Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Баймак эшенең" 9 фигуранты хөкем карарларын шикаять иткән

Дүрт ел колониягә хөкем ителгән Миңзия Әдъгамова Самар өлкә мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Утырыш 9 апрельгә билгеләнгән. Мәхкәмә Әдъгамовага бирелгән җәзаны кичектереп торды, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган.

Халит Ишкуәтов (5,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем ителгән), Илфат Ишморатов һәм Закир Колахмәтов (4,5 елга) шулай ук Самар өлкә мәхкәмәсенә хөкем карарларын шикаять иткән. Утырыш 10 апрельдә булачак.

Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаев (Ижау шәһәрендәге мәхкәмә 8,5 ел колониягә хөкем итте), Фәнүр Хажин (6 ел) һәм Фәнгиз Шәрифгалиев (5,5 ел) Удмуртия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Шикаятьне 10 апрельдә караячаклар.

Әлеге вакытта бары тик Илшат Ульябаевның гына хөкем карары гамәлгә керде. Былтыр җәй Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/6721B
😢6🙏4💔1
Болоньяда "Татар туе" тамашасына йөзләп итальян килгән 👨👩

Болонья шәһәрендә укып яшәүче татар студентлары итальяннарны татар туена чакырган, татар ризыклары белән сыйлаган. Төп сый токмачлы аш белән чәкчәк булган.

Чара Италиядә оешкан "Туран" ассоциациясенә кергән татар берлеге тарафыннан уздырылган. Бу хакта Казакъстанда туып-үскән, әлеге вакытта Болонья шәһәрендә белем алган Ислам Гомәров хәбәр итте. Итальяннарны татарлар, аларның мәдәнияты белән таныштыру нияте белән милли гореф-гадәтләр, йолаларга бай булган туй тамашасын күрсәтелгән.

Тамашаның үзендә 20 кеше катнашкан. Башлыча — татарлар, әмма аларга казакълар да ярдәм иткән. Сәхнәдә күрсәтелгән туй тамашасы сүзсез булган, әмма җыр, биюләр белән куелган. Аның сценарий язу, сәхнәләштерү эшен, татар ризыкларын әзерләү эше башында Ислам Гомәров торган.

— Һәр халыкның үзенең кызыклы, үзенчәлекле гореф-гадәтләре бар, әмма иң кызыгы, күңеллесе – ул туйдыр. Европа кешесе татарларны белми, без нинди халык булганын туй аша күрсәтергә кирәк дигән идея башка килде. Туйда йолалар, гореф-гадәтләр күп, монда халыкның мантыйгы, фәлсәфәсе ята, — дип аңлатты Ислам Гомәров.


👉 Бу чара турында тулырак безнең мәкаләдә укыгыз.

#татардөньясы
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤17👍6🔥4
Төнлә Русия Киевка һөҗүм иткән, бер кеше һәлак

Барлыгы өч кеше зыян күргән, ике кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә Украина гадәттән тыш хәлләр хезмәте.

Шәһәрнең Оболон районында янгын чыккан, бизнес-үзәкнең биш катлык бинасы җимерелгән.

Украина гадәттән тыш хәлләр хезмәте фотолары
🤬12😢5👍2💔1
Бу атнада Азатлык ниләр турында язды? Төп темалар:

🟠"Рөхсәтсез куелган". Самарда мәхкәмә Котраг һәйкәлен сүтү карарын чыгарды

Самар өлкәсендә Бөек Болгар дәүләтенең башлыгы Кубрат ханның улы Котрагка куелган һәйкәле сүтелергә тиеш. Мондый карарны 27 мартта Самар өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсе чыгарган.

🟠Төркиядәге кризис бөтен дөньяга ничек тәэсир итә ала?

Азатлык Радиосы Төркиядәге хәзерге протестларның татар-башкортларга, Русия белән Украинага, Европа илләре һәм АКШка мөнәсәбәтен ничек үзгәртә алуы турында белгечләр фикерләрен тәкъдим итә.

🟠Татарстаннан срочникны үтергән офицер Украинадагы сугышка киткән

Былтыр көз Уссурийски полигонында Татарстаннан 19 яшьлек срочник Артем Антоновны атып үтергән 22 яшьлек офицер Александр Емельянов Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән һәм Украинадагы сугышка киткән.

🟠Журналист Искәндәр Сираҗига "гадел хөкемгә комачаулауда" гаепләү белдерелергә мөмкин

Җинаять эше ачуга сәбәп булган фильм лингивстик экспертиза узган, аның нәтиҗәләре Искәндәр Сираҗига каршы, дип язды журналистның хатыны Эльмира.

🟠Башкортстан Югары мәхкәмәсе Руслан Габбасовның китабын экстремистик дип таныды

Китапны экстермистик дип тануны һәм аны тыюны сорап республика прокуроры мөрәҗәгать иткән иде.

Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4🥰3❤2🔥1
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤6🔥1🙏1
Атна фотосурәтләренә дә күз салыйк:

1 – Ишембай районы Көзән авылында мәктәп һәм клуб хезмәткәрләре Украинадагы сугыш өчен маскировка челтәре үргән.
2 – Пакъстанда Ураза гаете намазын 31 мартта укыдылар. Карачи шәһәре.
3 – Украинада сугыш барган көнчыгышында Констатиновка шәһәреннән Павлоград шелтерына эвакуацияләү.
4 – Израил һөҗүмнәрендә үлгән Фәләстин халкын соңгы юлга озату, Хан-Юнис шәһәре.
5 – Сербиянең Нови-Сад тимер юл станциясендә түбә җимерелеп 15 кеше һәлак булганнан соң башланган каршылык чаралары дәвам итә.

Атнаның башка фотосурәтләре – безнең җыелмада, кереп карагыз!
👍4🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Болоньяда "Татар туе" тамашасына йөзләп итальян килгән 👨👩 Болонья шәһәрендә укып яшәүче татар студентлары итальяннарны татар туена чакырган, татар ризыклары белән сыйлаган. Төп сый токмачлы аш белән чәкчәк булган. Чара Италиядә оешкан "Туран" ассоциациясенә…
Безнең Әйдә! Online проектында бу көннәрдә чыккан "Татар туе турында ниләр беләсез?" дигән сынауда үз белемнәрегезне тикшерергә тәкъдим итәбез. Сынау урыс телендә:

➡️ https://www.azatliq.org/a/33362049.html
(Тест VPN ярдәмендә ачыла)
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤7👎1
Хәерле иртәләр! Яңа атнаны башлыйбыз, 7 апрель иртәсенә дөньяда нинди хәбәрләр бар?

▪️Украинаның Кривой Рог шәһәренә һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 20 кешегә җиткән, дип белдерә җирле хакимият. Алар арасында – тугыз бала. Шәһәрдә матәм игълан ителгән.

▪️Америка керткән импорт җыемнарыннан соң Азиянең иң зур биржаларында сәүдә кискен төшү белән ачылды. Япониянең Nikkei индексы 8 проценттан артык, Тайвань һәм Һонконг биржалары индекслары 10 процентка якын төшкән.

▪️Татарстанда экологиягә багышланган ТВ тапшырулар чыгару өчен 1,1 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Тапшырулар республиканың ике телеканалында күрсәтеләчәк. Тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

▪️Башкортстанның кайбер елгаларында су дәрәҗәсе күтәрелүе дәвам итә. Аеруча Караидел һәм Нуриман районнарында Уфа елгасы, Дуван районында Ай елгасында су дәрәҗәсе күтәрелә.

▪️Көньяк Кореядә яңа президент сайлавы 3 июньгә билгеләнде. Узган атна Конституция мәхкәмәсе президент Юн Сок Ёльнең хәрби хәл кертү омтылышы аркасында импичментны раслап, аны хакимияттән читләштерде.

▪️Русия Баш прокуратурасы Япониянең "Төньяк җирләр мәсьәләләре берлеге"н "теләнмәгән оешма" дип игълан итте.

Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
👍5🔥1
Башкортстан Югары мәхкәмәсе Руслан Габбасовның китабын ни өчен тыйды?

Азатлыкта көн язмасын укырга тәкъдим итәбез. Башкортстан Югары мәхкәмәсе башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовның "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабын "экстремистик материал" дип таныды һәм аны тыйды.

Активист үзенең китабы аша башкорт халкының "һәрвакыт азатлык һәм бәйсезлеккә омтылып яшәвен" әйтергә телим ди, китапны тыю "аңа кызыксыну гына уятыр" дип саный.

Социолог Дмитрий Дубровский исә, "антиэкстремистик кануннар Русия хакимиятенә бик уңайлы булып чыкты" дип уйлый.

👉 Бу хакта Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍4❤1😁1🥱1
Telegram-нан "ВЧК-ОГПУ" каналының югалуы Русиядә бәйсез медиа чаралары өчен яңа куркыныч тудыра ала

Дүшәмбегә каршы төндә көч структуралары турындагы мәгълүматны чыгара торган һәм Русия хакимияте тарафыннан эзәрлекләнгән "ВЧК-ОГПУ" каналы юкка чыкты. Аның идарәчеләре фикеренчә, миллионнан артык язылучысы булган бу каналны мессенджер Россия хакимияте таләбе буенча бетерергә мөмкин.

Telegram үзе каналны бетерү турында рәсми белдерү ясамады. Бу гамәл, чыннан да, хакимият йогынтысы нәтиҗәсе булса — бу Русиядә Telegram-га бәйле бәйсез медиа өчен җитди янау булып тора, дип яза "Агентство" басмасы.

Telegram бүгенге көндә YouTube белән беррәттән Русия эчендә бәясез мәгълүмат таратуның төп платформасы булып кала.

@azatliqradiosi