Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татар математигы, сәяси тоткын Азат Мифтахов төрмәдә кыйналганы турында хәбәр итте.

Бу хакта тулырак Азатлык Радиосы әзерләгән рәсемнәрдән укый аласыз.

#татарлар #Татарстан

@azatliqradiosi
🤬17😭7❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 22нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русиядә төнлә 105 украин дроны бәреп төшерелде дип белдерә илнең саклану министрлыгы. Шуларның 35е — Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, 14е — Орёл өлкәсендә, 12се — Курски өлкәсендә, 11е — Белгород өлкәсендә. Украин ягынннан бу һөҗүмнәр һәм аларның максатларына ирешүе турында хәбәр әлегә булмады.

🔹Биткоин бәһасе 110 мең долларга җиткән. Соңгы тәүлектә генә дә ул 3%ка арткан.

🔹Кичә кич Вашингтон шәһәрендә Израил илчелегенең ике хезмәткәрен атып үтергәннәр дип хәбәр итә CBS News телеканалы. Хакимият вәкилләре белдергәнчә, бу һөҗүм максатчан булган.

🔹Русия белән Украина арасындагы чираттагы сөйләшүләр июнь уртасында Ватиканда уза ала. Ул хакта үзенең чыганакларына сылтанып The Wall Street Journal (WSJ) хәбәр итә.

🔹Ярославльнең "Локомотив" хоккей клубы Чиләбенең "Тракторы"н җиңеп беренче тапкыр Гагарин Кубогына ия булган.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
🔥1
АКШ президенты Доналд Трамп Европа илләре лидерларына Мәскәү Украинадагы сугышны тәмамларга әзер түгел дип белдергән.

Аның сүзләренчә, РФ президенты үзенең сугышта җиңеп баруына ышана. Бу хакта аноним чыганакларына сылтанып The Wall Street Journal яза.

Әлеге басма язганча, бу — Трамп ягыннан Кремльнең солых төзергә әзер түгеллеген беренче тапкыр тану. Шәхси сөйләшүләрдә белдерелгән шушы фикере Трампның халык каршында ясаган чыгышларыннан аерылып тора: Ак йорттагы журналистларга Трамп Путин солых төзергә әзер дип белдергән иде. АКШ президентының матбугат хезмәте бу хәбәргә карата бернинди фикер дә белдермәде.

Шулай ук, Трамп Ватиканга үзенең киңәшчесен Кит Келлог һәм АКШның дәүләт секретаре Марко Рубионы җибәрергә тели: июнь уртасында Ватиканда Русия белән Украина арасында чираттагы сөйләшүләр узарга мөмкин.

@azatliqradiosi
🤡5👍1
Казан үзәгендә 6 яшьлек маугли-кыз табылган.

Ул хакта Mash Iptәsh Telegram-каналы хәбәр итә.

Канал язганча, Волков урамындагы йортның бер фатирына балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре килеп кергән. Фатирда яшәүче хатын-кыз аларны кертмәскә тырышкан һәм хәтта социаль хезмәткәрләргә янәсе һөҗүм дә иткән.

Фатир нык начар хәлдә, чүп-чарга баткан, диелә. Шушы чүп-чар арасында ялан килеш 6 яшьлек бала йөгереп йөргән. Бу кыз-бала булып чыккан дип хәбәр ителә.

Хәзерге вакытта Казанның Вахитов районы прокуратурасы 6 яшьлек маугли-кыз турындагы мәгълүматны тикшерә. Сабыйның нинди шартларда яшәгәне дә, профилактика системы органнарының ни дәрәҗәдә үз эшен сыйфатлы башкарулары да каралачак.

Маугли дип социаль изоляциядә тәрбияләнүче балаларны атыйлар.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱2🔥1
Чехиядәге мәхкәмә журналист Фәридә Корбангалиеваны Русиягә экстрадицияләргә рөхсәт бирмәгән.

Моны Русиянең Баш прокуратурасы сораган иде, тик бүген Праганың шәһәр мәхкәмәсе Русиянең бу үтенечен кире какты. Ул хакта Seznam Zprávy медиасы хәбәр итә.

Корбангалиева үзе мәхкәмә утырышында сәламәтлеге какшаган булу сәбәпле катнашмаган, диелә.

2024 елның июнендә Русия мәхкәмәсе аны читтән торып кулга алган иде: Казанда туып үскән журналист "хәрби фейклар" тарату һәм террорчылыкка өндәүдә гаепләнде. Җинаять эше Корбангалиева "Русия азатлыгы" легионында сугышкан Алексей Барановский белән ясаган интервью аркасында ачылды.

Фәридә Корбангалиева башта "Татарстан" дәүләт телеканалында, соңыннан "Русия-1" федераль телеканалында, ә 2018-2021 елларда Азатлык Радиосы корпорациясенә керүче "Настоящее время" телеканалында эшләде. Хәзерге вакытта Прагада яши.

#татарлар #Татарстан

@azatliqradiosi
❤15👍6👎1🔥1
Башкортстанда Нефть университеты проректоры Наил Чанышев кулга алынган.

Ул хакта Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә. Чанышевны кануни булмаган миграция оештыруда һәм вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр, диелә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 2023-2024 елларда ул университетның башка хезмәткәрләре белән бергәләп чит ил абитуриентларын укырга кабул итеп алардан акча алган. Сүз кимендә 19 шундый абитуриент турында бара. Гаепләнүчеләр университетның мәгълүмат системына үзгәрешләр керткән: нәтиҗәдә кирәкле абитуриентларның керү имтиханнары буенча баллары арттырылган. Ахыр чиктә Русиягә керергә хокукы булмаган кешеләр Русия территориясенә үтеп кереп шунда калган, диелә.

Нефть университеты Уфада урнашкан. Чанышевны кимендә 14 июльгә кадәр тоткарлаганнар.

Апрель башында БР башлыгы Радий Хәбиров "Башкортстанга мигрант эшчеләр кирәк" дигән иде. Украинадагы сугышта Башкортстаннан күпләп ир-ат үлгән вакытта, республика җитәкчелеге эшче куллар җитмәвенә зарланды.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🍾4🔥1
Илгиз Зәйни Г.Камал театрының сәнгать җитәкчесе булган.

Моңарчы ул театрның мөдире булып санала иде.

"Театрыбызда мөдир бүтән юк. Хәзер сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары бар: ул — Илфир Илшат улы Якупов, ә Фәрид Бикчәнтәй баш режиссер булып кала", дип белдергән Зәйни "Бизнес-online" медиасына.

Драматург, моңарчы "Әкият" курчак театрының сәнгать җитәкчесе булган Илгиз Зәйни Г.Камал театры мөдире булып узган ел азагында билгеләнгән иде. Гыйнварда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Илгиз Зәйни хәзер "театрның эффектив булуы өчен җаваплы" дип белдерде.

Күптән түгел Г.Камал театры Кабан күле буендагы өр-яңа бинага күченде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔3😁2👍1
🇪🇺 Европарламент Русия белән Беларустан кертелә торган ашламаларга пошлиналарны арттыруны хуплаган.

Бу Европа Берлегенең азык-төлек иминлеген яклау һәм Русиянең Украинага каршы алып бара торган сугышны финанслауны булдырмау максатларында эшләнә, диелә. Ул хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә.

Азот булган ашламаларга пошлиналар өч ел дәвамында 100%ка җитәчәк: бу сәүдә итүне юк итәчәк дигән сүз. Авыл хуҗалыгы продукциясенә исә пошлиналар 50% тәшкил итәчәк.

Әлеге карар 1 июльдән гамәлгә керәчәк дип планлаштырыла.

@azatliqradiosi
👍4
Соңгы 10 көндә Азатлык Радиосы Татарстан белән Башкортстаннан сугышта үлгән 300гә якын кеше турында мәгълүмат таба алды.

Бүгенгә без тапкан үлемнәр саны 10 863кә җитте.

Сугышта үлгән хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.


Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара.

▪️ Барлык исемнәрне Азатлык Радиосы хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр

@azatliqradiosi
😢3🎉2💔2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 23нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Казанда 25-29 июльдә Украинадагы сугышта катнашкан ир-атлар арасында беренче "чемпионат" узачак. Әлеге "ярышлар"да шул исәптән сугыштан яраланып кайткан кешеләр дә катнашачак. Ул хакта Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

🔹G7 төркеме, әгәр дә Мәскәү Украинадагы сугышны туктатмаса, Русиягә карата яңа чикләүләр кертү белән яный. Бу төркемгә керүче илләр Украинаны торгызу эшенә хосусый бизнесны җәлеп итәргә тели. G7 төркеменә АКШ, Британия, Канада, Япония, Германия, Франция, Италия керә.

🔹Мәскәү мэры Сергей Собянин төнлә шәһәргә һөҗүм итәргә тырышкан 9 дрон бәреп төшерелде дип белдерде. Ә Липецки өлкәсендә төнлә Украина оештырган дрон һөҗүме аркасында 8 кеше яраланган дип хәбәр ителде.

🔹Думага дигиталь рубльне бюджет процессына кушу турында канун проекты кертелгән. 1 октябрьдән башлап дигиталь рубль белән федераль бюджет чыгымнарының бер өлешен капларга мөмкин булачак, диелә. Бу чыгымнарны хөкүмәт белән Русия Банкы расларга тиеш. Ә 1 гыйнвардан теләсә кайсы чыгымнар өчен дигиталь рубль белән түләргә мөмкин булачак.

🔹Татарстан халык алган автокредитлар күләме ягыннан Русия республикалары һәм башка төбәкләре арасында 5нче урынга чыккан. Апрельдә Татарстанда яшәүче кешеләр 4,88 млрд сум күләмендә автокредит алган. Бу сан ягыннан Татарстанны Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Петербур һәм Краснодар төбәге генә узып киткән. Узган ел белән чагыштырганда халыкка бирелгән автокредитлар саны 49%ка кимегән.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
👍4
Башкортстан мәктәпләрендә бу уку елында дәүләт теле буларак башкорт телен 409 мең 142 укучы сайлаган.

Бу хакта хөкүмәт киңәшмәсендә республика мәгариф министры Илдар Мәүләтбердин белдерде.

Аның сүзләренчә, 2019 елда башкорт телен дәүләт теле буларак укучыларның 67%ы өйрәнгән. Быел исә бу күрсәткеч 79%ка кадәр җиткән, диде министр.

Түрә республикада полилингваль гимназияләр челтәренең киңәюен әйтте. Бүген республикада 9 мондый мәктәп бар, тагын өч полилингваль гимназия төзелеше бара, диде ул.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍6🤡5🤔3🤷‍♂1🌚1
Трамп тәкъдим иткән салымнар һәм чыгымнар кануны Кушма Штатларның Сенатына җибәрелде

АКШ президенты үзе бу канунны "зур, гүзәл бер канун проекты" дип атый. Аны яклаучы республиканнар канунны кабул итү белән Американың алтын гасыры башлана дип белдерә, ә демократлар миллионлаган кешенең иминиятсез калуына һәм дәүләт бурычының тагын да артуына борчыла.

Атнакич канун АКШ Конгрессының Вәкилләр пулатында бер тавыш өстенлек белән хупланды, хәзер аны Сенат тикшерергә тиеш.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍1
❗️Доналд Трамп: Русия белән Украина арасында тиздән әсирләрне алмашу булачак.

АКШ президенты Русия белән Украина арасындагы хәрби әсирләр алмашы "бик якын арада" башкарылачак дип белдерде. Ул хакта Трамп Truth соцчелтәрендә язып чыкты.

Кичә Русия белән Украинаның бер-берсенә "1000гә 1000" формуласы нигезендә әсирләр алмашуы өчен исемлекләр тапшырганы билгеле булды. Ул хакта ике ил делегациясе узган атна Истанбулда үткән сөйләшүләрдә килешкән иде.

Mash Telegram-каналы әсирләрне алмашу шушы минутларда Украина белән Беларус чигендә бара, бу 25 майга кадәр дәвам итәчәк дип язып чыкты. Кремльгә якын торган шушы медиа, Русия соңгы 3 елда барган сугыш вакытында Украинага әсиргә эләккән барлык диярлек хәрбиен кайтара, дип белдерә.

Хәзерге вакытта Украинада — Русия ягыннан сугышкан 1300ләп хәрби тотыла. Русиядә исә — Украинадан якынча 10 меңләп әсир. Бу саннарны да Mash китерә, аларны бәйсез чыганаклардан әлегә раслап булмады.

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Доналд Трамп: Русия белән Украина арасында тиздән әсирләрне алмашу булачак. АКШ президенты Русия белән Украина арасындагы хәрби әсирләр алмашы "бик якын арада" башкарылачак дип белдерде. Ул хакта Трамп Truth соцчелтәрендә язып чыкты. Кичә Русия белән…
❗️Русия белән Украина арасында әсирләр алмашуының башланганын украин хәрбиләре дә раслый.

Reuters белән РБК-Украина агентлыклары аларга сылтанып әсир алмашы турында хәбәр итте.

Русия хәрби блогерлары алмаш шушы минутларда Украина-Беларус чигендә бара һәм берничә көн дәвам итә ала дип яза.

@azatliqradiosi
👍1
❗️АКШ президенты 1 июньнән Вашингтон Европа Берлегеннән китерелгән бар тауарларга 50 процентлык җыем кертергә мөмкин дип белдерде.

Доналд Трамп моны үзенең Truth челтәрендә язып чыкты.

"Аларның гаять көчле сәүдә барьерлары, өстәмә бәя салымнары, корпорацияләргә салынган штрафлары, монетар манипуляцияләре, американ ширкәтләренә каршы ачылган мәхкәмә эшләре һәм башка чаралары АКШ белән булган сәүдә балансының 250 000 000 долларлык дефицитына китергән. Алар белән барган сөйләшүләребез бернигә дә илтми!"

дип яза Трамп.

Аның сүзләренчә, ул тәкъдим иткән җыем Европа детальләреннән, әмма АКШта җитештерелгән тауарларга кагылмаячак.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Русия белән Украина арасында әсирләр алмашуының башланганын украин хәрбиләре дә раслый. Reuters белән РБК-Украина агентлыклары аларга сылтанып әсир алмашы турында хәбәр итте. Русия хәрби блогерлары алмаш шушы минутларда Украина-Беларус чигендә бара һәм…
Русиянең саклану министрлыгы Украинадагы әсирлектән 390 русияле кайтарылган дип белдерә.

Украина Русиягә 270 хәрбине һәм 120 сивил затны тапшырган, диелә. Сивил затлар арасында Курски өлкәсендә яшәгән кешеләр дә бар. Шул ук вакытта РФ саклану министрлыгы Русия Украинага 270 украин хәрбиен һәм 120 сивил затны тапшырган дип тә хәбәр итә.

Украина ягы бу мәгълүмат турында әлегә берни дә дәшмәде.

@azatliqradiosi
👍3🤮3🌭1