Социологик тикшерүләрдә ата-аналарның балаларны татар мәктәпләренә бирү тырышлыклары күренә — моның сәбәпләре нинди? Татар балалар бакчаларына ниләр җитми?
Тарих институты галимәсе, социолог тикшеренүләренең кайбер кызыклы урыннарын тәкъдим итәбез.
#татарлар #Татарстан
@azatliqradiosi

😢9👍1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән әсирләр алмашуы узганын раслады. "1000гә 1000" формуласы нигезендә үткәрелә торган алмашуның беренче өлеше узды: бүген – 390 кеше", – ди ул. Аның сүзләренчә, әсирләрне алмашу шимбә һәм якшәмбе дә дәвам итәчәк.…
Украина һәм Русия бүген янә хәрби әсирләр белән алмашу үткәрде
Бу хакта башта Русия саклану министрлыгы белдерде, соңрак әлеге хәбәрне Украина президенты Владимир Зеленский да раслады. Бүген һәр ике яктан да 307әр кеше азат ителгән.
Әсирләр алмашуы кичә дә булган иде, иртәгә дә дәвам итәргә тиеш. Шушы өч көндә алмашу "1000гә 1000" формуласы нигезендә башкарыла.
Бу алмашу турында Русия белән Украина делегацияләре 16 майда Истанбулда узган сөйләшүләрдә килеште.

👍2❤1👀1
"Әлегә кадәр күңелле яшибез: 1997 елда республика хөкүмәте карары белән Сара Садыйковага һәйкәл — "Җидегән чишмә" дип аталган архитектура-скульптура комплексы ачылырга тиеш иде. Әлегә кадәр ачыла. Күңелле яшибез.
Японнар татардан баеракмы, әллә хәерчерәкме? Япония башкаласы Токио үзәгендә беренче япон операсы "Чио-Чио-Сан"да җырлаган япон опера җырчысына һәйкәл тора. Татар башкаласы — Казанда татарның беренче "Сания" операсында беренче башкаручыга, беренче хатын-кыз композиторы-мелодистына һәйкәл кую — гадел һәм лаеклы эш булыр иде. Гәрчә Сара Садыйкова феноменаль таланты, 65 еллык титаник хезмәте һәм үз халкының мәхәббәте белән үзенә илаһи һәйкәлгә күптән лаек булды инде."
Бүген композитор Сара Садыйкова һәм режиссер Газиз Айдарскийның кызы, балерина Әлфия Айдарскаяга 100 яшь тулды.
Шушы уңайдан Әлфия ханым белән 2021 елда чыккан әңгәмәбезне укырга чакырабыз.
#татарлар
@azatliqradiosi
❤6🔥6
Кремльнең эмблемасына тәреләр кире кайткан.
Тәреләр алып куелганнан соң эмблема шактый гына тәнкыйтьләнгән иде. Урыс православ чиркәве Русия субъектларының логотипларында православ чиркәүләрнең гөмбәзләре тәредән башка берничек тә күрсәтелә алмый дип белдергән иде.
Кремльнең Telegram-каналында эмблема 21 май көнне 19:31дә үзгәргән. Моңа РБК басмасы игътибар иткән. Җиңү көненә үзгәртелгән фотосурәттә православ тәреләр юк иде әле. Веб-архив мәгълүматларына күрә дә Кремль сайтында тәреле эмблема 21 майда үзгәртелгән.
Эмблемадан тәреләрнең юкка чыгуына Петербур халыкара юридик форумында режиссер Никита Михалков игътибар иткән иде. Аның сүзләренчә, дизайнерлар "вак детальләрнең шактый зур өлешен" алып ташларга булган, чөнки ул символны тулысынча кабул итүгә комачаулый торган булган. "Вак деталь түгел бу, бу — хакимият символы, билгеле бер дингә карау символы", — диде Михалков.
Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

🤡9🤮7👍1👏1👀1👾1
Венгрия илен татарча ничек атыйлар? Бер, ике, өч — җавап рәсемдә ☝️
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
▪️Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍10
Бу атнаның төп хәбәрләре — Азатлык Радиосы күзлегеннән.
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
🔥5❤2😭2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украина һәм Русия бүген янә хәрби әсирләр белән алмашу үткәрде Бу хакта башта Русия саклану министрлыгы белдерде, соңрак әлеге хәбәрне Украина президенты Владимир Зеленский да раслады. Бүген һәр ике яктан да 307әр кеше азат ителгән. Әсирләр алмашуы кичә…
Украина белән Русия "1000гә 1000" формуласы нигезендә әсирләр белән алмашуны тәмамлады.
Бүген Украинага Русиядән тагын 303 кеше кайтты. Русиягә дә Украинадан 303 кеше кайтарылды.
Әлеге алмашуның беренче ике этабы 23 һәм 24 май көннәрендә узды. Җомга һәр ике ил дә бер-берсенә 270 хәрби әсир һәм 120 сивил затны тапшырды, шимбә исә алмашу "307гә 307" формуласы нигезендә үткәрелде.
Әсирләр белән алмашу турында Русия белән Украина 16 майда Истанбулда узган сөйләшүләрдә килешкән иде.

❤4👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Кайбер Telegram-каналлар Алабугага дроннар һөҗүм итә дип хәбәр итә.
Mash каналы видео да чыгарган. Янәсе шәһәрдә һава һөҗүменә каршы саклану чаралары эшли.
Рәсмиләр бу хәлләр турында әлегә берни дәшми. Янәшәдәге Бигеш халыкара һава аланы ябылган, диелә.
Бүген Русиянең башка төбәкләрендә (Мәскәү, Курски, Орёл, Тула, Калуга өлкәләре) 51 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип белдерде РФ саклану министрлыгы. Мәскәүнең Внуково, Домодедово һәм Жуковский һава аланнары хәзерге вакытта эшләми.
#Татарстан

🔥9🤬4👍1👎1😨1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 26нчы май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Төнлә Татарстанда бер дрон бәреп төшерелгән. Ул хакта Русия саклану министрлыгы белдерде.
🔹Доналд Трамп "Русиягә карата кертелгән чикләүләрне арттыру мөмкинлеге турында уйланам" дип белдерде. Аның сүзләренчә, ул Русиянең Украина объектларына РФ-Украина диалогы вакытында һөҗүм итүеннән канәгать түгел. Владимир Путинны Трамп "ул тәмам җүләргә әйләнгән, кешеләрне тик үтерә!" диде, ә Владимир Зеленскийны "аның авызыннан чыккан һәр сүз проблемнар гына тудыра" дип тәнкыйтьләде.
🔹Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен Европа Берлегенә АКШ белән килешү төзер өчен вакыт 9 июльгә кадәр кирәк диде. Трамп Берлеккә каршы кертеләсе җыемнарны ул датага кадәр кичектереп торырга ризалашкан, диелә.
🔹Төнлә ябылып торган Бигеш һава аланы (Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугага хезмәт күрсәтә) хәзер гадәти рәвештә эшли.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
👉Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Азатлык Радиосы — Идел-Урал, көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия һәм Якын Көнчыгыш төбәкләренә һәм халыкларына ирекле мәгълүмәт җиткерү хезмәте
🔥1
Трамп Путинны "җүләр" диде, Зеленскийны да тәнкыйтьләп чыкты.
АКШ президенты Путин белән мөнәсәбәтләре һәрвакытта да яхшы булган, әмма РФ президенты белән "нәрсәдер булган" дип яза.
Трамп, әгәр дә Путин бөтен Украинаны яулап алырга теләсә, бу "Русиянең җимерелүенә" китерәчәк дип тә өстәде.
Шул ук вакытта Ак йортның хәзерге башлыгы Украина президенты Владимир Зеленскийны да тәнкыйтьләп чыкты.
АКШ президенты журналистларга Русиягә карата яңа чикләүләр кертү мөмкинлеге турында уйланам дип тә белдерде.
@azatliqradiosi
АКШ президенты Путин белән мөнәсәбәтләре һәрвакытта да яхшы булган, әмма РФ президенты белән "нәрсәдер булган" дип яза.
"Ул тәмам җүләргә әйләнгән! Ул кирәкмәгәнгә бик күп кешене үтерә, һәм мин хәрбиләр турында гына әйтмим. Ракетлар һәм пилотсыз очкычлар Украина шәһәрләренә бер сәбәпсез җибәрелә" дип язган Трамп.
Трамп, әгәр дә Путин бөтен Украинаны яулап алырга теләсә, бу "Русиянең җимерелүенә" китерәчәк дип тә өстәде.
Шул ук вакытта Ак йортның хәзерге башлыгы Украина президенты Владимир Зеленскийны да тәнкыйтьләп чыкты.
"Аның авызыннан чыккан һәр сүз проблемнар гына китереп чыгара, һәм бу миңа ошамый. Бу хәлләр бетсен иде" дип язган Трамп.
АКШ президенты журналистларга Русиягә карата яңа чикләүләр кертү мөмкинлеге турында уйланам дип тә белдерде.
@azatliqradiosi
🤡8👍2
Русия хәрбиләре төнлә Украинага дроннар белән һөҗүм иткән.
Киевта һава кисәтүе алты сәгать дәвамында эшләгән. Ул хакта шәһәрнең хәрби администрация башлыгы Тимур Ткаченко хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу юлы зыян күрүчеләр юк.
Запорожье өлкәсендә Русия хәрбиләре Юрковка авылына һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә 60 яшьлек ханым һәм 52 яшьлек ир-ат яраланган.
Одесса өлкәсендә дрон торак йортка эләккән. Денпропетровски өлкәсендә торак йортлар һәм машиналарга зыян килгән.
Узган төнне Русия Украинага барлыгы 355 дрон белән һөҗүм иткән, бу сугыш башланганнан бирле иң зур һөҗүм буларак тасвирлана.
Украина ягы белдергәнчә, Русия хәрбиләре шулай ук Х-101 канатлы ракетларын да кулланган (9 данә).
Ракетларның барысын да һава һөҗүменә каршы саклану чаралары бәреп төшергән.

🤬8❤🔥1👍1🔥1
Азәрбайҗанда "Царьград" телеканалының сайты блокланган.
Моны Minval.az порталының баш мөхәррире Эмиль Мостафаев илнең Дигиталь үсеш һәм транспорт министрлыгыннан таләп иткәч эшләгәннәр. Мостафаев сүзләренчә, әлеге телеканал Азәрбайҗанга каршы юнәлдерелгән ялган һәм провокацион мәгълүмат тарата.
"Царьград" 2015 елда Русиядәге православ олигарх Константин Малофеев тарафыннан ачылган иде. 2020 елда YouTube әлеге каналны экспортка кагылышлы кануннарны бозганы өчен блоклады.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, АКШ, Европа Берлеге, Британия һәм Канада бу телеканалга каршы чикләүләр кертте. 2023 елда "Царьград" телеканалын экстремизм пропагандасы өчен Казакъстан да блоклаган иде.

👍10👏3😁3🔥1🎉1👀1