Казанда студентларга транспортта йөрү өчен ташламалар (проездной) булмауны Казан мэры Илсур Метшин шәһәр карамагында кала торган бюджет акчаларының чикле булуы белән аңлаткан.
“Вечерняя Казань” язуынча, бу хакта Метшин КФУ студентлары белән очрашу вакытында әйткән.
Мэр сүзләренчә, Казанда ел саен җыела торган 350 миллиард сум салымның бары тик 50 миллиард сумы гына шәһәр җитәкчелеге карамагында кала икән. Шуңа студентларга проезднойга акча юк.
2022 елны Метшин Казанда җыелган салымнарны Мәскәүдән федераль програмнар рәвешендә кире кайтаруны сораган иде. Моны ул инженер челтәрен яңартырга акча җитмәү белән аңлатты. Ахыр чиктә федераль үзәктән ярдәм күрсәтелмәде. Шуның нәтиҗәсендә, Казанда суга бәяне 13 процентка арттырып, чыгымнарны халык җилкәсенә төшерделәр.
#Татарстан
@azatliqradiosi

😡12👍2🤬2😢2
Истанбулда узарга тиешле Русия-Украина сөйләшүләрендә Украина вәкиллеген Украина Саклану министры Рустем Умеров җитәкләячәк.
Бу хакта матбугат конференциясе вакытында Украина президенты Владимир Зеленский әйтте.
@azatliqradiosi
Бу хакта матбугат конференциясе вакытында Украина президенты Владимир Зеленский әйтте.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Владимир Зеленский Истанбулга Русия-Украина сөйләшүләренә бармаячак
Украина вәкиллеген Истанбулда Русия белән сөйләшүләрдә илнең саклану министры Рөстәм Умеров җитәкләячәк.
❤4👍1🙏1
Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз! 15 май киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Русия-Украина сөйләшүләре 16 майда узачак. Русия вәкиллеген Путин ярдәмчесе Владимир Мединский, Украинаныкын илнең саклану министры, кырымтатар Рустем Умеров җитәкли. Президентлар Путин да, Зеленский да Истанбулга килмәде.
🔹Русиядә интернет-сервислар эшләми. Банк кушымталары, Госуслуги, мессенджерлар ачылмый. Мониторинг ресурслар моны раслый.
🔹Башкортстанның Иглин районында күчмә күргәзмәдә тәкъдим ителгән НАТО техникасы төялгән машина ауган. Бу хакта “Осторожно новости” хәбәр итә. Көнбатыш техникасыннан торган колонна Уфадан чыккан булган. Анда 2 майдан 12 майга кадәр күргәзмә эшләде.
🔹"ДНР"ның Мәскәү куйган башлыгы Денис Пушилин бүген Казандагы МХО (Русия хакимияте Украинадагы сугышны шулай дип атый – ред.) музеенда булган. Бу хакта Бизнес-Online яза. Музей апрель аенда ачылган иде. Бу атна башында анда, Бауман урамындагы Чакрым башы (Нулевой километр) билгесе янында "Буйсынмаган Донбасс" ("Непокоренный Донбасс") дип аталган сын урнаштырылды.

🤮6❤1👍1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! 16 май иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
📍Башкортстанның Салават шәһәрендәге парафин җитештерү ширкәтендә шартлау булган. 112 телеграм каналы хәбәр итүенчә, бинаның бер өлеше җимерелгән, шулай ук парафин яна башлаган. Нәтиҗәдә дүрт кеше җәрәхәтләнгән. Бер кешенең хәле билгесез, ул җимерекләр астында калган.
📍Русия вәкиллеге сөйләшүләргә Украина делегациясен бүген сәгать 10да көтәчәк. Бу хакта Русия вәкиллеге башлыгы Владимир Мединский әйтте.
📍Европа берлеге Русиягә каршы яңа санкцияләрне 20 майда кабул итәчәк. Бу хакта Х социаль челтәрендә Германия канцлеры Фридрих Мерц язды.
📍Йәмән хөситләре Тел-Авивта Бен-Гурион һава аланына ракет һөҗүме ясавын әйтте. Хөситләр белдерүенчә, һава аланы якынча бер сәгатькә эшен туктатып торган. Израил ракетны тотып калуын белдерде.
📍Татарстанның Биектау районы Олыяз авылы һәм Алабуга райны Колосовка авылында, шулай ук Башкортстанның Караидел районы Үреш Битулла авылында карантин кертелгән. Әлеге авылларда терлекләрдә котыру чире табылган.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

🔥6👍3
Башкортстанда республика Конституциясенә төзәтмәләр әзерләнә
Якын көннәрдә Дәүләт Җыелышы - Корылтай утырышта Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында канун өлгесен караячак. Аспекты язуынча, әлеге башлангыч белән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чыккан.
Парламент рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, үзгәрешләр хакимият структурасына төгәллекләр кертәчәк, шулай ук парламент вә хөкүмәт вәкаләтләрен киңәйтәчәк.
Аерым алганда, депутатларга, премьер-министрга һәм аның урынбасарларына ышаныч вотумы белдерү яки белдермәү хокукын бирү, шулай ук җирле үзидарә органнарының кануннарны үтәлешен һәм эшчәнлеген контрольдә тоту тәкъдим ителә.
Бер пункт Корылтай каршындагы Яшьләр пулатына карый. Яшьләргә үз компетенциясе кысаларында канун чыгару инициативасы белән чыгу хокукын бирү тәкъдим ителә.
Канун өлгесен комитет утырышында хуплаганнар. Аны быел язгы сессиядә инде кабул да итмәкчеләр.
#Башкортстан

🤡7🤔1🕊1
🇹🇷Искешәһәр башлыгы Татарстан һәм Башкортстан татарлары белән очрашты
Төркиянең Искешәһәр мэры Айше Унлюдже иртәнге ашка бу шәһәрдә белем алучы татар студентларын чакырды. Татарлар күпләп яшәгән Искешәһәр мэры үзе соңгы бер елда Казанда өч тапкыр булып кайтты. Моның өстәвенә Искешәһәр белән Казан ике тугандаш шәһәр булып санала. Татарстан белән Башкорстаннан бирегә килеп белем алучы яшьләр белән очрашулар моңа кадәр булмаган. Шәһәр мэриясе алар белән танышып, уртак мөнәсәбәтләрне ныгытмакчы.
Очрашуга 14 студент килгән. Алар белән Искешәһәрдәге казан татарлары мәдәнияте үзәгенең җитәкесе Ведат Догу да булган. Ул Азатлык Радиосына әлеге очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр турында сөйләде.
"Киләсе елда татар Сабан туен Искешәһәрдә уздырасыбыз килә, дип ычкындырды мэр. Аны Казан белән бергә уздырасыбыз килә, диде.
Искешәһәрдә бик күптәннән Сабантуй булмады. Соңгы тапкыр 2013 елда Татарстан президенты килгәндә зур бәйрәм булды, аннан соң берни оештырылмады", ди Ведат әфәнде.
Тулырак 👉монда

❤14👍4🔥3
❗️Дөнья татар яшьләре форумын быел август аенда үткәрергә җыеналар
Ул 26–28 август көннәрендә "Милләт җыены" кысаларында үткәреләчәк.
Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев сүзләренчә, "Милләт җыены"на быел меңгә якын делегатны чакырачаклар. 820ләп делегат Русиянең төрле төбәкләреннән килер дип көтелә, 180ләп катнашучы чит илдән чакырылган, диде ул.
Ике елга бер үтәргә тиешле татар яшьләре җыенын төрле сәбәпләр белән кимендә берничә тапкыр күчерделәр. Соңгы тапкыр мондый зур җыен 2019 елда оештырылды.
▪️Дөнья татар яшьләре форумы 2004 елда Татар конгрессының яшьләр канаты буларак оешты.
▪️Төрле вакытларда форум төрле белдерүләр, мөрәҗәгатьләр, ачык хатлар белән чыгыш ясады. Соңрак хатлар, мөрәҗәгатьләр сирәгәйде. Бу Русиядәге сәяси вәзгыятькә дә бәйле.
Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

Дөнья татар яшьләре форумын август аенда үткәрергә җыеналар
"Милләт җыены" кысаларында быел яшьләр форумы, татар хатын-кызлары форумы һәм төбәк өйрәнүчеләр җыенын үткәрергә телиләр.
👍7🔥4❤3😢1🫡1
Галим Дамир Исхаков август аенда узачак “Милләт Җыены”нда "Русия Федерациясе халыклары телләре турында" яңа канун өлгесенә карата фикерен белдереп карар кабул итәргә чакырды.
Ул бу хакта бүген “Милли Шура” утырышында әйтте дип яза Бизнес Онлайн.
Яңа канун өлгесенең төп принцибы булып, һәр Русия ватандашының — урысмы ул, татармы, башкортмы, лезгинмы, сахамы — урыс телен туган теле итеп танырга тиешлеге тора. Аеруча мәктәпләрдә үзгәрешләр көтелә. Бүген ихтыяри төстә укытылучы "туган тел" дәресләре атамасын үзгәртәчәкләр. Аның урынына "Русия халыклары телләре" укытылачак. Бу Русия президенты Владимир Путинның Яңа ел алдыннан биргән күрсәтмәләре нигезендә эшләнә.
Дамир Исхаков әйтүенчә, әгәр бу төшенчә кертелсә, ул вакытта аерым милләт булып язылган Себер татарлары һәм Әстерхан татарларының бер өлеше безнең милләттән төшеп кала. Аларның юкка чыгу куркынычы арта.
Исхаков сүзләренчә, тагын бер зур куркыныч бар: урыс телле татарлар, ә аларның саны бик күп, урысча укуга тагын да өстенлек бирәчәк.
Күптән түгел Саха Конгрессы урыс телен барлык халыклар өчен туган тел дип атауга каршы чыгарга өндәде. Әлегә бу бердәнбер мөрәҗәгать булды.
Ачык хатта Русия халыкларына урыс телен туган тел итеп көчләп тагучы яңа канун кабул ителүе Русиянең федератив нигезләренә зыян китерәчәге, милли төбәкләрдә тискәре реакция тудырачагы һәм "илдә болай да катлаулы булган сәяси вазгыятьне" тагын да тотрыксызландыра алачагы әйтелә. Ни өчен хакимият барлык ватандашларны урыс телен туган тел дип танырга канун нигезендә мәҗбүр итү вакыты җитте дип хәл итте? — дигән сорау бирә хат авторлары.
Саха Конгрессы милли оешмаларны һәм педагогик берләшмәләрне Русия мәгариф министрлыгында әзерләнүче канун өлгесенә каршы хатлар язарга тәкъдим иткән иде.
“Милли Шура”га рәис итеп хакимият тарафыннан куелган һәм федераллар белән тыгыз элемтәдә торган Васыйл Шәйхразиев Дамир Исхаков тәкъдименә карата анык фикер белдермәде.

🔥6👍4🤯2
❗️Украина вәкиллеге җитәкчесе, илнең саклану министры Рустем Умеров сүзләренчә, бүген Истанбулда узган Русия-Украина сөйләшүләрендә тарафлар утны туктату һәм әсирләр белән алмашу турында сөйләшкән.
“Президент күрсәтмәсе бар. Утны туктату һәм әсирләр алмашу мәсьәләсе турындагы кысаларда сөйләштек”, дип китерә Умеров сүзләрен "РБК—Украина".
Умеров сүзләренчә, якын арада “1000гә 1000” әсирләр алмашы узарга мөмкин. “Без аның көнен беләбез, әмма әлегә әйтми торабыз”, ди ул.
ТАСС, РИА “Новости” агентлыклары хәбәр итүенчә, Украина вәкиллеге инде сөйләшүләр урыныннан киткән.

👍6🔥3❤2
🔸Кырымтатар хокук яклаучысы Лутфие Зудиева ят агент дип тамгаланды
Моннан тыш, бүгенге башка яңа ят агентлар:
🔸“Дед Архимед” (Дмитрий Пуркин) блогер
🔸Ксения Лученко, журналист
🔸Михаил Комин, сәясәт белгече
🔸"Земский съезд" оешмасы
🔸"Европейский Петербург" иҗтимагый-сәяси хәрәкәте
🔸“Бәйсез табиблар берлеге” халыкара иҗтимагый оешмасы

🤬2🔥1
Сезне Төркиядә урнашкан Бөгрүделик татар авылына сәфәр кылырга чакырабыз, хөрмәтле укучыларыбыз.
Күбрәк фотоларны 👉 безнең сәхифәдә таба аласыз.
@azatliqradiosi
Күбрәк фотоларны 👉 безнең сәхифәдә таба аласыз.
@azatliqradiosi
❤8👍1🔥1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Украина вәкиллеге җитәкчесе, илнең саклану министры Рустем Умеров сүзләренчә, бүген Истанбулда узган Русия-Украина сөйләшүләрендә тарафлар утны туктату һәм әсирләр белән алмашу турында сөйләшкән. “Президент күрсәтмәсе бар. Утны туктату һәм әсирләр алмашу…
Бүген Истанбулда Русия-Украина сөйләшүләре якынча ике сәгать дәвам итте.
2022 елның языннан соң бу беренче тапкыр узган очрашу иде.
Русия делегациясен җитәкләгән президент ярдәмчесе Владимир Мединский нәтиҗәләрдән канәгать булуын белдерде.
The Economist хәбәрчесе Оливер Кэрролл үз чыганакларына таянып хәбәр итүенчә, Украина дүрт өлкәдән үз хәрбиләрен тулысынча чыгарган очракта гына Русия утны туктатуга ризалашачагын әйткән. Сүз 2014 елда аннексияләнгән Кырымнан тыш, тагын дүрт өлкә – Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләре турында бара.
Ләкин делегация вәкилләре тарафыннан бу сүзләргә раслау булмады.

❤5🤣3🍌1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 17нче май. Азатлык Радиосы эшен әлегә дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹АКШ президенты Доналд Трамп Русия белән Украина үзара аңардан башка килешә алмаячактыр дип белдерде. Ул шулай ук Мәскәүгә карата яңа чикләүләр кертелү мөмкинлеген дә инкарь итми.
🔹Moody's агентлыгы АКШның кредит рейтингын төшергән. Сәбәбе — илнең дәүләт бурычы артуы. 2035 елга АКШның дәүләт бурычы шактый гына артырга мөмкин, диелә.
🔹Русиянең Курски өлкәсендә дрон һөҗүменнән соң Рыльски шәһәре, Коренево һәм Глушково авыллары утсыз калган.
🔹Украинаның Сумы өлкәсендә автобуска булган ракет һөҗүме аркасында 9 кеше һәлак булган, 4 кеше яраланган. Украина ягы бу һөҗүмне Русия оештырган ди.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
👍4🔥3😢2❤1
Казан АКШ-Русия хоккей матчын кабул итәргә мөмкин.
Ул хакта үз чыганакларына сылтанып "Бизнес-online" басмасы яза.
Татарстан башкаласы КХЛ белән NHL арасындагы үткәреләсе хоккей матчын кабул итә ала. Әлеге матч 24 июньдә үк узарга мөмкин дип яза басма. АКШ белән Русия арасында хоккей матчын үткәрү турында моңарчы ике илнең президенты Доналд Трамп һәм Владимир Путин килешкән иде.
Русиянең спорт министры Михаил Дегтярев белдергәнчә, берничә матчтан торган тулы бер серия дә узарга мөмкин, кайбер матчлар Петербур белән Вашингтонда узачак. Шулай ук, берничә матчны Мәскәү белән Казанда да үткәрү ниятләнә дип яза "Бизнес-online".
Бу матчны чыннан да Татарстан башкаласында үткәрә калсалар, бу Татарстан сәясәтчеләренең зур җиңүе булачак дип яза медиа. Казандагы "Татнефть-Арена" нибары 8 мең тамашачы сыйдырса да (Русиянең башка ареналары белән чагыштырганда бу шактый кечкенә сан булып санала), Татарстан башкаласы — зур спорт чараларын үткәрүдә иң тәҗрибәле шәһәрләрнең берсе.

🤮8👍5💩3❤1👎1🔥1🌚1🤣1🖕1