Белгород шәһәренә булган пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше яраланган.
Пилотсыз очкыч килеп төшү сәбәпле "Белгород-Арена" янында урнашкан сәүдә үзәгенең фасады яна башлаган.
Краснояружски районында исә ике мини-автобус миналарга эләккән, шартлаулар аркасында 5 кеше зыян күргән дип хәбәр итте төрле Telegram-каналлар.
Русия сугышын яклаучы блогерлар Украинаның кораллы көчләре сишәмбе иртән Белгород өлкәсенә Украинаның Сумы өлкәсе ягыннан бәреп керергә тырышкан дип яза. Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков Украина чигендә вазгыятьне "катлаулы" дип тасвирлый. Аның сүзләренчә, украиннар актив рәвештә Краснояружски районына атып тора. Кайбер Telegram-каналлар "Краснояружски районында һөҗүм активлаша" дип яза.
Рәсми рәвештә бу сугыш хәрәкәтләре турында Русия хәрбиләре дә, Украина хәрбиләре дә берни дәшмәде әле.
Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз.
@azatliqradiosi

🎉6👍4🔥2🤔1
🇷🇺🇺🇸Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Путин белән Трампның сөйләшүе бүген Мәскәү вакыты белән 18:00гә кадәр булачак дип белдерде.
Аның сүзләренчә, Русия һәм АКШ президентлары "күпме кирәк шуның кадәр сөйләшәчәк". Сөйләшүдә сүз Русия-Америка мөнәсәбәтләрен нормаль хәлгә кайтару һәм Русия-Украина сугышын туктату турында барачак.

🕊4🤔3👍2❤1🔥1
Казанда яшүсмер егетне кыйнап, машинага утыртып билгесез якка алып киткәннәр.
Бу хәл кичә шәһәрнең Галимҗан Ибраһимов проспектында булган. 14-15 яшьлек үсмергә урамнан узып баручы бер ханым ярдәм итәргә тырышкан, әмма егетне кыйнаучылар аңа кысылмаска кушкан.
Урланган егетнең үзен дә, аны алып киткән машинаны да әле һаман да тапмаганнар.
Русиянең Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин шушы хәлдән соң ачылган җинаять эшен шәхсән күзәтеп барам дип белдергән.
#Татарстан

😱7👍2😢1
“Урыс ихтыяри корпусын” хуплап язган комментарийлар өчен Башкортстан кешесе тоткарланган.
ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, егетне Telegram каналында әлеге оешма эшчәнлеген яклап, аларның эшчәнелегенә уңай бәя биреп язган постлар чыгаруда гаеплиләр.
▪️Урыс ихтыяри корпусы – Русиядән киткән уңчы активистлардан төзелгән Украина ягында сугышучы хәрби төркем. 2023 елны 22-23 майда Белгород өлкәсенә "Урыс ихтыяри корпусы" һәм "Русия Азатлыгы" легионы вәкилләре кергән иде.

👎3👍2🤬2
📍Хокук яклаучылар Кырым аннексияләнгәннән соң сәяси сәбәпләр белән бәйле 61 кешенең үлемен раслаган, аларның 29ы – кырымтатарлар.
Бу хакта Кырымтатар ресурс үзәге хәбәр итә.
Шулай ук хокук яклаучылар 398 кешегә җинаять эше ачылуын һәм аларның 241е кырымтатар булуы турында белдерә. Кырымда 25 кеше эзсез югалган, шуларның 18 – кырымтатарлар.
«Гомумән, 2017-2024 елларда басып алынган Кырымда 10 018 кеше хокукын бозу теркәлгән, шуның 6730ы – асаба кырымтатар халкына карый. Кызганычка бу саннар арта гына, һәм алар артында йөзләгән кешенең язмышлары тора», диделәр ресурс үзәктә.
▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләүләр даими күренешкә әйләнде. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
▪️Русиядә тыелган (2003 елдан бирле РФ Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип танылган), ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
▪️Кырымтатарларның күпчелеге, эзәрлекләнүләрдән качып, Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. 2022 елның 24 февралендә Путин Украинага каршы сугыш ачканнан соң, алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.

💔4😢3👍2
Әлмәттәге колония биология фәннәре кандидаты, Казан активисты Андрей Бояршиновка җибәрелгән хатларны тапшырмый.
Бу хакта активистка яклау белдерүче Телеграм канал хәбәр итә.
Хатлар килмәү турында Бояршинов адвокатына җиткергән.
Шул ук вакытта активистлар белдерүенчә, алар Андрейга гыйнвар азагыннан бирле хатлар җибәреп барган.
▪️2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе аңа каршы җинаять эше ачты.
▪️Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань — НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."
▪️Узган елны мәхкәмә аны биш елга ирегеннән мәхрүм итте
▪️"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.
📷Бояршинова (уңда) митингта. 2019 ел

🤯6👍2😢1
"Ак Барс" хоккей такымының элекке уенчысы Фёдор Малыхин 34 яшендә вафат булган.
Аның мәетен фатирында тапканнар. Кайбер медиалар ир-атның йөрәге тибүдән туктаган дип яза.
"Ак Барс"та уйнаганда Малыхин Гагарин Кубогын да яулауга ирешкән иде.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Аның мәетен фатирында тапканнар. Кайбер медиалар ир-атның йөрәге тибүдән туктаган дип яза.
"Ак Барс"та уйнаганда Малыхин Гагарин Кубогын да яулауга ирешкән иде.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢10✍2😐2🤷♂1👍1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Кырым аннексиясенә — 11 ел.
Мәскәү Казанны һәм татар түрәләрен ничек файдаланды. Әлеге видеоны Азатлык Радиосы элек ясаган иде. Тагын бер кат искә төшереп китәбез.

😢16👍4❤2💔1
АКШ президенты Доналд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләште.
Сөйләшү якынча ике сәгать ярым дәвам итте.
АКШ һәм Кремль белдерүләр белән чыкты.
"Президент Трамп һәм президент Путин Украинада тынычлык урнаштыру һәм утны туктату турында фикер алышты", диелә Ак Йорт чыгарган белдерүдә.
Шулай ук белдерүдә әйтелгәнчә, "тынычлыкка таба хәрәкәт" энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне туктату турындагы сөйләшүләрдән башланачак".
Кремль хәбәр итүенчә, сөйләшү барышында дәүләт башлыклары 30 көнлек утны туктату мәсьәләсен күтәргән.
Аның кысаларында Украинада мобилизацияне һәм Украина кораллы көчләрен коралландыруны туктату шартлары турында сүз барган.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

🤡12👍5❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 19 март, чәршәмбе. Кыскача яңалыклар мондый:
🔸Иртән вакытлыча Казан һәм Бигеш һава аланы ябылып торды, хәзер Казан аэропорт инде эшли. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.
🔸Төркиядә президент Рәҗәп Эрдоганның төп сәяси оппоненты Истанбул мэры Әкрәм Имамоглу тоткарланган. Бу хакта AFP һәм Төркия медиалары хәбәр итә. Тоткарлану коррупциягә бәйле кайбер җинаять эшләрен тикшерүгә бәйле диелә.
🔸Краснодар төбәгендәге Кавказская станицасында Украина дроны һөҗүме нәтиҗәсендә нефть саклагычында янгын чыккан. Өлкәнең оператив штабы хәбәр итүенчә, резервуарлар арасындагы торба үткәргеченә зарар килгән, 30 кеше эвакуацияләнгән. Нефть саклагычы эшчәнлеге тукталган.
🔸Литва депутатлары илләренә еш кайтып йөрүче Русия һәм Беларус ватандашларыннан яшәү рөхсәтен алуны тәкъдим итә. Ә Латвия 19 марттан Русия белән чикне җәяү һәм велосипедта чыгучылар өчен барлыгы өч үткәрү пунктын яба.
🔸АКШ һәм Русия вәкилләре Җиддәдә 23 март, якшәмбе көнне очрашачак. Бу хакта АКШның махсус вәкиле Стив Уиткофф белдерде. Очрашуда Украинада сугышны туктату турындагы сөйләшүләрнең нечкәлекләрен тикшерәчәкләр.
🔸Кичә Ленинград өлкәсендә Ми-28 боралагы казага очраган. "Интерфакс" агентлыгы Саклану министрлыгына сылтанып язуынча, боралак сынау очышы уздырган. Экипаж һәлак булган.

🔥4👍2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 19 март, чәршәмбе. Кыскача яңалыклар мондый: 🔸Иртән вакытлыча Казан һәм Бигеш һава аланы ябылып торды, хәзер Казан аэропорт инде эшли. Бу хакта Росавиация хәбәр итә. 🔸Төркиядә президент Рәҗәп Эрдоганның төп сәяси оппоненты…
🇹🇷Anadolu дәүләт агентлыгы хәбәр итүенчә, прокуратура Истанбул мэры һәм тагын якынча йөз кешене, аерым алганда эшмәкәрләрне һәм журналистларны кулга алуга рөхсәт биргән.
Аларга каршы белдерелгән гаепләүләр арасында җинаятьчел оешма белән җитәкчелек итү һәм аны оештыру, янау юлы белән акча таләп итү, ришвәтчелек, шәхси мәгълүматларны канунсыз алу һәм тендер нәтиҗәләрендә хәрәмләшүләр бар.
Прокуратура Истанбул мэры һәм "башка күп кешеләр" эшмәкәрләрне акча бирергә мәҗбүр иткән, гаделсез табыш алган, җинаятьчел юл белән алынган керемнән акча юган дип бара, Әкрәм Имамоглуны "җинаятьчел оешманың җитәкчесе" булган диелә.
Тоткарланыр алдыннан Истанбул мэры Твиттерда болай дип язды:
"Халыкның ихтыяры куркыту һәм канунсыз гамәлләр белән бастырыла алмый. Язмышымны Истанбулның 16 мең халкына гына түгел, ә 86 миллион Төркия ватандашына һәм дөньяда демократияне һәм гаделлекне яклаучыларга тапшырам. Төп хокуклар һәм ирек өчен көрәштә чигенмәячәкмен", диде.
Алдагы көнне Истанбул университеты "ачыктан-ачык хата" сылтавы белән Әкрәм Имамоглуның дипломын гамәлдән чыгарды. Медиалар билгеләп узганча, бу Истанбул мэрының президент сайлауларында катнашу мөмкинлеген бетерә, чөнки намзәтнең университет дипломы булырга тиеш. Имамоглу әлеге карарны канунсыз дип атады һәм академик система эшчәнлегенә сәяси тыкшыну дип белдерде.

😱3🤬2🔥1😢1
Башкортстанның Архангель районында кинәт су басу нәтиҗәсендә "гадәттән тыш хәл" тәртибе кертелгән.
Инҗәр (Инзер) елгасында су күтәрелү нәтиҗәсендә Азау авылы йортларын су баскан. Су якынча бер метрга күтәрелгән.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, барлыгы 103 кеше эвакуацияләнгән. Алар вакытлыча яшәү урыннарына урнаштырылган.
#Башкортстан

😱5🔥1🐳1
🇹🇷Төркиядә Истанбул мэры Әкрәм Имамоглу тоткарланган.
❓Кем ул Әкрәм Имамоглу
2019 елда Истанбул мэры вазифасына сайланды. Башта Рәҗәп Эрдоган аның хакимияткә килүен танымады һәм яңадан сайлау оештырырга тәкъдим итте. Шуннан соң яңа сайлау узды. Икенче тапкырда да иң күп тавышны Имамоглу җыйды.
Соңрак Имамоглуга карата җинаять эше ачылды. Аның беренче сайлауны гамәлдән чыгаруларын "җүләрлек" дип атаганы өчен хөкем иттеләр. 2022 елның декабрендә аны 2,7 елга төрмәгә утырту карары чыкты. Прокурор моның белән килешмәде һәм шикаять итте.
Узган елны да Җөмһүрият халык фиркасе вәкиле Әкрәм Имамоглу Истанбул мэры сайлавында кабат җиңү яулады. Мәйдан тулы үз тарафдарлары каршында чыгыш ясап, халык сайлау аша бер кешенең диктатыннан баш тартырга теләвен күрсәтте дип белдерде ул.
Имамоглуның киләчәктә Эрдоганга алмашка президент булачак дип фаразлаучылар да бар. Эрдоган да 1994 елда Истанбул мэры булып сайланганнан соң сәяси көрәш юлы аша Төркия хакимиятенә килде.

😢3👍2🤬2❤1
❗️Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттаховны сак астында калдыру тагын ике айга озайтылган.
Утырыш Чаллыда булган. Фәттахов Чистай тикшерү изоляторыннан китерелгән.
Адвокат һәм Фәттахов үзе дә өй сагына җибәрүне үтенгән. Тикшерү узу һәм чикләү чарасын озайту өчен Чистайдан Чаллыга йөрү авыр булуын әйткәннәр.
▪️Энгел Фәттаховны зур күләмдә ришвәт алуда шикләнеп, былтыр майда тоткарладылар. Шуннан бирле ул Чистайның 5нче тикшерү изоляторында утыра.
📷"Вечерняя Казань"

🤬13🤯4😢4❤1😱1
⚡️Бүген Оренбур Үзәк район мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче дүрт кешегә: Айдар Йосыпов, Илназ Мәхмүтов, Зәки Ильясов, Вәлләм Моталлаповка хөкем карарлары игълан ителгән.
Бу хакта үз чыганакларына таянып Идел.Реалии хәбәр итә.
▪️Айдар Йосыпов – 4 ел колония
▪️Илназ Мәхмүтов – 3,9 ел колония
▪️Зәки Ильясов – 3, 4 ел колония
▪️Вәлләм Моталлапов – 3,3 ел колония
Алар "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" маддәләре нигезендә гаепләнде.
▪️Прокуратура үтенече белән "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең мәхкәмәләре Башкортстаннан читтә үтә. Хәзерге вакытта бүгенге хөкем карарларын да исәпкә алганда, 30 кешегә хөкем карарлары игълан ителде.

😡9💔4😢2
❗️Юлчыларны агулауда гаепләнгән Казан таксисты Игорь Зубрилин 17 ел колониягә хөкем ителгән.
Мондый карарны бүген Татарстанның Югары мәхкәмәсе чыгарган. 56-яшьлек Зубрилин таксига утырган юлчыларны шизофрения дарулары белән агулауда, алар аңнарын югалткач әйберләрен урлауда гаепләнгән иде. Ир-ат бу гаепләүләрне кире кага.
Аның таксиена утырган юлчыларның берсе — 25-яшьлек ир-ат — клозапин өстәлгән су эчкәннән соң һәлак булган.

🔥2👍1
АКШ Русия тарафыннан оештырылган киберһөҗүмнәр, саботаж һәм ялган мәгълүмат таратуга каршы күрелә торган чараларны туктата.
Ул хакта Reuters агентлыгы яза.
АКШның иминлеген тәэмин итүче берничә агентлык Европадагы шундый ук оешмалар белән Русия махсус хезмәтләренә каршы тору мәсьәләсендә эшчәнлекне туктаткан, диелә.
Reuters язганча, 2024 елда президент Дҗо Байден администрациясе Русия үткәрә торган һибрид операцияләргә каршы тору мәсьәләсендә Европа илләре белән берлектә эшли башлаган булган. Әмма АКШта хакимияткә Доналд Трамп кире кайткач, АКШ белән Европа берлеге илләре бу мәсьәләдә эшчәнлекне туктаткан.
Шул ук вакытта моны Трамп үзе боерганмы, әллә инде махсус хезмәтләр мондый карарны үзләре мөстәкыйль рәвештә кабул иткәнме — ул хакта Reuters берни язмый.
Февраль аенда АКШның юстиция министрлыгы ФБРдагы чит илләр йогынтысы белән көрәшү төркемен һәм Русия миллиардерларының активларын үзләштерү белән шөгыльләнгән махсус команданы да юк иткән иде.

👍3🤯3❤1
❗️Русия белән Украина 175 кешегә 175 формуласы нигезендә тоткыннар белән алмашкан.
Ул хакта Русиянең саклану министрлыгы хәбәр итә. Русия ягыннан Украинага — 175 Украина хәрбие, Украина ягыннан Русиягә 175 Русия хәрбие кайтарылган.
Кичә Русия президенты Владимир Путин АКШ президенты Доналд Трамп белән телефоннан сөйләшкәндә тоткыннар алмашы әзерләнә дип белдергән иде.

❤2🔥1