Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️ Русия президенты Владимир Путин Украинага "туры сөйләшүләр"не торгызырга тәкъдим итте Ул 15 май көнне Украина вәкилләре белән Истанбулда күрешергә тәкъдим итте. Русия бу сөйләшүләр алдыннан алшартлар булмавын әйтте. Моңарчы Украина президенты Владимир…
Трамп Русия белән Украина арасында туры сөйләшүләр тәкъдимен хуплады, Макрон исә Путин тәкъдимен "җитәрлек түгел" диде

АКШ президенты Доналд Трамп Truth Social социаль челтәрендә Путинның белдерүеннән соң: "Русия һәм Украина өчен бөек көн ихтималы", дип язды. Ул ике як белән дә эшләүне дәвам итәчәген белдерде һәм "эшне ахырына җиткерергә" теләвен әйтте.

Франция президенты Эмманюэль Макрон исә Путинның тәкъдимнәрен "җитәрлек түгел" дип бәяләде. Аның фикеренчә, "Путин чыгу юлын эзли, ләкин әле һаман вакыт отарга тели".

— Алшартларсыз утны туктату – сөйләшүләр алдыннан булырга тиеш, — диде Франция президенты France24 эфирында.


Шул ук вакытта, Путин чыгышыннан соң Украина шәһәрләренә Русия дроннары һөҗүм итте. Херсон өлкәсендә бер кеше һәлак булган.
👍2🔥1😁1👨‍💻1
Төркиядәге Бөгрүделик татар авылы 😍

Бөгрүделик (Böğrüdelik) Төркиянең Конья җирендә урнашкан татар авылы. Татарлар Себердән 1907 елда чыгып киткән, 1908 елда бу якларга килеп җиткән. Аларга җир бүлеп бирүдә татар сәясәтчесе, дин әһеле Габдрәшит Ибраһимов ярдәм итә.

Хәзер авылда 300ләп хуҗалык бар. Күбесе авылга җәй көнне яки бәйрәмнәргә кайта. Кышка авылда 30лап кына хуҗалык кала. 1998 елга кадәр мәктәп булган, ул балалар аз калгач ябылган. Мәчет эшли.

Авыл тормышыннан фотосурәтләрне 👉 безнең сайтта карагыз.

#татардөньясы
@azatliqradiosi
👍12❤5🔥2
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤4👍1👏1
Хәерле иртә! 12 май, дүшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔵Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән сөйләшүләр өчен Истанбулга килергә җыена. Ул бу пәнҗешәмбе Төркиядә Путин белән шәхси очрашуга әзер булуын белдерде.

🔵Польша премьер-министры Доналд Туск Варшауда узган ел янган сәүдә үзәгенә ут төртүдә Русия махсус хезмәтләрен гаепләде. Бинаның 1400 кибете тулысынча янып беткән. Туск сүзләренчә, шикләнелүчеләрнең бер өлеше тоткарланган.

🔵Кытай һәм АКШ икътисади һәм сәүдә киңәшләшүләр алып бару өчен махсус механизм булдыру турында килеште. Бу хакта Кытай медиасы 10–11 майда Женевада узган ике яклы очрашулардан соң хәбәр итте.

🔵Татарстан хезмәт хакы иң тиз арткан төбәкләр унлыгына керде. РИА "Новости" тикшеренүенә караганда, тагын 3,5 елдан республика халкының яртысы аена 100 мең сумнан да ким булмаган хезмәт хакы алачак.

🔵Төнлә биткойн бәясе 105 мең доллардан артты.

Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥3❤1👍1
Башкортстанның берничә авылында чишмә суы өчен түләү кертелде – халык бу җыемны гамәлдән чыгарырга таләп итә

2025 елның 1 апреленнән Бәләбәй районының Мәтәүбаш, Аккаен һәм Акбасар авылларында яшәүчеләргә салкын су өчен квитанцияләр килә башлаган. Бу хакта Аспекты басмасы яза.

Авыл халкы әйтүенчә, су йортларга чишмәдән агып керә – бу систем элек-электән җирле халык тарафыннан ясалган.

Мәтәүбаш авылыннан Лариса М. социаль челтәрләрдә бу түләүне гаделсез дип атады. Аның сүзләренчә, су системы авыл халкы көче белән карала: торбалар өзелгән очракта төзәтү эшләрен дә үзләре башкара. Чишмә суы 450дән артык йортка һәм меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.

— Чишмә – авылның җаны, һәм су бушлай булырга тиеш, — дип язды ул.


Салымны гамәлдән чыгаруны таләп итеп, халык имза җыя башлаган һәм петиция тараткан.

#Башкортстан
👍3😱3🔥2😡2
Фәрит Зәкиев Франция хакимиятеннән сәяси сыену көтә

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе, сәяси мөһаҗир Фәрит Зәкиев 8 май көнне Икенче дөнья сугышында һәлак булган татарларны искә алып пикетка чыкты. "Имин җирдә яшәсәм дә сәламәтлегем көн саен начарлана", дип сөйләде ул Азатлыкка.

— Кешелек дөньясы тел белән аңлашуны онытты, көч белән сөйләшә. Сугыш, икътисади кризис каршында торабыз, глобаль үзгәрешләр. Шундый вакытта минем кебек бәләкәй кешенең яки татар-башкорт кебек милләтнең язмышы кемгә кызык булсын? — ди ул.


Сугыш аркасында башта Казаннан Төркиягә, аннары Франциягә китәргә мәҗбүр булган Зәкиев нинди хәлдә яшәп ята? Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
❤12
🌙 Быел Изге Болгар җыенында музыкаль өлеш кыскартылачак, вәгазьләр күләме артачак

— Мондый чарада дөньяви музыка булырга тиешме, дигән сорау күптәннән күтәрелде. Без халык фикерен исәпкә алдык һәм мөфтият белән бергә быел програмны үзгәртү турында карар кылдык, — ди Мәдәният министрлыгы вәкиле.


Шулай да програмда җырлар каралган. Ләкин алар акапелла рәвешендә башкарылачак диелә. Чарада вәгазьләр күләме артачак.

Узган елны бәйрәм концертында "Риваять" фольклор ансамбле, җырчылар Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Казан шәһәр филармониясенең балалар ансамбле чыгыш ясаган иде.

Изге Болгар җыены быел 18 май көнне үтәчәк.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#Татарстан #дин
@azatliqradiosi
👍10
Узган май бәйрәмнәрендә Казанга 200 меңләп турист килгән

Узган елның май бәйрәмнәре белән чагыштырганда, быел килгән туристлар саны 7,7%-ка күбрәк. Бу хакта Казан мэриясендәге утырышта белдергәннәр.

Туристларны якынча яртысы – Русиянең башка төбәкләреннән. Башка яртысы исә башкалага Татарстан районнарыннан килгән диелә.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, ялларга чит илләргә бару кыенлашты. Бу фонда Татарстанга килүче туристлар саны күбәйде.

▪️2024 елда Казанга 4,5 млн турист килгән. Бу 2023 елдан 12,5% күбрәк.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍2🔥2🤮2🦄1
📍Менделеевски районында водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзү инде быел май аенда ук башланырга мөмкин.

Бу хакта «Реальное время» яза.

2023 елның февраль башында "Росатом" ширкәте Татарстанда водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзү ихтималы турында хәбәр итте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплап, аны өйрәнергә кушты.

"Росатом" вәкиле сүзләренчә, оешма елына 400 мең тонна югары дәрәҗәдә чиста водород (яшел водород) эшләп чыгарачак. Беренче реакторны 2032 елда эшләтә башламакчылар, ә станция үзе тулысынча 2035 елга кулланышка керер дип көтелә. Ул бер үк вакытта атом энергиясе дә чыгарачак, диелә. "Росатом" Татарстанга елына 20 млрд сум салым түләячәген дә вәгъда итте.

Бу Татарстан икътисады өчен бу отышлы проект булачак, дип сөйләгән иде Азатлыкка Татарстан фәннәр академиясенең химия һәм химик технологияләр бүлеге академик секретаре Әхмәт Мазһаров.

— Татарстан нефть химиясе сәнәгате өчен водородның бәясе дүрт тапкырга арзанрак торачак дип вәгъда итәләр. Хәтта ике тапкырга очсызрак булса да, бу — зур күрсәткеч. Без ике куян койгрыгын берьюлы тотабыз дигән сүз. Бер яктан, водородның бәясе арзаная, икенче яктан, әйләнә-тирәне CO2-дан саклыйбыз. Максат изге кебек.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов бу Чернобыль яки Кыштымдагы кебек глобаль авария булу ихтималы тудыра дип белдергән иде. Ул аны 80нче елларда төзелә башлаган "Татар АЭС" принцибы белән төзелә диде. "Чернобыль (1986), Фукусима-1 (2011), хәтта Кыштым фаҗигасе (1957) кебек глобаль авария булу ихтималы бар", дип сөйләгән иде.

@azatliqradiosi
❤2👍2👀2🔥1