Казанда Тукай туган көн: татар теле бәйрәмеме, Камал театры бенефисымы?
26 апрельдә Татарстан һәм бөтен татар дөньясы Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуын билгеләде. Казанда бихисап татар чарасы узды. Төп чаралар бер генә җирдә - Камал театрының яңа бинасы эчендә һәм тышында үтте.
Азатлык аларга күзәтү тәкъдим итә. Сылтама VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
Казанда Тукай туган көн: татар теле бәйрәмеме, Камал театры бенефисымы?
26 апрельдә Татарстан һәм бөтен татар дөньясы Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуын билгеләде. Казанда бихисап татар чарасы узды. Төп чаралар бер генә җирдә - Камал театрының яңа бинасы эчендә һәм тышында үтте. Азатлык аларга күзәтү тәкъдим итә.
👍2
Фидан Гафаровны Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында җирләячәкләр
Башкортстанның, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Фидан Гафаров белән хушлашу Уфада сишәмбе, 29 апрель Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында 10.00 сәгатьтә була.
Матәм митингы 11.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Башинформ».
Актерны Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында хатыны янында җирләячәкләр.
Республика башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, Фидан Гафаров кичә операция вакытында хастаханәдә үлгән. “Аның авыр хәлдә хастаханәгә китерелүе турында миңа хәбәр иткәннәр иде. Операция 2,5 сәгать барлы. Без барыбыз да өметләнле, ләкин, кызганычка, ул китте”, диде Хәбиров.
Халык артисты Башкорт драма театрында 55 елдан артык эшләде.

❤5🕊4👍1
Истанбулда Тукайга багышланган балалар бәйрәме узды
Иртәнге якта татар шагыйренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр кую тантанасы булды, биредә җирле татарлар һәм Татарстанның Төркиядәге вәкиллек хәзмәткәрләре катнашты. Төп бәйрәм чарасы исә Истанбулның Топкапы паркында урнашкан Татарстан музей-йортында узды. Биредә Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте балалар өчен шигърият бәйрәмен оештырды.
Бәйрәмдә төрле яшьтәге егермеләп бала катнашты. Гомумән катнашучылар саны иллеләп кеше булды.
Кунакларның бер өлеше татар милли киемнәрдә иде. Шигърият бәйрәмен Истанбулда яшәүче татар яшьләре Алсу Рәхмәтуллина белән Әмирхан Нәҗипов алып барды.
Балалар шигырьләр сөйләде, Тукай турында TRT каналы төшергән фильмнан өзек карады, татар шагыйренең тормышына, иҗатына багышланган квизда, татар бизәкле кул эшләнмәләре ясау остаханәсендә катнашты.
Шулай ук түгәрәк татарча биюләр дә оештырылды.
👉Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.

Башта татарлар Истанбулдагы татар шагыйренә куелган һәйкәл янында җыелды, аннары татар йортында шигърият бәйрәме оештырды.
❤6🔥6👍4
Көнбатыш Европаның берничә илендә электр тәэминәте өзелгән
Бөтен Испания, Португалия һәм Франциянең кайбер районнары инде берничә сәгать утсыз утыра. Барселона, Валенсия, Лиссабонда метро эшләми, Мадридта – “Барахас” һава аланы. Күп җирдә светофорлар сүнде, поездлар тукатап калды.
Мадридтагы җирде радио хәбәр иткәнчә, җир астында метрода, биналарда лифтта калучылар бар.
Испаниянең Red Eléctrica электр челтәрләре ширкәте электр тәэминәтен торгызу эшләре бара, сәбәпләренә анализ ясала дип белдерде.
Португалия хөкүмәте әгъзасы Кастро Алмейда электр челтәрләренә киберһөҗүм булырга мөмкин диде.
Reuters һәм AP фотолары.

⚡2👍2🤔2
Татарстанның Бөгелмә райны башлыгы Линар Закиров бүген вазифасыннан китте.
Үз теләге белән. Район депутатлары аны мактап озатты. “Үзем һәм командам алдына бай заманча район төзү максатын куйдым. Күп нәрсәдә моңа ирештек”, диде үз чыгышында Закиров.
Ләкин Татарстанның дәүләт басмалары бер әйберне искә алмады: Татарстан прокуроры Алберт Суярголовның Линар Закировның байлыгын тикшерүне сорап язган шикаятен.
Былтыр ноябрьдә прокуратура мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп, Закировның гаиләсеннән хатыны әтисенә теркәлгән Сочидагы фатир һәм йортны, хатынының әнисе исеменә язылган ике Porsche Cayenne машинасын тартып алуны сорады.
Прокуратура мәгълүматынча, Линар Закиров боларның барысын хатынының әти-әнисенә акчасын яшерер өчен яздырган. Баштарак шикаять күләме 60 млн сум торса, февраль аенда дәгвъләр күләме 121 млн сумга җитүе билгеле булды.
Мәхкәмә прокуратура шикаятен карый башлады. Линар Закиров бөтен гаепләүләрне кире кага.

👍2😱2❤1👏1
Тукай туган көне уңаеннан Төркиянең башка шәһәрләрдә чаралар узды. Ә Парижда Фәрит Зәкиев пикетка чыкты.
Быел Әнкара татарлары Әмәк районында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янына җыелды. Аны искә алдылар, чәчәкләр китерделәр, шигырьләрен укыдылар.
Бер төркем татар активистлары татарлар күпләп яшәгән Анталия, Алания һәм Искешәһәр шәһәрләрендә Габдулла Тукай исемен паркларга, урамнарга бирүне сорап, әлеге шәһәрләрнең мэрларына мөрәҗәгатьләр тапшырган. Бу хакта үзенең Телеграм каналында активист Наил Нәбиуллин хәбәр итте.
Татар милли хәрәкәте ветераны, хәзерге вакытта Франциядә сыену алган Фәрит Зәкиев Парижда, Эйфел манарасы яныда Габдулла Тукайга багышланган плакат тотып пикетка чыкты.

👍11🔥3🎉2
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! 29 апрель, сишәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләр:
🔵 Русия президенты Владимир Путин җиңү көне уңаеннан сугышта берничә көнгә ут туктатуны игълан итте. Моңа җавап биреп Украина президенты Владимир Зеленский җиңү көнен көтмәскә, утны кичекмәстән туктатырга чакырды.
🔵 Испаниядә электр белән тәэмин итү 92%ка торгызылган. Транспорт министры бүген тимер юл хәрәкәте яңадан башланачагын вәгъдә итте. Кичә Пиреней ярымутравының бөтен диярлек өлеше утсыз калды, блэкаут сәбәбе әлегә кадәр билгелесез.
🔵 Һиндстанның Кашмир төбәгендә 26 туристны үтерүдә шикләнелүчеләрнең кимендә 10 йорты җимерелгән. Якынча 1500 кеше тоткарланган. Исламабад сугыш башлану куркынычы турында белдерде.
🔵 Канадада парламент сайлаувында Либерал фирка җиңде. Аның җитәкчесе, премьер-министр Марк Карни үз урынында калачак. Берничә ай элек хөкүмәт фиркасенә җиңелү фаразланган иде, әмма АКШ президенты Доналд Трампның Канадага янавы вазгыятьне үзгәртте.
🔵 АКШның Amazon ширкәте үзенең беренче интернет-иярченнәрен Җир әйләнәсенә чыгарды. Kuiper проекты кысаларында 27 җиһаз җибәрелгән.
Азатлык Радиосы сезнең өчен эшли. Көн дәвамында безнең белән калыгыз!
@azatliqradiosi

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4❤3🔥2
Башкортстанның Әбҗәлил районы халкы карьер төзелешенә каршы чыга. Әмма карар инде кабул ителгән кебек күренә
Башкортстанның Әбҗәлил районында "Русская медная компания" (РМК) вәкилләре белән җирле халык очрашуы узды. Катнашучылар яңа карьер төзелешенә кискен каршы чыкты. Очрашудан видеоны "Аспекты" басмасы чыгарды.
Ширкәт вәкилләре проектның куркынычсыз булуын дәлилләргә тырышты, әмма аларның җавапларыннан эшне башлау турында карар инде кабул ителгәнлеге аңлашылды.
▪️Элегрәк РМК Крыктытау тау сыртында геология эзләнү эшләрен игълан итте. Җирле халык бу табигать һәйкәленең юкка чыгуына һәм эчәр су чыганакларын югалтуга китерәчәк дип борчыла. Алты ел элек ширкәт бу урынны үзләштерергә теләгән иде, ләкин ул чакта проект халыкның көчле каршылыга аркасында туктатылган.
▪️Халык Крыктытауны үзләштерүгә каршы чыгып, үзара элемтә өчен чатлар оештыра, мөрәҗәгатьләргә имзалар җыя. Әмма хакимият басым ясый башлады: чатларның берсен оештырган ханымны инде полициягә "профилактик әңгәмәгә" чакырганнар. "Хәзер мин дә, чат та күзәтү астында", дип кисәткән ул.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#Башкортстан

— Әбҗәлил районында бердәнбер шул Крыктытау гына калып килә. Учалыда бөтен җирдә казып бетергәннәр, анда берни үсми. Сукаладылар да, киттеләр. Минем җиремне казуга мин каршы. Без каршы! — дип сөйләде очрашуда катнашучыларның берсе. Аның сүзләрен җыелган халык алкышларга күмде.
Ширкәт вәкилләре проектның куркынычсыз булуын дәлилләргә тырышты, әмма аларның җавапларыннан эшне башлау турында карар инде кабул ителгәнлеге аңлашылды.
▪️Элегрәк РМК Крыктытау тау сыртында геология эзләнү эшләрен игълан итте. Җирле халык бу табигать һәйкәленең юкка чыгуына һәм эчәр су чыганакларын югалтуга китерәчәк дип борчыла. Алты ел элек ширкәт бу урынны үзләштерергә теләгән иде, ләкин ул чакта проект халыкның көчле каршылыга аркасында туктатылган.
▪️Халык Крыктытауны үзләштерүгә каршы чыгып, үзара элемтә өчен чатлар оештыра, мөрәҗәгатьләргә имзалар җыя. Әмма хакимият басым ясый башлады: чатларның берсен оештырган ханымны инде полициягә "профилактик әңгәмәгә" чакырганнар. "Хәзер мин дә, чат та күзәтү астында", дип кисәткән ул.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬5💔3😡2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Истанбулда Тукайга багышланган балалар бәйрәме узды Иртәнге якта татар шагыйренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр кую тантанасы булды, биредә җирле татарлар һәм Татарстанның Төркиядәге вәкиллек хәзмәткәрләре катнашты. Төп бәйрәм чарасы исә Истанбулның Топкапы паркында…
Истанбулда Тукайга багышланган Шигырь бәйрәме узды
Кичә моның хакта инде хәбәр иткән идек, бүген исә чарадан матур фотоларны карарга тәкъдим итәбез.
Барлык фотосурәтләрне 👉 монда карый аласыз.
#татардөньясы

❤14👍3🥰3
❗️Татар шагыйрәсе Клара Булатова вафат
Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. Берлек мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде.
Клара Булатованың тормыш юлы һәм кайбер сүзләре белән 👉 монда таныша аласыз.
#югалту
@azatliqradiosi
Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. Берлек мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде.
— Дөньяда матди байлыктан да кыйммәтрәк рухи байлык бар. Менә шулай яшәешнең күрке акчага гына кайтып калмасын иде. Әдәбият кешеләрне матурлык аша явызлыкка каршы торырга өйрәтә, — дип сөйләгән иде шагыйрә укучылар белән очрашуларның берсендә.
Клара Булатованың тормыш юлы һәм кайбер сүзләре белән 👉 монда таныша аласыз.
#югалту
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татар шагыйрәсе Клара Булатова вафат
2015 елда аңа Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе тапшырылган иде.
😢17🕊2
Миңнеханов Татарстан президенты вазифасына намзәтләргә таләпләр турында канунны имзалады
Татарстан сайлау кодексына үзгәрешләр керткән канунны Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Альберт Хәбибуллин тәкъдим иткән иде. Аерым алганда, төзәтмәләрдә "Татарстан президенты вазифасына илдә даими нигездә яшәүче ватандашлар гына" дәгъва кыла алачак диелә.
Яңа канунда чит ил ватандашлары һәм Русиядә "ят агентлар" дип танылган кешеләргә карата кырыс чикләүләр кертелә. Аларга үз намзәтләрен тәкъдим итү, сайлау кампанияләренең нәтиҗәсенә тәэсир итә ала торган эшчәнлектә катнашу тыела.
▪️2023 елда Татарстан Конституциясенә кертелгән үзгәрешләргә күрә, хәзер Татарстан президенты вазифасына намзәтләргә татар телен белү дә мәҗбүри түгел. Элек намзәтләргә ике дәүләт телен белү шарты булган куелган иде.
▪️Шул ук Конституциясе үзгәрешләренә ярашлы, республика президентына намзәткә Татарстанда яшәү таләбе дә юкка чыкты. Татарстан белән Русия ватандашы, ягъни башка төбәк вәкиле дә идарә итә алачак.
Конституция үзгәрешләре турында элегрәк тәфсилләп язган идек.
#Татарстан

👎9🤬3👍2💩2🌭1
Казанда "Навальный" белән "Путин – сугыш һәм фәкыйрьлек!" дигән граффити язуда гаепләнгән яшүсмернең иреген бер елга чикләү хөкем карары чыгарылды
— Миңа җәмәгать чараларында катнашу, кичке 22:00дән иртәнге 06:00гә кадәр өйдән тышта булу, шәһәрдән хәбәр итмичә чыгып китү тыелды, — дип язды Севастьян Султанов үзенең Telegram-каналында.
Ул "сәяси маддә нигезендә аклау карарына бик шат" булуын да язды.
Солтанов сәяси нәфрәт максаты белән кылынган вандализм (Русия Җинаять кодексының 214 маддәсе, 2нче өлеше) нигезендә гаепләнгән. Ул гаебен таныган.
2024 елның 21 октябрендә "Навальный такымы" "Навальный" белән "Путин – сугыш һәм фәкыйрьлек!" дип язылган граффити фотоларын бастырып чыгарган иде. Активистлар бу эшне штабларның волонтерлары тарафыннан башкарылган протест буларак бәяләгән.

👍3🔥3👌1🤓1