Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Камил Сәмигуллин дүртенче тапкыр Татарстан мөфтие булып сайланды.

Сайлау бүген Татарстан Диния нәзарәтенең тугызынчы корылтаенда булды. Корылтайда 1520 имам катнашты.

Камил Сәмигуллин — 2013 елдан бирле Татарстан мөфтие. Бүген ул бу вазифага дүртенче тапкыр сайланды.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Сәмигуллин бу һөҗүмне яклап чыккан иде.

Соңгы вакытта ул зур делегация белән Русия баскынлыгындагы Украина җирләренә сәфәрен дә ешайтты. Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның Украинаның басып алынган җирләренә килүен шәригать һәм халыкара нормаларга да сыймый дип Азатлык Радиосына сөйләгән иде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5👎5🤮5
Ифтармы, авыз ачумы? Түләүлеме, бушкамы? 🧐

Түләүле һәм купшы ифтарлар уздыру татар блогингында зур бәхәсләр уятты. Кемдер "бу ураза тотуның мәгънәсен югалта" дисә, кемдер "исламны качып тоту чоры узды, аның матурлыгын күрсәтергә кирәк" дип саный.

Соңгы көннәрдә татар телле интернетта ураза тоту, авыз ачтыру белән бәйле темалар кызып китте. Беренче бәхәс — татар теленә "ифтар" сүзенең ныклап кереп китүе, "авыз ачу" сүзенең югалып баруы турында. Бу мәсьәләне Дөнья татар яшьләре уздырган ифтарда журналист Гөлназ Бәдертдин күтәрде.

"Без "ифтар" сүзенә күчеп беттек. Әмма безнең бит "авыз ачу" сүзе бар. Аның мәгънәсе зуррак та безгә", диде ул.

Блогерлар күпләп кулланган "ифтарить", "сухур" сүзләре дә тәнкыйтьләнде.

Әмма иң зур ялкын түләүле ифтарларга карата кабынды.

Казанда берничә ел Fashion Iftar уздырылып килә. Гадәттә хатын-кызлар бу мәҗлескә эләгү турында хыяллана гына. Fashion Iftar берьюлы — мөслимәләрне заманча киенергә өндәү, өйрәтү мәҗлесе дә, мөслимәләр өчен күлмәкләр җитештерүчеләр өчен үз тауарларын күрсәтү мәйданы да, халыкны яңа әсәрләре белән таныштыру да, стилистларны мөслимәләр өчен эшләргә дәртләндерү чарасы буларак та эшли.

Аңа элек тә билет алып керәсе иде, ләкин моңарчы бу чараны гадәттә башка әйберләр өчен тәнкыйтьләп тордылар. Аерым руханилар авыз ачуны мода күрсәтүгә калдыруны ошатмады, бу — ислам түгел дип тәнкыйтьләнде. Мода күрсәтү урынына Коръән укырга кирәк, Рамазан аен шоуга әйләндерү урынсыз дигән сүзләр күп яңгырый. Икенче яктан, мөслимәләрнең бу җыеннары үз көче белән оешып, зур хәрәкәткә әверелүеннән дә шүрләү бар.

Мәкаләне тулысынча 👉безнең сайтта укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5❤2🥱2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 20нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Сарытау өлкәсенә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән. Энгельс шәһәрендәге хастаханәгә зыян килгән, бер кеше яраланган дип хәбәр итте өлкәнең губернаторы Роман Бусаргин. Шулай ук, дрон һөҗүменнән соң Энгельстагы хәрби аэродромда янгын башланган, якындагы 30 торак йортка да зыян килгән, диелә. Бусаргин сүзләренчә, бүгенге һөҗүм — Сарытау өлкәсенә оештырылганнарның иң зурысы.

🔹Төнлә Русиянең төбәкләрендә барлыгы 132 украин дроны бәреп төшерелгән дип хәбәр итә Русия саклану министрлыгы. Сарытау өлкәсендә 54 дрон бәреп төшерелгән, Воронеж өлкәсендә — 40, Белгород өлкәсендә — 22, Ростов өлкәсендә — 9, Курски өлкәсендә һәм Кырымда — 3әр дрон юк ителгән.

🔹Самар һәм Сарытау һава аланнары вакытлыча ябылып торырга мәҗбүр.

🔹АКШның энергетика министры Крис Райт Вашингтон Украина АЭСларын үз контроленә алырга әзер дип белдерде.

🔹Израил гаскәре Газзә сызыгының үзәгендә һәм көньягында җир өсте операцияләрен яңадан башлаган. Газзә ягы соңгы ике көндә сызыкта 400ләп кеше һәлак булган дип белдерә.

🔹Казан халкының 36%ы быел кредитка машина алырга җыена. Кредит алынасы машинаның уртача бәясе 2,05 млн сум тәшкил итә дип хәбәр итә "Авито авто".

🔹Валюталар курсы: $🇺🇸 = 84.00 сум; €🇪🇺 = 91.49 сум; ₺🇹🇷 = 2.21 сум. Кояш бату вакытлары: Казан — 17:57, Чаллы — 17:44, Уфа — 19:30, Самар — 18:51, Мәскәү — 18:43

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
💔4🔥1
🇹🇷Төркия шәһәрләрендә Истанбул мэры Әкърәм Имамоглуның тоткарлануына каршы протестлар башланды.

Имамоглу ил президенты Рәҗәб Тайип Эрдоганның төп сәяси көндәше булып санала.

Полиция протестка чыккан халыкка каршы махсус чаралар куллана дип хәбәр ителә.

Истанбулда протест акциясе шәһәр мэриясе, Имамоглу утырган полиция бүлеге янында уза. Мэрия янында җыелган халык каршында оппозиция лидерларының берсе Өзгүр Өзәл чыгыш ясады, ул Истанбул мэрын тоткарлауны түнтәрелеш омтылышы буларак бәяләде.

Хәзерге вакытта Истанбул провинциясендә демонстрацияләр һәм митинглар үткәрү тыелган, шуңа да карамастан протестлар уза, алар Төркия Җөмһүриятенең башка шәһәрләре, шул исәптән башкала Әнкарада да бара.

Әкърәм Имамоглу кичә иртән тоткарланды. Ул һәм тагын 100гә якын кеше ришвәтчелектә гаепләнә. Төркиянең юстиция министрлыгы бу эш сәясәт белән бәйле түгел дип белдерә. Имамоглу үзенең эзәрлекләнүен халык ихтыярына һөҗүм буларак бәяләде.

#Төркия

@azatliqradiosi
❤6👎2👍1👏1
Русия бәхет рейтингында дөнья илләре арасында — 66нчы урында.

Беренче урында — сигезенче ел рәттән Финляндия. Икенче урында — Дания, өченче урында — Исландия. Русия узган елны 72нче урында булган, быел 66нчы урынга чыккан.

АКШ бу исемлектә — 24нче урында, Украина — 111нче урында. Дөньяның иң "бәхетсез" иле — Әфганстан: ул соңгы урында.

Бөтендөнья бәхет рейтингы 2012 елдан бирле төзелә: аны БМО кушуы белән Gallup ширкәтенең һәм Оксфорд үзәгенең социологик төркемнәре әзерли. Рейтингны төзегәндә социаль ярдәм, икътисади күрсәткечләр, гомер озынлыгы, ришвәтчелек дәрәҗәсе кебек күрсәткечләр исәпкә алына.

Ә сез үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?


@azatliqradiosi
👍3
Территорияләрне бүлешү мәсьәләсе Украина-Русия сугышын туктату эшендә иң авыры булачак.

Ул хакта Украина президенты Владимир Зеленский белдерде.

"Җиңел булмас. Без Украинаны мөмкин кадәр яклаячакбыз. Ләкин бу җиңел булмас", — диде ул.

Зеленский сүзләренчә, ул бу хакта АКШ президенты Доналд Трамп белән телефоннан сөйләшкәндә дә әйткән:

"Теге яки бу контакт линиясе бүлгәләгән төбәкләр бар. Кайбер урыннарда бу линияне калдырсаң, димәк, ниндидер урыннарны, ниндидер шәһәрчекләрне тулысынча яшәүдән мәхрүм итәчәксең дигән сүз. Мин Трампка ничек бар шулай әйттем: "Берлин телибезме? Андый шәһәрләр күпме?"


Трамп "Берлин дивары — вариант түгел" дигән фикер белән килешкән, ди Зеленский.

АКШ һәм Украина президентлары телефоннан кичә сөйләшкән. Зеленский бу сөйләшүне "позитив, бик эчтәлекле һәм ачык" сөйләшү буларак бәяли. Трамп исә Зеленский белән булган сөйләшүне "бик яхшы" булган диде.

18 мартта Трамп Русия президенты Владимир Путин белән дә сөйләште. Әлеге сөйләшүдән соң Мәскәү Кирмәне белән Ак йорт берникадәр аерылып торган мәгълүматлар чыгарды. Мәсәлән, Мәскәү ягы Путин сөйләшү вакытында Украинага корал җибәрүне туктату мәсьәләсен күтәргән дип белдерде. Вашингтон ягы исә бу темага кагылмадык дип хәбәр итте.

@azatliqradiosi
❤3🔥2
Журналист Ольга Комлеваның ире аны тикшерү изоляторында бимазалауга зарланып баш прокуратурага язган

Ольга Комлеваны хуплаучы Telegram-каналда чыккан хәбәргә күрә, сәерлекләр ике атналап элек башланган. 8 мартта колониядә эшләүче бер хатын-кыз Комлеваны кыска гына вакыт эчендэ ике тапкыр тентегән: берсе душка чыкканда, икенче юлы душ керер алдыннан.

Ике көннән соң, шул ук сакчы хатын Комлевада шәхси тентү үткәргән, тентегән чакта күкрәгенең имчәк тирәләрен капшаган, ә Комлева йөрештән кергәч, кабат куллары белән аның күкрәген һәм имчәкләрен капшап узган, диелә хәбәрдә.

Шулай ук 14 март көнне шул ук күзәтүче хатын Комлеваның арт санына кагылган. Комлева исә аннан күкрәгенә беркетелгән теркәгечне кабызуны таләп иткән һәм үзенә кагылмауны сораган, дип хәбәр ителә.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
2021 елда Судакның Капсихор (Морское) авылында җирле хакимиятләр кырымтатар милли хәрәкәте вәкиле 69 яшьлек Рустем Усеиновның йортын сүткән иде, соңрак аның бакчасын да корыттылар.

Йорты сүтелгән урынга кайтып, ул анда вагон китереп куйды. Хакимиятләр исә вагонны да алуны таләп итте.

Хәзер инде авылга техника һәм коралланган кешеләр китерелгән.
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров әйтүенчә, хәзер инде Усеинов яшәгән вагонны да юк итмәкчеләр.

📹2023 елгы

@azatliqradiosi
🤬8😢4💔2
Серпуховода мәчеткә ут төртергә җыенган егетләргә террор оешмасында катнашу маддәсе нигезендә җинаять эше ачканнар.

Baza язуынча, аның берсе 17 яшьлек көллият студенты, икенчесе 19 яшьлек «Вкусно и точка» туклану урыны хезмәткәре булган. Үтәуңчы карашлы әлеге егетләр 2024 елның ноябрендә NS/WP оешмасына кергән.

Узган елны 24 декабрьдә ике билгесез кеше Серпуховода Пушечная урамындагы мәчеткә ут төртмәкче булган. Аның берсе мәчетне яндырырга Санта Клаус баш киемендә килгән.

Мәчеткә ут төртү омтылышы барып чыкмаган. Полиция мәчет янында ягулык белән тулы бер шешә һәм ватык шешәләр тапкан.

Соңрак егетләр кулга алына. Тикшерүчеләр мәчетне яндыру омтылышыннан тыш, егетләр мигрантларга һөҗүм итүдә катнашкан һәм шуны камерага төшергән дип саный.

Башта егетләргә милеккә зыян салу, соңрак террор оешмасында катнашу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

📷Baza

@azatliqradiosi
👍13🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Әлмәттәге колония биология фәннәре кандидаты, Казан активисты Андрей Бояршиновка җибәрелгән хатларны тапшырмый. Бу хакта активистка яклау белдерүче Телеграм канал хәбәр итә. Хатлар килмәү турында Бояршинов адвокатына җиткергән. Шул ук вакытта активистлар…
Активистлар әйтүенчә, тавыш купканнан соң Әлмәт колониясендә утыручы Андрей Бояршиновка бөтен хатларны тапшырганнар.

Бу хакта Республикасы телеграм каналы хәбәр итә.

Хатларны бирмәүләре турында Бояршинов адвокатына җиткергән иде.

@azatliqradiosi
👍6
Казанның Мәрҗани мәчетендә тәравих намазы, 1950-60 нче еллар

Әл-Мәрҗани мәчете — 1766-1770 елларда Екатерина II (Әби патша) рөхсәте белән халык акчасына салынган гыйбадәтханә. Бу Казан ханлыгы яулап алынганнан соң төзелгән беренче таш мәчет. Совет чорында ул үз эшен туктатмаган бердәнбер мәчет булды.

📷100 ел элек Телеграм каналы

@azatliqradiosi
❤13🔥1
📍20 март язучы, җәмәгать эшлеклесе Йосыф Гәрәй тууына 121 ел тула.

Гомеренең шактый елларын башкорт әдәбиятына һәм мәгарифенә хезмәт итсә дә, Уфада да, туган ягы Шаранда да аның юбилей чаралары зурлап узмый

Йосыф Гәрәй — репрессия елларында зур газаплар чиккән әдип. Совет дәүләтенә каршы контрреволюцион агитация алып баруда, ВКП(б) һәм дәүләт җитәкчеләренә яла ягуда гаепләнеп, Казакъстанның Актүбә һәм Хромтау лагерьларында ун ел утыра. Аннан соң шунда ук биш ел сөргендә була. Җинаять эше ачуга аның "Байрак – Ил" исемле шигырендәге бер строфа сәбәпче була.

Сталин тотканга,
байрак – Ил
Ут сала һәр бәгырьгә,
Һәр сантиметрыннан аның
Владимир Ильич көлә.


Бу шигырь 1938 елның февралендә "Октябрь" журналында басылып чыкканнан соң аны кайбер "әдәбият белгечләре" "Ильичның Сталиннан көлүе" дип аңлатып, Сталинга каршы шигырь язуда гаепли.

Йосыф Гәрәй гомеренең соңгы елларында татар халкы язмышы, тел статусы турында җан атып, шуның өчен эзәрлекләнүләр кичереп, йөрәге ярылып үлде. Азатлык аның белән якыннан аралашкан каләмдәшләренең фикерләрен белешкән иде.

"Йосыф Гәрәй Башкортстандагы татар милли хәрәкәтенең башында торды. Башкортстан өлкә комитеты сәркатибе Әхнәф Дилмөхәммәтов белән татар проблемнары турында тәүге сөйләшкән кеше дә ул булды. Этимология буенча зур хезмәт язып "Бу сүзләр кайдан килә?" дигән китап әзерләгән иде. Аны Дилмөхәммәтов чыгарырга ышандырса да, сүзендә тормады", диде әдәбият галиме Рәиф Әмиров.

Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍5😢4🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 21нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШ президенты Доналд Трамп илнең федераль дәрәҗәдә эшләүче мәгариф департаментын ликвидацияләү турында указны имзалаган. Хәзер мәгариф мәсьәләләрен федераль үзәк түгел, ә штатлар үзләре хәл итәчәк.

🔹Франция белән Италия Европа берлеге Украинага бирергә җыенган 5 млрд долларны блоклаган. Әлеге акчага Украина яңа корал алырга тиеш иде. Bloomberg агентлыгы хәзер бу "бик авыр мәсьәлә" булачак дип яза.

🔹Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе АКШның Глобаль медиа агентлыгын (USAGM) Конгресс аерган акчаларны оешмага күчермәгәне өчен мәхкәмәгә биргән иде. Беренче тыңлау 24 мартта узарга тиеш.

🔹Казанда узган Республика ифтарыннан күп кеше канәгатьсез калган. Кешеләр бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да зарлана. Ул хакта без бүген тәфсилләбрәк тә сөйләрбез.

🔹Быел Татарстанга 4,6 млн турист килүе көтелә.

🔹Валюталар курсы: $🇺🇸 = 84.93 сум; €🇪🇺 = 91.91 сум; ₺🇹🇷 = 2.24 сум. Кояш бату вакытлары: Казан — 17:59, Чаллы — 17:46, Уфа — 19:32, Самар — 18:53, Мәскәү — 18:45

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
⚡4🔥2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кичә кич Казанның Чистай урамында ир-егетләр сугышкан.

Бу низагта барлыгы 10лап егет катнашкан. Аларның кайберәүләрен полиция тоткарлаган.

Егетләрнең ни сәбәпле сугышканы әлегә хәбәр ителми, әмма сугышу үзе видеога эләккән.

Кайбер медиалар бу очракны 1980-90нчы елларда Казанның төрле районнарын контрольдә тоткан җинаять төркемнәре белән чагыштыра. Азатлык Радиосы бу төркемнәр турында аерым видео да ясаган иде. Аны 👉монда карый аласыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥5👎2
🇬🇧Лондонның Һитроу һава аланындагы подстанциядә янгын чыгу сәбәпле бөтен дөньяда рейслар тоткарлана.

Дөньяның төрле илләрендә эшләүче һава ширкәтләре Британия башкаласына очарга тиешле рейсларны туктатып торырга мәҗбүр: подстанциядә янгын чыгу сәбәпле Һитроу һава аланы бүген көне буе эшләмәячәк.

Рейсларны шул исәптән Британиянең Virgin Atlantic һәм British Airways, Ирландиянең Aer Lingus, АКШның United Airlines, Һиндстанның Air India һәм Һоңкоңның Cathay Pacific ширкәтләре туктатып торырга карар кылган.

Барлыгы 60 авиакомпаниянең 700ләп рейсы башкарылмаячак.

Һитроу һава аланына инде юл тоткан очкычларны йә кире җибәрәләр, йә күршедәге һава аланнарына боралар. Һитроудан дөньяның барлык континентларына да рейслар башкарыла.

@azatliqradiosi
👍4😱2
Украинадагы сугышта Казаннан — кимендә 700, Чаллыдан кимендә 500 кеше үлгән.

Ә бөтен Татарстаннан исә Азатлык Радиосы кимендә 4404 кеше үлеме турында хәбәр таба алды.

Үлүчеләрнең яшьләренә караганда, исемлек шундый:

🔹35-44 яшь: кимендә 1635 кеше,
🔹45+ яшь: кимендә 1159 кеше,
🔹25-34 яшь: кимендә 1115 кеше,
🔹18-24 яшь: кимендә 321 кеше.

Татарстаннан үлүчеләрнең кимендә 554е —мобилизациягә эләгүчеләр. Кимендә 1209 кеше — үз ихтыяры белән контракт төзеп, сугышка китүчеләр.

Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱11🎉4🔥2