Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда куәт оешмалары вәкилләре Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсе башлыгы Ринат Сәлахетдиновны тоткарлаган. Бистә хакимиятендә тәүлек буе тентү һәм башка тикшерү эшләре барган, Сәлахетдиновны Кама Аланындагы сәүдәгә корылган бер оешмадан 120 мең…
Мәхкәмә Кама Аланы бистәсе башлыгына мунчага йөрергә рөхсәт итмәгән.

Бистәнең башлыгы Ринат Сәлахетдинов ришвәт алуда шикләнеп март башында тоткарланган иде. Хәзерге вакытта ул өй сагында.

Аның адвокаты Виктор Кузовков Сәлахетдиновка өй янында саф һавада йөрүне, мунча керүне рөхсәт итүне сораган булган, әмма мәхкәмә боларны рөхсәт итмәгән.

Шулай итеп, Сәлахетдинов әлегә өйдә генә утырачак.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁2👍1🤡1
Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучылар арасыннан дәүләт оешмаларында һәм дәүләт ширкәтләрендә эшләүчеләрне әзерләүче "Батырлар — Татарстан каһарманнары" програмында катнашырга бер айда 1,3 мең кеше гариза тапшырган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сугышчыларга кадрлар програмы турында мәгълүмат бирү эшен арттырырга һәм аларга ярдәм итәргә кушты дип яза Бизнес Online.

"Бүген програмда катнашучыларга гына түгел, махсус хәрби операция (Украинага һөҗүмне Русиядә шулай дип йөртәләр — ред.) ветераннарының барысына да ярдәм күрсәтү мөһим. Аларны эшкә урнаштыру, эшмәкәрлекне яклау, җәмәгать өчен файдалы эшкә җәлеп итү өстенлекле бурычлар булып тора", дип китерә Миңнеханов сүзләрен аның матбугат үзәге.

Гаризаларны 18 февральдә кабул итә башлаганнар иде. Ул Путин кушуы белән башлатылган "Время героев" федераль програмының бер төре булып тора. Беренче чиратта "махсус хәрби операция ветераннарын" укыту күздә тотыла. Ә хәзерге вакытта сугышта булучыларны демобилизацияләнгәннән соң гына укытачаклар, дип хәбәр ителде.

Програм җитәкчеләреннән берсе Игорь Привалов сайланып алучылар КФУның Югары мәктәбендә укыячак дигән иде.
Аның әйтүенчә, програмда катнашучылар төрле урыннарга күп йөриячәк, хезмәткәрләр белән ничек эшләүне, эшне оештыруны өйрәнәчәк.

▪️Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда мобилизация вакытында һәм контракт белән республикадан Украинадагы сугышка 38 169 кеше китте, дип белдерде. Азатлык Радиосының ачык чыганаклардан туплаган мәгълүматына күрә, бүгенгә сугышта республикадан 4404 кеше һәлак булган. Русия хакимиятләре югалтулар турында хәбәр итми, шуңа чынлыкта югалтуларның саны шактыйга күбрәк булуы бар.

▪️Узган ел хакимиятләр сайлау кампанияләренә Украинага каршы сугышкан кешеләрне җәлеп итәргә тырышты. Владимир Путин аларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮7👍5👎2🤬2🌚1
Апрель аена планлаштырылган Дөнья татар яшьләре форумы янә үткәрелмәячәк

Азатлык Радиосына билгеле булганча Дөнья татар яшьләре җыены чираттагы тапкыр күчерелгән. Татар яшьләре өчен җыенны төрле сәбәпләр белән кимендә берничә тапкыр күчергәннәр.

2004 елдан бирле эшләгән Дөнья татар яшьләре форумы низамнамәсенә күрә, җыен ике елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Соңгы тапкыр мондый зур җыен 2019 елда оештырылган.

2024 елда Дөнья татар яшьләре форумының тугызынчы җыены август аенда узарга тиеш булган, әмма ул "Казанда зур халыкара чаралар үткәрү сәбәпле" күчерелгән. Казанга ул чакта Русиядән һәм кайбер чит илләрдән 600ләп делегат киләргә тиеш булган.

Шуннан соң Татар конгрессы яшьләр җыенын 2025 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрүне планлаштырган. Аны татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгы һәм "Мин татарча сөйләшәм" чарасының 20 еллыгына туры китерү планлаштырыла диелгән иде.

Яшьләр җыенын чираттагы тапкыр кичектерү Дөнья Татар конгрессының актив милли җанлы яшьләрнең "җиңел булмаган вакытларда кыю инициативалар белдерү ихтималыннан" куркуына бәйле булырга мөмкин.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬15👍4😢4🎉1🙏1
Түләүле һәм купшы ифтарлар уздыру татар блогингында зур бәхәсләр уятты.

Кемдер "бу ураза тотуның мәгънәсен югалта" дисә, кемдер "исламны качып тоту чоры узды, аның матурлыгын күрсәтергә кирәк" дип саный.

👉 Язманы тулысынча Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍9💯3🔥1
Казан ханлыгы чорында Казан кирмәнендә ничә мәчет булган? Аларның урыннары билгелеме?

Бу хакта Азатлык Радиосы элегрәк татар мәчетләренең архитектурасын җентекләп өйрәнгән тарихчы мәрхүм Нияз Халит белән сөйләшкән иде.

"Казан кирмәнендә биш зур таш мәчет булганы төгәл билгеле. Бу сан тарихи чыганакларда да телгә алына. Биш – минималь сан. Алай гына була алмый ул. Археологик казу нәтиҗәсендә Хан белән Кол Шәриф мәчетләре барлыгы ачыкланды. Хан мәчете бүген Татарстан президенты утырган сарай янындагы чиркәү тирәсендә булган. Нигез калдыклары бар. Кол Шәриф мәчете исә бүген Казан кирмәнендәге урыс һәм татар төзүчеләренә куелган һәйкәл тирәсендә булган. Аның нигез ташлары ачыкланган.

Казан кирмәнендә Нур Али мәчете дә булган, ул XVIII гасырның төзелеш планына кертелгән, һәрхәлдә язма китапларда ул искә алына. XVIII гасырның икенче өлешенә кадәр аны сүткәннәр. Кайда торган дигән сорау төгәл ачыкланмаган. Сөембикә манарасы каршында булган дигән фикер бар. Архитектор Петонди 1840 елларда Тайницкая манарасында төшү урынын ясаган, казыган. Бәлки Нур Али шул борында торгандыр да.

Казан теркәү кенәгәләре мәгълүматларына караганда Казан мәчетләре чиркәүләргә әверелдерелгән. XVI гасырда барлыкка килгән чиркәүләр урынына мәчет булган дип уйларга нигез бар. Казан кирмәнендә Киприян белән Устинья чиркәве булган. Ул хәзер юк, Спасс манарасы белән манеж арасында торган ул. Элек аның мәчет булуы ихтималы зур. Аның түбә уртасындагы манара, шакмак формасында булуы турында тасвирланмасын укыганда гыйбадәтханә Алтын Урда мәчетләре стилендә эшләнгәне аңлашыла", диде тарихчы.

Бу хакта тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз.

@azatliqradiosi
💔22👍4❤2🔥1
Башкортстанда язгы су ташу: республика башлыгы хәлне "гади түгел" дип белдерде

Соңгы тәүлектә елгаларның су дәрәҗәсе аеруча Бөре һәм Уфа шәһәрләрендә күтәрелгән. Мәсәлән, Башкортстан башкаласында Уфа елгасының дәрәҗәсе 0,66 метрга күтәрелгән. Бөре шәһәрендә Агыйдел елгасының дәрәҗәсе бер тәүлектә 0,7 метрга арткан һәм 3,21 метрга җиткән.

— Быел язгы су ташу гадәттәгедән иртәрәк башланды. Әлегә хәл гади түгел, — дип белдерде республика башлыгы Радий Хәбиров.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматына күрә, 2025 елгы язгы су ташу башланганнан бирле барлыгы 512 мөрәҗәгать килгән. Коткаручылар 18 җирлекне аерым контрольдә тота — бер тәүлектә аларның саны сигезгә кимегән.

Су дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле, кайбер юлларда хәрәкәткә чикләүләр кертелә.

@azatliqradiosi
🐳4🙈2☃1🔥1🙏1
🇹🇷 Мәхкәмә Истанбул мэры Әкърәм Имамоглуны сак астында калдыру карарын кабул итте

Якшәмбе көнне узган мәхкәмә утырышында Имамоглу сак астында калачак диелде. Аның белән бергә мэрга якын дип саналган 20ләп кеше сак астында калачак.

Имамоглу ил президенты Рәҗәб Тайип Эрдоганның төп сәяси көндәше булып санала. Ул Төркия президентына дәгъва кылачак дип белдерүдән соң тоткарланды. Мэр һәм тагын 100гә якын кеше ришвәтчелектә гаепләнә.


Төркиянең юстиция министрлыгы бу эш сәясәт белән бәйле түгел дип белдерә. Имамоглу үзенең эзәрлекләнүен халык ихтыярына һөҗүм буларак бәяләде.

Төркиядә Имамоглуны тоткарлауга каршы киңкүләм протест чаралары уза. Полиция су сиптергечләр һәм күз яшьләндә торган газ куллана. Шимбә көнне протестта катнашкан 323 кеше кулга алынган, дип белдерде Эчке эшләр министры Али Ерликая.

#Төркия
@azatliqradiosi
🤬13👍5🔥3🤮2👏1
Азатлык Радиосында атнаның иң мөһим язмалары — укымый калмагыз:

🔵Швециядә узган күргәзмәдә татар-башкорт сәяси тоткыннары турында да сөйләшкәннәр

Стокhолмда "Путинның чын тоткыннары. Коллыкка төшерелгән халыкларның сәяси тоткыннары" дигән халыкара күргәзмә узган. Чараны Татарстанның сөргендәге хөкүмәте дип аталган оешма вәкиле Аида Габдрахманова оештырган.

🔵Украинадагы сугышта Казаннан — кимендә 700, Чаллыдан кимендә 500 кеше үлгән

Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Татарстаннан бу исемлектә 4404 кеше бар. Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булган 4909 кеше исеме табылды. Шулай итеп, ике республикадан сугышта кимендә 9313 кеше үлеме турында билгеле.

🔵Ифтармы, авыз ачумы? Түләүлеме, бушкамы?

Түләүле һәм купшы ифтарлар уздыру татар блогингында зур бәхәсләр уятты. Кемдер "бу ураза тотуның мәгънәсен югалта" дисә, кемдер "исламны качып тоту чоры узды, аның матурлыгын күрсәтергә кирәк" дип саный.

🔵Апрель аена планлаштырылган Дөнья татар яшьләре форумы янә үткәрелмәячәк

Яшьләр җыенын чираттагы тапкыр кичектерү Дөнья Татар конгрессының актив милли җанлы яшьләрнең "җиңел булмаган вакытларда кыю инициативалар белдерү ихтималыннан" куркуына бәйле булырга мөмкин.

🔵Видео: Зәй сабыйларын Украинада сугышып кайткан ир-атлар белән очраштырганнар

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4❤3
Европада яшәүче татар хатын-кызларының "Ханым" берлеге 2025 ел өчен яңа милли фотокалендарь чыгарды. Аны "авторларны илһамландырган хатын-кызлар турындагы китап-альбом" дип тә атап була.

Бу хакта тулы язманы 👉 безнең сәхифәдә укыгыз.

@azatliqradiosi
❤13👏3👍1🔥1🍓1💋1
2024 елда Татарстанда депрессиягә зарланучылар саны соңгы биш ел эчендә иң күп булган

Мөрәҗәгать саны артуына Украинадагы сугыш тәэсир иткән, дип саный белгечләр.

— Әлбәттә, махсус хәрби операция (Русиядә сугышны шулай атыйлар) белән бәйле борчылулар бар. Күп кешегә эш урыннарын алыштырырга туры килде, чит ил ширкәтләре Русия базарыннан китте. Болар барысы да борчылуны арттырды, — дип аңлата медицина фәннәре кандидаты, психотерапевт Марина Кирюхина.

Моннан тыш депрессив халәт аркасында мөрәҗәгатьләр артуда парлар арасындагы мөнәсәбәтләр, ата-аналар һәм балалар арасындагы низаглар да роль уйный диелә.

Элегрәк Русиядә 15 миллионлап кеше тирән депрессия хәлендә булганын язган идек.

Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢9🐳1🌚1
Кичен гаиләгез белән Каюм Насыйри насыйхәтләрен укып һәм тыңлап алыгыз 🧡

Танылган мәгърифәтченең "Китаб-әт-тәрбия" китабыннан өзекләрне безне Әйдә! Online проекты тәкъдим итә. Китап теле хәзерге әдәби татар теленә күчерелгән килеш бирелә.

🔸Текстны безнең сайтта укып була.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤9🔥3