Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2👍1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 19нчы май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Романия президенты сайлауларында Европа яклы намзәт, Бухарест мэры Никушор Дан җиңү яулады. Ул 53,62% тавыш җыйды.

🔹Telegramга нигез салучы Павел Дуров быел аңа француз күзләве башлыгы Николя Лернер Романиянең консерватив сәясәтчеләрен Telegramда чикләү үтенече белән мөрәҗәгать иткән дип белдерде.

🔹Польшада президент сайлауларының икенче турына хәзер хакимияттә булган "Гражданлык коалициясе" фиркасеннән Рафал Тшасковский һәм оппозиционер Кароль Навроцкий чыккан.

🔹2024 елда Кытай инвестицияләгән ширкәтләр саны Русиядә 9 меңнән артып киткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр күбрәк дип белдерде Русиядәге Кытай эшкуарлары берлеге рәисе Чжоу Лицюнь.

🔹Казанда шәһәркүләм соңгы кыңгырау бәйрәме 24 майда узачак. Бәйрәмдә Казан DJе BubbleGum (Артур Сәмигуллин), җырчы Паша Руденко һәм "Фэмили" гаилә төркеме чыгыш ясаячак.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
👍2🔥1
Соңгы вакытта Татарстанда татар теленә игътибар сизерлек дәрәҗәдә төште. Рәсми затлар, түрәләр тарафыннан татар теле кирәклеге, аны үстерү әһәмияте турында күпсанлы пафослы чыгышлар ясалса да, чынбарлыкта вазгыять мактанырлык түгел. Татар телен өйрәнүчеләр саны кими бара, моны саннар күрсәтә. Татарча сөйләшүчеләр саны да кими бара.

Бу көннәрдә "Миллиард.татар" басмасында Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты галимәсе, социолог Гөлнара Габдрахманова тикшеренүләренең кайбер нәтиҗәләре белән язмасы чыкты. Азатлык Радиосының Русиядә "ят агент" һәм теләнмәгән оешма статусы булу сәбәпле, без Татарстан галимнәре белән турыдан-туры сөйләшә алмыйбыз. Шуңа күрә, әлеге язмадан кайбер кызыклы фикерләрне тәкъдим итәргә булдык.

Анда Габдрахманова татар теле укытучыларының хәле, тел укытуга бәйле бүгенге вәзгыять турында кызыклы фактлар белән уртаклаша.

#татарлар #Татарстан

@azatliqradiosi
❤7😢5🔥2
Росстат демографиягә кагылышлы тәфсилле мәгълүматны уртаклашмый башлаган.

Шул ук вакытта Русиядә туучы балалар саны кимегәннән кими. Моңа бәйсез демограф Алексей Ракша игътибар иткән.

Росстатның 16 майда дөнья күргән айлык хисабында яңа туган һәм үлгән кешеләр, яңа никахлар һәм аерылышулар саны, шулай ук, төбәкләрдәге үзгәрешләр турында да бернинди мәгълүмат юк ди Ракша.

Росстат бастыра торган биш таблицаның берсе генә калган. Анда ел башыннан саналып килә торган туулар, үлемнәр, никахлашулар һәм аерылышулар саны гына күрсәтелгән.

"Нигездә Русиядә 2025 елның мартыннан бирле җәмәгатьчелеккә ачык булган демографик статистика юк" дип яза Ракша.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤡2🤬1
Тикшерү комитеты: Русиядә Украинага каршы сугыш башланганнан соң 621 сивил кеше һәлак булган.

Ул хакта комитет башлыгы Александр Бастрыкин белдерде. Аның сүзләренчә, Тикшерү комитеты Русия төбәкләренә оештырылган һөҗүмнәр аркасында 3 меңнән артык җинаять эше ачкан.

Бастрыкин иң күп һөҗүм Белгород, Курски, Брянски, Ростов өлкәләре, Краснодар төбәге һәм Кырымга булган диде.

Азатлык Радиосы Бастрыкин яңгыраткан саннарның ни дәрәҗәдә дөрес булуын тикшереп раслый алмый.

@azatliqradiosi
🤡3😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 19нчы май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк. 🔹Романия президенты сайлауларында Европа яклы намзәт, Бухарест мэры Никушор Дан җиңү яулады. Ул 53,62% тавыш җыйды. 🔹Telegramга…
Франциянең тышкы эшләр министрлыгы Павел Дуровның сүзләрен кире кага.

"Франция Романиянең президент сайлауларына тыкшынды дигән гаепләүләр һич тә дөрес түгел. Франция бу гаепләүләрне кире кага, һәркемне Романия демократиясен хөрмәт итәргә чакыра" диелә министрлык тараткан белдерүдә.

Моңарчы Дуров Франция вәкилләре аңа Telegramда Романиянең консерватив сәясәтчеләрен чикләү үтенече белән мөрәҗәгать итте дип белдергән иде. "Демократияне аны җимереп "яклап" булмый. Сайлауларга тыкшынуны ул сайлауларга тыкшынып юк итеп булмый. Сүз иреге һәм гадел сайлаулар йә бар, йә юк" дигән иде Дуров.

Русия тараткан фейкларны тикшереп фаш итүче журналист Христо Грозев та Дуровны тәнкыйтьләп чыкты: "Әгәр дә Франция вәкилләре Дуровка чыннан да мондый үтенеч белән мөрәҗәгать иткән икән, нишләп соң ул үзеннән төгәл нәрсә таләп ителгәнен (кайсы каналлар? алар белән нәрсә эшләүне үтенү? бу сөйләшүнең кайчан булуын?) ачыктан-ачык белдерми? А-сын әйткәч, В-сын яшерү өчен сәбәп юк. Күренеп тора ки, Дуров шушы мәгълүмат сугышында билгеле бер як өчен тырыша", дип язды танылган журналист.

Кичә узган Романия президенты сайлауларының икенче турында Европа яклы намзәт Никушор Дан җиңеп чыкты. Ул тавышларның 53%ын җыйды.

@azatliqradiosi
Полиция Махачкалада яшүсмерләрнең бер-берсен күмәкләшеп кыйнавыннан соң 67 кешене тоткарлаган.

Ул хакта Кавказ.Реалии хәбәр итә.

Үсмерләр 16, 17 һәм 18 майда сугышкан. Әлеге инцидентның сәбәбе егетләрнең көрәш ярышының нәтиҗәләре белән канәгать калмавына бәйле булырга мөмкин: ярыштан соң Кизляр белән Махачкаладан килгән егетләр арасында низаг килеп чыккан.

Полиция белдергәнчә, яшүсмерләр социаль челтәрләрдә берләшкән, шунда планнар корган. Үсмерләр белән, шулай ук, аларның әти-әниләре һәм укытучылары белән профилактик сөйләшүләр үткәрелгән, диелә.

@azatliqradiosi
🙈5🤔1
🇷🇺🇺🇸Бүген АКШ президенты Доналд Трамп РФ президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкән.

Бүгенге сөйләшү ике сәгатьләп дәвам иткән. Сөйләшүдән соң Путин Русия Украина белән төзеләсе солых меморандумы өстендә эшләргә әзер дип белдерде.

Әлеге меморандумга сугышны туктату, хәрби низагны юк итү принциплары кебек темалар керәчәк диде Русия президенты. Аның сүзләренчә, Мәскәүгә дә, Киевка да һәр ике якны канәгатьләндерә торган компромисслар табарга кирәк. "Русиянең позициясе аңлашыла: иң мөһиме — әлеге кризисның асыл сәбәпләрен юк итү" диде Путин.

Аның сүзләренчә, Трамп белән булган сөйләшү "эчтәлекле, ачык һәм гаять файдалы" булган. Ул шулай ук Доналд Трампка Мәскәү белән Киев арасындагы турыдан-туры сөйләшүләрне яңадан башлатып җибәрергә ярдәм иткәне өчен рәхмәтен җиткерде.

Путинга шалтыратыр алдыннан Трамп Украина президенты Владимир Зеленский белән сөйләшеп алган дип хәбәр итте Украинаның ТСН телеканалы. Зеленский белән Трамп сугышны туктатырга кирәк булган конкрет адымнар турында сөйләшкән, диелә.

@azatliqradiosi
🤡4👀4❤2
Төркиядә татар алып баручысы Эльвира Мадьярова һәм аның әтисе Тәбриз Әхтәмов тоткарланган.

Ул хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә. "Бизнес-online" басмасы да ул хакта язып чыкты, бу мәгълүматны блогер Андрей Алистаров уртаклашкан, диелә.

Мадьярова белән Әхтәмовны FrendeX финанс пирамидасы эше нигезендә тоткарлаганнар. "Бизнес-online" язганча, 200 млн сум күләмендә финанс зыян китерү эше нигезендә бу кешеләр 2 ел да 8 ай дәвамында эзләүдә булган. Тәбриз Әхтәмовны Төркиядән Русиягә 17 май көнне экстрадицияләгәннәр, хәзер ул Казанда. Эльвира Мадьярова исә әле һаман да Төркиядә, ул Русиягә чыгарылуына каршы көрәшә, диелә.

FrendeX 2020 елның маеннан алып 2021 елның августына кадәр эшләгән. 300дән артык кеше бу оешмага 200 млн сум күләмендә акча китергән дип исәпләнә.

Финанс өлкәсенә кереп киткәнче Мадьярова ТНВ каналында "Җырлыйк әле!" тапшыруын алып барган, татар журналистикасы өлкәсендә эшләгән.

#Татарстан #Төркия

@azatliqradiosi
🤔6❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇷🇺🇺🇸Бүген АКШ президенты Доналд Трамп РФ президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкән. Бүгенге сөйләшү ике сәгатьләп дәвам иткән. Сөйләшүдән соң Путин Русия Украина белән төзеләсе солых меморандумы өстендә эшләргә әзер дип белдерде. Әлеге меморандумга…
АКШ президенты Доналд Трамп Путин белән сөйләшкәннән соң Русия белән Украина сугышны туктату турындагы сөйләшүләрне "кичекмәстән үк" башлаячак дип белдерде.

Ул РФ президенты белән булган сөйләшүне "бик яхшы" дип тасвирлады. Аның сүзләренчә, Мәскәү, Украина белән сугыш тәмамланганнан соң, АКШ белән сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерергә ниятли.

"Русиянең иксез-чиксез эш урыннарын булдыру мөмкинлеге бар. Аның байлыгы, потенциалы ЧИКСЕЗ. Украина да илен торгызу эшендә сәүдә өлкәсендә файда ала ала", – диде Трамп.


Шулай ук, бүгенге сөйләшү барышында Путин Трампны 11нче оныгы тууы белән тәбрикләгән, сабыйга да, АКШ президентының кызына да сәламәтлек теләгән, диелә.

Моннан кала, Трамп фикеренчә, Русия АКШның иң мөһим партнерларның берсе буларак кабул ителә ала.

@azatliqradiosi
🕊4👍2🤡2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 20нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Доналд Трамп Украинадагы сугышны туктату мәсьәләсендә "кызыл чик" барлыгын әйтте: ул "чик"не узганнан соң Вашингтон сугышны туктату сөйләшүләреннән чыгып китәчәк. Нинди "чик" икәнен Трамп тәгаенләп тормады.

🔹Украина президенты Владимир Зеленский сугышны туктату максатларында Русиягә яңа чикләүләр кертергә кирәк ди. Әмма Трамп әлегә Русиягә карата яңа чикләүләр кертүгә каршы, чөнки бу сугышны туктату эшенә комачауларга мөмкин.

🔹Казан Русиядәге җәйге ял юнәлеше шәһәрләре арасында 5нче урынга чыккан. Татарстан башкаласында бер тәүлек аренда уртача алганда 6 мең сумга төшә. Русиянең башка популяр шәһәрләренә Екатеринбур, Псков, Түбән Новгород, Петербур, Мәскәү, Сочи, Калининград, Зеленоградски, Владивосток кергән.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
🔥4👍1
Башкортстан мәдәният министрлыгы Уфа татарлары оешмаларына субсидия бүлеп бирмәгән.

Республика күләмендә министрлыкка барлыгы 15 гариза юлланган, бары тик дүртесе генә уңай хәл ителгән. Алар арасында урыс һәм башкорт оешмалары гына бар. Татар, чуаш, мари, мукшы оешмалары читтә калган.

Башкортстан мәдәният министрлыгы иҗтимагый оешмаларга 2025 елга субсидияләр бүлеп биргән. Акчалата грантларга бөтен республикага дүрт оешма ия булган. Кемнәр алар? Башкортстанның урыслар соборы, Дөнья башкорт корылтае, Башкортстанның Композиторлар берлеге һәм Башкортстанның Язучылар берлеге.

Дөнья башкорт корылтаена республиканың мәдәният министрлыгыннан 13 млн 150 мең сум бүлеп бирелгән, Башкортстанның Язучылар берлеге министрлыктан 7 млн 400 мең сум алган, Башкортстанның урыслар соборы оешмасына — 2 млн 320 790 сум, ә Башкорстанның Композиторлар берлегенә 775 мең сум бүлеп бирелгән. Бу ачык чыганаклардагы документларда күренә. Субсиядәләрне кемнәргә, нинди күләмдә бүлеп бирелергә тиешлеге конкурс рәвешендә узган.

Акча бүлеп бирелүе турында фәрманны 13 майда Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова имзалаган.

Субсидия акчасына өмет итеп Башкортстанның татар конгрессы да гариза биргән, әмма аларга акча бүленмәгән.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #татарлар

@azatliqradiosi
🥴7💩6🤡2👍1🔥1💔1
Кыргызстаннан кире Русиягә кайтарылган активист Алексей Рожков 16 елга хөкем ителде.

2022 елның мартында ул Украинадагы сугышка каршы чыгып, Екатеринбурдагы хәрби комиссариатка ут төртә.

Хәзер ир-атка 27 яшь, ул теракт, террорчылыкны аклау һәм армия "фейклары" турындагы маддәләр нигезендә гаепле дип танылды. Ул ут төрткән хәрби комиссариат бинасына 1268 сумлык зыян килгән булган.

Рожков — Русиядә сугышка каршы чыккан иң беренче активистларның берсе. 2022 елның мартында ул хәрби комиссариат бинасына ут төртеп карый: аны тоткарлыйлар, СИЗОга җибәрәләр, аннары иреккә чыгаралар. 2022 елның декабрендә ир-ат Кыргызстанга күченеп китә.

2023 елның маенда билгесез затлар аны Бишкәктән урлап кире Русиянең Свердлау өлкәсенә кайтара. Шуннан соң аны ут төртүдә генә түгел, "Ходорковский Live" каналына интервью биргәне өчен террорчылыкны аклау һәм армия турында "фейклар" таратуда да гаеплиләр.

@azatliqradiosi
😢7
Европа Берлеге Русиягә каршы кертеләчәк чикләүләрнең 17нче җыелмасын раслаган.

Ул хакта Берлекнең тышкы эшләр буенча югары вәкиле Кая Каллас хәбәр итте.

Яңа җыелмага Русиянең "шәүлә флотына" керүче 200ләп корабы кергән: бу кораблар хәзерге чикләүләрнең гамәлдә булуына карамастан Русия нефтен әле дә ташып йөри. Шулай ук, яңа чикләүләр кеше хокукларын бозуга каршы да кертелә.

"Русия сугышны озаграк дәвам иткән саен безнең җавабыбыз катгыйрак булачак", ди Каллас.

"Русия халкы чикләүләр эшләми дигән фикергә ышануыбызны тели. Ләкин бу дөрес түгел. Безнең күзләү шуны күрсәтә: чикләүләр эффектив. Әлбәттә, Русия пропаганда эшендә нык көчле, һәрвакытта да шундый булган. Ләкин чынлыкта исә Русиянең эшләре бик үк яхшы түгел", диде ул.

Шул ук вакытта АКШ президенты Доналд Трамп РФ президенты Владимир Путин белән булган кичәге сөйләшүдән соң Русиягә каршы яңа чикләүләр кертүне хупламыйм диде. Аның фикеренчә, Путин солых төзергә әзер, ә яңа чикләүләр сугышны туктату эшенә комачауларга мөмкин, дип саный Трамп. Ул хакта Axios басмасы яза.

@azatliqradiosi
❤6👏4🔥2🤡1
Бүген Казанда көчле яңгыр яуган, кайбер урамнар су астында калган.

Хәзерге вакытта урамнарны тәртипкә китерергә тырышалар, су җыелган урыннарны яфрак, чирәм, башка төрле чүп-чардан бушаталар дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.

Аеруча зур зыян Завойский, Габдулла Тукай, ТЭЦ, Болотников, маршал Чуйков, Девятаев, Галимҗан Баруди урамнары, Серов проспектындагы юлларга килгән, диелә.

Фото белән видеоны соцчелтәрләрдән алдык.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥1🥰1👏1🐳1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Европа Берлеге Русиягә каршы кертеләчәк чикләүләрнең 17нче җыелмасын раслаган. Ул хакта Берлекнең тышкы эшләр буенча югары вәкиле Кая Каллас хәбәр итте. Яңа җыелмага Русиянең "шәүлә флотына" керүче 200ләп корабы кергән: бу кораблар хәзерге чикләүләрнең гамәлдә…
Европа Берлегенең яңа чикләүләр җыелмасына "КамАЗ" башлыгы Сергей Когогин да кергән.

Сәбәбен болай аңлаталар: Когогин Украинадагы сугышта файдаланыла торган хәрби техниканы җитештерүче оешманы җитәкли. "Ноябрь аенда "КамАЗ" хәрби техниканы җитештерү эшендә аеруча күп һәм зур заказлар башкарган" диелә Берлек нигезләмәсендә. Шулай ук, Когогин Русиянең хәрби сәнәгать комплексына да теләктәшлек күрсәтә, диелә.

Сергей Когогинга 67 яшь. Ул Татарстанның Яшел Үзән районында туган. 2002 елдан бирле "КамАЗ" җәмгыятен җитәкли.

📷: "Бизнес-online"

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍8🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар математигы, сәяси тоткын Азат Мифтаховка бүген 32 яшь тулды. Ул инде 6 ел төрмәдә утыра. Узган елны 28 мартта Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Галим гаебен танымады. 🔹Мифтаховны 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге…
Төрмәдә утыручы татар математигы Азат Мифтахов кыйналганы турында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, җәзаларны башкару буенча Федераль хезмәт (ФСИН) хезмәткәре аның башына суккан һәм кулларын богаулап торган. Бу хәл Ульян өлкәсендәге 9нчы номерлы төзәтү колониясендә Мифтаховны медицина тикшерүенә алып килгәч булган, диелә. Янәсе Мифтахов хезмәткәрнең "куркыныч булмаган позага торып бас" дигән әмерен тиз башкармаган. Ул хакта Мифтаховның ярдәм төркеме хәбәр итә.

"Ул дорфа сөйләште, мине этеп җибәрде. Шуннан соң мин аңа канун кысаларында эш итәргә кирәк дидем. Бу сүзләремә җавап итеп ул кулларымны богауларга тотынды", – дип сөйләгән Мифтахов.

Азат Мифтахов һәм аның фикердәшләре колония хезмәткәрләренең гамәлләренә шикаять бирергә җыена.

Узган елны 28 мартта Мифтахов "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 4 елга хөкем ителде. Галим гаебен танымады.

🔹Мифтаховны 2023 елның 4 сентябрендә Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Гаиләсе белән күрешергә мөмкинлек бирелмәде, алар бары тик якынча 5 минут күреште.
🔹Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".
🔹Тоткынның хатыны Елена Горбань Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүен әйтте.
🔹Моңарчы МДУ аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп 6 елга колониягә хөкем ителгән иде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан.

#татарлар

@azatliqradiosi
❤‍🔥6🤬4👍1🔥1
Братски шәһәреннән программист Александр Левчишинны дәүләткә хыянәт эше нигезендә 14 елга кырыс тәртипле төрмәгә хөкем иткәннәр.

Ул хакта Иркутски өлкәсе мәхкәмәләренең матбугат хезмәте хәбәр итә. Левчишин Братски хастаханәсендә программист булып эшләгән. 2022 елның апрелендә ул үзенең эш санагыннан Русия хәрбиләренең медицина карталарының күчермәсен ясаган, аларны Украина ягына тапшырырга теләгән, диелә.

Моннан кала, ул Украина кораллы көчләренә автомобиль сатып алыр өчен акча да күчергән дип хәбәр ителә.

@azatliqradiosi
😢4👍1👎1