Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия Югары мәхкәмәсе “Талибан” оешмасын террорчылар исемлегеннән чыгарды

Мондый мөрәҗәгать белән Русия Баш прокуратурасы чыккан иде. Хәзер “Талибан” хәрәкәтенең эшчәнлеге Русиядә тыелмаган.

✔️“Талибан” — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте. 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.

✔️2021 елның 15 августында талиблар Кабулга керде һәм янә Әфганстанны тулысынча үз кулына алды. Әфганстан "Ислам Әмирлеге" дип игълан ителде, анда дөньяви хакимият дини контрольдә.

✔️“Талибан” дөньядагы күп илләрдә террорчы дип табылган. Русиядә ул 2003 елда тыелган иде.

Русиядә террорчы буларак танылган чорда "Талибан" вәкилләре төркеме Татарстанга да берничә тапкыр килде. 2024 елда KazanForum" җыенына аларТатарстан хакимиятләреннән бодайга бәяне киметүне сорады.

2023 елда "Талибан" вәкилләре Казанга өч тапкыр килде. Сентябрьдә дә аларның Татарстанга сәяхәте маҗаралы булган иде, алар килгән чакта паспортларын югалтты.

Казанга "Талибан" вәкилләре килгән вакытта журналист Надежда Кеворкованы шушы "Талибан" турында пост язганы өчен кулга алдылар. Быел 12 мартта Мәскәүдәге мәхкәмә Кеворкованы 600 мең сумлык штрафка тартты.
🤡3🔥1👏1👀1
АКШта яшәүче удмурт активисты Артем Медведевны Русиядәге мәхкәмә читтән торып кулга алган.

Удмуртиянең Можга район мәхкәмәсе 14 майда активист, “Пост-Русиянең ирекле дәүләтләре форумы” катнашучысы Артем Медведевка ачылган административ эшне караячак.

Аңа карата “ят агент” эшчәнлеге тәртибен бозу турында беркетмә төзелгән. Бу хакта Удмуртия мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Шулай ук бу хәбәрдә Медведевның читтән торып кулга алынуы турында да язылган. Можга районы мәхкәмәсе бу карарны 29 мартта чыгарган.

Активистны эзләүгә бирү турында Медиазона 28 мартта хәбәр иткән иде. Аны нидә гаепләүләре билгеле түгел.

Артем Медведев милләте белән удмурт, соңгы елларда АКШта яши. Эшкуарлык белән кәсеп итә. Үз-үзен яндырган удмурт галиме Альберт Разин истәлегенә пикетларга чыга, деколониаль хәрәкәтләрне яклый.
💔9🔥4😭3😈1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 апрель, җомга иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:


🔸Русиянең Харьков шәһәренә һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, 50дән артык яраланган дип хәбәр итте Украина рәсмиләре.

🔸Парижда АКШ, Украина һәм Европа берлеге катнашында сөйләшүләр узды. АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио Франция, Британия, Германия һәм Украина лидерлары белән "үтерешләрне туктату һәм гадел һәм ныклы тынычлык урнаштыру турында сөйләшер өчен" очраштым диде.

🔸Франция президенты Эммануэль Макрон сүзләренчә, Украинадагы сугышны туктату турындагы чираттагы сөйләшүләр киләсе атнада Лондонда узачак.

🔸Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, Мәскәүдәге мунчада Кыргызстан мигрантларын кыйнаучы куәт оешмалары хезмәткәрләре "план буенча тикшерү уздырган" һәм "кануннарга ярашлы гамәлләр кылган".

🔸Австриянең Raiffeisen Bank International (RBI) банк төркеме Русиядәге бүлеген сатуны кичектереп тора. Бу хәл Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәтләрнең җайлана башлавына бәйле дип яза Financial Times (FT) үз чыганакларына сылтанып.
🔥2👍1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан ай саен ничә кеше үлә?

Азатлык Радиосы элек инде язганча, Татарстан һәм Башкортстаннан үлемнәр хәбәрләре 2024 елның икенче яртысыннан, аеруча көзеннән сизерлек дәрәҗәдә артты.

2024 елның июлендә Азатлык Радиосы беренче тапкыр ике республикадан 300дән артык үлүче турында хәбәрне теркәде – 321. Чагыштыру өчен, майда 229, июньдә 222 үлем турында хәбәр табылды.

Шуннан соң 2024 елның августында 339, сентябрьдә 325, октябрьдә 325, ноябрьдә 301 үлем турында хәбәр ачык чыганакта чыкты. Декабрьдә 265 хәбәр табылды, әмма шуны аңларга кирәк, үлүчеләр турында хәбәрләр әле килүен дәвам итә, шуңа бу сан ныграк артырга мөмкин.

2025 елда үлемнәр саны турында хәбәрләр әлегә әзрәк, әмма бу да үлүчеләр турында некрологларның әле чыкмавына, "хәбәрсез югалучылар" саны зур булуга бәйле. Гыйнвар аенда 168, февраль аенда 135 кеше үлеме билгеле.

Әлеге мәгълүматларны Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыя, шуңа кайбер очракларда кешеләр турында тулы мәгълүмат бирелми. Үлем датасы турында да мәгълүмат еш очрамый, гадәттә, аны хәрби җитәкчелек һәм туганнары да төгәл белми.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🌭3🎉2🕊1
Татар милли хәрәкәте ветераны Гөлфәния Җәләлова белән хушлашканнар

Татар иҗтимагый үзәгендә мәгариф тармагын җитәкләгән, "Мәгариф" берләшмәсе президиумының элекке әгъзасы, Казанның Совет районы мәгариф комитетының элекке җитәкчесе, укытучы Гөлфәния Җәләлованы 17 апрельдә соңгы юлга озатканнар. Ул 88 яшендә 16 апрельдә вафат булган.

Гөлфәния Җәләлова 1936 елның 1 маенда Кукмара районы Адай авылында дөньяга килә. Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. 37 ел дәверендә Казан мәктәпләрендә һәм медицина институтының физика кафедрасында укыта.

Җәләлова татар мәктәпләре ачтыру белән йөрде, БДИны урыс телендә генә бирүгә каршы булды. Соңгы зур чыгышы 2019 елның 30 августында митинг-концертта булды.

"Бүген репрессия артканнан арта бара. Безгә үз бәйсезлегебезне яклар өчен Русия империясенең таркалуын көтергә кала. Бу көннәрдә яңадан 1930нчы еллардагы кебек репрессия чоры башланды. Егетләребезне төрле сәбәпләр белән алып утырталар", дигән иде ул.
😢14❤‍🔥6👍3😭2🙏1
Әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов вафат

Ул соңгы елларда каты авырды.

Марсель Әхмәтҗанов 1939 елның 26 мартында туган. Туган җире - Татарстанның Лениногорски районының Шөгер авылы. 1943 елда аның гаиләсе Арчаның Яңа Кенәр авылына күчкән.

Галим Казан авыл хуҗалыгы, химия-технология институтларында белем ала, аннары 1963 елда Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга кергән. 1972 елда ТӘҺСИның аспирантурасын тәмамлаган.

1986 елдан Марсель Әхмәтҗанов ТӘҺСИдә кулъязмалар бүлеген җитәкләде. Бу бүлек татар үзәге кебек эшләде. Галим борынгы ташлардагы язуларны укый белүче төп белгеч булды. Шәҗәрәләрне өйрәнде.

Уфа татарларының тарихын җентекле өйрәнгән, саллы фәнни хезмәтләр язып калдырган кеше. Аның һәрвакыт үз фикере булды. Татарның талантлы, эшчән галимнәрне үрнәге иде ул.

Марсель Әхмәтҗанов белән хушлашу бүген "Котдыс" мәчетендә 13.00 сәгатьтә, җирләү дә бүген. Аны Арчага алып кайтып җирләячәкләр.

👉Тулырак монда укыгыз.
😭16💔8😢1
Русия һәм Украина сугышта үлгән хәрбиләрнең җәсәдләрен алмашкан.

Русия үзенә 41 мәет кайтарган, Украина ягы - 909, дип яза "Коммерсантъ".

Украинада әсирләр белән шөгыльләнүче координация шурасы белдерүенчә, һәлак булучылар Кураховски, Покровски, Бахмут, Угледар, Лугански, Харков, Запорожье һәм Сумы юнәлешләрендә сугышкан.
😢2😱1
Татарстанның Финляндиядәге элекке сәүдә вәкиле Авубәкер Магжановны дәүләткә хыянәт итүдә гаеплиләр

"Медиазона" мәгълүматынча, Мәскәүдәге мәхкәмә аны 2024 елның 22 маенда ук кулга алган.

Авубәкер Магжановка 77 яшь. 1994-1999 елларда Финляндиядә Сәүдә вәкиллегендә бүлек мөдире булып эшләгән, 2000-2016 елларда Татарстанның Финляндиядәге сәүдә-икътисад вәкиле булган.

2016 елда Магжановны вазифасыннан алганнар.

2023 елның августында RT дәүләт телеканалы фин махсус хезмәтләре Һелсинкида Русия дипломатларына шымчылык итәләр дип видео чыгарды. Анда Магжанов та телгә алына. Телеканал мәгълүматынча, аны Финляндиянең иминлек полициясе үз ягына аударган һәм Магжанов Porno-köpi һәм Kyösti тәхәллүсе белән эшләгән.

RT белдерүенчә, пенсиягә чыкканнан соң Магжанов Кыпрыска күчеп киткән, ләкин Финляндиягә йөреп, җирле махсус хезмәтләргә илдә русияләр, бигрәк тә "урыс телле мөселманнар" турында мәгълүмат тапшырып торган. 2024 елда аның ничек тоткарланганы билгеле түгел, эчке эшләр министрлыгының эзләү исемлегендә күренми.

Магжановның кызы Ольга "Медиазонага" әти белән исем-фамилиясе бер булган кеше кулга алынгандыр дип әйткән, ә RT репортажына сылтама биргәч, журналистның номерын томалап куйган.

👉Тулырак монда укыгыз.
😢1🍌1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Башкортстанда Милли кием көне үтә. 2020 елдан башлап ул апрель һәм сентябрьдә билгеләнә. Бу көнне төрле флешмоблар, чаралар уздырыла.

Мәсәлән, Бөрҗән районы Яңа Собхангол авылында Милли кием көне башкорт биюе белән берничә буынны берләштергән.
👍8❤4🔥1
Bloomberg: АКШ Русия һәм Украина арасында тынычлык килешүе өчен Кырым аннексиясен танырга әзер

Әлегә ахыргы карар кабул ителмәгән дип яза Bloomberg аноним чыганакларга сылтанып.

Басма АКШ администрациясе риторикасына игътибар итә: бүген президент Доналд Трамп та, дәүләт секретаре Марко Рубио да килешүгә ирешергә омтылабыз диде, ләкин сөйләшүләр озакка сузылса, тырышлыклардан баш тарта да алабыз дип белдерделәр.

Трамп Кремльгә ултиматум куйды - һөҗүмнәрне туктату тәкъдименә җавап бу атна ахырына кадәр бирелергә тиеш.

Украина президенты Владимир Зеленский оккупациядәге җирләрен тану мөмкинлеген кире кага.

Bloomberg Кырым аннексиясен тану чит җирләрне көч белән басып алуны тыючы халыкара хокукларга һәм килешүләргә каршы килүен искә төшерә.
👍5👎5
Марсель Әхмәтҗанов: "Татарның көрәшкә күтәрелү ихтималы бар"

18 апрельдә әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов вафат булды. Алты ел элек ул Азатлык Радиосына фән, болгарчылык, татар-башкорт мөнәсәбәте һәм Татарстан сәясәте турында сөйләгән иде. Шул әңгәмәне бүген кабатлап бирәбез.

Шуннан бер өзек:

—​ Соңгы елларда Татарстанда зур үзгәрешләр булды. Тел, шартнамә өлкәсендә оттырулар булды. Республиканың сәясәтен ничек бәялисез?

Татар халкын яклар өчен юньләп бернәрсә эшләнми
— Аның сәясәте юк. Татар халкын яклар өчен юньләп бернәрсә эшләнми. Аның мәдәниятен яклар өчен нәрсә башкарыла? Мәскәү Татарстанны бетереп ташлар иде. Ләкин бездә күп халыклар яши дип дөньяда күз буяр өчен ярап тора инде. Ни өчен татар мәктәпләре юк соң? Казан халкының яртысы татар, ә нигә теле дәүләт теле булып кулланылмый? Тел белмәгәннәрне ни өчен эшкә алалар?

—​ Моңа кем гаепле? Татарстан үзе бит? Нинди хаталар булды?

— Моңа халык гаепле дип әйтеп булмый. Мәскәү гаепле. Халыкның үзаңын бетерергә, томаларга тели. Мәскәү оештырган махсус оешмалар бар. Алар тырышып эшли инде. Тукайның бер сүзен беләсезме? Ул 20 миллионлы татар халкы бар ди. Бу юктан чыккан сүз түгел. Бу турыда мин башка чыганаклардан да укыдым. Без 20 миллионлы татар халкын 4 миллионга калдырабызмы? Ничә ел инде 4 миллионлы татар бит. Нигә артмый? Мәгълүматлар буенча, 40 ел эчендә халык ике тапкырга арта. Без бүген 8 миллион булырга тиеш идек. Статистика катып калырга тиеш түгел.

Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз. VPN-сыз ачыла.
❤10🙏2🔥1
Башкортстаннан да Украинадагы сугышта күбрәк 35-44 яшьлекләр үлә

Азатлык Радиосы туплаган мәгълүматка караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан катнашып һәлак булган ирләрнең яшьләре түбәндәгечә:

🔵35-44 яшь: кимендә 1354 кеше,
🔵45+ яшь: кимендә 1029 кеше,
🔵25-34 яшь: кимендә 1004 кеше,
🔵18-24 яшь: кимендә 365 кеше.

Башкортстанда да 45 яшьтән олырак булучылар үлемнәр саны белән икенче урынга менде. Әмма 25-34 яшь төркеме белән аерма зур түгел.

Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,3. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1157 кеше). Икенче һәм өченче урында: 1990нчы (кимендә 787) һәм 1970нче (кимендә 681) елларда туучылар.

🟠Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🌭4😢2🎉2👍1
Чаллыда татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга карата ачылган җинаять эшен карау дәвам итә.

Мәкаләне тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
🔥7🙏7❤2👍1
Русия президенты Владимир Путин 21 апрельның төн уртасына кадәр Пасха бәйрәменә бәйле вакытлыча ут туктатуны игълан итте. Русия Саклану министрлыгы белдергәнчә, ут туктату Украина тарафыннан да үтәлгән очракта гына сакланачак.

Украина президенты Владимир Зеленский әйтүенчә, әгәр Русия фронтта тулы тынлыкка әзер булса, Украина да шул рәвештә җавап бирәчәк. "Тынлыкка тынлык, һөҗүмгә — саклану," — диде ул.

Зеленский якшәмбе иртәсендә белдергәнчә, Русия армиясе утны туктаткан сыман күренеш тудырырга тырыша, әмма алгы сызыкта алга таба үтү омтылышларын туктатмый. Фронтның төрле юнәлешләрендә 59 тапкыр ут ачылган һәм Русия гаскәре тарафыннан биш һөҗүм омтылышы теркәлгән. Шулай ук бәрелешләр булган, диде ул.
🤡6👍3🤣3🕊2👏1
Татарстаннан Украинадагы сугышта күбрәк 35-44 яшьлекләр үлә

Азатлык Радиосы туплаган мәгълүматка караганда, Украинадагы сугышта Татарстаннан катнашып һәлак булган ирләрнең яшьләре түбәндәгечә:

🔵35-44 яшь: кимендә 1750 кеше,
🔵45+ яшь: кимендә 1255 кеше,
🔵25-34 яшь: кимендә 1183 кеше,
🔵18-24 яшь: кимендә 335 кеше.

45 яшьтән олырак төркеме үлемнәр күләме ягыннан икенче урынга менде һәм бу статистикада икенче урында "ныгыды".

Татарстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,7. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1688 кеше). 1970нче (кимендә 1012) һәм 1990нчы (кимендә 997) елларда туучылар да күп үлә.

🟠Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢3🎉3🌭2💔1😭1