Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Галим Дамир Исхаков август аенда узачак “Милләт Җыены”нда "Русия Федерациясе халыклары телләре турында" яңа канун өлгесенә карата фикерен белдереп карар кабул итәргә чакырды.

Ул бу хакта бүген “Милли Шура” утырышында әйтте дип яза Бизнес Онлайн.

Яңа канун өлгесенең төп принцибы булып, һәр Русия ватандашының — урысмы ул, татармы, башкортмы, лезгинмы, сахамы — урыс телен туган теле итеп танырга тиешлеге тора. Аеруча мәктәпләрдә үзгәрешләр көтелә. Бүген ихтыяри төстә укытылучы "туган тел" дәресләре атамасын үзгәртәчәкләр. Аның урынына "Русия халыклары телләре" укытылачак. Бу Русия президенты Владимир Путинның Яңа ел алдыннан биргән күрсәтмәләре нигезендә эшләнә.

Дамир Исхаков әйтүенчә, әгәр бу төшенчә кертелсә, ул вакытта аерым милләт булып язылган Себер татарлары һәм Әстерхан татарларының бер өлеше безнең милләттән төшеп кала. Аларның юкка чыгу куркынычы арта.

Исхаков сүзләренчә, тагын бер зур куркыныч бар: урыс телле татарлар, ә аларның саны бик күп, урысча укуга тагын да өстенлек бирәчәк.

Күптән түгел Саха Конгрессы урыс телен барлык халыклар өчен туган тел дип атауга каршы чыгарга өндәде. Әлегә бу бердәнбер мөрәҗәгать булды.

Ачык хатта Русия халыкларына урыс телен туган тел итеп көчләп тагучы яңа канун кабул ителүе Русиянең федератив нигезләренә зыян китерәчәге, милли төбәкләрдә тискәре реакция тудырачагы һәм "илдә болай да катлаулы булган сәяси вазгыятьне" тагын да тотрыксызландыра алачагы әйтелә. Ни өчен хакимият барлык ватандашларны урыс телен туган тел дип танырга канун нигезендә мәҗбүр итү вакыты җитте дип хәл итте? — дигән сорау бирә хат авторлары.

Саха Конгрессы милли оешмаларны һәм педагогик берләшмәләрне Русия мәгариф министрлыгында әзерләнүче канун өлгесенә каршы хатлар язарга тәкъдим иткән иде.

“Милли Шура”га рәис итеп хакимият тарафыннан куелган һәм федераллар белән тыгыз элемтәдә торган Васыйл Шәйхразиев Дамир Исхаков тәкъдименә карата анык фикер белдермәде.

@azatliqradiosi
🔥6👍4🤯2
❗️Украина вәкиллеге җитәкчесе, илнең саклану министры Рустем Умеров сүзләренчә, бүген Истанбулда узган Русия-Украина сөйләшүләрендә тарафлар утны туктату һәм әсирләр белән алмашу турында сөйләшкән.

“Президент күрсәтмәсе бар. Утны туктату һәм әсирләр алмашу мәсьәләсе турындагы кысаларда сөйләштек”, дип китерә Умеров сүзләрен "РБК—Украина".

Умеров сүзләренчә, якын арада “1000гә 1000” әсирләр алмашы узарга мөмкин. “Без аның көнен беләбез, әмма әлегә әйтми торабыз”, ди ул.

ТАСС, РИА “Новости” агентлыклары хәбәр итүенчә, Украина вәкиллеге инде сөйләшүләр урыныннан киткән.

@azatliqradiosi
👍6🔥3❤2
🔸Кырымтатар хокук яклаучысы Лутфие Зудиева ят агент дип тамгаланды

Моннан тыш, бүгенге башка яңа ят агентлар:

🔸“Дед Архимед” (Дмитрий Пуркин) блогер

🔸Ксения Лученко, журналист

🔸Михаил Комин, сәясәт белгече

🔸"Земский съезд" оешмасы

🔸"Европейский Петербург" иҗтимагый-сәяси хәрәкәте

🔸“Бәйсез табиблар берлеге” халыкара иҗтимагый оешмасы

@azatliqradiosi
🤬2🔥1
Сезне Төркиядә урнашкан Бөгрүделик татар авылына сәфәр кылырга чакырабыз, хөрмәтле укучыларыбыз.

Күбрәк фотоларны 👉 безнең сәхифәдә таба аласыз.

@azatliqradiosi
❤8👍1🔥1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Украина вәкиллеге җитәкчесе, илнең саклану министры Рустем Умеров сүзләренчә, бүген Истанбулда узган Русия-Украина сөйләшүләрендә тарафлар утны туктату һәм әсирләр белән алмашу турында сөйләшкән. “Президент күрсәтмәсе бар. Утны туктату һәм әсирләр алмашу…
Бүген Истанбулда Русия-Украина сөйләшүләре якынча ике сәгать дәвам итте.

2022 елның языннан соң бу беренче тапкыр узган очрашу иде.

Русия делегациясен җитәкләгән президент ярдәмчесе Владимир Мединский нәтиҗәләрдән канәгать булуын белдерде.

The Economist хәбәрчесе Оливер Кэрролл үз чыганакларына таянып хәбәр итүенчә, Украина дүрт өлкәдән үз хәрбиләрен тулысынча чыгарган очракта гына Русия утны туктатуга ризалашачагын әйткән. Сүз 2014 елда аннексияләнгән Кырымнан тыш, тагын дүрт өлкә – Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләре турында бара.

Ләкин делегация вәкилләре тарафыннан бу сүзләргә раслау булмады.

@azatliqradiosi
❤5🤣3🍌1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 17нче май. Азатлык Радиосы эшен әлегә дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШ президенты Доналд Трамп Русия белән Украина үзара аңардан башка килешә алмаячактыр дип белдерде. Ул шулай ук Мәскәүгә карата яңа чикләүләр кертелү мөмкинлеген дә инкарь итми.

🔹Moody's агентлыгы АКШның кредит рейтингын төшергән. Сәбәбе — илнең дәүләт бурычы артуы. 2035 елга АКШның дәүләт бурычы шактый гына артырга мөмкин, диелә.

🔹Русиянең Курски өлкәсендә дрон һөҗүменнән соң Рыльски шәһәре, Коренево һәм Глушково авыллары утсыз калган.

🔹Украинаның Сумы өлкәсендә автобуска булган ракет һөҗүме аркасында 9 кеше һәлак булган, 4 кеше яраланган. Украина ягы бу һөҗүмне Русия оештырган ди.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
👍4🔥3😢2❤1
Казан АКШ-Русия хоккей матчын кабул итәргә мөмкин.

Ул хакта үз чыганакларына сылтанып "Бизнес-online" басмасы яза.

Татарстан башкаласы КХЛ белән NHL арасындагы үткәреләсе хоккей матчын кабул итә ала. Әлеге матч 24 июньдә үк узарга мөмкин дип яза басма. АКШ белән Русия арасында хоккей матчын үткәрү турында моңарчы ике илнең президенты Доналд Трамп һәм Владимир Путин килешкән иде.

Русиянең спорт министры Михаил Дегтярев белдергәнчә, берничә матчтан торган тулы бер серия дә узарга мөмкин, кайбер матчлар Петербур белән Вашингтонда узачак. Шулай ук, берничә матчны Мәскәү белән Казанда да үткәрү ниятләнә дип яза "Бизнес-online".

Бу матчны чыннан да Татарстан башкаласында үткәрә калсалар, бу Татарстан сәясәтчеләренең зур җиңүе булачак дип яза медиа. Казандагы "Татнефть-Арена" нибары 8 мең тамашачы сыйдырса да (Русиянең башка ареналары белән чагыштырганда бу шактый кечкенә сан булып санала), Татарстан башкаласы — зур спорт чараларын үткәрүдә иң тәҗрибәле шәһәрләрнең берсе.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮8👍5💩3❤1👎1🔥1🌚1🤣1🖕1
— Биш елдан соң Кырым нинди булачак?

— Бүген дөньяда хәлләр бик зур тизлек белән үзгәрә. Без кичә генә Украинада яши идек, инде бүген Русиядә яшибез булып чыкты. Шуңа фаразлау дөрес тә түгелдер. Шул ук вакытта кырымтатарлар турында сүз йөрткәндә, халкы яшәгәндә аның рухы да яшәячәк. Без басымнар туктар, хакимият тә безгә миһербанлы булыр дигән хыял белән яшәмибез. Әмма без бу сынауларны инде 1944 елда уздык, Аллаһ ярдәме белән бер-беребезне яклап боларын да узарбыз. Киләчәгебез гадел һәм якты булыр дип өметләнәбез.

Кичә Русиянең юстиция министрлыгы кырымтатар хокук яклаучысы Лутфие Зудиеваны "ят агентлар" исемлегенә кертте. 2019 елда Азатлык Радиосының Татар-башкорт хезмәте аның белән интервью чыгарган иде. Бүген шуны 👉 яңадан укып чыгарга тәкъдим итәбез.

#Кырым

@azatliqradiosi
❤8👍1🔥1🙏1
Якшәмбе иртәсенең төп 3 хәбәре:

🟠Евровидение җыр бәйгесендә Австрия җиңде

Аның вәкиле JJ (Йоханнес Питч), "Wasted Love" җырын башкарып, 436 балл җыйды. Икенче урынны Израил вәкиле, өченчене – Эстония башкаручысы алды.

🟠Нью-Йоркта Мексика хәрби корабы Бруклин күперенә бәрелде

Ике кеше һәлак булды, 19 кеше зыян күрде. Корабта 277 кеше булган.

🟠Киевта төнге Русия һөҗүменнән бер кеше һәлак

Шәһәрнең Обухов районына һөҗүмдә 28 яшьлек хатын-кыз үлгән, 3 кеше яраланган, алар арасында 4 яшьлек бала да бар.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2👍1🔥1💩1
18 май — кырымтатар халкының зур фаҗигасе — сөрген көне

1944 елның 18 маенда Советлар Берлегенең Дәүләт саклану комитеты карары нигезендә 1941-1944 елларда наци оккупациясенең бар авырлыгын кичергән халык ватаныннан сөрелә. Бу карарга Иосиф Сталин кул куя.

Депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

Бу фаҗига турында тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.

#Кырым
@azatliqradiosi
💔11😭7😢4🔥1🕊1
Азатлык сүзлегендә яңа сүз – "җыем" 💰 Соңгы айларда бу сүз хәбәрләрдә шактый еш кулланыла.

▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
🔥7👍3
Бүген Изге Болгар җыенында 25 меңгә якын кеше җыелды

Чарада күмәкләшеп тәүбә намазы укылды. Дин әһелләреннән чарада Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Әлбир Крганов һәм башкалар катнашты.

Өйлә намазыннан соң җыенда мәдәни програм оештырылды. Быел җыенда музыкаль өлеш кыскартылды, вәгазьләр күләме артты.

📷 Татарстан президенты матбугат хезмәте фотолары
❤4👍4🔥2😢2