Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы" – дөньядагы барлык диярлек телләрнең торышы турында мәгълүмат туплаучы халыкара проект. Ул телләрне саклау һәм юкка чыгу куркынычы янаган телләргә игътибар җәлеп итү максатын куя.


Бу хакта тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.

@azatliqradiosi
😭8👍6🔥2🤔1🤯1
Германиянең Конституцияне саклау федераль идарәсе “Германия өчен альтернатива”ны (AfD) уңчы экстремистик оешма дип таныды.

Идарәнең матбугат үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, әлеге фирка кеше абруен хөрмәт итү принцибын даими боза.

Моңа кадәр “Германия өчен альтернатива” уңчыл экстремизмга шикләнелүчеләр исемлегендә иде. Яңа статус партиянең рәсми рәвештә конституциягә каршы дип танылуын аңлата. Бу махсус хезмәтләргә күбрәк вәкаләтләр бирә. Аерым алганда телефоннарны тыңлау һәм мәгълүмат җыючылар белән тыгызрак эшләү мөмкинлеге дә бар дип яза Der Spiegel.

▪️"Германия өчен альтернатива" фиркасе евроскептицизм һәм мигрантларга каршы риторика белән танылган. Аның аерым әгъзаларын расизм, исламофобия, ксенофобиядә гаеплиләр.

@azatliqradiosi
👍7🔥3❤1
Кама Тамагы районында 35 яшьлек җәмәгать хөкемдары Диләрә Сафина үз фатирында үле килеш табылган.

Сафина эшкә чыкмагач һәм телефонга җавап бирмәгәч, хезмәттәшләре борчыла башлаган. Бизнес Online язуынча, соңрак аның мәете фатирында табылган. Ишеге эчтән бикле булган.

Башта Сафина йөрәк өянәгеннән үлгән дип фаразланган, әмма мәетне Казанда яргач, хөкемдарның исле газ белән агулануы ачыкланган.

Белгечләр фатирда җилләткеч тиешенчә эшләмәгән булуы ихтимал дип саный.

Сафина КФУның юридик факультетын тәмамлаган. Җәмәгать хөкемдары вазифасына 2024 елның башында билгеләнгән. Аңа кадәр ун ел дәвамында Татарстан югары мәхкәмәсе идарәсендә эшләгән.

@azatliqradiosi
😢7😁4👍2😱2
Азатлык Радиосын яклап R.E.M. рок төркеме иң танылган Radio Free Europe җырының яңа ремиксын чыгарды

Узган гасыр азагыннан бирле дан казанган R.E.M. рок төркеме бүген мәшһүр "Radio Free Europe" ("Азат Европа радиосы") җырының яңа ремиксын чыгарды. Төркем музыкантлары шулай ук яңа ремиксны сатудан кергән бар акчаны тулысынча Азат Европа/Азатлык радиосына тапшырачагын да әйтте. Билгеле булганча, 75 еллык тарихы булган шушы оешма бүгенге көндә финанс авырлыклар кичерә, чөнки Кушма Штатларның яңа идарәсе аңа Конгресс бүлеп биргән акчаны күчерүдән баш тартып килә.

Азатлык Радиосы - инглизчә Radio Free Europe/Radio Liberty/RFERL исеме белән танылган шушы оешманың бер өлеше, ул татарлар һәм башкортлар өчен 1953 елдан бирле бертуктаусыз эшли.

R.E.M. төркеме үзен дөньяга 1981 елда нәкъ менә шушы җыры белән таныткан иде. Ул вакытта советлар һәм башка коммунистик илләр радионы аяусыз томалап килде, чөнки ул төрле телләрдә коммунизм изүендә калган халыкларга бәйсез мәгълүмат тапшырып торды, коммунистик диктатура ялганнарын фаш итте, чын тарихны сөйләде.

Яңа ремиксын R.E.M. төркеме 3 майда билгеләнгән Дөньякүләм матбугат иреклеге көненә туры китереп чыгарды. Төркемнең баш җырчысы Майкл Стайп бу уңайдан "музыка булсынмы, ирекле матбугатмы - бер урында гына кертелгән цензура да бар җирдәге хакыйкать өчен зур янауга әйләнә, Матбугат иреклеге көне уңаеннан мин Азат Европа/Азатлыкның батыр журналистларына сәламнәремне юллыйм", дип белдерде.

Төркемне оештыручыларның тагын берсе Майк Миллс исә, "RFERL журналистлары инде менә 75 ел төрле диктаторларның эчен пошырып тора, дошманнарыгызның кем булуы үз эшегезне яхшы башкаруны күрсәтә", дип исәпли.

Бу хакта 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍8❤6🔥3🤡1
Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз! 2 май киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Чили һәм Аргентина ярларында 7,5 дәрәҗәдәге зилзиләдән соң, цунами куркынычы игълан ителде.

🔸Русия матбугат иреге ягыннан 171нче урында тора. Бер ел эчендә матбугат иреге рейтингында тугыз урынга төшкән. Бу рейтинг булдырылганнан бирле иң начар күрсәткеч. Әлеге хакта "Чикләрне танымаучы репортёрлар"ның хисабында әйтелә.

🔸Мәктәпләрдә кыңгырау тавышын Җиңү көненә багышланган көйләргә алыштырачаклар. Кыңгырау тавышы урынына хәрби-патриотик җырлар яңгыраячак. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, моның йогынтысы мәктәпләргә дә булды: яңа дәресләр генә түгел, яңа тәртипләр дә кертелә башлады, нигездә алар яшь буында ватанпәрвәрлек үстерүгә юнәлдерелгән.

🔸Тукай районында умартачы агрофирманы мәхкәмәгә биргән. Узган елның җәендә агрофирма рапс кырларын фипронил булган сыеклык белән эшкәрткәннән соң, ике көндә умартачының 21 баш умартасы үлгән. Якындагы тагын алты умартачының да кортлары үлгән дип хәбәр итә Татарстан 24 каналы. Ләкин бары бер умартачы гына эшне мәхкәмәгә кадәр җиткерә алган.

@azatliqradiosi
👍8🔥2❤1👎1
9 май алдыннан мәктәп укучыларына Украинадагы сугышны Икенче дөнья сугышы белән бәйләп аңлатачаклар

Киләсе атнаның дүшәмбесендә үтәчәк "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дәресе - Икенче дөнья сугышында җиңүгә багышланган булачак.

Дәрестә балаларга Икенче дөнья сугышы чыгуының сәбәпләре белән Русиянең Украинага һөҗүм итүенең сәбәпләре бер үк төрле, дип аңлатмакчылар. Икесенең дә максаты - Җир шарында тынычлык хакына нацизм белән кәрәшү, диячәкләр. Укытучылар Украинага һөҗүмне Икенче дөнья сугышының дәвамы дип атарга тиеш булачак.

Совет берлеге уңай яктан гына күрсәтеләчәк. Әйтик Балтия илләренең язмышы, Молотов-Риббентроп пакты, ачлык, совет солдатларының җинаятьләре, сөргеннәре турында телгә алынмаячак.

Совет берлеге җиңүгә ирешкән чакта кешелеклелек күрсәткән, Европага "тормыш, абруй, ватанпәрвәрлек" кебек кыйммәтләр китергән дип аңлатылачак.

Балаларга сугыш елларында үсмерләрнең заводларда эшләвен сөйләячәкләр: алар фронтка киткән әтиләрен "алмаштырган", планны арттырып үтәгән, дип макталачак.
🤮10👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
6 май көнне Ay Yola төркеменең “Һомай” җырына клибы чыгачак.

Байкал арты режиссеры Баяр Барадиев үзенең социаль челтәрендә булачак клипның тизерын урнаштырган.

▪️Башкортча "Һомай" җыры Shazam дөньякүләм чартында беренче унлыкка чыкты һәм Леди Гаганың “Абракадабра” җырын да узып китте.

▪️Күптән түгел AY YOLA башкорт төркеме җырчыларына халык артисты һәм атказанган артист исемнәре бирелде.

@azatliqradiosi
❤8🔥4🥱3👍2
Кырктытауны кырку: халык каршы, бакыр ширкәте зыян юк дип ышандыра

Атна башында Башкортстанның Әбҗәлил районында "Русская медная компания" (РМК) вәкилләре белән җирле халык очрашуы узды. Катнашучылар яңа карьер төзелешенә кискен каршы чыкты. Очрашудан видеоны "Аспекты" басмасы чыгарды.

— Әбҗәлил районында бердәнбер шул Крыктытау гына калып килә. Учалыда бөтен җирдә казып бетергәннәр, анда берни үсми. Сукаладылар да, киттеләр. Минем җиремне казуга мин каршы. Без каршы! — дип сөйләде очрашуда катнашучыларның берсе. Аның сүзләрен җыелган халык алкышларга күмде.

Ширкәт вәкилләре проектның куркынычсыз булуын дәлилләргә тырышты, әмма аларның җавапларыннан эшне башлау турында карар инде кабул ителгәнлеге аңлашылды, дип яза "Аспекты".

Бу нинди низаг соң? Әлеге каршылык Куштауны каршылыгына охшаганмы?

Тулырак ➡️монда укыгыз.
❤3👍1🤬1
Русия хәрбиләренең Харьковка һөҗүме нәтиҗәсендә 51 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Харьков өлкә прокуратурасы хәбәр итүенчә, Русия армиясе ким дигәндә 15 дрон җибәргән.

Украина гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынча, дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә янгыннар чыккан. Күп катлы һәм шәхси йортлар, уку йортлары, машиналар, ширкәтләр һәм кибетләр зыян күргән.

@azatliqradiosi
😱2😢2👍1👀1
Безнең Әйдә! Online проектында башкорт теле курсы тәмамланып килә.

Әмма борчылырга һич сәбәп юк, тиздән әлеге дәресләр нигезендә Әйдә! Online аудио курслар тәкъдим итәчәк.

Бүген башкорт теленең соңгы 20нче дәресе һәркем өчен мөһим булган Сәламәтлек турында: чирләр һәм аларны дәвалау, чирнең билгеләре, авырганда хәл белешү турында сөйлибез💊 Ахырда кызыклы бер тест аркылы үзегезне сынап та карый аласыз

Башкортча өйрәнүче яки аның белән кызыксынучы дусларыгызга дәресне җибәрегез. VPNсыз сылтама 👉 монда

Башка дәресләрне исә биредә таба аласыз.

Иң мөһиме - сәламәт булыйк!

@azatliqradiosi
👍7🔥2☃1🥱1
Татарлар Төркиягә беренче килеп урнашкан Әфәнде күпере авылы: мәчет эшли, мәктәп инде юк

Татарларның бирегә килеп урнашу тарихы 1908нче елларга барып тоташа. Көчләп чукындырудан качып, мөселман булып саклану максаты белән килеп төпләнәләр. Биредәге татарларның нәсел тамырлары Татарстанның Лениногорски районының Сары Биккол (Әби) авылына барып тоташа.

Авылда җәен 50дән артык кеше яши, кышын өйләрне җылытырга газ булмау сәбәпле күпчелеге Кутаһья шәһәренә китә һәм авылда 20ләп кенә кеше кала.

Авыл тормышыннан фотосурәтләрне 👉 безнең сайтта карагыз.

#татардөньясы
@azatliqradiosi
❤10👍4😢3✍1