башка татар әкиятләре каһарманнарын кулланганы өчен 500 мең сум акча каерырга маташалар диде.
▪️"Национальные игрушки" ширкәте Су анасы, Камыр батыр, Шүрәле, Казан ханбикәсе, Кар кызы кебек сүзләргә патент алган булып чыкты. Бу татар әкиятләре каһарманнарының исемнәре тауар билгесе буларак теркәлеп үзләштерелгәне ачыкланды.
Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде. Кереп укыгыз.

🔥3👏3❤1
👍25🤮9👀3😁2🤣1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸АКШ президенты Дональд Трамп Украинада атышларны туктатудан Русия дә отар иде, ләкин аңа "минуслары күп" ди белдерде. Трамп Мәскәү 30 көнгә атышларны туктату тәкъдим кабул итәр дип өметләнә. Бу мәсьәләдә Русиягә басым юллары бар диде ул.
🔸SpaceX Crew-10 миссиясен Халыкара галәм станциясенә җибәрүе 14 мартка кичкектергәннәр. Моңа һава торышының начар булуы йогынты ясаган дие белдерде NASA матбугат хезмәте. Мисссиягә Русия космонавты Кирилл Песков та кергән.
🔸Калуга, Саратов һәм Волгоград һава аланнары бүген төнлә берничә сәгать эшләми торган. Моны иминлек сәбәпләре белән аңлаталар.
🔸Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дроннар төшү куркынычы турында кисәтте.

🔥2👍1
Русия атышларны 30 көнгә туктатып торуга ризалышырмы?
Экспертлар моңа шикләнеп карый.
🔹Тафтса Университетының сәясәт белеме профессоры Оксана Шевель Путин башта Украинадан берәр төрле чигенү таләп итәр дип уйлый. Бу, үз чиратында, Трампны кыен хәлдә калдыра ала. Сәясәт белгече сүзләренчә, Трамп Русияне сугыш башлауда гаепләүдән баш тартты. "Әгәр Русия атышларны туктатуны сузса, Трамп моңа ничек карар?" - дигән Шевель RFE/RL-га.
🔹Русия сәясәт белгече Иван Преображенский Путин АКШ һәм Украинаның тынычлык урнаштыру турындагы тәкъдименнән турыдан-туры баш тартмас, һипотетик ризалашыр, әмма өстәмә шартлар куячак һәм алар үти алырлык булмаячак, дип фаразлый.
Reuters-ның Русия хакимиятендәге чыганаклары да Кремль бу кыска вакытлы килешүгә ризалашмас дип саный.
🔹Чыганакның берсе сүзләренчә, Русиягә ниндидер гарантияләр кирәк булачак. "Путинга бу килешүгә ризалашу кыен. Аның позициясе көчле, чөнки Русия һөҗүм итә", дип белдергән ул.
🔹Икенче бер чыганак Кремль атышларны туктату тәкъдимее капкан буларак кабул итә, ә "Путинга сугышны конкрет гарантияләр һәм вәгъдәләрсез туктату кыен булачак" дигән.
Әлегә Кремль АКШның атышларны 30 көнгә туктатып тору тәкъдименә рәсми фикер белдермәде.

❤2🔥1👀1