Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Дөньяның төрле илләрендә ифтар мәҗлесенә нинди ризыклар әзерләнә?

Азатлыкның элек ясаган фотогалереясен тәкъдим итәбез.

Күбрәк фотолар👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
❤5🥴1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 25нче март. Азатлык Радиосы эшен әлегә дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШның Глобаль медиа агентлыгы Азатлык Радиосына Конгресс тарафыннан бүленеп бирелгән грантның бер өлешен бирергә ризалашкан. Азатлык Радиосы Агентлыкны мәхкәмәгә биргән иде. Әлегә сүз 7,46 млн долларлык сумма турында бара.

🔹Reuters агентлыгының Ак йорттагы чыганагы АКШ Русия һәм Украина делегацияләре белән алып бара торган сөйләшүләр яхшы бара дип хәбәр итә. Тиздән "уңай белдерү" булырга тиеш, диелә.

🔹АКШның саклану министры Пит Хегсет президент Доналд Трамп администрациясе Signal мессенджерында сугыш планнары турында сөйләшүләр булганын инкарь итә. Мондый сөйләшүләрнең булганын The Atlantic журналының баш мөхәррире Джеффри Голдберг хәбәр иткән иде, Хегсет аны "ялган һәм журналист исемен дискредитацияләүче" шәхес буларак тасвирлый. The Atlantic журналы үтә дә сулчы карашларда торучы, либераль басма булып санала.

🔹Валюталар курсы: $🇺🇸 = 83.87 сум; €🇪🇺 = 90.61 сум; ₺🇹🇷 = 2.21 сум. Кояш бату вакытлары: Казан — 18:07, Чаллы — 17:54, Уфа — 19:39, Самар — 19:00, Мәскәү — 18:54

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
👀2
USAGM Азатлык Радиосына грантның бер өлешен күчерергә ризалашкан

АКШның Глобаль медиалар агентлыгы (USAGM) Азат Европа / Азатлык Радиосына Конгресс тарафыннан бүленеп биргән акчаларның бер өлешен күчерергә ризалашкан. Азатлык Радиосы USAGMны акчаларны бирмәгәне өчен мәхкәмәгә биргән иде — агентлык грантның бер өлешен мәхкәмә утырышы алдыннан күчерергә ризалык биргән.

24 мартта кабул ителгән әлеге карар нигезендә Азатлык Радиосы 7,46 млн доллар күләмендә сумма алачак. Бу акчага 1-14 март эшчәнлеге финансланырга тиеш иде. 15 мартта USAGM Азатлык Радиосының финаславы туктатыла дип хәбәр итте.

"Агентлык түләүне башкарыр өчен кирәкле гамәлләрне кичекмәстән башкарды" — диелә USAGMның мәхкәмә процессына җибәрелгән хатында. Бу акчалар 26 мартка кадәр күчәргә тиеш, Азатлык Радиосы бу сумманы март азагына алыр дип көтелә.

24 мартта булган мәхкәмә утырышында Юстиция министрлыгы вәкиле Әбигейл Стоут (ул USAGM исеменнән чыгыш ясады) агентлык белән Азатлык Радиосы арасында төзелгән килешү нигезендә USAGM Азатлык Радиосы килешү шартларын үтәмәгән очракта финанслауны туктата да ала дип белдерде. "Шулай итеп, канун нигезендә агентлык грантны бирмәскә дә мөмкин", — диде ул.

Бу сүзләргә җавап итеп Азатлык Радиосының адвокаты Дэвид Зионтс "болай булган булса, Конгрессның бу акчаларны хуплавында бернинди мәгънә калмас иде" дип белдерде.

Азатлык Радиосы 2025 елга бүленеп биргән акчаларны алу өчен көрәшне дәвам итә. Бу акчаларның АКШның Конгрессы бүлеп биргән иде, алар 2025 финанс елын тулысынча капларга тиеш иде. АКШта финанс елы 30 сентябрьдә тәмамлана. Калган акчаларны алу мәсьәләсе буенча беренче мәхкәмә утырышы якын арада булырга тиеш. Бу эшне хөкемдар Ройс Ламберт караячак.

@azatliqradiosi
👍12❤3🔥1🤔1👀1
💥Махачкалада ике шартлау булган, берничә кеше яраланган.

Бүген Махачкалада күпкатлы йортта шартлау булган, ике кеше зыян күргән дип хәбәр итә оператив хезмәтләр. Аларның берсе авыл хәлдә.

Фатирларның берсендә газ шартлаган, диелә. Мэриядә исә 14 катлы йорт әле кулланылышка тапшырылмаган булган, анда кешеләр яшәргә тиеш булмаган диләр. Шул ук вакытта йорттан 150ләп кешене эвакуацияләгәннәр дип хәбр ителә.

Берничә фатир зыян күргән. Янгын башланган. Шартлау аркасында якындагы йортларда тәрәзәләр ватылган, 50ләп машинага зыян килгән.

Соңрак Махачкалада тагын бер шартлау булган дигән хәбәрләр тарала башлады. Mash каналы язуынча, икенче шартлау Шамил урамындагы бер катлы йортта булган. Бу бинада кәрәзле элемтә кибете урнашкан. Әлеге шартлау аркасында шулай ук ике кеше зыян күргән, диелә.

@azatliqradiosi
😱9👍3
Русия Украинага каршы башланган сугышта Башкортстаннан 5 меңнән артык кеше һәлак булган.

Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле җыябыз.

25 мартка без Башкортстаннан кимендә 5009 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Соңгы айда гына Башкортстан исемлегенә 300тән артык исем өстәлде.

Күрше Татарстанда да үлемнәр саны арта. Бүгенге көнгә Татарстаннан кимендә 4481 кеше үлеме турында мәгълүмат бар. Ике республикадан Украинадагы сугышта кимендә 9490 үлем очрагы турында хәбәр табып булды.

Тулырак 👉монда укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🎉5🤬4😢2🎃1
❗️Русия эчке эшләр министрлыгы "Гроза" медиасының баш мөхәррире Леонид Спиринны эзләүгә биргән.

Спирин тумышы белән Казаннан. Хәзерге вакытта ул чит илдә яши.

Гыйнвар аенда Леонид Спиринга армия "дискредитациясе" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы билгеле булды (Җинаять кодексының 280.3нче маддәсе). Сәбәбе — Спиринның соцчелтәрләрдә калдырган постлары һәм комментлары. 2023 елның декабрендә аңа "дискредитация" аркасында 30 мең сумлык штраф салганнар иде инде — ул "ВКонтакте" челтәрендә 4 фикер калдырган булган.

"Гроза" басмасы Русиядәге мәгариф проблемнарын яктырта.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡4
🇦🇷Һавьер Милей Аргентинага Икенче дөнья сугышыннан соң күченеп киткән нациларның досьеларын ачарга боерган.

Аргентина президентының мондый указны имзалаганы хакында ил хөкүмәте рәисе Гильермо Франкос сөйләгән дип яза La Nacion.

Франкос сүзләренчә, Һавьер Милей "дәүләт органында саклана торган барлык документацияне дә халыкка чыгарырга боерган, чөнки бу мәгълүматларны халыктан яшереп тотарга бернинди сәбәпләр дә юк".

Гильермо Франкос нациларның банк һәм финанс операцияләре хакында документлар әлегәчә халыкка чыгарылмаган дип белдерә.

Икенче дөнья сугышыннан соң Аргентинага качып киткән нациларның төгәл саны билгеле түгел. Әлеге илдә сыену таба алган иң мәшһүр нацилар арасында Адольф Эйхман (яһүдләр депортациясе өчен җаваплы булган түрә) һәм Йозеф Менгеле (Освенцимдагы тоткыннарда төрле экспериментлар үткәргән табиб) кебек шәхесләр исәпләнә.

Фото: Аргентина президентының матбугат хезмәте

@azatliqradiosi
👍5🔥2
2025 елда Татарстанда 11нче сыйныфтан соң татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) 34 укучы тапшыру ниятен белдергән.

Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

"Татар теленнән имтиханны тапшыру иң күп Казанда сайлаганнар, 22 укучы. Өчәр бала татар телен Түбән Кама һәм Биектау районнарында сайлаган. Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә, Чистай, Бөгелмә районнарыннан имтиханны берешәр укучы тапшырачак"

дип сөйләде министр.

Аның сүзләренчә, 11нче сыйныфтан соң татар әдәбиятыннан быел Республика имтиханын 1 укучы тапшыра. Ул Чаллы шәһәренең 37нче мәктәбен тәмамлый, диде ул.

9нчы сыйныфтан соң тапшырылган туган телдән имтиханны исә 5793 укучы сайлаган. Бу узган елдан 1801 кешегә күбрәк, дип белдерде министр. Алар арасында 5596 укучы — татар телен, 110 укучы — чуаш телен, 53 укучы — удмурт телен, 34 укучы мари телен сайлаган.

Тулырак 👉безнең сайтта укыгыз.

Ә сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
😢8👍6🔥2👏1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы. Башкортларга туган телдә язарга тыялар "Баймак эше"ндә гаепләнеп, Оренбур өлкәсендәге тикшерү изоляторында тотылучыларның кайберләренә туган телләрендә — башкортча хат язышуны тыйганнар. Адвокатлар һәм хокук яклаучылар тикшерү изоляторы җитәкчелегенең…
"Баймак эше" фигуранты Өметбай Дәүләтбирдинга хатларын бирмиләр.

Самар өлкәсенең 4нче тикшерү изоляторында утыручы 59 яшьлек Өмтебай Дәүләтбирдинга инде ике атнадан артык хатларын бирмләр. Бу хакта аның адвокаты Сергей Подольскийга сылтагып ОВД-Инфо хокук яклау проекты яза.

Адвокат сүзләренчә, Дәүләтбирдин хатларын 7 марттан бирле ала алмый. Элегрәк ирне ФСИН хезмәткәрләрегә һөҗүм итә ала дип махсус исәпкә куйганнар. Подольский Дәүләтбирдинны ни өчен исәпкә куюларын сорап адвокат мөрәҗәгате җибәргән, ләкин аңа җавап бирүдән баш тартканнар.

Элегрәк Оренбур, Самар, Ижау СИЗОларында “Баймак эше” нигезендә утыручы башкортларга туганнары белән үз туган телендә хат алышуны тыйганнар иде.
🤬8😢1😨1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Ул мобилизациягә эләгә. 29 яшендә Украинадагы сугышта һәлак була.

Балык Бистәсе районы егете Камил Шакировның ике кызы ятим, хатыны тол калган. Хатыны хәзерге вакытта игезәкләр көтә, алар апрель аенда туарга тиеш.

Татарстанга Украинадагы сугыштан мәетләр һаман кайтарыла тора. Бөтен республикадан һәлак булган ирләр саны инде кимендә 4500гә якынлаша...

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итеп чыкты.

Видео ошаса, лайк куй 👍
@tatarchavideolar
🤬7😢4🎃3❤1👍1💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Татарстанда Алексеевски-Әлмәт трассасы бу атнада түләүле була башлаячак. 145 км юл өчен җиңел машинага 653 сум түләтәчәкләр.

🔸АКШ президентының иминлек киңәшчесе Майк Уолц Ак йортның Signal мессенджерындагы чатына журналистны кертү өчен җаваплылыкны үз өстемә алам диде. Fox News-ка биргән интервьюда ул Atlantic басмасының баш мөхәррире номеры аның телефонына ничек кергәнен белмим дип белдерде.

🔸Nordwind һава ширәкте Belavia-га Казан-Мински очышларына атнасына 4 тапкыргка кадәр арттырырга тәкъдим итә. Әлеге вакытта Belavia Казанга ике тапкыр оча.

🔸Татарстанда кискен респиратор вирус инфекциясе таралу (ОРВИ) сәбәпле, 87 мәктәптә барлыгы 197 сыйныф карантинга җибәрелгән. Ә Балык бистәсендәге бер мәктәп тулысынча ябылып тора.
👍2👀1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
USAGM Азатлык Радиосына грантның бер өлешен күчерергә ризалашкан АКШның Глобаль медиалар агентлыгы (USAGM) Азат Европа / Азатлык Радиосына Конгресс тарафыннан бүленеп биргән акчаларның бер өлешен күчерергә ризалашкан. Азатлык Радиосы USAGMны акчаларны бирмәгәне…
АКШтагы мәхкәмә Азатлык Радиосын финанслауны туктауны вакытлыча тыю карары чыгарды

Мәхкәмә төп шикаятьне караганчы агентлык Азатлык Радиосын ябуга китерә алган гамәлләр кылмаска тиеш дип белдерде.

Төп шикаять апрель урталарында каралыр дип көтелә.

Хөкемдар Ройс Ламбертның карары 10 биттән тора.

"USAGM җитәкчелеге бер җөмлә белән, бернинди нигезсез RFE/RL-ның эчшәнлеген туктата алмый, хәтта моны президент кушса да", дигән хөкемдар.

Берничә атнадан каралырга тиеш тулы шикаять RFE/RL АКШ Конгрессының 2025 финанс елына (30 сентябрьгә кадәр) бүлгән грантын тулысынча алу турында.

"Без хөкемдар Ламбертның USAGMга Конгресс ихтыярына каршы килергә юл куймаган карарын югары бәялибез. Безнең позицияне киләчәктә дә яклауны түземсезләнеп көтәбез. Конгресс безгә финанс елы ахырына кадәр бүлгән акчаны бирүдән баш тарту конституциягә каршы килә", диде RFE/RL президенты Стивен Капус.

Кичә АКШның Глобаль медиалар агентлыгы Азат Европа/ Азатлык Радиосына Конгресс тарафыннан бүленеп биргән акчаларның бер өлешен күчерергә ризалашты.

Тулырак монда укыгыз.
👍7❤5
Язучылар берлеге корылтае: рәис нинди булырга тиеш?

27 мартта Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы корылтае узачак. Анда берлеккә яңа рәис сайлаячаклар. Корылтай алдыннан "түгәрәк өстәлләр" оештырылды, бәхәсләр дә булды. Бүгенге рәис Ркаил Зәйдулланы ачыктан-ачык гаепләп чыгучылар да бар.

Әлегә күренеп торган намзәт бер генә: бүгенге рәис, язучы, Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла. Ул соңгы вакытта активлашты, матбугат чараларына интервьюлар бирә, төрле урыннарда чыгышлар ясый. Мәсәлән, "Ватаным Татарстан" басмасында Язучылар берлеген Зәйдулла җитәкләгән чорда ирешкән уңышлары санап кителә. Беренче тапкыр рәис булып сайланганда тәкъдим ителгән "эш планының 80-90 проценты тормышка ашкан икән", ди ул.

Корылтай алдыннан шагыйрь Рәмис Аймәт үзенең Вконтакте сәхифәсендә бүгенге рәисне тәнкыйтьләп ике кисәктән торган күләмле язма чыгарды.

Аймәт язучыларның гонорарларын күтәрергә тырышмауны, яңа проектлар булмавын, ревизия комиссиясенең сайланмавын, Язучылар берлеге бинасының гөрләп тормавын, соңгы дүрт елда "бик күп мөхтәрәм язучыларның юбилей кичәләре үткәрелми калуын, зур проектларны башкарып чыга алмавын тәнкыйтләп чыккан. Язучыларның китапларының әз тиражлар белән чыгуга да игътибар иткән.

Миләүшә Хәбетдинова тагын бер намзәт - язучы Ләбиб Лерон килеп чыгарга мөмкин дип фаразлый.

Башкалар нинди фикердә? Бу хакта Азатлык Радиосының бүгенге язмасында укыгыз.
👀3👍1🔥1🥱1
Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Александр Невский ордены белән бүләкләнгән

Россия президенты Владимир Путин Татарстан премьер-министры урынбасары, Дөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевны Александр Невский ордены белән бүләкләү турындагы фәрман имзалаган. Бүләк хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелгән.

Шәйхразыевка 62 яшь. Премьер-министр урынбасары булып 2014 елдан бирле эшли. Милли шураны 2017 елдан җитәкли.
Ул Русия җитәкчелеге сәясәтен һәрдаим яклап килә. Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татар конгрессы Русиянең Украинага каршы бәреп керүен хуплап чыкты.
 
Татарстанда моңа кадәр Александр Невский ордены белән Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкәт Миңнеханов, республика премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм КФУ ректоры Ленар Сафин бүләкләнгән иде.

Узган ел Русия патриархы Кирилл бу орденны Владимир Путинга тапшырды.
🤮12💩5🤬3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия Украинага каршы башланган сугышта Башкортстаннан 5 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле җыябыз. 25 мартка без Башкортстаннан кимендә 5009…
❗️Татарстаннан Украинадагы сугышка китеп һәлак булучылар саны 4500дән артты

Кичә генә Башкортстаннан кимендә 5 мең кеше үлгәнен хәбәр иткән идек.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.

🟠Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🎉3😢2🕊1🎃1
🩵 Саха Конгрессы урыс телен барлык халыклар өчен туган тел дип атауга каршы чыгарга өнди

Мөрәҗәгать авторлары Русия президенты Владимир Путинның Яңа ел алдыннан биргән күрсәтмәләре турында искә төшерә. Аның нигезендә Русия хөкүмәте "Русия Федерациясе халыклары телләре турында" канун өлгесен әзерли диелә.

— Яңа канун өлгесенең төп принцибы булып, Русиянең һәр ватандашының — урысмы ул, татармы, лезгинмы, сахамы — урыс телен туган теле итеп танырга тиешлеге тора, — дип аңлата канун өлгесен өйрәнгән Саха Конгрессы вәкилләре.


Ачык хатта Русия халыкларына урыс телен туган тел итеп көчләп тагучы яңа канун кабул ителүе Русиянең федератив нигезләренә зыян китерәчәге, милли төбәкләрдә тискәре реакция тудырачагы һәм "илдә болай да катлаулы булган сәяси вазгыятьне" тагын да тотрыксызландыра алачагы әйтелә.

— Ни өчен хакимиятебез барлык ватандашларны урыс телен туган тел дип танырга канун нигезендә мәҗбүр итү вакыты җитте дип хәл итте? — дигән сорау бирә хат авторлары.


Конгресс милли оешмаларны һәм педагогик берләшмәләрне Русия мәгариф министрлыгында әзерләнүче канун өлгесенә каршы хатлар язарга тәкъдим итә.

Бу хакта тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍25🔥1😱1
Уфада ришвәт эше нигезендә депутат Филүс Ишбулатов тоткарланган

Ул Уфа шәһәр шурасы депутаты һәм "Агидель-ИнвестСтрой" ширкәтенең мөдире булып тора. Ишбулатов Башкортстан Дәүләт торак күзәтүе оешмасы хезмәткәренә ришвәт бирүдә шикләнелә. Бу хакта РБК Уфа хәбәр итә.

Тикшерү фаразына күрә, 57 яшьлек Ишбулатов Уфаның Ленин районында төзелгән торак йортка уңай бәяләү бирү өчен дәүләт инспекторына 50 мең сум акча тапшырган.
😁3👏1