АКШ дәүләт департаменты: Русия белән Украина арасында арадашчы булыр өчен Америка "алдагыча дөнья буйлап очып йөрмәячәк"
АКШ Русия белән Украина арасында тынычлык турында сөйләшүләр алып бару форматын үзгәртә. Бу хакта Дәүләт департаментының сүзчесе Тэмми Брюс белдергән.
Брюс сүзләренчә, хәзер ике як та "бу низагны ничек тәмамларга кирәклеге турында ачык һәм төгәл тәкъдимнәр әзерләргә тиеш". Ул шулай ук Русиягә каршы чикләүләрне АКШ гамәлдән чыгару турында уйламый, дип өстәде.
Рубио белдерүенчә, АКШ тынычлык килешүенә ирешү омтылышларын туктатмый һәм ярдәм итәргә әзер. Әмма Доналд Трамп "бу мәсьәләгә тагын күпме вакыт багышларга әзер булуын" үзе хәл итә, чөнки "дөньяда хәл ителергә тиеш булган күпкә мөһимрәк проблемнар бар".

"Без, һичшиксез, бу эшкә тугры булып калабыз һәм ярдәм итәргә әзер. Әмма без һәр чакыру белән дөнья буйлап очып йөреп, арадашчы булмаячакбыз", диде ул.
Брюс сүзләренчә, хәзер ике як та "бу низагны ничек тәмамларга кирәклеге турында ачык һәм төгәл тәкъдимнәр әзерләргә тиеш". Ул шулай ук Русиягә каршы чикләүләрне АКШ гамәлдән чыгару турында уйламый, дип өстәде.
АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио Fox News каналына биргән әңгәмәсендә Русия белән Украина позицияләре "бер-берсенә һаман якын түгел" дип белдерде. Аның сүзләренчә, "Путин бөтен Украинаны басып ала алмый, ә Украина Русияне 2014 елга кадәр булган чикләргә кире кайтара алмый".
Рубио белдерүенчә, АКШ тынычлык килешүенә ирешү омтылышларын туктатмый һәм ярдәм итәргә әзер. Әмма Доналд Трамп "бу мәсьәләгә тагын күпме вакыт багышларга әзер булуын" үзе хәл итә, чөнки "дөньяда хәл ителергә тиеш булган күпкә мөһимрәк проблемнар бар".
😁4🤔1😐1
🇺🇿🇰🇿 Үзбәкстан вә Казакъстан бай чит ил кешеләренә "алтын визалар" бирә башлаячак
Бу програм Үзбәкстанда 1 июньнән эшли башлый: илдә биш ел яшәргә рөхсәт алу өчен 200 мең долларлык кертем ясарга кирәк була. Шулай ук кертем ясаучы гаиләсенең һәр әгъзасы - тормыш иптәше яки балалары, әти-әнисе өчен өстәмә рәвештә 100әр мең долларлык инвестицияләр ясарга тиеш.
Үзбәкстан хакимиятләре "алтын визалар" програмы илгә бай инвесторларны җәлеп итәчәк дип саный, икътисад капиталын ныгытыр дип өметләнә.
Казакъстанда исә "алтын виза" ун елга кадәр яшәү рөхсәте бирүне күз уңында тота. Әмма ил моның өчен үзендәге ширкәтләргә яки җирле кыйммәтле кәгазьләренә кимендә 300 мең долларлык кертем ясауны шарт итеп куя.
@azatliqradiosi

👍3🍓1
"ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы" – дөньядагы барлык диярлек телләрнең торышы турында мәгълүмат туплаучы халыкара проект. Ул телләрне саклау һәм юкка чыгу куркынычы янаган телләргә игътибар җәлеп итү максатын куя.
Бу хакта тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.
@azatliqradiosi
😭8👍6🔥2🤔1🤯1
Германиянең Конституцияне саклау федераль идарәсе “Германия өчен альтернатива”ны (AfD) уңчы экстремистик оешма дип таныды.
Идарәнең матбугат үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, әлеге фирка кеше абруен хөрмәт итү принцибын даими боза.
Моңа кадәр “Германия өчен альтернатива” уңчыл экстремизмга шикләнелүчеләр исемлегендә иде. Яңа статус партиянең рәсми рәвештә конституциягә каршы дип танылуын аңлата. Бу махсус хезмәтләргә күбрәк вәкаләтләр бирә. Аерым алганда телефоннарны тыңлау һәм мәгълүмат җыючылар белән тыгызрак эшләү мөмкинлеге дә бар дип яза Der Spiegel.
▪️"Германия өчен альтернатива" фиркасе евроскептицизм һәм мигрантларга каршы риторика белән танылган. Аның аерым әгъзаларын расизм, исламофобия, ксенофобиядә гаеплиләр.

👍7🔥3❤1
Кама Тамагы районында 35 яшьлек җәмәгать хөкемдары Диләрә Сафина үз фатирында үле килеш табылган.
Сафина эшкә чыкмагач һәм телефонга җавап бирмәгәч, хезмәттәшләре борчыла башлаган. Бизнес Online язуынча, соңрак аның мәете фатирында табылган. Ишеге эчтән бикле булган.
Башта Сафина йөрәк өянәгеннән үлгән дип фаразланган, әмма мәетне Казанда яргач, хөкемдарның исле газ белән агулануы ачыкланган.
Белгечләр фатирда җилләткеч тиешенчә эшләмәгән булуы ихтимал дип саный.
Сафина КФУның юридик факультетын тәмамлаган. Җәмәгать хөкемдары вазифасына 2024 елның башында билгеләнгән. Аңа кадәр ун ел дәвамында Татарстан югары мәхкәмәсе идарәсендә эшләгән.

😢7😁4👍2😱2
Азатлык Радиосын яклап R.E.M. рок төркеме иң танылган Radio Free Europe җырының яңа ремиксын чыгарды
Узган гасыр азагыннан бирле дан казанган R.E.M. рок төркеме бүген мәшһүр "Radio Free Europe" ("Азат Европа радиосы") җырының яңа ремиксын чыгарды. Төркем музыкантлары шулай ук яңа ремиксны сатудан кергән бар акчаны тулысынча Азат Европа/Азатлык радиосына тапшырачагын да әйтте. Билгеле булганча, 75 еллык тарихы булган шушы оешма бүгенге көндә финанс авырлыклар кичерә, чөнки Кушма Штатларның яңа идарәсе аңа Конгресс бүлеп биргән акчаны күчерүдән баш тартып килә.
Азатлык Радиосы - инглизчә Radio Free Europe/Radio Liberty/RFERL исеме белән танылган шушы оешманың бер өлеше, ул татарлар һәм башкортлар өчен 1953 елдан бирле бертуктаусыз эшли.
R.E.M. төркеме үзен дөньяга 1981 елда нәкъ менә шушы җыры белән таныткан иде. Ул вакытта советлар һәм башка коммунистик илләр радионы аяусыз томалап килде, чөнки ул төрле телләрдә коммунизм изүендә калган халыкларга бәйсез мәгълүмат тапшырып торды, коммунистик диктатура ялганнарын фаш итте, чын тарихны сөйләде.
Яңа ремиксын R.E.M. төркеме 3 майда билгеләнгән Дөньякүләм матбугат иреклеге көненә туры китереп чыгарды. Төркемнең баш җырчысы Майкл Стайп бу уңайдан "музыка булсынмы, ирекле матбугатмы - бер урында гына кертелгән цензура да бар җирдәге хакыйкать өчен зур янауга әйләнә, Матбугат иреклеге көне уңаеннан мин Азат Европа/Азатлыкның батыр журналистларына сәламнәремне юллыйм", дип белдерде.
Төркемне оештыручыларның тагын берсе Майк Миллс исә, "RFERL журналистлары инде менә 75 ел төрле диктаторларның эчен пошырып тора, дошманнарыгызның кем булуы үз эшегезне яхшы башкаруны күрсәтә", дип исәпли.
Бу хакта 👉 монда укыгыз.

👍8❤6🔥3🤡1
Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз! 2 май киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Чили һәм Аргентина ярларында 7,5 дәрәҗәдәге зилзиләдән соң, цунами куркынычы игълан ителде.
🔸Русия матбугат иреге ягыннан 171нче урында тора. Бер ел эчендә матбугат иреге рейтингында тугыз урынга төшкән. Бу рейтинг булдырылганнан бирле иң начар күрсәткеч. Әлеге хакта "Чикләрне танымаучы репортёрлар"ның хисабында әйтелә.
🔸Мәктәпләрдә кыңгырау тавышын Җиңү көненә багышланган көйләргә алыштырачаклар. Кыңгырау тавышы урынына хәрби-патриотик җырлар яңгыраячак. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, моның йогынтысы мәктәпләргә дә булды: яңа дәресләр генә түгел, яңа тәртипләр дә кертелә башлады, нигездә алар яшь буында ватанпәрвәрлек үстерүгә юнәлдерелгән.
🔸Тукай районында умартачы агрофирманы мәхкәмәгә биргән. Узган елның җәендә агрофирма рапс кырларын фипронил булган сыеклык белән эшкәрткәннән соң, ике көндә умартачының 21 баш умартасы үлгән. Якындагы тагын алты умартачының да кортлары үлгән дип хәбәр итә Татарстан 24 каналы. Ләкин бары бер умартачы гына эшне мәхкәмәгә кадәр җиткерә алган.

👍8🔥2❤1👎1
9 май алдыннан мәктәп укучыларына Украинадагы сугышны Икенче дөнья сугышы белән бәйләп аңлатачаклар
Киләсе атнаның дүшәмбесендә үтәчәк "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дәресе - Икенче дөнья сугышында җиңүгә багышланган булачак.
Дәрестә балаларга Икенче дөнья сугышы чыгуының сәбәпләре белән Русиянең Украинага һөҗүм итүенең сәбәпләре бер үк төрле, дип аңлатмакчылар. Икесенең дә максаты - Җир шарында тынычлык хакына нацизм белән кәрәшү, диячәкләр. Укытучылар Украинага һөҗүмне Икенче дөнья сугышының дәвамы дип атарга тиеш булачак.
Совет берлеге уңай яктан гына күрсәтеләчәк. Әйтик Балтия илләренең язмышы, Молотов-Риббентроп пакты, ачлык, совет солдатларының җинаятьләре, сөргеннәре турында телгә алынмаячак.
Совет берлеге җиңүгә ирешкән чакта кешелеклелек күрсәткән, Европага "тормыш, абруй, ватанпәрвәрлек" кебек кыйммәтләр китергән дип аңлатылачак.
Балаларга сугыш елларында үсмерләрнең заводларда эшләвен сөйләячәкләр: алар фронтка киткән әтиләрен "алмаштырган", планны арттырып үтәгән, дип макталачак.

🤮10👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
6 май көнне Ay Yola төркеменең “Һомай” җырына клибы чыгачак.
Байкал арты режиссеры Баяр Барадиев үзенең социаль челтәрендә булачак клипның тизерын урнаштырган.
▪️Башкортча "Һомай" җыры Shazam дөньякүләм чартында беренче унлыкка чыкты һәм Леди Гаганың “Абракадабра” җырын да узып китте.
▪️Күптән түгел AY YOLA башкорт төркеме җырчыларына халык артисты һәм атказанган артист исемнәре бирелде.

❤8🔥4🥱3👍2
Кырктытауны кырку: халык каршы, бакыр ширкәте зыян юк дип ышандыра
Атна башында Башкортстанның Әбҗәлил районында "Русская медная компания" (РМК) вәкилләре белән җирле халык очрашуы узды. Катнашучылар яңа карьер төзелешенә кискен каршы чыкты. Очрашудан видеоны "Аспекты" басмасы чыгарды.
— Әбҗәлил районында бердәнбер шул Крыктытау гына калып килә. Учалыда бөтен җирдә казып бетергәннәр, анда берни үсми. Сукаладылар да, киттеләр. Минем җиремне казуга мин каршы. Без каршы! — дип сөйләде очрашуда катнашучыларның берсе. Аның сүзләрен җыелган халык алкышларга күмде.
Ширкәт вәкилләре проектның куркынычсыз булуын дәлилләргә тырышты, әмма аларның җавапларыннан эшне башлау турында карар инде кабул ителгәнлеге аңлашылды, дип яза "Аспекты".
Бу нинди низаг соң? Әлеге каршылык Куштауны каршылыгына охшаганмы?
Тулырак ➡️монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Кырктытауны кырку: халык каршы, бакыр ширкәте зыян юк дип ышандыра
Атна башында Башкортстанның Әбҗәлил районында "Русская медная компания" (РМК) вәкилләре белән җирле халык очрашуы узды. Катнашучылар яңа карьер төзелешенә кискен каршы чыкты. Очрашудан видеоны "Аспекты" басмасы чыгарды. — Әбҗәлил районында бердәнбер шул Крыктытау…
❤3👍1🤬1
Русия хәрбиләренең Харьковка һөҗүме нәтиҗәсендә 51 кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Харьков өлкә прокуратурасы хәбәр итүенчә, Русия армиясе ким дигәндә 15 дрон җибәргән.
Украина гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынча, дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә янгыннар чыккан. Күп катлы һәм шәхси йортлар, уку йортлары, машиналар, ширкәтләр һәм кибетләр зыян күргән.

Telegram
ДСНС України
⏺Рятувальники ліквідували всі пожежі у Харкові, що виникли через масований удар БпЛА
Внаслідок влучань та падіння уламків виникло 10 пожеж у різних районах міста: Слобідському, Основ’янському, Салтівському та Київському.
Горіли приватні й багатоквартирні…

😱2😢2👍1👀1
Безнең Әйдә! Online проектында башкорт теле курсы тәмамланып килә.
Әмма борчылырга һич сәбәп юк, тиздән әлеге дәресләр нигезендә Әйдә! Online аудио курслар тәкъдим итәчәк.
Бүген башкорт теленең соңгы 20нче дәресе һәркем өчен мөһим булган Сәламәтлек турында: чирләр һәм аларны дәвалау, чирнең билгеләре, авырганда хәл белешү турында сөйлибез💊 Ахырда кызыклы бер тест аркылы үзегезне сынап та карый аласыз
Башкортча өйрәнүче яки аның белән кызыксынучы дусларыгызга дәресне җибәрегез. VPNсыз сылтама 👉 монда
Башка дәресләрне исә биредә таба аласыз.
Иң мөһиме - сәламәт булыйк!

"Башкирский с нуля": Урок 20 – Сәләмәт бул (Будь здоров)
На последнем уроке нашего курса "Башкирский с нуля" мы поговорим о самом важном – о здоровье. Узнаем, как рассказать о болезни на башкирском, как лечиться, научимся спрашивать о здоровье, описывать симптомы болезни и, конечно же, поддерживать близких добрыми…
👍7🔥2☃1🥱1
Узып баручы атнада Азатлык ниләр турында язды?
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)
🤩 Казанда Тукай туган көн: татар теле бәйрәмеме, Камал театры бенефисымы?
🤩 Татар теле язмышы: милли чаралар күп, әмма сөйләшүчеләр саны кими
🤩 Истанбулда Тукайга багышланган балалар бәйрәме узды
🤩 Кырктытауны кырку: халык каршы, бакыр ширкәте зыян юк дип ышандыра
🤩 Азатлык Радиосын яклап R.E.M. рок төркеме иң танылган Radio Free Europe җырының яңа ремиксын чыгарды
Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!
@azatliqradiosi
(сылтамалар VPN-сыз ачыла)
Безнең сайтка керегез, мәкаләләр һәм хәбәрләр укыгыз, аларны таныш-белешләргә дә сөйләгез!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2👍2🔥1
Татарлар Төркиягә беренче килеп урнашкан Әфәнде күпере авылы: мәчет эшли, мәктәп инде юк
Татарларның бирегә килеп урнашу тарихы 1908нче елларга барып тоташа. Көчләп чукындырудан качып, мөселман булып саклану максаты белән килеп төпләнәләр. Биредәге татарларның нәсел тамырлары Татарстанның Лениногорски районының Сары Биккол (Әби) авылына барып тоташа.
Авылда җәен 50дән артык кеше яши, кышын өйләрне җылытырга газ булмау сәбәпле күпчелеге Кутаһья шәһәренә китә һәм авылда 20ләп кенә кеше кала.
Авыл тормышыннан фотосурәтләрне 👉 безнең сайтта карагыз.
#татардөньясы

❤10👍4😢3✍1