Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казан ханлыгы чорында Казан кирмәнендә ничә мәчет булган? Аларның урыннары билгелеме?

Бу хакта Азатлык Радиосы элегрәк татар мәчетләренең архитектурасын җентекләп өйрәнгән тарихчы мәрхүм Нияз Халит белән сөйләшкән иде.

"Казан кирмәнендә биш зур таш мәчет булганы төгәл билгеле. Бу сан тарихи чыганакларда да телгә алына. Биш – минималь сан. Алай гына була алмый ул. Археологик казу нәтиҗәсендә Хан белән Кол Шәриф мәчетләре барлыгы ачыкланды. Хан мәчете бүген Татарстан президенты утырган сарай янындагы чиркәү тирәсендә булган. Нигез калдыклары бар. Кол Шәриф мәчете исә бүген Казан кирмәнендәге урыс һәм татар төзүчеләренә куелган һәйкәл тирәсендә булган. Аның нигез ташлары ачыкланган.

Казан кирмәнендә Нур Али мәчете дә булган, ул XVIII гасырның төзелеш планына кертелгән, һәрхәлдә язма китапларда ул искә алына. XVIII гасырның икенче өлешенә кадәр аны сүткәннәр. Кайда торган дигән сорау төгәл ачыкланмаган. Сөембикә манарасы каршында булган дигән фикер бар. Архитектор Петонди 1840 елларда Тайницкая манарасында төшү урынын ясаган, казыган. Бәлки Нур Али шул борында торгандыр да.

Казан теркәү кенәгәләре мәгълүматларына караганда Казан мәчетләре чиркәүләргә әверелдерелгән. XVI гасырда барлыкка килгән чиркәүләр урынына мәчет булган дип уйларга нигез бар. Казан кирмәнендә Киприян белән Устинья чиркәве булган. Ул хәзер юк, Спасс манарасы белән манеж арасында торган ул. Элек аның мәчет булуы ихтималы зур. Аның түбә уртасындагы манара, шакмак формасында булуы турында тасвирланмасын укыганда гыйбадәтханә Алтын Урда мәчетләре стилендә эшләнгәне аңлашыла", диде тарихчы.

Бу хакта тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укый аласыз.

@azatliqradiosi
💔22👍4❤2🔥1
Башкортстанда язгы су ташу: республика башлыгы хәлне "гади түгел" дип белдерде

Соңгы тәүлектә елгаларның су дәрәҗәсе аеруча Бөре һәм Уфа шәһәрләрендә күтәрелгән. Мәсәлән, Башкортстан башкаласында Уфа елгасының дәрәҗәсе 0,66 метрга күтәрелгән. Бөре шәһәрендә Агыйдел елгасының дәрәҗәсе бер тәүлектә 0,7 метрга арткан һәм 3,21 метрга җиткән.

— Быел язгы су ташу гадәттәгедән иртәрәк башланды. Әлегә хәл гади түгел, — дип белдерде республика башлыгы Радий Хәбиров.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматына күрә, 2025 елгы язгы су ташу башланганнан бирле барлыгы 512 мөрәҗәгать килгән. Коткаручылар 18 җирлекне аерым контрольдә тота — бер тәүлектә аларның саны сигезгә кимегән.

Су дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле, кайбер юлларда хәрәкәткә чикләүләр кертелә.

@azatliqradiosi
🐳4🙈2☃1🔥1🙏1
🇹🇷 Мәхкәмә Истанбул мэры Әкърәм Имамоглуны сак астында калдыру карарын кабул итте

Якшәмбе көнне узган мәхкәмә утырышында Имамоглу сак астында калачак диелде. Аның белән бергә мэрга якын дип саналган 20ләп кеше сак астында калачак.

Имамоглу ил президенты Рәҗәб Тайип Эрдоганның төп сәяси көндәше булып санала. Ул Төркия президентына дәгъва кылачак дип белдерүдән соң тоткарланды. Мэр һәм тагын 100гә якын кеше ришвәтчелектә гаепләнә.


Төркиянең юстиция министрлыгы бу эш сәясәт белән бәйле түгел дип белдерә. Имамоглу үзенең эзәрлекләнүен халык ихтыярына һөҗүм буларак бәяләде.

Төркиядә Имамоглуны тоткарлауга каршы киңкүләм протест чаралары уза. Полиция су сиптергечләр һәм күз яшьләндә торган газ куллана. Шимбә көнне протестта катнашкан 323 кеше кулга алынган, дип белдерде Эчке эшләр министры Али Ерликая.

#Төркия
@azatliqradiosi
🤬13👍5🔥3🤮2👏1
Азатлык Радиосында атнаның иң мөһим язмалары — укымый калмагыз:

🔵Швециядә узган күргәзмәдә татар-башкорт сәяси тоткыннары турында да сөйләшкәннәр

Стокhолмда "Путинның чын тоткыннары. Коллыкка төшерелгән халыкларның сәяси тоткыннары" дигән халыкара күргәзмә узган. Чараны Татарстанның сөргендәге хөкүмәте дип аталган оешма вәкиле Аида Габдрахманова оештырган.

🔵Украинадагы сугышта Казаннан — кимендә 700, Чаллыдан кимендә 500 кеше үлгән

Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" хисабы күрсәтә. Татарстаннан бу исемлектә 4404 кеше бар. Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булган 4909 кеше исеме табылды. Шулай итеп, ике республикадан сугышта кимендә 9313 кеше үлеме турында билгеле.

🔵Ифтармы, авыз ачумы? Түләүлеме, бушкамы?

Түләүле һәм купшы ифтарлар уздыру татар блогингында зур бәхәсләр уятты. Кемдер "бу ураза тотуның мәгънәсен югалта" дисә, кемдер "исламны качып тоту чоры узды, аның матурлыгын күрсәтергә кирәк" дип саный.

🔵Апрель аена планлаштырылган Дөнья татар яшьләре форумы янә үткәрелмәячәк

Яшьләр җыенын чираттагы тапкыр кичектерү Дөнья Татар конгрессының актив милли җанлы яшьләрнең "җиңел булмаган вакытларда кыю инициативалар белдерү ихтималыннан" куркуына бәйле булырга мөмкин.

🔵Видео: Зәй сабыйларын Украинада сугышып кайткан ир-атлар белән очраштырганнар

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4❤3
Европада яшәүче татар хатын-кызларының "Ханым" берлеге 2025 ел өчен яңа милли фотокалендарь чыгарды. Аны "авторларны илһамландырган хатын-кызлар турындагы китап-альбом" дип тә атап була.

Бу хакта тулы язманы 👉 безнең сәхифәдә укыгыз.

@azatliqradiosi
❤13👏3👍1🔥1🍓1💋1
2024 елда Татарстанда депрессиягә зарланучылар саны соңгы биш ел эчендә иң күп булган

Мөрәҗәгать саны артуына Украинадагы сугыш тәэсир иткән, дип саный белгечләр.

— Әлбәттә, махсус хәрби операция (Русиядә сугышны шулай атыйлар) белән бәйле борчылулар бар. Күп кешегә эш урыннарын алыштырырга туры килде, чит ил ширкәтләре Русия базарыннан китте. Болар барысы да борчылуны арттырды, — дип аңлата медицина фәннәре кандидаты, психотерапевт Марина Кирюхина.

Моннан тыш депрессив халәт аркасында мөрәҗәгатьләр артуда парлар арасындагы мөнәсәбәтләр, ата-аналар һәм балалар арасындагы низаглар да роль уйный диелә.

Элегрәк Русиядә 15 миллионлап кеше тирән депрессия хәлендә булганын язган идек.

Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢9🐳1🌚1
Кичен гаиләгез белән Каюм Насыйри насыйхәтләрен укып һәм тыңлап алыгыз 🧡

Танылган мәгърифәтченең "Китаб-әт-тәрбия" китабыннан өзекләрне безне Әйдә! Online проекты тәкъдим итә. Китап теле хәзерге әдәби татар теленә күчерелгән килеш бирелә.

🔸Текстны безнең сайтта укып була.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤9🔥3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 24нче март. Азатлык Радиосы эшен әлегә дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Ростов өлкәсенең губернатор вазифаларын башкаручы Юрий Слюсарь өлкәгә дроннар һөҗүме булган дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, төнлә пилотсыз очкычлар өлкәнең алты районы һәм ике шәһәрендә юк ителгән.

🔹Төркиянең Җөмһүрият Халык фиркасе вакытыннан алдан уздырыласы президент сайлауларына намзәтне билгеләр өчен праймериз үткәрде. Тоткарланган Истанбул мэры Әкърәм Имамоглу кандидатурасын 14,85 млн кеше хуплаган.

🔹Көньяк Кореянең Конституцион мәхкәмәсе премьер-министр вазифасына Хан Док Суны кире кайтарган. Декабрь аенда илнең парламенты аңа импичмент чыгарган иде.

🔹Казан кешеләргә мошенниклар иң еш шалтырата торган Русия шәһәрләренең беренче бишлегенә кергән. Әлеге бишлеккә шулай ук Мәскәү, Краснодар, Петербур һәм Екатеринбур калалары да кергән.

🔹Валюталар курсы: $🇺🇸 = 84.80 сум; €🇪🇺 = 91.85 сум; ₺🇹🇷 = 2.23 сум. Кояш бату вакытлары: Казан — 18:05, Чаллы — 17:52, Уфа — 19:38, Самар — 18:59, Мәскәү — 18:52

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
👍2🔥1
"Журналист — ул статист та, машина да түгел. Ул — тере кеше. Ул оештыручы һәм креатив шәхес булырга тиеш. Шуңа күрә Азатлык Радиосы — үзе бер институт. Үзенчә бердәнбер, кабатланмас институт. Алар башка басмалар язмаган темаларны күтәрәләр. Татар мәдәниятен үстерәләр һәм татар теле музей экспонатына әйләнмәсен өчен көрәшәләр. Татарстан һәм Башкортстанның суверенитет идеясе актуальлеген югалтмасын, һаман тере һәм сәяси фактор булып калсын өчен эшлиләр.

Бу юнәлештә кемнең алардан күбрәк эшләгәнен хәтта әйтә алмыйм.

Азатлык Радиосы — гади медиа-ресурс түгел, ә татарлар өчен тиңе булмаган институт. Бездә шундый башка мөстәкыйль мәйданчык юк һәм якын киләчәктә дә булырмы — зур сорау."


АКШ президенты Доналд Трамп АКШның Глобаль медиа агентлыгын (USAGM) кыскарту турында фәрман имзалаганнан соң Азат Европа/Азатлык Радиосы язмышы мәсьәләсе күтәрелде. Медиа оешмасына грант туктатылу турында хәбәр ителде, хәзер бу мәсьәлә мәхкәмәдә карала.

Азатлык Радиосы белән килеп туган хәлгә карата мөрәҗәгатьләр вә белдерүләр белән дә чыктылар. Без аларны 👉 бер урынга тупладык.

#Башкортстан #Татарстан #башкорттар #татарлар

@azatliqradiosi
❤9🔥3🙏2💯2🤷‍♂1
Русиядә балага узган мәктәп укучыларына акча түли башлаганнар.

Мондый түләүләрне Орёл өлкәсе хакимиятләре гамәлгә керткән. Хәзер балага узган мәктәп яшендәге кызлар бер тапкыр 100 мең сум алачак. Моңа кадәр бу сумма фәкать көллият һәм югары уку йортларында укучы туташларга гына түләнә иде.

Русиянең башка төбәкләрендә һәм республикаларында балага узган мәктәп укучыларына акча түләмиләр. Орёл өлкәсе — беренче шундый төбәк.

Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
🙈7🤯4👎1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Исламны өйрәнү кафедрасы, "татар" сүзеннән арыну һәм Тукай премиясе. Кем ул — Рамил Хәйретдинов? Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Рамил Хәйретдиновның зур күләмдә хәрәмләшү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда…
Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе тарих фәннәре кандидаты, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтының элекке мөдире Рамил Хәйретдиновны сак астында калдыруны 13 июньгә кадәр озайткан.

«БИЗНЕС Online» язуынча, адвокаты Хәйретдиновны өй сагына җибәрүне яки башка җиңелрәк чикләү чарасын бирүне сораган.
Җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Аны Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе караячак.

Рамил Хәйретдинов акча белән бәйле хәрәмләшү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелеп, кулга алынган иде.

Тикшерү фаразынча, 2022-2023 елларда ул институт хезмәткәрләренә "Восточный разряд" һәм "Клио плюс" фәнни-тикшеренү лабораторияләре белән килешүләр төзеттергән, әмма бу эшләр башкарылмаган. Бер миллион сумнан артык акча белән бәйле эшләр турында сүз бара.

▪️Хәйретдинов 1964 елда Буа районының Черки-Килдураз авылында, укытучылар гаиләсендә туган. Мәктәпне Буада бетергән, Казан дәүләт университетының тарих факультетында укыган. 1986 елда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы һөнәрен үзләштереп чыккач, мәктәпкә укытырга китмәгән, аспирантурага кергән.

▪️Ул 2007-2012 елларда "Казан Кирмәне" музей тыюлыгы мөдире булган чакта танылды. "Эрмитаж-Казан" күргәзмә үзәгенең экспозиция эшен, Татарстан дәүләтчелеге музеен һәм Ислам мәдәнияте музеен оештыруда, соңрак исә Казан федераль университетын үзгәртеп коруда катнашты.

@azatliqradiosi
👍1
Татарстанда Украинадагы сугышта булып кайткан элекке тоткыннар эш эзләгән чакта кыенлыкларга юлыга, дип белдерде республиканың кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская.

Аның әйтүенчә, ярлыкау алган булсалар да, аларны эшкә алырга атлыгып тормыйлар.

Элекке тоткыннарның күбесенең белеме, эш тәҗрибәсе һәм хәтта эшкә урнашырга яки укырга теләге юк, диде ул. Кайберләре элек бөтенләй эшләп карамаган.

2024 елның декабренә булган белешмәләргә күрә, республиканың мәшгульлек үзәкләренә Украинадагы сугыштан кайткан 112 элекке тоткын мөрәҗәгать иткән. 73 кешене эшкә урнаштырганнар, 20сен һөнәр үзләштерергә җибәргәннәр, 19 кешегә эш табу барган.

▪️Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.

▪️Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар.

▪️Моңарчы Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәңе табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны гаепләделәр.

▪️Моннан тыш, Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады.

▪️Мәсәлән Татарстанда Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасары Валерий Хахинны күп тапкырлар пычак белән чәнчүдә һәм үтерүдә шикләнелүче егет гаебен тулысынча таныды һәм саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Украинадагы сугышка китәргә әзер булуын әйтте.

@azatliqradiosi
🤮4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Прокуратура Уфада яшәүче сәясәт белгече Андрей Потылицынны ят агент дип игълан итүне сорый
Башкортстанда эчке эшләр министрлыгы Уфада яшәүче сәясәт белгече, блогер Андрей Потылицынның белдерүләренә бәйле лингвистик экспертиза уздыра

Бу хакта «Коммерсант» хәбәр итә.

Элегрәк Башкортстан тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне караучы икенче бүлеге Потылицынга карата тикшерү алды эше башлаган иде. Ул берничә маддә, шул исәптән ялган мәгълүмат тарату нигезендә алып барыла.

Потылицын үзе «Аспекты»га бу хакта беренче тапкыр ишетүен әйткән.

Элегрәк прокуратура Потылицынны ят агент дип игълан итүне сорады.

▪️Андрей Потылицын 2011–2014 елларда Башкортстан президентны хакимияте җитәкчесенең ярдәмчесе булып эшләде. 2015 елда "Ачык Русия" ("Открытая Россия") иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсен җитәкләде.

▪️Русия куәт оешмалары "Ачык Русия"не Британиянең Open Russia Civic Movement оешмасы белән бәйле дип саный. Русиядәге "Ачык Русия" хәрәктенедә һәм шул ук исемдәге иҗтимагый оешма вәкилләре безнең Британиядәге оешмаларга катыш юк дип әйтеп килде. Моңа карамастан, "Ачык Русия" әгъзалары хакимият тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар булды.

▪️2018 елда Потылицин бу вазифадан китте. 2017 елда YouTube-та "Открытая политика" дигән канал ясады. Каналның 58,4 мең язылучысы бар. Бу каналда ул төбәк һәм федераль әһәмияткә ия вакыйгаларны анализлап видеосюжетлар чыгара.

@azatliqradiosi
👍4🔥1
Русия армиясе Украинаның Сумы шәһәренә һөҗүм иткән

Ракет һөҗүме нәтиҗәсендә күп катлы йортлар, мәктәп бинасына зыян салынган. Өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Владимир Артюх сүзләренчә, мәктәп укучылары ышыклану урынына эвакуацияләнгән булган.

Һөҗүм нәтиҗәсендә ким дигәндә 65 кеше җәрәхәтләнгән, шуның 14 – балалар, дип белдерделәр өлкә прокуратурасында.

@azatliqradiosi
😢4❤2👍1🔥1
Дөньяның төрле илләрендә ифтар мәҗлесенә нинди ризыклар әзерләнә?

Азатлыкның элек ясаган фотогалереясен тәкъдим итәбез.

Күбрәк фотолар👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
❤5🥴1