Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия бүген төнлә Украинага 88 дрон белән һөҗүм иткән.

Ул хакта Украина кораллы көчләренең Һава көчләре хәбәр итә.

Шул 88 пилотсыз очкычның 71е бәреп төшерелгән, диелә. Шулай ук, Русия Украинага 5 баллистик ракет һәм авиацион канатлы ракет белән дә һөҗүм иткән, диләр.

Зыян күргән кешеләр турында хәбәр ителми. Мәскәү бу һөҗүм турында берни дәшми.

@azatliqradiosi
😢5🔥1
Дамир Фәттахов Татарстанның Бөгелмә районын җитәкли башлаган.

Хәзерге вакытта ул район башлыгы вазифаларын башкаручы булып санала. Соңрак район депутатлары аны башлык итеп сайлап куяр дип көтелә.

Фәттахов 1979 елда Казанда туган. Казан юридик институтын (юрист), Мәскәүдә "Сколково" идарә мәктәбен, Казан федераль университетын ("финанс һәм кредит") тәмамлаган.

2009–2016 елларда Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы булган.
2016–2018 — Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2018-2021 — Татарстан яшьләр эшләре министры.
2021-2024 — "Росмолодёжь" агентлыгы җитәкчесе урынбасары.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3🔥3😐1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырымнан тома сукыр Александр Сизиковны җәзадан азат иттеләр һәм иреккә чыгардылар. Ул Русиядә террорчы оешма булып танылган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп 17 елга колониягә утыртылган иде. Сизиковның иреккә чыгарылуын "Тюремный адвокат"…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Тома сукыр сәяси тоткын Александр Сизиковның әнисе улын Сочи һава аланында каршы алды.

Хәзер Сизиков әнисе белән бергә машинада туган ягы Кырымга юл тота.

Шунысы бар: аның теләктәшләре Сизиковны узган атнада каршы ала алмады. Башта аны иреккә чыгаруга багышланган утырышка табиб килмәде, ә соңыннан Сизиков үзе очкычта очудан баш тартты. Сәбәбе — Җәзаларны башкару федераль хезмәтенең (ФСИН) очкыч билетына акчаны аның пенсиясеннән алырга теләве белән бәйле: пенсиясе исә билет бәясеннән икеләтә ким.

Александр Сизиков Русиядә тыелган һәм террорчы оешма булып саналган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 17 елга хөкем ителгән иде. Аның гаебе гади шрифт белән язылган китаплар ярдәмендә дәлилләнде, ә бит Александр инде 15 ел дәвамында тома сукыр: ул күрү сәләтен юл казасына очрап югалткан.

#Кырым

@azatliqradiosi
❤3😢2🕊2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️АКШ президентының махсус вәкиле Кит Келлог Трамп, Путин һәм Зеленскийның уртак очрашуы Женевада булырга мөмкин дип белдерде. Келлог сүзләренчә, АКШ украин ягыннан сугышны туктату мәсьәләсе буенча шартлар исемлеген инде алган, хәзер Русия ягыннан да шушындый…
❗️❗️Reuters: Путин НАТОдан көнчыгышка киңәймибез дигән вәгъдәнең язма гарантияләрен таләп итә.

Бу таләпне Кремль Украинадагы сугышны тәмамлауга багышланган сөйләшүләр вакытында яңгыраткан дип яза Reuters агентлыгы.

"Сүз НАТО альянсына Украина, Грузия, Молдова һәм элекке СССРның башка республикаларын кертмәү турында бара", – дип яза Reuters Русиядәге чыганакларына сылтанып.

Reuters мәгълүматынча, Мәскәү шулай ук Украинаның нейтраль статусын таләп итә. Моннан кала, Русия теләгәнчә, Украинадагы урыс телле халык якланырга, Көнбатыш керткән кайбер чикләүләр юк ителергә, Русия Үзәк Банкы активлары кире кайтарылырга тиеш.

Әгәр дә Көнбатыш лидерлары Владимир Путин шартларын кабул итмәсә, Русия "украиннарга һәм Европа халкына сугышны туктату эшенең гаять авыр булганын тагы да зуррак хәрби җиңүләр белән күрсәтергә тырышачак", диелә. Бу сүзләрне Reuters агентлыгының Русиядәге чыганакларның берсе әйткән дип хәбәр ителә.

Харитада: НАТО альянсына керүче илләр


@azatliqradiosi
🖕7🤮4❤‍🔥1🥴1💊1
Тарихчы һәм педагог Тамара Эйдельманга карата Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылган.

Ул хакта хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтанып "Новости" агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык язганча, яңа җинаять эше Эйдельманның Telegram-каналындагы посты аркасында ачылган. Нинди пост икәне турында хәбәр ителми.

Эйдельман хәзерге вакытта Русиядә яшәми.

Аңа каршы моңарчы нацизмны аклау буенча инде ике җинаять эше ачылган иде.

Педагог үзе бу җинаять эшләре узган елның маенда чыккан "Урланган Җиңү көне" видеосы аркасында ачылган дип уйлый. Әлеге видеода тарихчы 9 майга багышланган "Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" дәресен анализлый. Эйдельман әлеге роликта Русия хакимиятләре "Җиңү көнен сугышта һәлак булганнарны искә төшерү өчен түгел, ә яңа сугышны данлау максатларында куллана" дип сөйли.

2022 елның сентябрендә хакимиятләр Эйдельманны "ят агентлар" исемлегенә кертте. Мәскәү хөкемдарлары педагогка административ маддә нигезендә берничә тапкыр штраф салды.

@azatliqradiosi
👍6🔥1🥰1🎉1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 29нчы май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹КФУның элекке ректоры Илшат Гафуров 22 елга кырыс тәртипле режимга хөкем ителде. Ул 1999 елда (Алабуга районы башлыгы булган вакытта) эшкуарны үтерергә әмер бирүдә гаепләнде. Гафуров үзенең гаебен танымады.

🔹Украинаның саклану министры Рөстәм Умеров Русия делегациясе башлыгы Владимир Мединскийга сугышны туктату буенча Украина позициясен аңлатып салган меморандумны тапшырган. Хәзер Киев Мәскәүдән шушындый ук меморандум көтә.

🔹Илон Маск Доналд Трамп администрациясендә махсус дәүләт хезмәткәре вазифасыннан китүен белдерде. Ул президентка эффектив булмаган чыгымнар белән көрәшә алуына рәхмәтен җиткерде.

🔹Төнлә Мәскәү янында өч пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр итте шәһәр мэры Сергей Собянин. Ә Кырымга Украина 48 дрон белән һөҗүм иткән ди РФ саклану министрлыгы.

🔹АКШның халыкара сәүдә мәсьәләләре буенча федераль хөкемдары Трамп керткән тарифлар кануни түгел дигән карар чыгарган. Трамп администрациясе бу карарны апелляциягә биргән.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
КФУның элекке ректоры, Татарстан Дәүләт Шурасының элекке депутаты Илшат Гафуров 22 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.

Кичә үзенең соңгы сүзендә Гафуров Алабуга эшкуары һәм җирле депутат Айдар Исрафиловның үтерелүенә катнашым юк диде. Исрафилов 1999 елда үтерелде, ул чакта Гафуров Алабуга районы башлыгы иде.

Илшат Гафуров изоляторда 1253 көн утырган, сак астына ул 2021 елның 22 декабрендә җибәрелде. Шулай итеп, 22 еллык сроктан якынча 3,5 ел алыначак дигән сүз.

Адвокатлары апелляциягә дә бирергә җыена, ә димәк, соңгы карар әле үзгәрергә дә мөмкин.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔3🤯3❤1
"Ә ул урыс киленнәре безгә нәрсә алып килгән соң? Ә мин сезгә әйтәм! Алар безгә ни туган телен, ни туган мәдәниятен белмәгән тулы бер буын алып килде. Үзебезнең традицияләрне белү турында әйтеп тә тормыйм инде. Үзенең кем икәнен, кайдан килгәнен белмәүче маңкорт буыны килеп чыкты!"


Казакъстанда җәнҗал: журналист Майя Бекбаева ХХ гасыр башы казакъ интеллигенциясенең шәхси тормышы турында тарихи фильм төшергән. Фильм үзе ике ел элек чыккан булса да, җәмәгатьчелекнең игътибарын әле генә җәлеп иткән. Ул "Алаш" мөхтәрияте лидерларының шәхси тормышы турында бәян итә: "Алаш" мөхтәрияте хәзерге Казакъстанга кадәр барлыкка килгән казакъ дәүләтчелегенең бер формасы булып санала.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
❤11💯3🔥2😈1
Британиянең саклану министрлыгы Русия белән бәйле һакерлар, журналистлар булып кыланып, министрлык хезмәткәрләренең электрон тартмаларын ватып керергә тырышкан дип белдерә.

Һөҗүм уңышлы булмаган дип хәбәр итә Sky News.

Фишинг хатларының беренче дулкыны журналист сораулары рәвешендә оештырылган булса, икенчесе — финанс төсмер алган булган һәм ачылган компьютерларны түләүле файллар алмашу урынына җибәрә торган булган, дип яза Sky News.

Һөҗүмне бер сәгать эчендә ачыклаганнар. Ул Русиянең RomCom һакерлар төркеме белән бәйле, диелә.

Һөҗүм турында илнең саклану министры Дҗон Һили Британиянең Русия һәм Кытай кебек дошман булып саналган илләргә каршы кибермөмкинлекләрен арттыру карарын кабул итүеннән соң билгеле булды. Мондый карарны Британия хакимияте үзенең саклану сәясәтен үзгәртү кысаларында кабул иткән иде.

"Сугышны алып бару ысуллары үзгәрә. <…> Клавиатура да сугыш коралына әйләнгән", — ди Һили.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😱2🔥1😁1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 30нчы май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Латвия депутатлары моннан ары ил парламентында фәкать латыш телендә генә чыгыш ясарга мөмкин. Бу регламентны илнең Сеймы кабул итте. Депутатлар хәтта урыс телле медиаларга интервью биргәндә дә фәкать латышча гына сөйләргә тиеш, диелә.

🔹АКШ президентының махсус вәкиде Кит Келлог АКШ, Германия, Франция һәм Британия 2 июньдә Истанбулда узасы Русия-Украина очрашуы, Украинадагы сугышны туктату мәсьәләсе турында сөйләшергә җыена дип белдерде.

🔹АКШның Апелляция мәхкәмәсе халыкара сәүдә буенча Федераль мәхкәмәнең Трамп җыемнарын туңдыру дигән карарын юкка чыгарган. Бу — президент Доналд Трамп керткән җыемнар янә гамәлдә дигән сүз.

🔹Соңгы тәүлектә Казанда 8 юл-транспорт казасы булган, 6 кеше зыян күргән. Мопед һәм самокат катнашында казаларның саны арткан дип яза "Вечерняя Казань" газеты.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👉
Безнең сайтка кереп, үзегезгә ошаган язмаларны укыгыз. VPN кирәкми!

@azatliqradiosi
❤4👍4
❗️C4ADS төркеме: Русия Иран дроннары өчен алтын белән түләгән, дроннар Татарстанда җитештерелгән

Русия Иранның Sahara Thunder ширкәтенә Shahed-136 дроннары өчен түләү рәвешендә 1,8 тонна алтын күчергән. Дроннар Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында җыелган. Моны ике як арасында төзелгән контракт нигезендә Вашингтонда урнашкан C4ADS тикшеренү төркеме ачыклаган, дип яза "Агентство" медиасы.

2023 елның 16 мартында Иран заводы белән "Алабуга" арасында төзелгән документта сүз 1 788 402,2 грамм алтын тунында бара. Бер грамм өчен — 58,32 доллар дигән сүз. Шушы килешү белән 2023 елның 5 апреленә караган контракт та бәйле: аңа күрә Иран ягына 2 067 795,9 грамм алтын җибәрелергә тиеш булган. Әмма ул алтын чыннан да җибәрелгәнме-юкмы — анысы билгеле түгел.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🍌2🔥1