Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарлар Төркиягә беренче килеп урнашкан Әфәнде күпере авылы: мәчет эшли, мәктәп инде юк

Татарларның бирегә килеп урнашу тарихы 1908нче елларга барып тоташа. Көчләп чукындырудан качып, мөселман булып саклану максаты белән килеп төпләнәләр. Биредәге татарларның нәсел тамырлары Татарстанның Лениногорски районының Сары Биккол (Әби) авылына барып тоташа.

Авылда җәен 50дән артык кеше яши, кышын өйләрне җылытырга газ булмау сәбәпле күпчелеге Кутаһья шәһәренә китә һәм авылда 20ләп кенә кеше кала.

Авыл тормышыннан фотосурәтләрне 👉 безнең сайтта карагыз.

#татардөньясы
@azatliqradiosi
❤10👍4😢3✍1
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍7
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы" – дөньядагы барлык диярлек телләрнең торышы турында мәгълүмат туплаучы халыкара проект. Ул телләрне саклау һәм юкка чыгу куркынычы янаган телләргә игътибар җәлеп итү максатын куя. Бу хакта тулырак 👉 безнең язмада укыгыз.…
Татар телендә сөйләшүчеләр саны кимүен рәсми саннар – Русиядә үткәрелгән җанисәп тә күрсәтә.

🟠2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормыша куллана.

🟠2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, саннар тагын да куркынычрак күренә. Ул чакта татар телен 5,3 млн кеше белүен белдергән иде. Ягъни, рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.

🟠Әлбәттә, рәсми җанисәп саннарына ышанмаучылар күп, белгечләр дә аларга шикләнеп карарга өнди. Ләкин тренд билгеле, бу татар теленә генә түгел, башкорт теленә дә, Русиядәге башка милли телләргә дә кагыла.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢10🤯4👍3⚡2🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 май, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк

🔸Якшәмбегә каршы төндә Русия 25 дронны бәреп төшерде дип хәбәр итте Саклану министрлыгы. Мәскәү мэры Сергей Собянин сүзләречә, дүрт дрон Мәскәү өлкәсенә очып килгәндә Подольскида юк ителгән. Төнлә Домодедово, Архангельски һәм Мурмански һава аланнары ябылып торды.

🔸Кичә кич Мәскәүнең көньяк-көнбатышындагы торак йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булган, тагын 13 кеше зыян күргән. Йортта газ шартлаган булырга мөмкин.

🔸Хөситләр "Бен Гурион" һава аланына һөҗүм иткәннән соң, ким дигәндә ун авиаширкәт Израилгә очышларны туктатып торуын белдерде.

🔸Үзбәкстан мигрантлар хокуклары бозылу очраклары арту сәбәпле, илдәге Русия илчесен чакыртып алган. Бу хакта РБК яза.

🔸Владивостокта балаларның хәрби парады узган. Анда мең ярым бала катнашкан, Төньяк Корея укучылары да булган.

🔸Уфа һава аланын төзекләндерүгә 258 миллион сум тотылачак, дип яза Mkset. Төзекләндерүдән соң ул күбрәк юлчыларны кабул итә алачак.

🔸Русиядә бу кыска эш атнасы. 5, 6, 7 май эш көннәре, аннары яллар.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.


@azatliqradiosi
🔥4👍3❤2
Казанның Бауман урамындагы Чакрым башы ("Нулевой километр") билгесе янында "Буйсынмаган Донбасс"дип аталган сын урнаштырмакчылар.

Аны Донецки скульпторы Виктор Михалев ясаган. Михалев атышлардан соң җыелган гильзалардан сәнгать әйберләре ясау белән танылган.

Сынны куюны хакимиятләр белән килештерәсе калган, сөйләшүләр инде алып барыла икән.

Шул ук вакытта туристлар йөри торган Бауманда татар тарихына багышланган бер һәйкәл дә юк. "Йолдызлар аллеясында" йолдызлар юкка чыккан.

Элегрәк мәктәп, балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү оешмаларын төзекләндерүне сораганнан соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне берьюлы төзекләндереп булмаячак, чөнки Татарстан Украина сугышы өчен эшли дигән иде.

2022 елның июлендә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның да Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез," диде. Шулай ук Татарстан Рубежное шәһәренә дә ярдәм итә.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮12🤬4❤‍🔥2😱2✍1👍1😢1👌1
❗️Оренбур мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепләнүче алты ир-атка хөкем карарын игълан итте.

Әхәт Гыйбадуллин, Галим Заманов һәм Илнур Хаҗиев - 5 елга

Динар Акбалин
, Даян Вәлиев һәм Дим Дәүләткилдин - 5,5 елга колониягә хөкем ителгән, дип хәбәр итә ОВД-Инфо.

Барысы да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "хакимият вәкилләренә карата көч куллануда" гаепләнгән иде. 2024 елның көзеннән алар Оренбур тикшерү изоляторында тотылды.

▪️Шулай итеп, "Баймак эше"ндә гаепләнүче 46 кешегә хөкем карарлары чыгарылды. 2024 елның гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап оештырылган протестлардан соң барлыгы 80ләп кеше тоткарланган иде.

"Баймак эше" белән бәйле бөтен мәгълүматны 👉биредә укый аласыз.

@azatliqradiosi
💔4😡3😢1🙏1
Русия чыганаклары Украина кораллы көчләренең Курски өлкәсенә яңа һөҗүмнәр башлавын әйтә

Русиянең хәрби өлкәдәге чыганаклары һәм хәбәрчеләре Украина кораллы көчләренең Глушков районында Теткино авылыннан көнчыгышта яңа һөҗүмнәргә омтылуы турында яза. Әлеге һөҗүм нәтиҗәсендә Званное авылында күпер җимерелгән. Mash телеграм каналы мәгълүматынча, Русия җирлегенә үтеп керү омтылышында якынча 50 украин хәрбие катнашкан. Әлегә моны бәйсез чыганаклар расламады, Киев шулай ук аңлатма бирми.

Элегрәк Русия гаскәрләре бу төбәк җирлегеннән тулысынча Украина хәрбиләрен кысрыклап чыгарган иде.

Җирле каналлар Русия өстендә украин дроннары активлыгы артканын билгели. Курски өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Александр Хинтштейн белдерүенчә, дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Аның әйтүенчә, ике кеше Белово районының Щеголёк авылы янында, тагын бер кеше Глушков районының Званное авылында үлгән.

@azatliqradiosi
👍4🤯1😱1🙏1😐1
Румыниядә 5 май көнне рәсми рәвештә "Татар теле" көне билгеләнә.

Бу бәйрәмгә багышланган мәдәни чаралар татар җәмгыяте вәкилләренең яшәү җирлекләрендә оештырыла.

Татарстанда 26 апрельдә Тукай бүләге бирелгән кебек, Румыниядә 5 майда кырымтатар шагыйре Мемет Ниязи бүләге тапшырыла. татар теленә багышланган чаралар үтә.

Румыниядә татарлар дәүләт тарафыннан басым күрмичә яши башлаганнан соң миллилекләрен җуя башлады, ди кырымтатар тарихчысы Мәтин Өмәр. Бүген Добруҗадагы татарларның төп проблемы — телне югалта баруы. Бу мәсьәләнең сәбәбе — ХХ йөз уртасында Румыниядә хакимлек иткән коммунистлар режимында татарның яшәеше үзгәрүендә.

Азатлык Радиосына биргән әңгәмәдә Мәтин Өмәр Румыниядә татарларның үткәне, бүгенге яшәеше, миллилеген җуя баруларына карамастан киләчәккә өмет саклануы турында сөйләгән иде.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤10👍2🔥2🤔2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
81 яшендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй вафат.

Рөстәм Үтәй 1966 – 1976 елларда Татар дәүләт филармониясе оркестрында эшли. Казан дәүләт консерваториясеннән соң 1978 – 1983 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында дирижёр була.

1990 елны аның җитәкчелегендә «Татарстан» дәүләт телекомпаниясе оркестры оеша. Бу татар эстрада сәнгатендә зур бер вакыйга була.

2005 елда оркестр Татар филармониясе карамагына күчә һәм 2010 елга кадәр Дәүләт эстрада-симфоник оркестры исеме белән эшли.

"Эшсез калгач, хатыны белән китеп барды... Ул әле күп еллар эшли алырлык иде, оркестры да гөрләп эшләрлек иде. Аның оркестры Татарстан өчен бер дә артык түгел иде", дип сөйләгән "Интертат"ка Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина.

2018 елны Үтәй Рөстәм Яхин исемендәге фестивальнең гала-концертына дип Киевтан Казанга махсус кайтуын әйткән иде.

«Инде сигез ел Киевта яшим. 20 ел шул симфоник-джаз оркестрын җитәкләдем, мин киткәч, ул таралды», диде ул Азатлык Радиосына.

@azatliqradiosi
🔥3😢3👍2😭2❤1
Татарстанның Балтач районыннан срочник Илдар Галиев Украинадагы сугышта 2022 елның 4 мартында ук һәлак булган.

Аның үлеме турында Азатлык Радиосы язган иде, әмма ул вакытта егетнең срочник булуын ачыклый алмаган идек, киң җәмәгатьчелеккә әлеге мәгълүмат 2025 елны гына чыкты.

19 яшьлек Илдар Галиев рекрутка 2021 елның азагында алына һәм Мәскәү өлкәсендәге Калининец бисәтәсендәге 23626 хәрби бүлеккә җибәрелә. Әмма соңрак аның Украинада булуы ачыклана һәм 4 март көнне ул Чернигов өлкәсенең Лесовые Сорочинцы авылында һәлак була.

Галиев 2022 елның 19 мартында Балтач районының Көшкәтбаш авылында җирләнә.

Илдарның үлеме турында ул вакытта "Хезмәт" район басмасы хәбәр итә. Әмма соңрак "Хезмәт" Галиевнең үлеме турында хәбәрне укучылар күзеннән алып куя. Ул вакытта редакциядә бу хәбәрнең югалуын Илдар Галиевнең әнисе аны сәхифәдән алуны соравы белән аңлаттылар. Шулай да "Хезмәт"нең "Одноклассники"дагы сәхифәсендә егетнең Украинага каршы сугышта һәлак булуы турында хәбәр сөртелмәде.

@azatliqradiosi
😢7🕊2😭2❤1👍1🔥1🎉1
«Яндекс Лавка»дагы дуңгыз итеннән пешерелгән өчпочмак татарларның ачуын чыгарган.

Әлеге өчпочмакларны Кургандагы «Белые ручки» җәмгыяте җитештергән.

Татар кулланучылары әлеге хәлгә нык гарьләнгән. Алар өчпочмакны дуңгыз итеннән пешерүне татар ризыгын пычрату кебек кабул иткән һәм ширкәткә шикаятьләр юллаган.

«Белые ручки» ширкәтендә аңлатуларынча, алар гадәттә өчпочмакның сарык яки сыер ите белән әзерләнүен аңлый икән. Имеш альтернатива буларак, дуңгыз итен яратучылар өчен шулай пешерергә булганнар.

Сез моңа ничек карыйсыз?


@azatliqradiosi
🤮26😱13👎5😨4❤1😁1🤯1
Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз! 5 май киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹5 майда узган Румыния президентын сайлауның беренче турында үтәуңчы «Румыннарны берләштерү альянсы» лидеры Дҗорже Симион җиңде. Ул 49, 96% тавыш казанды. Сайлауның икенче туры ике атнада үтәчәк. Симионның көндәше Бухарест мэры Никушор Дан булачак, ул беренче турда 20,99% тавыш җыйды.

🔹Волгоградта юрист Руслан Нурушевны алты елга колониягә хөкем иттеләр. Ул «Вконтакте» социаль челтәрендә Русия армиясенең Харьковта кафега һөҗүме турында пост калдырган булган.

🔹Екатеринбурдагы мәхкәмә рәссам Алиса Горшенинаны 45 мең сум штрафка тарткан. Горшенина 2022 елның 24 февралендә үз Инстаграмына “Сугыш булмасын” (“Нет войне”) дигән плакат фотосын урнаштырган булган.

🔹Башкортстанда Яңавылга «Җиңү поезды» килгән. Әлеге чарага шактый кеше җыелган. «Аспекты» язуынча, бушка ризык таратканда этеш-төртеш, талаш башланган.

🔹Уфаның элекке башлыгы, Русия Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев вафат. Аңа 73 яшь иде. Ул Уфа белән 2003-2011 елларда җитәкчелек итте.

@azatliqradiosi
👍5🔥3❤1
✈️ Казан һәм Бигеш һава аланнары вакытлыча ябылган

Иртәнге 5:40тән Татарстан һава аланнары очышларны кабул итми һәм җибәрми. Бу хакта Росавиация матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы турында игълан итте.

Хәзерге вакытта Казан һава аланында Мәскәүгә ике, Истанбулга бер очыш тоткарланган. Мәскәү һәм Чиләбе шәһәрләреннән өч очыш әлегә кабул ителмәгән. Бигеш һава аланында Мәскәүдән ике рейс тоткарланган.

Бүген төнлә берьюлы берничә һава аланы ябылган: Мәскәүнең Внуково, Домодедово, Шереметьево, Җуковский аэропортлары, шулай ук Волгоград, Сарытау, Самар, Иваново, Ярославль һәм Түбән Новгород һава аланнары вакытлыча эшен туктаткан.

▪️Казан һава аланы соңгы тапкыр 24 апрельдә ябылган иде. Аның алдыннан, 23 апрельдә, ике ай тынлыктан соң Татарстанга янә дроннар һөҗүм итте – Украина дроны Алабуга районында бәреп төшерелде. Республикада моңа кадәр дрон бәреп төшерү очрагы 19 февральдә теркәлгән иде.
🔥4😱2🤯1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
✈️ Казан һәм Бигеш һава аланнары вакытлыча ябылган Иртәнге 5:40тән Татарстан һава аланнары очышларны кабул итми һәм җибәрми. Бу хакта Росавиация матбугат хезмәте хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы турында игълан…
6 май, сишәмбе иртәсенә башка мөһим хәбәрләр:

🔵Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәргә очкан 19 дрон бәреп төшерелгәнен белдерде. Русия Саклану министрлыгы белдергәнчә, төнлә Русиянең 11 төбәге һавасында 105 дрон юк ителгән.

🔵Одесса янында дроннар һөҗүменнән бер кеше һәлак булган, ди җирле хакимиятләр. Русия дроннары шулай ук Харьковны утка тоткан, дүрт кеше яраланган.

🔵Казанда Сөембикә манарасы һәм Казан кирмәнендәге Төньяк корпус белән Юнкерлар мәктәбе биналарын төзекләндерү эшенә 56,8 млн сум бүленәчәк. Барлык эшләрне бу елның 1 декабренә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

🔵Башкортстанда 24 майда – мәктәп укучылары өчен Соңгы кыңгырау көнендә – кибетләрдә хәмер сатылмаячак. Бу хакта республика сәүдә министрлыгында белдерделәр.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4❤2🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
✈️ Казан һәм Бигеш һава аланнары вакытлыча ябылган Иртәнге 5:40тән Татарстан һава аланнары очышларны кабул итми һәм җибәрми. Бу хакта Росавиация матбугат хезмәте хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы турында игълан…
⚡️ Казанда дроннар һөҗүме куркынычы әле дә бар

Казаннарны дрон һөҗүме куркынычы турында кисәттеләр. Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр иртәнге 8:50дә чыкты.

— Игътибар! Игътибар! Казан шәһәрендә дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде, — диелә хәбәрдә.


UPD: Сәгать 11дә Казан һәм Бигеш һава аланнары ачылды һәм гадәти тәртиптә эшли башлады.

@azatliqradiosi
🔥5🤯2🎉2🤬1😡1