Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.15K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️C4ADS төркеме: Русия Иран дроннары өчен алтын белән түләгән, дроннар Татарстанда җитештерелгән

Русия Иранның Sahara Thunder ширкәтенә Shahed-136 дроннары өчен түләү рәвешендә 1,8 тонна алтын күчергән. Дроннар Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында җыелган. Моны ике як арасында төзелгән контракт нигезендә Вашингтонда урнашкан C4ADS тикшеренү төркеме ачыклаган, дип яза "Агентство" медиасы.

2023 елның 16 мартында Иран заводы белән "Алабуга" арасында төзелгән документта сүз 1 788 402,2 грамм алтын тунында бара. Бер грамм өчен — 58,32 доллар дигән сүз. Шушы килешү белән 2023 елның 5 апреленә караган контракт та бәйле: аңа күрә Иран ягына 2 067 795,9 грамм алтын җибәрелергә тиеш булган. Әмма ул алтын чыннан да җибәрелгәнме-юкмы — анысы билгеле түгел.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🍌2🔥1
Украинадагы сугышта Русия ягыннан һәлак булган кешеләр саны кимендә 110 меңгә җиткән.

Ул хакта ВВСның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары хәбәр итә. 30 майга өч елдан артык дәвам итә торган шушы сугышта Русия ягыннан кимендә 110 608 кеше һәлак булган, диләр.

Журналистлар бу санны ачык чыганаклардан (соцчелтәрләрдәге постлардан, бастырылган кайгынамәләрдән) җыеп бара. Русия хакимиятләре үлемнәр санын яшерү сәбәпле чын сан тагы да зуррак булырга мөмкин.

Русия төбәкләрендәге саннарга килгәндә исә, төрле төбәкләрдә вазгыять төрле. Мәсәлән, Алтай белән Тывада яшәүче ир-атларның сугышта үлү мөмкинлеге — Мәскәү ир-атлары белән чагыштырганда — 30-40 тапкыр зуррак. Шул ук вакытта Алтай Республикасында сугышта һәлак булган ирләрнең яртысы диярлек Украинадагы сугышка үзләре теләп киткән. Тывада исә һәр дүртенче һәлак булган ир-ат сугышка төрмәдән киткән булган.

Шулай да, сугышта иң күп кешесен югалткан төбәк — Башкортстан. Азатлык Радиосы ачыклаганча, бу республикадан Украинада кимендә 5798 кеше һәлак булган. Татарстаннан кимендә 5143 кешенең үтерелүе билгеле.

@azatliqradiosi
❤3🎉3🔥1😢1
Латвиядә депутатлар парламентта фәкать латыш телен генә куллана ала.

Латвия Сеймы парламент бинасында депутатларга фәкать латыш телендә генә сөйләшүне билгеләүче регламентны өченче укылышта кабул итте. Алар шулай ук гражданнар һәм урыс телле медиалар белән аралашканда да латыш телен кулланырга мәҗбүр, дип яза LSM.

Моннан ары Сейм бинасында чит телне куллану канунны бозу булып саналачак. Дисциплинар чараларны махсус этика комиссиясе хәл итәчәк, диелә.

Май уртасында Латвия парламенты мәктәп укучылары һәм студентларга урыс телен икенче чит тел буларак өйрәнүдән баш тартырга мөмкинлек бирүче канун кабул итте. Урыс теле урынына Латвия мәктәпләрендә дүртенче сыйныфтан башлап Европа Берлеге илләренең бер теле яки халыкара килешүләрдә теркәлгән телләрнең берсе өйрәтеләчәк.

Латвия хакимияте әлеге адым яшьләрне гомумъевропа мәгариф даирәсенә җәлеп итәргә һәм Европа Берлегенең рәсми телләрен өйрәнүгә этәрүгә ярдәм итәчәк дип саный.

Латвиядә 1,8 млн кеше яши. Халыкның 34,6%ы өйдә урысча аралаша.

@azatliqradiosi
❤10👍7👎1🤬1
АКШ Русиянең НАТО көнчыгышка таба киңәюдән баш тартырга тиеш дигән таләпләрен нигезле дип саный һәм бу мәсьәлә турында Украинадагы сугышны туктату максатларында фикер алышырга әзер.

Бу хакта ABC Newsка биргән интервьюда АКШ президенты Трампның махсус вәкиле Кит Келлог белдерде.

Генерал сүзләренчә, Русиянең НАТО киңәюдән баш тартмаска да мөмкин дигән куркулары "гадел". Трамп администрациясе инде берничә тапкыр Украина НАТОга кушыла алмый дип белдергән иде, бу позициядә альянсның тагын кимендә дүрт иле дә тора ди Келлог.

Мәскәү Украинаның НАТОга керүдән баш тартуы солых төзүнең принципиаль бер өлеше булып тора саный. Украинада исә НАТОга керү омтылышы Конституциядә дә язылган, бу төзәтмә 2019 елда кертелде.

Альянсның рәсми позициясе оешмага кушылырга теләүче илләр моны үз теләкләре белән эшли дигән фикердән гыйбарәт. НАТОга яңа әгъза кабул ителгән очракта моны альянсның һәр 32 иле дә хуплап тавыш бирергә тиеш. Бер генә ил каршы чыкса да — Украина альянска кабул ителмәячәк дигән сүз.

@azatliqradiosi
❤3🖕2👎1
Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа затларны өстәгән.

Менә алар:

- хокук яклаучы Александр Черкасов;,
- фотограф Евгений Фельдман;
- социолог Алексей Ракша;
- "ОВД-Инфо"га нигез салучыларның берсе Григорий Охотин;
- "Халыкара Мемориал" идарәсенең элекке әгъзасы Александра Поливанова;
- блогер Алекс Экслер;
- "Москва против мобилизации" проекты.

@azatliqradiosi
🔥2😢1
Исән булса, татар җырчысы Хәния Фәрхигә бүген 65 яшь тулган булыр иде.

Җырчы 2017 елның 27 июлендә 57 яшендә вафат булды.

Аның кайсы җырларын аеруча яратып тыңлыйсыз?

@azatliqradiosi
❤12😢9🔥5
Русиядәге мәхкәмә Путинны Һитлер белән чагыштыруны тыйган.

Мондый карарны Омски шәһәренең Киров район мәхкәмәсе чыгарган. Сүз 12 рәсем турында бара: әлеге рәсемнәрдә Путин наци Германиясенең җитәкчесе белән чагыштырыла. Мәхкәмә карарына "Вёрстка" басмасы игътибар иткән.

Тыелган рәсемнәр арасында: Һитлер мыегы һәм причёскасы белән ясалган Путин рәсеме (фотошоп ярдәмендә эшләнгән), "Путлер капут" һәм "Путлер, выпей яду, пока не угостили свинцом" дигән язулар төшерелгән рәсемнәр (болары протест чаралары вакытында төшерелгән).

Моннан кала, Стихи.ру сайтындагы битләр дә тыелган (әлеге битләрдә Путин револьвер белән төшерелгән рәсем урнаштырылган).

Мәхкәмә эшен Омскиның прокуратурасы кузгаткан булган. Прокуратура белдерүенчә, мондый рәсем "җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренә негатив йогынты ясый" һәм "террорчылык эшчәнлеген кылуга өнди".

@azatliqradiosi
😁7🤡7🔥3❤2👎1
АКШтагы федераль хөкемдар янә Азат Европа/Азатлык Радиосы ягына басты.

Радио АКШның Глобаль медиа агентлыгын (USAGM) мәхкәмәгә биргән иде: әлеге агентлык Радиога май өчен каралган акчаны күчерергә тиеш.

Хаким Ройс Ламберс белдергәнчә, "апрельдә карар чыгарган мәхкәмә әле дә шул ук аргументларга нигезләнә". Моңарчы АКШ Конгрессы Азатлык Радиосына 2025 финанс елына акча бүлеп бирсә дә, АКШның Глобаль медиа агентлыгы ул акчаларны күчерүдән баш тартты: Трамп администрациясе дәүләт чыгымнарын кискен киметүне таләп иткән иде.

Азатлык Радиосының президенты Стивен Капус мәхкәмәнең соңгы карарын болай шәрехләде:

"Мәхкәмә чираттагы тапкыр USAGM безгә Конгресс тарафыннан бирелгән акчаны түләргә тиешлеген раслады. Бу акчалар бер ай элек килергә тиеш иде, без АКШның дәүләт иминлеге һәм тышкы сәясәте мәнфәгатьләрен кайгыртып эшлибез. Безнең журналистлар, акча булмагач, тиешенчә эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм калды."

Мәхкәмә карарында шулай ук Азатлык Радиосына Европа Берлеге дә ярдәм итәргә теләве әйтелә. Сүз якынча 5,5 млн евро турында бара. Шулай да, бу акчалар 30 июньнән дә иртәрәк килмәячәк. "Алдагы атналарда Азатлык Радиосы тиешле акчаларны алмаса, июнь азагында ул эшчәнлегенең зур өлешен туктатырга мәҗбүр булачак" диелә мәхкәмә чыгарган карарда.

Финанслау туктатылу сәбәпле Азатлык Радиосына керүче "Настоящее время" телеканалы ике иярченнән өзелде, Азатлык Радиосының Урыс хезмәте урта дулкыннарда үз эшчәнлеген туктатты, шулай ук, Азатлык Радиосының Татар-башкорт, Беларус, Украин һәм башка хезмәтләре үз эшчәнлеген шактый киметергә мәҗбүр булды.

@azatliqradiosi
❤8🔥1🥴1
Язның соңгы көнендә үткәннәргә сәяхәт итеп кайтыйк. ❤️😀

Бу фотоларда — 1983 ел, Пермь төбәгенең Октябрь районы. Фотоларны Александр Матросов төшергән.

Октябрь районында татарлар халыкның 34,8%ын тәшкил итә. Бүген районда 24 меңләп кеше яши. Ә 2000 елда 38 меңгә якын кеше яшәгән...

#татарлар

@azatliqradiosi
🔥7❤1👍1😢1
Брянски өлкәсендә күпер җимерелүдән казага эләккән поездда 7 кеше һәлак

Климов-Мәскәү юлы белән хәрәкәт иткән поездда 388 юлчы булган. Әлегә җиде кеше үлеме турында билгеле, өч бала яраланган. 80гә якын кеше зыян күргән, дип хәбәр итте өлкә башлыгы Александр Богомаз.

Шулай ук Курски өлкәсендә дә күпер җимерелүе билгеле. Тикшерү комитеты күперләр шартлау нәтиҗәсендә җимерелүен белдерде.

@azatliqradiosi
🎉4😢3🔥1🥱1