Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Мәшһүр композитор София Гобәйдуллина вафат булган.

Аңа 93 яшь иде. Композиторның вафаты турында Казан мэриясе хәбәр итте.

София Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә дөньяга килә, ә балачагы һәм яшьлеге Казан шәһәрендә уза. Мәктәпне тәмамлап, Казан консерваториясенә фортепьяно бүлегенә укырга керә.

1954 елда Софья Гобәйдуллина Мәскәүгә күченә һәм шунда ук консерваторияне дә бетерә.

1992 елда композитор Германиягә күченеп яши башлый. Бер әңгәмәсендә ул "Германиядә мин, ниһаять, ирекле иҗат итә башладым", дип белдергән иде.

2011 елдан Татарстанда аның исеме белән “Конкордия” заманча музыка фестивале уздырыла.

2018 елда Гобәйдуллина АКШ киноакадемиясенә әгъза буларак чакырылды.

Композиторны Германиядә кремацияләячәкләр һәм көлен Мәскәүгә кайтарачаклар. Ул шулай васыять итеп калдырган.
😢19🥱3👍1🔥1
Русия төрмәсендә кырымтатар Рустем Вирати үлгән

Русия төрмәсендә кырымтатар Рустем Вирати үлгән. Ул Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә утырган. Аның үлеме турында Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров хәбәр итте. Чубаров сүзләренчә, ир төрле җәфалауларга дучар булган.

Виратига 60 яшь иде. Үлеменең төгәл көне билгеле түгел. Туганнарына хәбәрне 10 февральдә әйткәннәр.

Рөстәм Виратины 2023 елда Русия оккупацияләгән Херсон өлкәсенең Новоалексеевское авылында тоткарланды. Аны Номан Челебиджихан исемендәге батальонда катнашуда гаепләп, сигез елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Номан Челебиджихан төркеме – 2014 елда Кырым белән чиктәш районнарны саклау өчен ихтыярилардан төзелгән оешма. Ул нигездә кырымтатарлардан тора. Кырымда ФСБ әлеге төркемдә катнашуда гаепләп, кырымтатарларны даими тоткарлап тора.

2022 елның июнендә Русия Югары мәхкәмәсе Номан Челебиджихан исемендәге батальонны террорчы дип тапты һәм илдә аның эшчәнлеген тыйды.

@azatliqradiosi
😢10😭6👍1🔥1
🇺🇦🇷🇺Мәскәү Украина белән вакытлыча солых килешүе төзергә теләми һәм озак вакытка исәпләнгән килешү белән кызыксына

Бу хакта Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков әйткән. Ул "Россия-1" дәүләт телевизион каналына әңгәмә биргән.

Әлеге белдерү Согуд Гарәбстанында АКШ һәм Украина вәкилләре арасында барган сөйләшүләрдән соң ике көн узгач әйтелде.

Җиддәдә узган очрашу нәтиҗәләренә күрә, Киев АКШ тәкъдим иткән 30 көнлек утны туктату тәртибенә ризалык биргән. Хәзер бу тәкъдимгә Русиянең җавабы көтелә.

Reuters агентлыгы әлеге вазгыятьне белгән чыганакларга таянып, Русиянең АКШка утны туктату килешүенең шартларын тапшырганын хәбәр итте. Чыганаклар Кремль куйган шартларны Русия хакимияте моңа кадәр Украина, АКШ һәм НАТОга тәкъдим иткәннәргә охшаш дип әйтте. Бу таләпләргә Киевның НАТОга керүдән баш тартуы, Украинага чит ил гаскәрләрен кертмәү һәм Русия басып алган Украина җирләрен Русиянеке дип тану керә.

Пәнҗешәмбе көнне Ушаков 13 мартта АКШ президенты Доналд Трампның махсус вәкиле Стив Уиткоффның Мәскәүгә килүе турындагы хәбәрләргә аңлатма бирмәде.

"Без мондый сөйләшүләрнең ябык форматта узуын килештек", диде ул. Ушаков Русия белән сөйләшүләр алып бару өчен АКШта арадашчы билгеләнгәнен, ләкин ул Уиткофф түгеллеген белдерде.

@azatliqradiosi
👎3🔥1
Чаллы мәхкәмәсендә татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинның җинаять эше белән бәйле чираттагы утырыш булган

Азатлык Радиосы чыганаклары хәбәр итүенчә, урысчадан татарчага тәрҗемәче чирләп китү сәбәпле, утырышны 14 апрельгә күчергәннәр. Әһлиуллин мәхкәмә утырышын урысча алып баруга каршы булган.

▪️Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла.

Зиннур Әһлиуллинны нәрсәдә гаепләүләре турында 👉Азатлык Радиосы сәхифәсенә кереп укый аласыз.

@azatliqradiosi
🙏7❤5🔥1
Швеция башкаласында "Путинның чын тоткыннары. Коллыкка төшерелгән халыкларның сәяси тоткыннары" дигән халыкара күргәзмә узган.

Стокhолмдәге эстон йорты бинасында үткән бу чараны Татарстанның сөргендәге хөкүмәте дип атаган оешма вәкиле Аида Габдрахманова оештырган.

Күргәзмәдә "Мемориал" халыкара хокук яклау оешмасы сәяси тоткыннар дип тапкан кешеләр тәкъдим ителгән.

Бәйсез Татарстан хөкүмәте Телеграм каналы язуынча, бу чара халыкара хокук яклау оешмаларына, сәясәтчеләргә һәм җәмәгатьчелеккә Русиядә кысрыклауларның ни дәрәҗәдә булуын, сивил җәмгыятьне, сүз һәм фикер иреген, шәхси кагылгысызлыкны даими бастырып килүләрен күрсәтү өчен оештырылган. Шулай ук аның максаты — Русиядәге асаба халыкларның хокукларын яклау.

Алып баручы Матс Гүлтән хәзерге вакытта Русиянең авторитар дәүләт булуын, анда сүз иреге калмавын, сәяси оппозициянең эзәрлекләнүен, ә Путин режимы белән риза булмаучыларның төрмәгә утыртылуын яки сәяси үтерүләрнең корбанына әйләнүен әйткән.

@azatliqradiosi
👍8❤4🔥3🤝1
⚡️Самарда "Баймак эше"ндә гаепләнүче биш кеше дүрт ел ярымнан биш елга кадәр колониягә хөкем ителде.

Промышленный район мәхкәмәсе Айгиз Әбсәламов, Раил Галин, Вадим Каһарманов, Айсур Тулыбаев һәм Айгиз Уразаевка карата хөкем карары чыгарды.

▪️Әбсәламов - 4,5 ел колония
▪️Тулыбаев - 4,5 ел колония
▪️Уразаев - 4, 5 ел колония
▪️Каһарманов - 4 ел да 11 ай колония
▪️Галин - 5 ел колония

Алар "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" маддәләре нигезендә гаепләнде.

▪️Прокуратура үтенече белән "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең мәхкәмәләре Башкортстаннан читтә үтә. Хәзерге вакытта бүгенге хөкем карарларын да исәпкә алганда, 26 кешегә хөкем карарлары игълан ителде.

@azatliqradiosi
🤬11😢3💔2😡2🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 14нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Toyota Русиягә кире кайтырга планлаштыра һәм апрель аенда операцион планнар өчен ябык конференция оештырырга җыена, дип яза "Автовзгляд" медиасы. Илдә яңадан сатыла башлаячак модельләр арасында Land Cruiser Prado белән RAV4 булырга мөмкин, ә менә Camry кайтмаска мөмкин, чөнки ул артык кыйммәт.

🔹Мәскәү өлкәсендә бүген иртән 3 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип белдерде өлкәнең губернаторы Андрей Воробьёв. Зыян күргән кешеләр юк, ди ул.

🔹АКШ Украинага ерак араларга һөҗүм итә ала торган GLSDB снарядларын яңадан тапшырып торырга җыена. Ул хакта Reuters агентлыгы хәбәр итте.

🔹АКШ президентының иминлек буенча киңәшчесе Майк Уолц Вашингтон Русия-Украина сугышын туктату мөмкинлеген "сак оптимизм" белән бәяли диде.

🔹АКШ сенатындагы демократлар лидеры Чак Шумер без ил бюджетын кабул итәргә әзер диде.

🔹Валюталар курсы: $🇺🇸 = 86.25 сум; €🇪🇺 = 93.57 сум; ₺🇹🇷 = 2.35 сум. Кояш бату вакытлары: Казан — 17:45, Чаллы — 17:32, Уфа — 19:18, Самар — 18:40, Мәскәү — 18:31

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
👍1🤔1
Русия-Украина сугышының тәмамлану мөмкинлеге турында белдерүләр нисбәтеннән, Украинаның кайбер үз җирләрен югалту ихтималлыгы турында фикерләр ешрак яңгырый башлады.

Кырымның Русия тарафыннан аннексияләнүенең 11-еллыгы көннәрендә, ярымутрауның киләчәге турында сорау аеруча кискен тора.

Кырымны нәрсә көтә? Кырымтатарлар бүген нинди хәлдә? Сугыш аларга ничек тәэсир итә? Кырымтатар теле һәм мәдәниятен саклап калу мөмкинме?

Бу һәм башка сорауларга журналистларга Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров җавап бирде. Аның җавапларын 👉монда укыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
🤬4👍1🙏1
Финляндиядә мәхкәмә неонацист Воислав Торденны гомерлек төрмәгә хөкем иткән.

Ул хакта Русиянең "Новости" агентлыгы хәбәр итә, агентлык Петровскийның адвокаты һәм Yle белән Helsingin Sanomat басмаларына сылтана.

Моңарчы Финляндиядә Украинадагы сугыш вакытында хәрби җинаятьләр кылуда гаепләнгән кешеләрнең эшләре каралмаган иде. Бу — беренче шундый очрак.

Воислав Торден (Ян Петровский) "ДНР" белән "ЛНР" ягында сугышкан "Русич" төркеменең командиры булган. Торден үзе аңа карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага.

"Русич" диверсион-штурм төркемендә Русия неонацистлары сугыша. Әлеге төркемнең шигаре — "Руська дан" ("Слава Руси"), ә төркемнең логотибында "коловрат" свастикасы төшерелгән. "Русич" төркеменә Петербурда яшәгән неонацист Алексей Мильчаков нигез салган.

@azatliqradiosi
🎉10👍4👏2🔥1🍾1
🇺🇸🇷🇺Путин Трампка "өстәмә мәгълүмат һәм сигналлар" җибәргән.

Русия президентының сүзчесе Дмитрий Песков Путин Доналд Трампка махсус вәкиле Стив Уиткофф (фотода) аркылы "өстәмә мәгълүмат һәм өстәмә сигналлар" җибәргән дип белдерде.

Песков сүзләрен Русия медиалары китерә: янәсе Путин кичә кич Уиткоффны кабул иткән. Очрашуда сүз нәрсә турында барганы хәбәр ителми. Әмма сишәмбе Ак йорт сүзчесе Кэролайн Ливитт Уиткофф Мәскәүгә Украинадагы сугышны туктатыр өчен бара дип белдергән иде.

ТАСС хәбәр итүенчә, Уиткофф Мәскәүдән бүген көндезге сәгать 11дә китеп тә барган.

Стив Уиткофф 18 февральдә Согуд Гарәбстанында АКШ белән Русия делегацияләренең очрашуында да катнашкан иде. Бу соңгы өч елда РФ белән АКШ арасында беренче шундый очрашу булды. Шулай ук, февраль башында ул Мәскәүгә дә килеп киткән иде. Аның сүзләренчә, февральдәге сәфәре вакытында ул Путин белән "бик күп вакыт үткәргән" һәм аның белән дуслашкан.

@azatliqradiosi
💩6👍3🤮3🤣2😢1
Башкортстанның Бөре шәһәре мэрын ришвәтчелектә һәм тарихи йортны сатуда гаепләп, сак астына алдылар.

Бөре мэры Светлана Бурдина, аның урынбасары Сергей Гайтановны 13 майга кадәр сак астына утырттылар.

Тикшерү мәгълүматына караганда, 2024 елның декабрендә вице-мэр Гайтанов шәһәрдәге паркны төзекләндерүче ширкәттән 30 мең сум акча алган һәм мэрга тапшырган. Моның өчен башлык ширкәткә “яклау” вәгъдә иткән.

Шулай ук 2023 елның июнендә шәһәр башлыгы “Коновалов йорты” мәдәни мирас объектын арзан бәягә сатып җибәрүдә гаепләнә. Аның базар бәясе 5,8 млн сум, ә Бурдина 3,1 млн сумга саткан диелә.

Сатып алучы бер айдан бу йортны 7,2 млн сумга саткан.
👏3❤2
🛫🇷🇸Казан-Белград рейслары 4 апрельдән яңадан башкарылачак.

Моңарчы Татарстан белән Сербия башкалалары арасында атнасына ике тапкыр очкан Air Serbia ширкәте бу очышларны гыйнварда туктаткан иде. 4 апрельдән әлеге рейслар кире кайта.

Бу юлы да очышлар атнага ике тапкыр: җомга һәм якшәмбе көннәрендә булачак.

Казаннан Европа илләренә очар өчен бу — иң җайлы вариантларның берсе. Белградтан кала Казаннан Европага Ереван, Истанбул яки Анталья аша барырга мөмкин.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4
Трамп Путин белән телефоннан сөйләшүе турында белдерде

Трамп сүзләренчә, сөйләшү «нәтиҗәле» булган.

«Кичә безнең Русия президенты Владимир Путин белән яхшы һәм нәтиҗәле сөйләшүләр булды. Һәм бу коточкоч, канлы сугышның, ниһаять, тәмамлану ихтималы зур», дип язды Трамп үзенең TruthSocial социаль челтәрендә.


АКШ президенты шулай ук украин гаскәрләренең фронттагы хәле бик начар дип өстәде. “Меңләгән украин солдаты Русия гаскәрләре белән уратып алынган һәм бик начар һәм зәгыйфь хәлдә. Мин президент Путиннан аларның гомерләрен саклауны сорадым”, - дигән Трамп.
🤡7👎1😢1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Милли хәрәкәт ветераны Фазыл Вәлиәхмәтов 70 яшен Казан төрмәсендә каршылады

Татар милләтпәрвәре, 1990нчы елларда Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәштә катнашкан Фазыл Вәлиәхмәтов бүген 70 яшен тутырды. Ул Казан тикшерү изоляторларының берсендә утыра.

Активистны былтыр 5 декабрьдә алып киткәннәр. Ул көнне өендә зур тентү дә булган, ниндидер "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Эшнең нечкәлекләре, төгәл гаепләүләр турында әлегәчә анык мәгълүмат юк, чөнки хакимияттән бу хакта рәсми хәбәр булмады.

Татарстанда татар милли хәрәкәте ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовны кулга алганнар. 1990нчы елларда ул Татарстанның мөстәкыйльлеге өчен көрәште, Казанның Ирек мәйданында ачлык тотучыларның берсе булды.

Азатлык Радиосы Фазыл әфәнде белән 2020 елда видеоинтервью чыгарган иде. Бүген шушы әңгәмәдән кайбер өзекләрне искә төшерәбез.
😭8💔4👍3😢3🔥1🥰1🙏1😡1
Украина президенты Владимир Зеленский хәрбиләр белән авыз ачу чарасында катнашты

13 мартта Владимир Зеленский Киевта хәрби мөселманнар, Кырымтатар халкы мәҗлесе вәкилләре, ислам руханилары, дипломатлар белән уздырылган авыз ачуда катнашты.

Дәүләт ифтарын президент 2023 елдан уздыра, ул рәсми дәрҗәдә уза.

Зеленский Украинаны яклап сугышкан мөселманнарга төрле дәүләт бүләкләре, шул исәптән, сугышта һәлак булган кырымтатар солдаты гаиләсенә Украина Каһарманы йолдызы тапшырды.

«Трамп яки Путинның Рамазан аенда гади солдатларны окопларыннан чыгарып, алар белән бергә мәчет идәненә утырып чибүрәк ашау һәм чәй эчүенә шикләнәм. Мондый чаралар украин җәмгыятен берләштерә, хакимиятләрнең милли һәм дини азчылыкларга лаеклы игътибар дәрәҗәсен күрсәтә», дип язды Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлов. Ул сугыш башлангач, Украинаны якларга кулына корал алды.
❤22👍2👏2🥰1😢1🤡1
Украинадагы сугышта Русиянең 98 меңгә якын солдаты һәлак булуы расланган

Журналистлар сугыш кырында үлгән барлыгы 97 994 кешенең исемен тапкан. "Медиазона", Би-би-синың урыс хезмәте алып барган исемлектән күренүенчә, югалтулар ягыннан Башкортстан, Татарстан һәм Свердлау өлкәсе алда тора.

Һәлак булучыларның
24 меңгә якыны - ихтыярилар,
16 меңләбе - элекке тоткыннар,
11 меңнән артыгы - мобилизацияләнүчеләр.

4 800 кеше - Русия армиясе һәм башка куәт оешмалары офицерлары.

Журналистлар һәм волонтерлар үлемнәр турындагы хәбәрләрне ачык чыганаклардан һәм зиратлар мәгълүматыннан ала. Чын саннар күбрәк дип саный алар.

Азатлык Радиосы да үлүчеләрнең үз исемлеген алып бара. 15 мартка Башкортстаннан кимендә 4824, Татарстаннан - ким дигәндә 4310 кешенең үлеме расланган.

Русиянең Украинага каршы сугышы ике ел элек 24 февральдә башланды. Соңгы мәртәбә Русия югалтулары турында 2022 елның сентябрендә әйтте, 5937 кеше һәлак булды диде.
🎉3
Кырымтатар теле кайда ныграк үсә: Русиядәме һәм Украинадамы?

Русиянең Кырымны аннексияләвенә быел 11 ел. Шул уңайдан Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белән зур әңгәмә чыгарган идек. Кырымтатар теленең хәле, мәктәпләре турында ул болай диде:

Русия аннексиясендә торышы:

"Кырымтатар мәктәпләре барлыгы 12-13әү генә һәм бу сан Русия Кырымны басып алган вакытта булган дәрәҗәдә калды. Ләкин бу мәктәпләрдә белем бирү процессы акрынлап таркатыла: урыс теле элементлары күбрәк кертелә. Безнең мәктәпләргә махсус рәвештә балалары беренче сыйныфка керергә тиешле ата-аналарны җибәрәләр. Бу кырымтатар телендә белем бирүче мәктәпләрдә параллель рәвештә урыс телле сыйныфлар ачу өчен эшләнә. Ә урыс телле сыйныфлар ачылганнан соң, бөтен оештыру һәм методик процесслар, уку әсбәплары (мәктәп коридорлары һәм сыйныфларындагы күрсәтмә материаллар да) урыс теленә тәрҗемә ителә.

Бу гына да түгел, Кырымда бер генә дәүләт яки хосусый оешмада да кырымтатар телен рәсми тел итеп куллануны күрмәссез. Оккупантлар, Кырымның "конституциясенә" кырымтатар телен урыс һәм украин телләре белән беррәттән дәүләт теле итеп теркәлгән дип белдерсәләр дә, бу һич алай түгел.

Бүгенге Украинадагы хәле:


Украина материгында башка хәл күзәтелә. Без 2014 елга кадәр Украина бәйсезлегенең 23 елында да ирешә алмаган мөһим адымнарны ясадык: Украина кануннары нигезендә кырымтатар теленең язу системы латинга күчерелде – кирилл әлифбасыннан кире латинга әйләнеп кайттык. Берничә атна элек кенә яңа латин әлифбасына нигезләнгән кырымтатар теле язылышын әзерләдек, һәм ул тиздән Украина министрлар кабинеты тарафыннан расланачак.

Украинаның материк өлешендәге белгечләр кырымтатар теле корпусын даими тулыландыра.

Моннан тыш, без Google системы аша кырымтатар теленнән башка телләргә һәм башка телләрдән кырымтатар теленә тәрҗемә функциясен булдырдык һәм хәзер аны камилләштерәбез. Бу функцияне теләгән һәркем куллана ала.
💯6❤2🔥2🤔1
Трамп 7 федераль агентлыкны кыскарту турында фәрман имзалады

Алар арасында Азатлык Радиосы кергән Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) да бар.


14 март кич имзаланган бу фәрманга ярашлы, агентлыклар президент администрациясенең бюджет идарәсенә махсус хисап тапшырырга тиеш. Анда алар әлеге фәрманның тулысынча үтәвен расларга һәм "дәүләт оешмасының канунга ярашлы кайсы компонентлары һәм функцияләре кирәклеге" турында аңлатырга тиеш.

Азат Европа/Азатлык Радиосы әлегә бу фәрманга аңлатма бирмәде.

USAGM — АКШның бәйсез дәүләт оешмасы. Аңа караган матбугат чаралары 50 телдә якынча 361 миллион кешегә яңалыклар тапшыра.

2025 елга USAGM эшчәнлеге өчен барлыгы 950 миллион доллар сорады. Бу акча Азат Европа/Азатлык Радиосы, Америка Авазы, Азат Азия Авазы, Марти Радиосы (Куба), Якын Көнчыгыш тапшырулар челтәре (MBN) һәм Ачык Технологияләр Фондына тотылырга тиеш иде.

🔹АКШ президенты булып беренче мөддәттә эшләгәндә Доналд Трамп USAGMның редакцион бәйсезлеген һәм тапшырулар стратегиясен тәнкыйтьләп килде. Икенче мөддәтәте башында да ул агентлыктан канәгать булмавы турында янә белдерде.

🔹Агентлыкны яклаучылар USAGM-га кергән матбугат чаралары АКШның дипломатия коралы булып тора дип саный.
😱7😢3👍1🙏1🫡1