Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
✈️ Казан һәм Бигеш һава аланнары вакытлыча ябылган Иртәнге 5:40тән Татарстан һава аланнары очышларны кабул итми һәм җибәрми. Бу хакта Росавиация матбугат хезмәте хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы турында игълан…
⚡️ Казанда дроннар һөҗүме куркынычы әле дә бар

Казаннарны дрон һөҗүме куркынычы турында кисәттеләр. Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр иртәнге 8:50дә чыкты.

— Игътибар! Игътибар! Казан шәһәрендә дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде, — диелә хәбәрдә.


UPD: Сәгать 11дә Казан һәм Бигеш һава аланнары ачылды һәм гадәти тәртиптә эшли башлады.

@azatliqradiosi
🔥5🤯2🎉2🤬1😡1
Сергей Миронов Түбән Камада мигрантларга фатир сертификаты бирүнең ни дәрәҗәдә канунлы булуын тикшерүне сорый

«Гадел Русия» фиркасе рәисе бу мөрәҗәгатен Русия баш прокуроры Игорь Красновка юллаган. Ул мигрантларның гаиләләренә дәүләт хисабыннан торак сертификатлары тапшыру канунлымы дип кызыксына. Миронов мондый гаугалы очраклар Түбән Камада, Братски, Хабаровскида, Мытищида булган иде ди.

"Кичә генә мигрант булганнарны дистә еллар фатир алырга чират торган җирле кешеләрдән дә уздырып торак белән тәэмин итәләр", ди Миронов


Аның фикеренчә, торакка сертификат бирү өлкәсендә "ришвәтчелек арта". Депутат торакка сертификатларны бүлеп бирү белән шөгыльләнүче түрәләрне тикшерергә кирәк дип саный.

▪️Элегрәк күп балалы таҗик гаиләсенә фатира алуга сертификат бирүләре Түбән Камада яшәүчеләрнең ачуын чыгарган иде. Түрәләр исә аларның гаиләсе сертификат бирер өчен бөтен яклап та туры килде, дип аңлата.

@azatliqradiosi
💩4🐳3😢1
Русиядә уртача пенсия ничә сум тәшкил итә дип уйлыйсыз?

Русия социаль фонды белдергән санны рәсемдә укый аласыз👆

Сез бу санга ышанасызмы? Таныш-белеш өлкәннәр күпме пенсия ала?
😁10👍2🔥2
📉 Икътисадчылар: Русиядә эчке тулай җитештерү күләме (ВВП) күрсәткечләре начарая

2025 елның беренче чирегендә Русиянең эчке тулай җитештерү күләме 0,3%ка кимегән булырга мөмкин. 2024 елның дүртенче чирегендә бу күрсәткеч 1,3%ка үсештә булган. Бу хакта Райффайзенбанк белгечләренә сылтанып, "Ведомости" яза.

Алар фикеренчә, бу күрсәткеч динамикасында начараю билгеләре ачык күренә – чирек саен кимү 2022 елның икенче чирегеннән башлап беренче тапкыр теркәлә. Моңа нефть бәяләренең түбән булуы да тәэсир итә, ди белгечләр. Алар эчке тулай җитештерү күләмен тоткарлый торган төп тармак итеп сәнәгать җитештерүен атаган.

Bloomberg Economics баш икътисадчысы Александр Исаков фикеренчә, 2025 елның беренче чирегендә эчке тулай җитештерү күләме соңгы өч елдагы иң зур тизлек белән кимегән: ул 0,6–0,8%ка төшкән булырга мөмкин. Ул икенче чиректә дә эшчәнлекнең кими баруын фаразлый.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2🔥1👏1🤯1
Әбҗәлил районы хакимияте Әскәр авылы халкына җыен үткәрүгә рөхсәт бирмәгән

Аноним Telegram-каналлар тараткан документтан күренгәнчә, Башкортстанның Әбҗәлил районы хакимияте 10 майда Әскәр авылында узарга тиешле халык җыенына рөхсәт бирмәгән. Бу хакта "Аспекты" басмасы яза.

Документ текстыннан күренгәнчә, баш тарту нигезе итеп Башкортстан башлыгының 2020 елда имзалаган карары күрсәтелгән. Ул коронавирус таралу куркынычына бәйле кабул ителгән иде. Пандемия башланганга дүрт елдан артык вакыт узса да, бу карар әле дә гамәлдә, һәм ул хакимиятләргә ачык чараларны чикләү мөмкинлеге бирә.

Әскәрдә планлаштырылган җыен халыкның бакыр карьеры төзелешенә каршы фикерен белдерү максатында узарга тиеш иде. Җыелырга теләүчеләр Салават-совхоз хуҗалыгы янындагы бакыр ятмаларын эшкәртүгә каршы таләпне якларга ниятләгән.

Фото: "Аспекты" басмасы
🤬9
"Языковая политика без политиков" китабы авторы, социолингвист Влада Баранова Азатлыкка сөйләгәнчә, Русия халыкларының башка телләре фонында татар теленең хәле соңгы дистә елларда шулкадәр кискен начарланмады.

Әмма тискәре тенденция барыбер күзәтелә, ди ул.

Галимә фикерләрен тулысынча 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍5❤2🔥2🤔1
6 май, сишәмбе көненең төп вакыйгалары:

🟠Икенче омтылыштан соң Алмания парламенты депутатлары яңа канцлер булып Фридрих Мерцны сайладылар. Беренче тавыш бирүдә ул җитәрлек тавыш җыя алмаган иде.

🟠Русия Сум шәһәре тирәләренә ракет белән һөҗүм иткән. Бер бала һәлак, тагын биш бала яраланган.

🟠Русия белән Украина әсирләр белән алмашкан. Ике як та хәбәр иткәнчә, 205 русияле хәрби 205 украин хәрбиенә алмаштырылган. Русиягә кайткан әсирләр арасында 5 хәрби – Башкортстаннан, 1 хәрби – Татарстаннан дип хәбәр ителә.

🟠Мәскәү Кремле 9 май көнне Мәскәүдә узачак Җиңү парадын карарга 29 ил башлыгы киләчәк дип белдерде.

🟠Израил Йәмән башкаласы Сана һава аланына һөҗүм иткән.

Сезгә имин һәм тыныч кичләр телибез! Иртәгә эшебезне дәвам итәчәкбез.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4❤3🔥1
⚡️Казан һава аланы инде икенче көн рәттән вакытлыча очкычларны кабул итми һәм җибәрми.

@azatliqradiosi
👍3🎉1🤩1
❗️Казан халыкара һава аланыннан соң Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан Бигеш һава аланы да эшләми башлаган

@azatliqradiosi
🤩3🎉1
Хәзер әлеге сәгатькә булган башка кайбер хәбәрләрне барлыйк

🔸Һиндстанның Пакыстанга һөҗүме нәтиҗәсендә ким дигәндә сигез кеше һәлак булган, дип хәбәр итте Пакыстан хакимиятләре. Тагын 30дан артык кеше яраланган. Ракет Бахавалпур шәһәрендәге мәчеткә дә эләккән. Пакыстан үзенең һава киңлеген 48 сәгатькә япты. Пакыстан хәрбиләре җавап буларак Кашмирдагы чик буе районнарына ут ачты.

🔸Русия хәрбиләренең Киевка һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. Аларның мәетләрен җимерелгән торак йорт калдыклары арасыннан табып алганнар. Шәһәр мэры Кличко хәбәр итүенчә, тагын сигез кеше яраланган.

🔸Төнлә Русиянең берничә шәһәренә дроннар һөҗүм итте. Astra хәбәр итүенчә, Тулада һөҗүм нәтиҗәсендә «Сплав» һәм «Конструкторское бюро приборостроения» хәрби ширкәтләр районында янгын чыккан, Саранскида «Оптиковолоконные Системы» ширкәте яна. Мәскәү һәм Ярославльгә очкан берничә дрон бәреп төшерелгән.

🔸Европа комиссиясе Русиядән нефть һәм газ алудан да баш тарту турында юл харитасы чыгарды. Русиядән табигый газ алуны 2027 елга тулысынча туктату тәкъдим ителә.

🔸Русиядә җәмәгать урыннарында Георгий тасмасын мәсхәрә иткән өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Русия дәүләт депутаты Ольга Занко белдерде.

🔸Татарстанның мәдәни мирас корылмаларын саклау комитеты Кави Нәҗми урамындагы элекке Дәүләт банкы бинасын төзекләндерүгә рөхсәт бирде. Моңа кадәр әлеге йортта яшәүчеләр президент Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.


@azatliqradiosi
❤2🔥2👍1
✈️Казан белән Түбән Камадан тыш, кичә кич һәм иртән Мәскәүнең Внуково, Шереметьево, Жуковский, Домодедово һава аланнары да ябылып торды. Росавиация хәбәр итүенчә, авиаширкәтләр рейслар җәдвәлен җайлау өчен чаралар күрә.

Казан һава аланында 30 очыш тоткарлана, алтысы гамәлән чыгарылган. Юлчыларның хокуклары үтәлешен тикшерү өчен Татарстан транспорт прокуроры ярдәмчесе һава аланына китте, дип хәбәр итә Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат үзәге.

"Аэрофлот" ширкәте белдерүенчә, иминлек максатыннан кайбер очышлар гамәлдән чыгарылырга яки берләштерелергә мөмкин. "Россия", "Уральские авиалинии" кайбер очкычларны башка һава аланнарына җибәргән, кайберләре тоткарланган. NordStar һәм Nordwind очкычларның очып китүен кичектергән.

Дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә, күп кенә юлчылар авырлыклар кичерә. Мисал өчен кичә DP6842 Казан-Мәскәү очкычы 09:40 сәгатьтә очарга тиеш иде, ләкин очкыч 15:40 сәгатьтә генә очып киткән, әмма 16:46 сәгатьтә Мәскәүдә һава киңлеге ябылу сәбәпле, яңадан Казанга әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган. Соңрак очарга теләмәүчеләр өчен очкычтан төшү тәкъдим ителгән.

@azatliqradiosi
👍2🤯1🤬1🎉1😡1
❗️Казан һәм Бигеш һава аланнары кабат эшли башлаган

Кертелгән чикләүләр алынган.

Казан һава аланы иртән 4:35 сәгатьтә, Бигеш 8:00 сәгатьтә ябылган иде.

@azatliqradiosi
Казанда полиция 9 май Җиңү көне бәйрәме алдыннан активистларга хакимиятләр белән килештерелмәгән чаралар уздырырга ярамау турында кисәтү кәгазьләре таратылган.

«7x7 Горизонтальная Россия" телеграм каналы хәбәр итүенчә, кисәтүләр ким дигәндә ике активист хатын-кызга тапшырылган. Аларга административ эш ачу белән янаганнар.

Шулай ук Новосибирскида да куәт оешмасы вәкилләре активистларны "фашист символикасын һәм фейклар" тарату ярамаганлыгы турында кисәткән. Ким дигәндә биш активист кисәтү алган.

@azatliqradiosi
😁1
Һиндстан медиасы Пакыстанга һөҗүм нәтиҗәсендә 70тән артык сугышчының үтерелүе турында хәбәр итте.

NDTV һинд телеканалы куәт оешмаларындагы чыганакка сылтанып хәбәр итүенчә, Пакыстанга ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә ким дигәндә 70 сугышчы үтерелгән.

Алар арасында “Җаиш-ә-Мөхәммәт” һәм “Лашкар-и-Таибә” исламчы төркемнәрнең югары дәрәҗәле әгъзалары да бар диелә.

Шул ук вакытта Пакыстан ягы тыныч халык арасында корбаннары булуы турында белдерә. Илнең саклану министрлыгы хәбәрендә әйтелгәнчә, ким дигәндә 26 тыныч кеше һәлак булган, 46 кеше яраланган.

PTI агентлыгы хәбәр итүенчә, Пакыстанның ут ачуы нәтиҗәсендә Һиндстанда җиде кеше, шул исәптән бер хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган, тагын 38 кеше яраланган.

@azatliqradiosi
Соңгы атнада Азатлык Радиосы Татарстан белән Башкортстаннан сугышта үлгән тагын 130 кеше турында мәгълүмат таба алды

Бүгенгә без тапкан үлемнәр саны 10
438гә җитте.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.

🟠Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
🎉2
6 май көнне Казанда мәхкәмә дүрт мөслимәне сак астында калдыруны тагын өч айга - 16 августка кадәр озайтты.

Әлеге аналар инде ярты елдан артык Казандагы Тикшерү изоляторында утыра. Аларны «Хизб ут-Тәхрир» оешмасына катнашы булуда гаеплиләр.

Шул ук вакытта мөслимәләрнең балалары ятим үсә. Мисал өчен, сак астына алынганда Ләйсән Садыйкованың балаларына сигез һәм биш яшь иде. Алсинә Хәйруллина өч бала анасы. Төпчегенә бары өч яшь. Альбина Вәлиәхмәтованың 11 һәм 9 яшьлек ике баласы бар.

Бернинди авыр җинаять кылмаган өч мөслимәнең дә балалары башлыча әби-бабай карамагына калган.

Тулырак 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢7🤬6💔5👍1