Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Лос Анжелес Сабантуенда 500ләп кеше катнашкан.

Бәйрәмдә Башкортстан белән Татарстан байраклары күтәрелгән, ике милли тирмә оештырылган, әмма башка еллардан аермалы буларак быел урыс телен куллану күп булган.

💲Сабантуй түләүле, кеше башына керү бәясе — 30 доллар. 14 яшькәчә балаларга керү бушлай. ☝🏻

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#башкорттар #татарлар

@azatliqradiosi
❤‍🔥7🔥6❤5👏3👍1
Путин планы: Украинаның 4 төбәген яулап алу. Бу мөмкинме?

Аналитиклар Украина кораллы көчләренең Русия һөҗүменә ни дәрәҗәдә каршы тора алуын фаразлый.

Владимир Путин ел азагына кадәр аның гаскәре Украинаның саклану сызыгын җимереп, илнең Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен тулысынча контрольгә алачагына ышана. Бу хакта аноним чыганакка сылтанып Bloomberg агентлыгы хәбәр итте, янәсе әлеге "чыганак" Русия президентының "фикерләү рәвеше белән таныш".

Русия гаскәре хәзерге вакытта Украинаның берничә өлкәсендә һөҗүм алып бара. Хәрби аналитиклар Донецки өлкәсендәге Покровски һәм Константиновка янында күпсанлы һөҗүмнәр турында яза. "Алар төп юнәлеш итеп сайлаган Покровски, Лиман, Новопавловски юнәлешләрендә тотрыклы һәм даими рәвештә алга барырга тырыша", — дип белдерде Украина кораллы көчләренең "Хортица" гаскәрләре төркеме вәкиле Виктор Трегубов.

Русия гаскәре шулай ук Покровскиның көньягыннан да алга чыгып, Днепропетровски өлкәсенең чигенә барып җитәргә тырыша.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4🖕2👍1
❗️Украинадагы сугышта Уфадан кимендә 500 кеше һәлак булган.

Рәсмиләр сугышта югалтулар санын яшергәнгә Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан үлемнәр санын җыя.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢7🍾3🥰1
Европа Берлеге Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне урап узарга күбесенчә Кытай булыша ди.

Кытай мондый чикләүләрне урап узуның 80 проценты өчен җаваплы. Ул хакта Германия тышкы эшләр министрлыгының җәмәгатьчелектән яшерелгән хисабында әйтелә. Хисапны Süddeutsche Zeitung газеты һәм NDR һәм WDR телевизион челтәрләре ала алган.

Әлеге документ 20 майда Брүсселдә узган Европа Берлегенең тышкы эшләр буенча утырыш нәтиҗәләрен барлый. Утырышта Русиягә каршы кертелергә мөмкин яңа чикләүләр һәм гамәлдәге чикләүләрнең ни дәрәҗәдә үтемле булуы турында сүз барган.

Хисапка күрә, Европа Берлеге фикеренчә, кертелгән чикләүләр Русия икътисадына зур йогынты ясаган. Яшерен (шәүләдәге) флот белән көрәшүдә зур уңышларга ирешелгән. Европа Берлегенең чикләүләр комитеты башлыгы Дэвид О'Салливан шәүләдәге кораблар еш куллана торган Төркия, Һиндстан һәм Малайзия портларына карата да санкцияләр кертергә тәкъдим иткән.

Брүссел Русиягә өченче илләр аркылы башкарыла торган экспортны да азмы-күпме чикли алган, диелә. Сүз бигрәк тә Әрмәнстан, Сербия, Үзбәкстан һәм Һиндстан кебек илләр турында бара. Шул ук вакытта Казакъстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Төркия кебек илләр белән авырлыклар әле дә бар.

Документта Русиягә карата кертелгән чикләүләрне урап узу белән көрәш эшендә Европа Берлеге АКШ ярдәменә инде өметләнми дип язылган — бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр уңышсыз килеп чыккан.

О'Cалливан санкцион режим буенча Европа Берлеге белән АКШ арасында бернинди уртак контактлар юк дигән. G7 илләренең дә бу мәсьәләгә кагылышлы хезмәттәшлеге янәсе "динамикасын югалткан", диелә

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
💩5👍2🥴1💯1
❗️АКШ президентының махсус вәкиле Кит Келлог Трамп, Путин һәм Зеленскийның уртак очрашуы Женевада булырга мөмкин дип белдерде.

Келлог сүзләренчә, АКШ украин ягыннан сугышны туктату мәсьәләсе буенча шартлар исемлеген инде алган, хәзер Русия ягыннан да шушындый ук меморандум көтелә.

"Президент Трамп бер атна элек президент Путин белән сөйләшкән вакытта русияләр меморандум әзерләрбез диделәр. Мин аны шартлар исемлеге димен. Менә шулай солых төзүгә дә барып җитербез. Украин ягыннан мондый документ алдык инде. Хәзер шушындый ук документ Русия ягыннан кирәк", — диде Келлог.

Шулай ук, аның сүзләренчә, хәзерге вакытта өч лидерның Швейцариядә очрашу мөмкинлеге тикшерелә.

"Без очрашуны Ватиканда уздырмакчы идек, әмма русияләр анда барудан баш тартты. Өч лидер: президент Трамп, президент Путин һәм президент Зеленский очраша алырдай башка урынны карыйбыз — ул Женева булырга мөмкин, әлеге шәһәрдә документны килештереп сугышны туктата да алабыз", — ди ул.

@azatliqradiosi
👍3🤡3❤1
Трамп әле генә Путин турында чираттагы фикерләрен уртаклашты:

"Владимир Путин шуны аңламый: мин булмасам, Русия белән бик күп начар әйбер булган булыр иде. БИК НАЧАР әйберләр. Ул ут белән уйный!" дип язган АКШ президенты Truth Social соцчелтәрендә.

Исегезгә төшерәбез: кичә Трамп Путин турында "ул акылдан язган, Украина кешеләрен үтерүне дәвам итә" дип язган иде.

@azatliqradiosi
🤡14👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 28нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Мәскәүдәге Домодедово, Внуково, Шереметьево һәм Жуковский халыкара һава аланнары эшләрен вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булды. Сәбәбе — дроннар куркынычы.

🔹Мәскәүдәге һава аланнары эшләмәү сәбәпле Казаннан Русия башкаласына очасы 10 рейс тоткарлана.

🔹Төнлә Мәскәүдә 33 дрон бәреп төшерелгән дип белдерде шәһәр мэры Сергей Собянин. Зыян күргән кешеләр булырга тиеш түгел, диелә.

🔹АКШ президентының махсус вәкиле Кит Келлог Доналд Трампның Путин турындагы "ул ут белән уйный" дигән сүзләрен шәрехләде: "Минемчә, ул әйткән ут шәхси мөнәсәбәтләрне аңлата. Чөнки Трамп шәхси мөнәсәбәтләрне бик югары бәяли" диде ул.

🔹Казан Русия көненә броньнәр ясалган отельләр санының күрсәткече белән ил шәһәрләре арасында икенче урынга чыккан. Беренче урында — Петербур. Икенче урында — Казан белән Мәскәү. Быел Русия халкы 12 һәм 13 июньдә ял итәчәк, 14 һәм 15 июнь ял көннәре булу сәбәпле яллар дүрт көнгә сузылачак.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
👍5🔥1
Русия бүген төнлә Украинага 88 дрон белән һөҗүм иткән.

Ул хакта Украина кораллы көчләренең Һава көчләре хәбәр итә.

Шул 88 пилотсыз очкычның 71е бәреп төшерелгән, диелә. Шулай ук, Русия Украинага 5 баллистик ракет һәм авиацион канатлы ракет белән дә һөҗүм иткән, диләр.

Зыян күргән кешеләр турында хәбәр ителми. Мәскәү бу һөҗүм турында берни дәшми.

@azatliqradiosi
😢5🔥1
Дамир Фәттахов Татарстанның Бөгелмә районын җитәкли башлаган.

Хәзерге вакытта ул район башлыгы вазифаларын башкаручы булып санала. Соңрак район депутатлары аны башлык итеп сайлап куяр дип көтелә.

Фәттахов 1979 елда Казанда туган. Казан юридик институтын (юрист), Мәскәүдә "Сколково" идарә мәктәбен, Казан федераль университетын ("финанс һәм кредит") тәмамлаган.

2009–2016 елларда Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы булган.
2016–2018 — Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2018-2021 — Татарстан яшьләр эшләре министры.
2021-2024 — "Росмолодёжь" агентлыгы җитәкчесе урынбасары.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3🔥3😐1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырымнан тома сукыр Александр Сизиковны җәзадан азат иттеләр һәм иреккә чыгардылар. Ул Русиядә террорчы оешма булып танылган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп 17 елга колониягә утыртылган иде. Сизиковның иреккә чыгарылуын "Тюремный адвокат"…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Тома сукыр сәяси тоткын Александр Сизиковның әнисе улын Сочи һава аланында каршы алды.

Хәзер Сизиков әнисе белән бергә машинада туган ягы Кырымга юл тота.

Шунысы бар: аның теләктәшләре Сизиковны узган атнада каршы ала алмады. Башта аны иреккә чыгаруга багышланган утырышка табиб килмәде, ә соңыннан Сизиков үзе очкычта очудан баш тартты. Сәбәбе — Җәзаларны башкару федераль хезмәтенең (ФСИН) очкыч билетына акчаны аның пенсиясеннән алырга теләве белән бәйле: пенсиясе исә билет бәясеннән икеләтә ким.

Александр Сизиков Русиядә тыелган һәм террорчы оешма булып саналган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 17 елга хөкем ителгән иде. Аның гаебе гади шрифт белән язылган китаплар ярдәмендә дәлилләнде, ә бит Александр инде 15 ел дәвамында тома сукыр: ул күрү сәләтен юл казасына очрап югалткан.

#Кырым

@azatliqradiosi
❤3😢2🕊2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️АКШ президентының махсус вәкиле Кит Келлог Трамп, Путин һәм Зеленскийның уртак очрашуы Женевада булырга мөмкин дип белдерде. Келлог сүзләренчә, АКШ украин ягыннан сугышны туктату мәсьәләсе буенча шартлар исемлеген инде алган, хәзер Русия ягыннан да шушындый…
❗️❗️Reuters: Путин НАТОдан көнчыгышка киңәймибез дигән вәгъдәнең язма гарантияләрен таләп итә.

Бу таләпне Кремль Украинадагы сугышны тәмамлауга багышланган сөйләшүләр вакытында яңгыраткан дип яза Reuters агентлыгы.

"Сүз НАТО альянсына Украина, Грузия, Молдова һәм элекке СССРның башка республикаларын кертмәү турында бара", – дип яза Reuters Русиядәге чыганакларына сылтанып.

Reuters мәгълүматынча, Мәскәү шулай ук Украинаның нейтраль статусын таләп итә. Моннан кала, Русия теләгәнчә, Украинадагы урыс телле халык якланырга, Көнбатыш керткән кайбер чикләүләр юк ителергә, Русия Үзәк Банкы активлары кире кайтарылырга тиеш.

Әгәр дә Көнбатыш лидерлары Владимир Путин шартларын кабул итмәсә, Русия "украиннарга һәм Европа халкына сугышны туктату эшенең гаять авыр булганын тагы да зуррак хәрби җиңүләр белән күрсәтергә тырышачак", диелә. Бу сүзләрне Reuters агентлыгының Русиядәге чыганакларның берсе әйткән дип хәбәр ителә.

Харитада: НАТО альянсына керүче илләр


@azatliqradiosi
🖕7🤮4❤‍🔥1🥴1💊1