Шимбә кичендә балаларга Антуан де Сент-Экзюпериның "Нәни принц" әсәрен тыңларга тәкъдим итәбез. Татар теленә Разил Вәлиев тәрҗемәсе.
Текстлары татар телен өйрәнүчеләр өчен әзерләнә һәм җиңеләйтелә. Аларны монда укырга була:
🔘Нәни принц (Маленький принц)
🔘Нәни принц II (Маленький принц II)
🔘Нәни принц III (Маленький принц III)
🔘Нәни принц IV (Маленький принц IV)
Сылтамалар ачылмаса,, монда басыгыз, һәм кирәкле өлешне сайлагыз.

Азатлык Радиосы
Нәни принц (Маленький принц)
В рамках курса "Читаем на татарском" продолжаем знакомить вас с мировой классикой на татарском языке. Сегодня читаем "Маленького принца" Антуана де Сент-Экзюпери (перевод Разиля Валиева). Текст адаптированный, прилагаем к нему перевод ключевых фраз и аудио.
❤6🔥2👏1
Камал театрының иске бинасына кем күчә: Тинчуриннармы, Салаватмы?
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының иске бинасында ни булачак дигән интрига чишелергә тора, ахры.
"Бизнес Онлайн" үз чыганакларына сылтанып язуынча, күптән түгел бинаны Кәрим Тинчурин исемендәге театр цехлары хезмәткәрләре карап киткән.
Басма мәгълүматынча, Татарстан урамында урнашкан бинага беренче чиратта Тинчурин театрын күчерү мөмкинлеген карыйлар.
Шулай да элегрәк Тинчурин театры мөдире Фәнис Мөсәгыйтов Горький урамындагы үзләренең бинасын төзекләндерү һәм яңа корылма төзүгә акча алуга өметләнүен белдергән иде. Тинчуриннар Камал театрының иске бинасына күчсә, төзекләндерү эшләренә акча түгәсе булмый дигән сүз.
Ләкин тагын бер имеш-мимеш йөри. Татарстан, 1 адресындагы бинага җырчы Салават Фәтхетдиновның "Салават" җыр театры да дәгъва кыла дип яза "Бизнес Онлайн".
Моннан тыш, Камал театрының иске бинасында музыкаль театр булдыру идеясе әлегә бик үк читкә тибелмәгән.

👍10
Атна вакыйгалары фотоларда
1. Татарстан студент кызлары арасында узган "Яз гүзәле" бәйгесендә КФУда укучы 19 яшьлек Динә Зарипова җиңде
2. Башкортстанда 9-10 апрельдә көчле кар яуды. Уфа
3.Карачи шәһәре автобус тукталышында качаклар туган якларына – Әфганстанга мәҗбүри җибәрелә.
4. 7 апрельдә Украинадагы Кривой Рог шәһәрендә Русия ракетасы һөҗүмендә һәлак булган ике баланы җирләделәр.
5. Урам себерүче Украинаның Днепр шәһәрендә Русия дроны һөҗүм иткән урынны чистарта, 9 апрель.

❤3😢2
❗️Украинаның Сумы шәһәрендә ракет һөҗүменнән кимендә 31 кеше һәлак булган
Русия Украинадагы Сумы шәһәренә ракет белән һөҗүм иткән, дип белдерде шәһәр башлыгы вазифаларын башкаручы Артём Кобзарь.
Украина эчке эшләр министры Игорь Клименко сүзләренчә, һәлак булучылар саны 31гә җиткән. 83 кеше яраланган, алар арасында — җиде бала.
Русия ягы әлегә бу һөҗүмне шәрехләмәде.

😡11🤬4❤🔥1🤯1😱1😢1
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4💔3
Узып баручы атнада Азатлык Радиосында чыккан кайбер язмаларны искә төшерик:
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)
🤩 Башкортстан Югары мәхкәмәсе Руслан Габбасовның китабын ни өчен тыйды
🤩 Татар активисты Рәфис Кашаповны Русиядә "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткәннәр
🤩 70 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов ни өчен СИЗОда утыра
🤩 Йосыф Акчураның вафатына — 90 ел. Кем ул һәм кайсы хезмәте белән кыйммәтле?
🤩 АКШта Русия төрмәләрендә утыручы сәяси тоткыннарны искә алдылар
Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!
@azatliqradiosi
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)
Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥3😱2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 апрель, дүшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸АКШ президенты Доналд Трамп Сумы шәһәренә һөҗүмне тәнкыйтьләп чыкты, ләкин Русияне турыдан-туры телгә алмады. Трамп "алар хата ясады", диде, ләкин "алар кемнәр" соравына җавап бирмәде. Дәүләт секретаре Марко Рубио бу һөҗүмдә Русияне гаепләгән иде.
🔸Әдәбияттан Нобель бүләге лауреаты, Перуан язучысы Марио Варгал Льоса 89 яшендә вафат булган. Иң танылган романы - "Шәһәр һәм этләр".
🔸Кытай сирәк очрый торган металларның кайберләрен экспортлауны тыйды.
🔸Русия саклану министрлыгы Украинаның 52 дронын бәреп төшерү турында белдерде.
🔸Эквадорның бүгенге җитәкчесе Даниэль Нобоа президент сайлауның икенче турында җиңде. Аның көндәше Луиса Гонсалес тавышларны яңадан сайлауны таләп итәчәкбез дип белдерде.

🔥2👍1
"Татар теле — безнең корал" Зиннур Әһлиуллин мәхкәмәcе дәвам итә
Бүген, 14 апрельдә Чаллыда татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга карата ачылган җинаять эшен карау дәвам итә.
Җинаять эше Әһлиуллинның "Яңарыш Татар Халык Партиясы" Telegram-каналындагы стримнан соң ачылган. Активист Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә гаепләнә.
Бу эш буенча беренче мәхкәмә утырышы 20 гыйнварда үтте. Татар активистлары хәбәр итүенчә, Зиннур Әһлиуллин утырышта урыс теленнән татарчага тәрҗемәче бирүне сораган. Мәхкәмә бу үтенечне канәгатьләндергән.
5 февральдә үткән утырышта, активистлар хәбәр итүенчә, Әһлиуллин аның сүзләренә үткәрелгән тел белгечләре экспертизасына шик белдергән. Ул яңадан тикшерү — өстәмә лингвистик анализ үткәрүне таләп иткән.
Мәхкәмә утырышларының соңгысы 13 мартта узды. Татар активистлары сүзләренчә, залга бары тик гаепләнүче, аның хатыны һәм адвокаты гына керә алган.
Активистлар язуынча, Әһлиуллин бу утырышта да тәрҗемәче чакыртуны таләп иткән. Хөкемдар бу таләпне канәгатьләндереп, утырышны 14 апрельгә күчергән. Ә мәхкәмә материалы карточкасында утырыш "катнашучыларның кайберләре авыру сәбәпле килмәү аркасында" кичектерелгән дип күрсәтелгән.
Утырыштан чыккач, "безнең тел безнең корал булырга тиеш", дигән Әһлиуллин.
Мәкаләне тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.

🔥14❤5💯1
Украинада сугыш башланганнан бирле кимендә 618 бала һәлак булган
Бу хакта 14 апрельдә Украина Баш прокуратурасы хәбәр итте. Рәсми мәгълүматларга караганда, тагын кимендә 1884 бала яраланган.
"13 апрельдә Сумы шәһәре утка тотылганнан соң 11 һәм 17 яшьлек ике малай һәлак булды. 15 бала яраланды", диелә Баш прокуратура белдерүендә..
5 апрельдә Кривой Рог шәһәренә һөҗүм вакытында тугыз бала һәлак булган иде.
Русия Украинадагы сивил инфраструктурага һөҗүмнәрне, тыныч халыкны үтерүен, хастаханәләрне, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, энергетика һәм су челтәрләрен юк итүен кире кага.
Әмма Украина хакимияте һәм халыкара оешмалар бу һөҗүмнәрне Русия кылган хәрби җинаятьләр дип бәяли һәм алар махсус рәвештә башкарылуына басым ясый.
БМО мәгълүматларына караганда, 2025 елның гыйнварыннан март ахырына кадәр Русия агрессиясе нәтиҗәсендә Украинада 413 гади кеше һәлак булган, 2000нән артык кеше яраланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк.

😢8👍2🤬1
AY YOLA башкорт төркеме җырчыларына халык артисты һәм атказанган артист исемнәре бирелде
Бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров “Һомай” җырын башкаручы AY YOLA төркеме артитсларына макатулы исемнәр бирү турында белдерде.
Ринат Рамазанов Башкортстанның халык артисты, ә Адель һәм Руслан Шәйхетдиновлар Башкортстанның атказанган артисты исемнәренә лаек булдылар.
Ay Yola төркеменең “Һомай” җыры дөнья чартларының югары урыннарына менде, бөтен диярлек социаль челтәрләрне камап алды. Җыр аеруча Казакъстанда популярлык казанды.
Ринат Рамазанов – “Аргамак” төркеменә нигез салган кеше. Ул Татарстан җырчылары белән дуслыкны җайларга теләп, төрле уртак чараларда катнашып килде. Башкорт җырларын бөтен дөньяга танытырга телим дип сөйләгән иде 2019 елда Азатлык Радиосына.
Украинада Русия сугыш башланганчы, “Аргамак” төркеме Лондон, Париж, Мексика, Кытай, Истанбул, Астанада чыгышлар ясады, Согуд Гарәбстанында узган фестивальдә гран-при яулады.
Сугыш башлангач, Рамазанов хәрбиләргә хәйрия концертларында катнашты.

❤5🥱5😢3🔥2👎1