Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Рөхсәтсез куелган". Самарда мәхкәмә Котраг һәйкәлен сүтү карарын чыгарды Самар өлкәсендә Бөек Болгар дәүләтенең башлыгы Кубрат ханның улы Котрагка куелган һәйкәле сүтелергә тиеш. Мондый карарны 27 мартта Самар өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсе чыгарган. Карар үз…
Котраг чынлап та булганмы, әллә риваятьләрдә генә телгә алынамы?

Самар өлкәсендә Бөек Болгар дәүләтенең башлыгы Кубрат ханның улы Котрагка куелган һәйкәле сүтү карары чыгарган дип язган идек. Кем соң ул Котраг?

Тарихчы Фаяз Хуҗин тарихи документлар белән Котрагның Урта Идел буена килүе расланмаса да, моны инкарь итәргә ярамый саный. Бу хакта ул 2023 елда, һәйкәл тирәсендә бәхәсләр купкач белдергән иде.

"Кубрат ханның биш улы була. Шул улларының өчесе — Аспарух, Кубер, Альцекның исемнәре риваятьләрдә генә түгел, көнбатыш елъязмаларында да сакланып калган. Аспарух Дунайга китеп Болгар дәүләтен төзи. Куберның исеме Паннония, яки хәзерге Маҗарстан территориясендә телгә алына. Өченче төпчек улы Альцек Италиянең төньягында төпләнеп кала.

Кубратның ике улы — Баян һәм Котраг риваятьләрдә генә телгә алына. Баян Бөек Болгар дәүләтендә утырып кала һәм соңрак төрле сәбәпләр аркасында күченергә мәҗбүр була. Бүген Кавказдагы балкарлар борынгы бабаларын Баяннан булган дип исәпли.

Котраг риваятьләрдә генә телгә алынса да, без аны булмаган дип әйтә алмыйбыз. VII гасыр — тынгысыз вакыт. Хәзәрләр Кубрат-ханның дәүләтен җимерә. Менә шул вакыттан соң без Котрагны Урта Иделгә киткән дип саныйбыз.

Элегрәк болгарларның Идел буена күчеп утыруы VIII гасыр урталарында булган дип санала иде. Тәтеш районындагы Олы Тархан зиратын иң борыңгы каберстан дип белә идек. Ул 1950-60 елларда археологлар тарафыннан өйрәнелде. Шулай да, 1980нче елларда Самар өлкәсендә болгарларның тагы да борыңгырак каберләрен таптылар. Алар VII гасыр ахыры — VIII гасыр башына карый. Борыңгы болгарларның каберләре Самар һәм Сембер өлкәләрендә бар. Мондый типтагы зиратлар әлегә Татарстанда табылмаган", диде ул ике ел элек.

Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
❤8👍3❤‍🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттаховны сак астында калдыру тагын ике айга озайтылган. Утырыш Чаллыда булган. Фәттахов Чистай тикшерү изоляторыннан китерелгән. Адвокат һәм Фәттахов үзе дә өй сагына җибәрүне үтенгән. Тикшерү узу һәм чикләү…
Татарстан Югары мәхкәмәсе Энгел Фәттаховны йорт сагына җибәрмәгән

"Мин инде 10 айдан артык СИЗОда утырам. Мондагы шартлар минем сәламәтлегемне какшата. Еш чирлим, миңа бит инде 64 яшь. Авыр, әлбәттә. Мәкхкәмәнең беренче баскычы чыгарган карарны кире кагып, мине йорт сагына чыгаруны сорыйм", дигән ул утырышта.


Әмма Югары мәхкәмә аның үтенечен канәгатьләндермәде.

19 мартта Чаллыдагы мәхкәмә Фәттаховны тикшерү изоляторында тотуны 21 майга кадәр озайткан иде.

▪️Энгел Фәттаховны зур күләмдә ришвәт алуда шикләнеп, былтыр майда тоткарладылар. Шуннан бирле ул Чистайның 5нче тикшерү изоляторында утыра.
🤬16😢2👍1😨1
Татар курчак театры Уфага бара, башкортлар Казанга килә

10-13 апрельдә Башкорт дәүләт курчак театрының зур һәм кече сәхнәләрендә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры спектакльләре күрсәтеләчәк.

Уфага «Әкият» балалар һәм олылар өчен татар һәм рус телләрендәге «Әлдермештән Әлмәндәр», «Кәрлә-мәктәп баласы», «Адәмнәр», «Аленький цветочек» һәм «Золушка» спектакльләрен алып бара.

Шушы ук көннәрдә Башкорт дәүләт курчак театры Казан сәхнәсендә урыс телендә «Озеро заколдованного коня», «Аленький цветочек», «Приключения доктора Айболита и его друзей», башкорт телендә «Етем-төлкә» спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
👍9🔥3❤2
Нефть бәясе төшә

Brent нефтенең бер мичкәсе 65 доллардан да кимрәккә сатыла. Бу 2021 елның августыннан бирле иң түбән бәя.

Кичә Brent нефтенең бәясе 6%ка төште. Бәяләрнең бу кадәр кинәт итеп 2022 елның августыннан бирле төшкәне юк иде дип яза Reuters.

Нефть бәясе 2 апрельдә АКШның 180 дәүләткә сәүдә тарифлары кертүдән соң аска тәгәри башлады.
👍9👏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан прокуратурасы республиканың Югары мәхкәмәсенә башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның урыс телендә язылган "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабын "экстремистик материал" дип тануны сорап мөрәҗәгать иткән. Башкортстан прокуратурасының…
Башкортстан Югары мәхкәмәсе Руслан Габбасовның китабын экстремистик дип таныды

Башкортстан Югары мәхкәмәсе башкорт милли хәрәкте активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовның урыс телендә чыккан "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабын "экстремистик материал" дип таныган. Китапны тыюны сорап республика прокуроры мөрәҗәгать иткән иде.

Мәхкәмә сайтында күренгәнчә, прокурор соравын канәгатьләндерү карары 3 апрельдә чыккан.

Башкортстан прокуратурасының административ дәгъва гаризасында китап текстына ясалган лингвистик тикшеренүгә сылтана. Бу тикшеренүне узган елның ноябрендә Уфа фән һәм технология университетының халыкара һәм интеграцион хокук кафедрасы доценты Розалия Йосыпова уздырган.

Тикшеренүдә әйтелгәнчә, Габбасов китабында урысларга карата дошманлык яки нәфрәт уяту билгеләре табылган.

Шулай ук Йосыпова китапта "Русия дәүләт хакимияте оешмаларын тискәре бәяләү билгеләре бар" дип тапкан.

▪️Руслан Габбасовның "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабы 2024 елның гыйнварында чыкты.

👉Хәбәрне тулырак монда укырга була.

👉Китапны тыю турында мәкалә Азатлык Радиосы сайтында алдагы көннәрдә чыгачак.
🤮9🤡6
📌4 апрель киченә булган кайбер хәбәрләр кыскача:

1️⃣ АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) «Настоящее Время» програмнарын тапшыручы иярченнәрне сүндергән. Телеканал Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенә керә.

2️⃣ Русия юстиция министрлыгы «ят агентлар» исемлеген яңартты. Бу юлы аңа «Гласная» басмасы, кино тәнкыйтьчесе Екатерина Барабаш, журналист Алексей Лушников, стример Алексей (JesusAVGN) Губанов һәм музыкант Святослав (Слава) Толстой кергән.

3️⃣ Кытай АКШ тарифларына җавап итеп Америка импортына шулай ук 34% пошлина кертә. Моннан тыш, сирәк очрый торган металларга экспорт контроле дә кертелә.

4️⃣ Әрмәнстан президенты илнең Европа берлегенә керүен башлау турында канун имзалады.

5️⃣ Татарстанда гыйнварда реаль хезмәт хакы, былтыргы декабрь белән чагыштырганда, 28%-ка кимегән. Реаль хезмәт хакы инфляцияне исәпкә алып чыгарыла. Шул ук вакытта уртача хезмәт хакы бер айда 23%-ка арткан һәм 78 мең сум тәшкил иткән.
👍4🔥1😢1💯1
Русия Кривой Рогка һөҗүм итте, 18 кеше, шул исәптән 9 бала һәлак булган

Украина ягы белдерүенчә, баллистик ракет шәһәрнең торак йортлар районына төшкән. Ракет "Магеллан" ресторанында шартлаган диелә. Бу урыннан ерак түгел балалар мәйданчыгы бар. 40лап кеше яраланган, кайберләре бик авыр хәлдә. 29 торак йортка зыян килгән, берничә машина янган.

Русия саклану министрлыгы Кривой Рогка ракет җибәрүне "командирлар җыелышына төбәп ясалган һөҗүм" дип атады. Министрлык белдерүендә әйтелгәнчә, Русия кораллы көчләре бер ресторанга "командирлар һәм көнбатыш инструкторлар җыелышына" фугаслы ракет белән һөҗүм иткән.

Кривой Рог - Украина президентының туган шәһәре.
🤬11💔6😢5👍2❤1😡1
Журналист Искәндәр Сираҗига "гадел хөкемгә комачаулауда" гаепләү белдерелергә мөмкин

Татарстанда "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире, танылган журналист Искәндәр Сираҗига "гадел хөкемгә комачаулаган өчен" Русия Җинаять Кодексының өч маддәсе нигезендә гаепләү белдерәчәкләр. Бу хакта аңа эшне алып баручы тикшерүче хәбәр иткән дип язды журналистның хатыны Эльмира Сираҗи "Сираҗи бәян итә" телеграм каналында.

"Кичә ул экспертизалар белән танышты – алар аңа каршы һәм башкача була да алмый. Чөнки Искәндәр ике мөселман егетен нахакка гаепләүләрен ачыклап, Татарстан прокурорына мөрәҗәгать итте, тикшерүчеләрнең ничек итеп ялган шаһитләр аша аларны гаепләүләрен ялган шаһитләр үзләре ачып салды. Нәтиҗәдә, моны ачыклаган өчен аның үзен хөкем итәчәкләр", – диде хатыны.

Ул шулай ук адвокатларга түләргә акча юклыгы турында да белдерде. "Шуңа да мөселман кардәшләргә мөрәҗәгать итәм – бүген Искәндәр Сираҗиның үзенә ярдәм итәр чак җитте", – дип язды Эльмира Сираҗи.

▪️Былтыр 9 октябрьдә куәт оешмасы вәкилләре Сираҗи өендә һәм редакциядә тентү уздырды.

▪️Журналист шәхси тормыш турында мәгълүмат җыю һәм аны тарату турындагы җинаять эшендә шикләнелде. Имеш, Сираҗиның YouTube-каналында чыккан 55 минутлык видеомөрәҗәгатендә ике кешенең шәхси мәгълүматлары күренгән. Бу видеода сүз Ибраһим Зәкиев эше турында бара. Видеода Зәкиевны үтерүдә гаепләгән ике кешенең – Сабиров һәм Сафиуллинның фотолары һәм видеолары күренгән. Бу ике кеше, Сираҗи шәхси мәгълүматларыбызны чыгарды дип, тикшерү комитетына шикаять иткән

Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/718k7
😢12❤4👏1
Казанда Татар китабы йортында «ЛАКУНА» лекторийлар циклы башлана

Татар китабы йорты һәм шагыйрә, драматург, тәрҗемәче, әдәбият белгече Луиза Янсуар татар классикасы һәм заман әдәбияты турында лекторийлар курсы башлый.

«Лакуналар теориясе мәдәниятләр арасындагы аермаларны һәм «ак таплар»ны, «бушлык»ларны өйрәнә. Без дә курс барышында әдәбиятны үз хәтеребездә пәйда булган «ак таплар», «бушлыклар» ноктасыннан күзәтербез», дип яза Луиза Янсуар.


Курс ел дәвамында узачак.

Юбилейлар һәм юбилярларга да аерым игътибар белән ихтирам булачак. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, фронт һәм репрессияләрне кичкән, ХХ йөз фаҗигаләрен үз язмышы аша уздырган әдипләребезне дә барларбыз дип вәгъдә итәләр.

Янсуар сүзләренчә, беренче очрашу 1 апрель көнне 90 яшьлек юбилее булган һәм татар дөньясында вафатыннан соң әллә ни искә алынмаган, әмма иҗаты белән бик зур эз калдырган шәхес – Роберт Әхмәтҗанов турында.

Ул 10 апрельдә Китап йортында узачак. Лекциягә билет алып керәсе, аның бәясе 400 сум.
❤6👍5🔥5
"Баймак эшенең" 9 фигуранты хөкем карарларын шикаять иткән

Дүрт ел колониягә хөкем ителгән Миңзия Әдъгамова Самар өлкә мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Утырыш 9 апрельгә билгеләнгән. Мәхкәмә Әдъгамовага бирелгән җәзаны кичектереп торды, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган.

Халит Ишкуәтов (5,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем ителгән), Илфат Ишморатов һәм Закир Колахмәтов (4,5 елга) шулай ук Самар өлкә мәхкәмәсенә хөкем карарларын шикаять иткән. Утырыш 10 апрельдә булачак.

Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаев (Ижау шәһәрендәге мәхкәмә 8,5 ел колониягә хөкем итте), Фәнүр Хажин (6 ел) һәм Фәнгиз Шәрифгалиев (5,5 ел) Удмуртия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Шикаятьне 10 апрельдә караячаклар.

Әлеге вакытта бары тик Илшат Ульябаевның гына хөкем карары гамәлгә керде. Былтыр җәй Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/6721B
😢6🙏4💔1
Болоньяда "Татар туе" тамашасына йөзләп итальян килгән 👨👩

Болонья шәһәрендә укып яшәүче татар студентлары итальяннарны татар туена чакырган, татар ризыклары белән сыйлаган. Төп сый токмачлы аш белән чәкчәк булган.

Чара Италиядә оешкан "Туран" ассоциациясенә кергән татар берлеге тарафыннан уздырылган. Бу хакта Казакъстанда туып-үскән, әлеге вакытта Болонья шәһәрендә белем алган Ислам Гомәров хәбәр итте. Итальяннарны татарлар, аларның мәдәнияты белән таныштыру нияте белән милли гореф-гадәтләр, йолаларга бай булган туй тамашасын күрсәтелгән.

Тамашаның үзендә 20 кеше катнашкан. Башлыча — татарлар, әмма аларга казакълар да ярдәм иткән. Сәхнәдә күрсәтелгән туй тамашасы сүзсез булган, әмма җыр, биюләр белән куелган. Аның сценарий язу, сәхнәләштерү эшен, татар ризыкларын әзерләү эше башында Ислам Гомәров торган.

— Һәр халыкның үзенең кызыклы, үзенчәлекле гореф-гадәтләре бар, әмма иң кызыгы, күңеллесе – ул туйдыр. Европа кешесе татарларны белми, без нинди халык булганын туй аша күрсәтергә кирәк дигән идея башка килде. Туйда йолалар, гореф-гадәтләр күп, монда халыкның мантыйгы, фәлсәфәсе ята, — дип аңлатты Ислам Гомәров.


👉 Бу чара турында тулырак безнең мәкаләдә укыгыз.

#татардөньясы
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤17👍6🔥4
Төнлә Русия Киевка һөҗүм иткән, бер кеше һәлак

Барлыгы өч кеше зыян күргән, ике кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә Украина гадәттән тыш хәлләр хезмәте.

Шәһәрнең Оболон районында янгын чыккан, бизнес-үзәкнең биш катлык бинасы җимерелгән.

Украина гадәттән тыш хәлләр хезмәте фотолары
🤬12😢5👍2💔1
Бу атнада Азатлык ниләр турында язды? Төп темалар:

🟠"Рөхсәтсез куелган". Самарда мәхкәмә Котраг һәйкәлен сүтү карарын чыгарды

Самар өлкәсендә Бөек Болгар дәүләтенең башлыгы Кубрат ханның улы Котрагка куелган һәйкәле сүтелергә тиеш. Мондый карарны 27 мартта Самар өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсе чыгарган.

🟠Төркиядәге кризис бөтен дөньяга ничек тәэсир итә ала?

Азатлык Радиосы Төркиядәге хәзерге протестларның татар-башкортларга, Русия белән Украинага, Европа илләре һәм АКШка мөнәсәбәтен ничек үзгәртә алуы турында белгечләр фикерләрен тәкъдим итә.

🟠Татарстаннан срочникны үтергән офицер Украинадагы сугышка киткән

Былтыр көз Уссурийски полигонында Татарстаннан 19 яшьлек срочник Артем Антоновны атып үтергән 22 яшьлек офицер Александр Емельянов Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән һәм Украинадагы сугышка киткән.

🟠Журналист Искәндәр Сираҗига "гадел хөкемгә комачаулауда" гаепләү белдерелергә мөмкин

Җинаять эше ачуга сәбәп булган фильм лингивстик экспертиза узган, аның нәтиҗәләре Искәндәр Сираҗига каршы, дип язды журналистның хатыны Эльмира.

🟠Башкортстан Югары мәхкәмәсе Руслан Габбасовның китабын экстремистик дип таныды

Китапны экстермистик дип тануны һәм аны тыюны сорап республика прокуроры мөрәҗәгать иткән иде.

Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4🥰3❤2🔥1
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤6🔥1🙏1