Мьянмада җир тетрәү корбаннары 1700гә җиткән
Бу хакта илнең хәрби башлыгына сылтанып BBC хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, 3400ләп кеше яраланган, 300 кеше әле дә хәбәрсез югалган дип санала.
▪️28 мартта Мьянма һәм Таиландта көчле җир тетрәү булды. Бангкокта җимерекләр астында кимендә 43 эшче калды.
Зилзилә Мандалай шәһәреннән 33 км ераклыкта булды. Бу шәһәрдә 1,2 млн кеше яши. Кытай сейсмология идарәсе мәгълүматынча, җир тетрәү магнитудасы 7,9 дәрәҗә булган. 12 минуттан Мьянмада җир икенче тапкыр тетрәде.

😱1💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген гает намазына Петербур Җәмигъ мәчетенә 150 мең кеше килгән. Барлыгы Петербур мәчетләрендәге бәйрәм намазында 250 мең катнашкан. Бу хакта Петербур һәм Төньяк-Көнбатыш мөселманнары диния нәзарәте хәбәр итте.
Урамнарда, сугыш җимерекләре арасында, стадионнарда: дөнья мөселманнары Рамазан гаетен ничек каршылады.
1. Мәскәү җәһәре Җәмигъ мәчетенә 80 меңнән артык кеше җыелган.
2. Казанның Мәрҗани мәчетендә озак еллардан соң гает намазы укылды.
3. Албаниянең Тирана шәһәре.
4. Әфганстанның Кабул шәһәре.
5. Уфаның Ләлә мәчетендә Русиянең Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин бәйрәм вәгазе укыды.
6. Катарның Әл-Райан шәһәре.
7. Газзәдә бәйрәм намазы.
Тулы фотогалерея монда: https://smarturl.click/Zy0Rd

❤10👍2👎1🔥1
Бүген кич балаларыгызга татар телендә әкият тыңларга теләсәгез, Әйдә!Online проекты "Үги кыз" әкиятен тыңларга тәкъдим итә.
Ул татар телен өйрәнүчеләр өчен әзерләнгән.
Тексты монда: https://smarturl.click/WEOk

Азатлык Радиосы
Үги кыз (татарская народная сказка)
Сегодня читаем одну из самых известных татарских сказок – Үги кыз (падчерица). Текст сказки адаптирован для изучающих язык, мы записали красивую аудиосказку, добавили перевод ключевых фраз и тест. Приятного прочтения!
👍7❤5🔥3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 31 март, дүшәмбе. Азатлык Радиосы әлегә булган яңалыклар белән таныштыра.
🔸Төнлә Мурманскида билгесез кеше күп катлы йорт түбәсеннән ут ачкан. Ул нигездә ЮХИДИ, полиция машиналарына аткан. Зыян күрүчеләр юк, диелә. ТАСС хәбәр итүенчә, куәт оешмасы хезмәткәрләре ут ачучыны яралаган, аның хәле авыр.
🔸АКШ президенты Доналд Трамп Мәскәү Украинада утны туктату турындагы сөйләшүләрне өзсә, Русия нефтенә икенчел җыем (пошлиналар) кертү белән янады.
🔸Якшәмбе көнне Русия армиясенең Харьковтагы хәрби һоспитальга һөҗүмендә ике кеше һәлак булган, 55 кеше төрле җәрәхәтләр алган, шуларның бишесе - балалар. Бу хакта шәһәр мэры Игорь Терехов хәбәр итте.
🔸Иран атом программасы турында АКШ белән турыдан-туры сөйләшүләрдән баш тарткан. Элегрәк Axios Трамп яңа атом програмы килешүен булдыру өчен Иранга ике ай вакыт биргән дип язды.
🔸Бүгеннән Алексеевски-Әлмәт трассасы түләүле булды. Аны биш көн эчендә түләргә кирәк.
@azatliqradiosi

😢2
Казанның меңъеллыгы уңаеннан ясалган һәм "Кремль" метро станциясен бизәп торган Елан (Зилант) сынын шәхси инвесторга сатканнар
"Бизнес Online" язуынча, аны эшмәкәр Дмитрий Еремеев нигез салган Fix IT-холдингы сатып алган. Хәзерге вакытта Елан сыны оешманың Тельман урамындагы баш офисы капка төбен бизәп тора, диелә.
1,5 метр биеклектәге металл сынны 2005 елда Казан рәссамы Марат Гобәйдуллин диплом эшенә ясаган. Сынны ясауга ике айлап вакыт киткән, соңрак рәссам аны шәһәргә бүләк итә.
Кремль янында Елан алты ел буе торды, әмма "Рубин"ның бер Мәскәү клубы белән матчыннан соң, Мәскәү фанатлары җиңелүләренә борчылып, Еланның канатларын, койрыгын бөгеп ташлаган, сынга зыян салган иде.
Бу хәлдән соң Гобәйдуллин сынны алыштырырга тәкъдим итте, ә искесен төзәтеп, сатуга чыгарды.
Зилант үзенең сатып алучысын 2011 елдан бирле көтте - Avito-дагы бәясе 1 млн сумнан 4,5 млн сумга кадәр артты. Fix аны рәссамның хатыныннан сатып алган, рәссам үзе 2021 елда вафат булды.

👌5
Көн язмасы: Төркиядәге кризис бөтен дөньяга ничек тәэсир итә ала?
Төркиядә киңкүләм протест чаралары дәвам итә. Моңа Истанбул мэры Әкрам Имамоглуның ришвәтчелек һәм террорчылыкны яклауда гаепләнеп кулга алынуы сәбәп булды. Имамоглу – Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның төп көндәше булып санала, ул киләсе президент сайлавында оппозиция исеменнән катнашачагын белдерде.
Протестлар атнасы дәвамында ил буйлап кимендә 1100дән артык кеше тоткарланды. Имамоглуны тоткарлауга каршы күпчелек митинглар тыныч узса да, Истанбул, Әнкара һәм Измир кебек зур шәһәрләрдә полиция белән протест белдерүчеләр арасында каты бәрелешләр турында да хәбәр ителә. Иминлек хезмәткәрләре халыкка каршы су сиптергечләр һәм күз яше чыгара торган газ куллана.
Төркиядә бүген барган вакыйгалар бөтен дөньяга сизелерлек тәэсир ясарга мөмкин. Азатлык Радиосы хәзерге протестларның Төркиянең татар-башкортларга, Русия белән Украинага, Европа илләре һәм АКШка мөнәсәбәтен ничек үзгәртә алуы турында белгечләр фикерләрен тәкъдим итә.
"Имамоглуның чын гаебе була аламы? Истанбул кебек зур финанс һәм төзелеш үзәген җитәкләп, бөтенләй ришвәт схемаларында катнашмый мөмкинме? Бәлки, ришвәтчелектә катнашуы мөмкиндер дә – чөнки башкача мондый эре шәһәрне ничек идарә итеп була икәнен күз алдыма китерүе кыен. Әмма Төркиядә террорчы оешма дип танылган Көрдистан Эшче фиркасе (РПК) белән хезмәттәшлек итү – юк, әлбәттә. Алай да, бу оешма белән тыныч диалог урнаштырырга омтылышларда Имамоглу катнашкан булуы ихтимал. Әмма бит нәкъ шундый ук омтылышларны Эрдоган үзе дә ясый, — дип саный сәясәт белгече Василий Семенов.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Төркиядәге кризис бөтен дөньяга ничек тәэсир итә ала?
Төркиядә бүген барган вакыйгалар бөтен дөньяга сизелерлек тәэсир ясарга мөмкин. Азатлык Радиосы хәзерге протестларның Төркиянең татар-башкортларга, Русия белән Украинага, Европа илләре һәм АКШка мөнәсәбәтен ничек үзгәртә алуы турында белгечләр фикерләрен…
👍5❤2👎1
Билгесез кешеләр Русия аннексияләгән Кырымда "Известия" газетасы хезмәткәре һәм тагын берничә Русия хәрбиенең каберләрен яндырган.
Бу хакта Кырымның Нижнегорски районы башлыгы Антон Кравец хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 31 мартка каршы төндә "мәсхәрәләүчеләр" хәрби хәбәрче Александр Федорчак һәм Украинага каршы сугышта катнашкан өч кешенең каберләрен яндырган.
Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, ут "кабердәге хачлар һәм такыяларга (венок) зыян салган. Җинаять эше ачылган.
Федорчак һәм "Звезда" телевизион каналының өч хезмәткәре 24 март көнне "ЛНР"ның Михайловка бистәсендә һәлак булды. Русия тикшерү комитеты бистәне Украина кораллы көчләре утка тоткан дип белдерде.
📷WarGonzo

👍4🔥3❤2
🇫🇷 Франция мәхкәмәсе "Милли бердәмлек"нең рәсми булмаган җитәкчесе Марин Ле Пенны Европа берлеге акчаларын туздыруда гаепле дип тапты.
Бу хакта BFMTV хәбәр итә.
Ле Пеннан башка Европа парламентының тагын сигез депутаты да гаепле дип табылды.
Карарга күрә гаепләнүчеләр биш ел дәвамында сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә алмый. Ле Пен 2027 елда узачак Франция президенты сайлауларында катнаша алмаска мөмкин.
▪️Марин Ле Пеннны Русия президенты Владимир Путинга лояль мөнәсәбәттә еш гаеплиләр. Аның фиркасе Украинага ярдәм итүне хупламый.

👏2💯2
Чаллыда Украинага каршы сугышта катнашучылар истәлегенә һәйкәл урнаштырачаклар.
Бу хакта дүшәмбе көнне булган киңәшмәдә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте дип яза "Шәһри Чаллы" газеты.
Басма хәбәр итүенчә, берничә тәкъдим бар, әмма соңгы сүз СВО (Махсус хәрби операция — Русия хакимияте Украинадагы сугышны шулай атауны сорый) ветераннары шурасыннан булырга тиеш дигән мэр.
Татарстанга сугыштан мәетләр даими кайтарыла. Безнең хисапларга күрә, Чаллыдан сугышта 505 кеше һәлак булган. Бу әле рәсми саннар гына. Чынлыкта алар тагын да зуррак
Шул ук вакытта 1992 елда ук төзелә башлаган Чаллы Җәмигъ мәчетен әле дә тәмамлый алмыйлар.

💩8🤮6😈3👍1👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇫🇷 Франция мәхкәмәсе "Милли бердәмлек"нең рәсми булмаган җитәкчесе Марин Ле Пенны Европа берлеге акчаларын туздыруда гаепле дип тапты. Бу хакта BFMTV хәбәр итә. Ле Пеннан башка Европа парламентының тагын сигез депутаты да гаепле дип табылды. Карарга күрә…
❗️Мәхкәмә Марин Ле Пенны 4 елга иректән мәхрүм итте.
Шул 4 елның 2 елы шартлы рәвештә булып саналачак. Калган 2 елны сәясәтче йә чын төрмәдә, йә электрон беләзек тагып өй сагында үткәрәчәк.
Моннан кала, Ле Пен 5 ел дәвамында дәүләт вазифаларына эшкә урнаша алмаячак. Ә димәк, ул 2027 елда узасы президент сайлауларында да катнаша алмаячак.
Кайбер сәясәтчеләр моны демократияне юк итүгә тиңли: мәсәлән, Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан Ле Пенга теләктәшлек белдереп "Je suis Marine!" дип язып чыкты.
▪️Марин Ле Пеннны Русия президенты Владимир Путинга лояль мөнәсәбәттә еш гаеплиләр. Аның фиркасе Украинага ярдәм итүне хупламый.
@azatliqradiosi
Шул 4 елның 2 елы шартлы рәвештә булып саналачак. Калган 2 елны сәясәтче йә чын төрмәдә, йә электрон беләзек тагып өй сагында үткәрәчәк.
Моннан кала, Ле Пен 5 ел дәвамында дәүләт вазифаларына эшкә урнаша алмаячак. Ә димәк, ул 2027 елда узасы президент сайлауларында да катнаша алмаячак.
Кайбер сәясәтчеләр моны демократияне юк итүгә тиңли: мәсәлән, Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан Ле Пенга теләктәшлек белдереп "Je suis Marine!" дип язып чыкты.
▪️Марин Ле Пеннны Русия президенты Владимир Путинга лояль мөнәсәбәттә еш гаеплиләр. Аның фиркасе Украинага ярдәм итүне хупламый.
@azatliqradiosi
👍8🎉5🤬1🏆1
Русиянең Баш прокуратурасы "Талибан" эшчәнлегенең тыелганын юк итүне сорый.
Моны сорап прокуратура Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.
Рәсми рәвештә "Талибан" төркеме Русиядә инде 20 елдан артык террорчы оешма булып санала.
Шуңа да карамастан аның лидерлары даими рәвештә Русиягә килеп йөри, Татарстан белән дә элемтәләре юк түгел. Соңгы елларда "Талибан" вәкилләре Казанда, Петербурда, Мәскәүдә кунак ителде, түрәләр белән аралашты, талиблар белән мөнәсәбәтләр кору мөһим дип ил президенты Владимир Путин да сөйләнде.
Русиянең тышкы эшләр министрлыгы һәм юстиция министрлыгы да "Талибан"ны террорчы оешмалар исемлегеннән чыгарырга кирәк дип саный.
Әле 12 мартта гына Мәскәүдәге мәхкәмә журналист Надежда Кеворкованы "Талибан" турындагы пост язганы өчен 600 мең сумлык штрафка тартты.

🤡5👍1
❗️Литвада узган атнада укулар вакытында юкка чыккан АКШ хәрбиләренең өчесе үле килеш табылган.
Ул хакта АКШ гаскәренең Европа һәм Африкадагы идарә сайтында хәбәр ителә. Узган атнада укулар барышында барлыгы 4 хәрби юкка чыккан иде, шуларның өчесенең мәетләре табылган.
Һәлак булган ирләрнең исемнәре дә, мәетләрнең кайда табылганы да, үлем сәбәпләре дә хәбәр ителми. Дүртенче хәрбине әле һаман эзлиләр.
Берничә сәгать элек Литвадагы сазлыкларның берсендә M88 Hercules бронеавтомобиле табылган, диелә. 25 мартта юкка чыккан хәрбиләр нәкъ менә шушы машинада булган дип хәбәр ителә.
Фото: U.S. Army Europe and Africa / Facebook

😢3😱2👍1💔1
Мьянмадагы җир тетрәү аркасында һәлак булган кешеләр саны 2 меңнән артып киткән.
Җир тетрәү 28 мартта булды, барлыгы 2065 кеше һәлак булган, диелә. Тагын 3900ләп кеше төрле җәрәхәтләр алган, ә 270тән артык кеше хәбәрсез югалган булып санала. Ул хакта AFP һәм Reuters агентлыклары хәбәр итә.
Ил хакимиятләре бер атналык матәм игълан иткән.
Фото: Reuters

😢4😱2