АКШта Русия төрмәләрендә утыручы сәяси тоткыннарны искә алдылар
Канада һәм АКШта Русия төрмәләрендә утыручы сәяси тоткыннарны искә алу, Русиянең асаба халыклары турында сөйләүгә багышланган махсус проект тәмамланган. Соңгы чараларның берсе 6 апрельдә АКШның Лос-Анжелес шәһәрендә узган.
"Путинның чын тоткыннары" дип аталган күргәзмәдә башкорт активистлары Фаил Алсынов, Айрат Дилмөхәмәтов, Татарстанда кулга алынган блогер Парвина Әбүзарова һәм башкалар телгә алынган. Шулай ук "Баймак эше" нигезендә хөкем ителүчеләр, төрмәләргә утыртылган кырымтатарлары турында сөйләнгән.
Чараны Башкорт комитеты Украинаның империягә каршы көрәшүче оешмасы (Антиимперский блок народов - АБН) белән берлектә уздырган.
Тулырак монда укыгыз.

❤3🕊2👍1🔥1
Казанның Бишбалта бистәсендә «Шәймиев үзәге» барлыкка килергә мөмкин, ләкин кайбер экспертлар каршы
Әлеге рәсемдә милли авыл, ягъни Татарстан халыкларының кунакчыллыгы, мәдәнияте һәм тарихи мирасы үзәге концепциясе күренә. Аны Казанның Бишбалта бистәсендә төзергә телиләр. Бүген ул президент Рөстәм Миңнехановка күрсәтелгән.
Комплексны Зилант тавы, Изге Успение монастыре һәм яңа Җәмигъ мәчете төзеләчәк мәйданчык янәшәсендә Казансу елгасы тугаенда урнаштыру планлаштырыла.
Шушында ук “Шәймиев үзәге” проекты да тәкъдим ителде.
Социолог, Казанның урбанистика үзәге җитәкчесе Марья Леонтьева моңа каршы: тарихи яктан да, экологик яктан караганда да бу җирләрдә этник авыл төзү дөрес түгел диде ул үзенең телеграм каналында.
Җәмигъ мәчетенә килгәндә, аны башта Кырлай паркында төземәкчеләр иде, ләкин соңрак Бишбалта бистәсе турында сөйли башладылар. Әмма бүген мәчет турында берни ишетелми.

🤮9🔥5😁2👍1🤔1
Татарстанга Шәймиев үзәге кирәкме?
Anonymous Poll
24%
Кирәк, республикага күп файда китерде
44%
Кирәкми, республика суверенитетын саклап кала алмады
32%
ТАИФ акчасына төзелсә, ярый
🤣3✍2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 апрель, җомга иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Бүген Германиянең Аппен авылында (Шлезвиш-Гольштейн җирлеге) күренекле композитор София Гобәйдуллина белән хушлашу уза. Ул 13 мартта 93 яшендә вафат булды. Композиторның җәсәде кремацияләнде. Аны Мәскәүгә кайтарачаклар.
🔸Нью-Йоркта Һудзон елгасына боралак төшкән. Анда Siemens ширкәтенең Испания филиалы башлыгы Агустин Эскобар, аның хатыны, өч баласы һәм бер пилот булган. Барысы да һәлак булган.
🔸АКШ киноакадемиясе трюк ясаучыларга махсус номинация кертә. Беренче бүләкне 2028 елда, "Оскар" премиясенең 100нче тантанасында тапшырачаклар.
🔸Иран Оманда АКШ белән сөйләшүләрдә вакытлы атом-төш килешүе тәкъдим итәргә мөмкин дип хәбәр итә Axios. Басма мәгълүматынча, Иран җитәкчелеге мондый "техник яктан катлаулы килешүне" ике ай эчендә раслап блумый дип саный.

👍2🤯1
Йосыф Акчураның вафатына — 90 ел. Кем ул һәм кайсы хезмәте белән кыйммәтле?
Татар интеллектуалы Йосыф Акчура вакытында Төркиядә сыену таба һәм бөтен акылын, җанын Төркия республикасын булдыруга багышлый. Мәмләктендә татар дәүләтен булдыра алмагач, ул татарга якын булган кардәш төрек халкына, аларның бәйсез дәүләтенә хезмәт итә.
Быел мартта сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, интеллектуал, Төркиянең республика буларак барлыкка килүендә актив эшчәнлек алып барган Йосыф Акчураның вафат булуына 90 ел тулды. Ул Төркиядә иң танылган татарларының берсе булып санала. Ни өчен? Бу татар Төркиягә нинди файда китергән? Бүген без аның биографиясеннән мөһим фактларны барлыйбыз.
Бу эштә безгә профессор, Йосыф Акчураны аркылы буйга өйрәнгән тарихчы Исмаил Төркоглы ярдәм итте.
👉 Мәкаләне Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
Йосыф Акчураның вафатына — 90 ел. Кем ул һәм кайсы хезмәте белән кыйммәтле?
Татар интеллектуалы Йосыф Акчура вакытында Төркиядә сыену таба һәм бөтен акылын, җанын Төркия республикасын булдыруга багышлый. Мәмләктендә татар дәүләтен булдыра алмагач, ул татарга якын булган кардәш төрек халкына, аларның бәйсез дәүләтенә хезмәт итә. Әмма…
🔥8
Кытай хөкүмәте Тибетта тибет телен куллану хокукы гарантияләнгән дигән рәсми документны чыгарганнан соң, йөзләгән тибетлы социаль челтәрләрдә мәктәпләрдә үз телләрен укытуны яңадан торгызуны таләп итте.
Социаль челтәрләр кулланучылары Кытай белдерүләренең дөреслеккә туры килмәвен әйтеп килә. Чынлыкта Кытай тибет телен актив рәвештә кысрыклый һәм бу Тибет мәдәниятен тулысынча юкка чыгару планының бер өлеше, дип саный алар.
Бу хакта безнең хәбәрне укый аласыз. Төп фикерләрне рәсемнәрдә әзерләдек.

❤5🤯3
Уфада мәхкәмә медиаменеджер Рәүфә Рәхимовага хакимиятне яклаучы блогерга кул күтәргәне өчен 80 сәгать мәҗбүри эш билгеләде
10 апрель көнне Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә медиаменеджер, “Пруфы” порталы җитәкчесе Рәүфә Рәхимова “кешегә сугу”а административ маддәсе нигезендә гаепле дип табылды. Рәхимовага 80 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде. Бу хакта Башкортстан мәхкәмәләренең уртак матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рәхимовага каршы шикаятьне хакимият яклы блогер Арслан Нигъмәтҗанов язган иде.
Матбугат хезмәте мәгълүматынча, 2025 елның 25 февралендәРәүфә Рәхимова Уфаның Киров районы мәхкәмәсе коридорында аны видеога төшереп торган блогерга учы белән суккан. Нигъмәтҗановның чигәсе кызарып чыккан. Бу хәл, матбугат хезмәте әйтүенчә, кешегә авырту китергән, ләкин сәламәтлеккә зур зыян салмаган.
Арслан Нигъмәтҗанов бу хәлдән соң Рәхимова “миңа ташланды” дип белдерде.
Нигъмәтҗанов бу көнне Рәүфә Рәхимованың “хакимиятне ихтирам итмәү” эше каралган мәхкәмә утырышына килгән иде. Ул вакытта мәхкәмә Рәхимованы гаепле дип таныды һәм 30 мең сум штраф салды.

🤣5💩2
Казанда "Хәтер көнендә" "татар каһарманнары истәлегенә" таш куелды
Бүген Шәүвәл аеның 13нче көнендә “Иске таш” мәчетендә Татарстан мөфтияте мөселман календаре нигезендә "Хәтер көне" үткәрде. Биредә җомга намазы укылган, шәһит киткән татарлар рухына дога кылынган.
Моннан тыш, “Иске таш” мәчете янәшәсендә символик таш куелган. Бу урында “Татар халкы каһарманнары истәлегенә” мемориаль стеласын булдыру ниятләнә. Казанны урыс гаскәрләреннән яклап шаһит китүчеләр турында сүз юк, гомум “татар каһарманнары” дип кенә әйтелә.
▪️33 ел буена ел саен октябрьдә үтүче Хәтер көне соңгы тапкыр 2021 елда узды. Шуннан башлап аңа хакимият рөхсәт бирми, уздыра алырдай оешма да юк, чөнки моңарчы чараны оештырып килгән ТИҮ экстремистик дип танылды һәм тыелды.
▪️2021 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы Хәтер көнен Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләргә карар итте. Мөселман календаренча, 959 елда Казанны нәкъ менә шул көнне яулап алганнар.
Фото: ДУМ РТ

💔12❤🔥5❤1🫡1
Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә таш Казан Кирмәне янында куелган иде, ләкин аны алып ташладылар, аның урынына һәйкәл төзелмәде
Казан Кирмәне янындагы Меңьеллык мәйданында 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә куелган таш 2019 елда юкка чыкты.
Ташны алып куюны сорап Татарстанның "Народный контроль" хезмәтенә Х. исеме белән аноним кеше язган иде. Ул "Казан кирмәне янында бетон чүп", дип атаган.
Бу таш үзаллы урнаштырылган иде. Төгәл кем урнаштырганы да билгеле түгел. Әмма татар милли хәрәкәте Хәтер көнендә Сөембикә манарасы янында дога кылганнан соң, нәкъ шушы таш янына килә иде.
Ә беренче таш 1998 елда салынган һәм бу Хәтер көнендә тантаналы рәвештә башкарылган. Ташка "Бу урында 1552 елда Казанны саклаучылар истәлегенә һәйкәл куелачак" дигән сүзләрне мәрхүм рәссам Марат Максудов каеп язган.
1999 елның 26 февралендә Татарстан хөкүмәте 2002 елда Казанны басып алуның вакыйгасына 450 тулу уңаеннан һәйкәл урнаштырылырга тиеш дигән карар чыгарды. Бу эш Татарстанның мәдәният министрлыгына йөкләнде. Әмма карар булса да, бу эш башкарылмады.
👉Истәлек ташы һәм һәйкәл идеясен ничек "күмү" турында безнең мәкаләдә тулырак укый аласыз.

"Һәйкәлне куйдырмас өчен хакимият үзе тырышты"
1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә куелган таш юкка чыккан. Милли хәрәкәт активистлары бу беренче очрак түгел, ди.
🔥9💯3💔3🤬2🕊1
“Алабуга”да “Шахед” дроннарын җыючы ширкәтнең кереме бер ел эчендә 45 тапкыр арткан
“Герань 2” (Иранда ул Shahed-136” дип атала) дроннарын җыю белән шөгыльләнүче “Альбатрос” ширкәте 2024 елда 955 миллион сумнан артык керем алган.
Бу узган елгыдан 61 процентка күбрәк, дип яза “Вёрстка” дәүләт бухгалтерия хисабы базасына сылтама белән.
Ширкәтнең чиста кереме 4 350 процентка арткан. 2023 елда “Альбатрос” 9,7 миллион сум табыш күрсәткән булса, быел бу сан инде 430 миллион сумга якынлашкан.
“Вёрстка” искәртүенчә, “Альбатрос” — Татарстандагы “Алабуга” махсус икътисад зонасында урнашкан дрон җитештерүче иң эре ширкәт. Ул Иранда җитештерелгән “Шахед-136” дроннарын Русиядә “Герань 2” исеме белән франшиза нигезендә җыя
▪️"Алабуга" икътисад мәйданында исә балигъ блумгана көллият студентларын дрон җыюга җәлеп итүләре дә билгеле булды.
▪️Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйләде. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәрттеләр.
▪️Студентлар баш күтәрүдән, канәгатьсезлек белдерүдән курка. Белем алу турындагы килешүгә ярашлы, аларга нинди дә булса мәгълүматны тарату тыела.

🤬9🤮3❤2🔥2
"Халыкны биздерү". Ни өчен динчеләр Хәтер көнен яшереп үткәрә
Кичә, 11 апрельдә Татарстан мөфтияте Хәтер көне дип аталган чара үткәрде. Дүрт ел дәвамында Казан Кирмәнендә узган чара бу юлы "Иск таш" мәчетендә узды, ләкин намазда да, дога кылуда да чалма-чапанлылардан кала гади халык бик күренмәде.
Ни өчен көчле ресурслары булган Татарстан мөфтияте Хәтер көнен шулай яшерен генә халыкны җыймыйча үткәрә?
Бу сорауга без җавапны узган ел эзләп карадык. Әле ул вакытта халык Кол Шәриф мәчетендә, Сөембикә манарасы янына җыелган иде.
🔺Беренчедән, Хәтер көне узачагы турында алдан игълан итү булмады.
🔺Икенчедән, чара эш вакытында узды.
🔺Өченчедән, ел саен вакыты үзгәреп торган чараның кайчан узачагы анык түгел: халык бит һиҗри түгел, милади календарь белән яши.
"Һичшиксез, бу дәүләт белән килешенгән, чөнки безнең мөфтият Кирмән кушмыйча бармак та селкетми. Аны һиҗри календарь белән үткәрү авыр, чөнки вакыты үзгәреп тора һәм бу хакта кешеләр белми кала. Мөфтиятнең Хәтер көне чарасы дини кысаларда, ягъни дога кылу белән чикләнә. Милли хәрәкәт 90нчы еллар башыннан бирле үткәреп килгән матәм көне — сәяси чара иде. Ул үзенә тарихи да, дини төсмерләрне дә алды", - диде сәясәт белгече Руслан Айсин.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN-сыз.

Халыкка чара турында алдан игълан ителмәде, дога кылу эш вакытына туры килде. Өстәвенә, һиҗри календарь белән үткәрелүче чараның вакыты ел саен үзгәреп тора. Белгечләр бу махсус эшләнә дип саный.
🔥6👍5❤2💯2